БДТ әзерлек
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Мухаметшина Разиня Минвалиевна

    Укучыларны сочинение язарга өйрәткәндә, әзер сочинениеләрнең әһәмияте зур дип уйлыйм.  Игътибарыгызга үзем язган үрнәк сочинениеләрне тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл s_oleshe.docx24.17 КБ

Предварительный просмотр:

    Укучыларны сочинение язарга өйрәткәндә, әзер сочинениеләрнең әһәмияте зур дип уйлыйм.  Игътибарыгызга үзем язган үрнәк сочинениеләрне тәкъдим итәм.

                                      Мин кулыма китап алам...

     Мин Р.Миңнуллинның “Мин кулыма китап  алам...” исемле текстын укып чыктым. Текст “Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! Китапсыз күңел-буш күңел, китапсыз йорт-нурсыз йорт, китапсыз милләт-киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә...” дигән сүзләр белән тәмамлана. Чыннан да, китап укымаган кешенең   сүз байлыгы аз, фикере сай була. Андый халыкның киләчәге дә өметсез.

     Кешелек күп гасырлар буе белемне китап аша алган. Шулай ук халкыбызның үткәнен дә китап аша танып беләбез. Моны текстның 21,22 нче җөмләләре дә раслый. Китап уку – бик файдалы һәм кызыклы шөгыль. Китап укып кешеләр белем алалар, төрле вакыйгалар турында уйланалар, дөрес яшәргә өйрәнәләр. Шуңа күрә дә дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Китап эчендәге хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Чөнки аларның җаны да, хисе дә юк. Моңа дәлил булып текстның 17,18, 19 нчы җөмләләре тора. Китап уку белән компьютерда утыру – икесе ике нәрсә. Алар бер-берсен алыштыра алмыйлар. Экранда чыккан китапны уку кулыңда тотып укыган китапка җитми инде. Чөнки кулыңдагы китапны актару, аның үзенә генә хас кәгазь һәм буяу исен сизү, автор һәм геройлар белән бер тормышта кайнап алу – күңелгә рәхәтлек бирә, кабатланмас кичерешләр тудыра.

     Иптәшләрем арасында компьютер белән телефонга ябышып яшәүчеләр дә юк түгел. Алар өчен тормышның бөтен мәгънәсе – виртуаль дөнья. Шулай булмаса көне-төне интернетта утырмаслар иде. Ләкин минем кебек яратып китап укучылары күбрәк. Нәкъ Роберт абый әйткәнчә “Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә...”

     Милләтебезнең яшәвен теләсәк, без үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска тиешбез. Ә моңа бары тик китап уку аша гына ирешә алачакбыз.        

Хәсән бай

     Мин  Марат Кәбировның “Хәсән бай” дип аталган тексты белән таныштым. Текст:”Тегермәне, остаханәләре юкка чыкты, ә мәчете һаман тора... Бер карасаң, исең китәрлек бит! Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, тик үзгәргәннәр инде. Совет власте дә җимерелде, болар һаман исән!

     Шуларны уйласаң , бер фикер килә: Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?! “ -дигән сүзләр белән тәмамлана. Минемчә,  автор монда Совет властенең ялгышын чагылдыра. Шул ук вакытта кешенең иткән изгелеге һәрчак үзенә әйләнеп кайтуын күрсәтергә тели.

     Текстта никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмаган, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырган, мәчетләр төзеткән, гомерен изгелектә үткәргән Хәсән бай турында сүз бара. Революциядән соң аның байлыгын тартып алалар, якыннарын атып үтерәләр. Үзен түзә алмаслык газапларга дучар итәләр. Ләкин халыкка иткән изгелеге могҗиза ясый. Текстта бу турыда “Иртәгә атып үтерәләр дигән төнне Хәсән бай юкка чыга ... Аның яхшылыгын күргән халык шундый нәтиҗәгә килә: ... гомере изгелектә булды. Шуңа күрә Ходай үзе аны коткаргандыр,  үзе ярдәм иткәндер” – диелә. “Изгелек эшлә дә суга сал” – ди халык. Чөнки ул сиңа барыбер әйләнеп кайтачак. Минем фикеремчә, Хәсән байның да изгелеге үзенә кайткан.

     Бүгенге көндә дә Хәсән бай кебек изгелек кылучы затлар шактый. Мәчетләр дә төзетәләр, балалар йортларына ярдәм итәләр.  Өчәр-дүртәр баланы тәрбиягә алучы гаиләләр дә бар. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный. Аларның бу изге гамәлләре онытылмаячак. Чөнки изгелек югалмый. Моны әсәрдәге 17-20 җөмләләр дә раслый.

     Совет власте килгәннән соң, үз көче, тырышлыгы  белән уңышларга ирешкән байларның күбесе Хәсән бай язмышына дучар ителә. Аларның үз көчләре белән тапкан байлыклары тартып алына, өйләре яндырыла, үзләре төрмәләргә ябып юкка чыгарыла. Ул елларда күпме гаепсез кешенең гомере бер гөнаһсызга өзелә. Бу кан коюлар кирәк булдымы икән? Әлбәттә, юк! Бу Совет властеның зур ялгышы дип уйлыйм мин.  Бу фикерне текстның соңгы җөмләсе дә раслый.

     Минемчә, М.Кәбиров кешеләрне изгелекләр кылып яшәргә, нинди генә авыр хәлгә калганда да кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска, ялгышлардан сакланырга чакыра.

Икебез дә унөчтә булсак...

     М.Кәримнең ”Икебез дә унөчтә булсак...” исемле текстында кеше кадере турында сүз бара. Өзек “Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...”, -  дип тәмамлана.

     Текстны укыгач күздән яшьләр килә. Күз алдына ХХ гасырның  30 нчы еллары  килеп баса. Бер кайгысыз уйнап йөрергә тиешле балалар, олылар белән рәттән колхозда эшлиләр, өй эшләрен башкаралар, тамак ягын кайгырталар, зурраклары эне-сеңелләрен карашалар... Әсәрдә без 6 яшьлек Ильяс һәм аның 13 яшьлек абыйсы белән танышабыз. Алар икесе дә ач. Ильяс абыйсына балык эләгүен сабыр гына көтеп утыра. Сабыйның түземлелегенә исең китәрлек. Текстта да бу турыда”Бик сабыр бала ул. Көн буе чебен-черки тешләүгә еламый түзә,”- диелә. Ә инде балык эләгү шатлыгыннан тиз-тиз атлап барган бала, бераздан хәлсезләнә. Абыйсы аны күтәреп алып кайта. Монда без ике туган арасындагы татулыкны, кайгыртучанлыкны, җылы мөнәсәбәтне күрәбез.

    Хәзер безнең тормышыбыз матур, мул. Балаларда кыйммәтле телефон, компьютерлар. Гаиләдә булган ике-өч бала арасында ызгыш-талаш килеп чыгып кына тора, бер-берсеннән көнлиләр, хәтта бер-берсен күрә алмаучылар да бар. Алар бер-берсенә булган мөнәсәбәт турында уйлап та карамыйлар һәм бернәрсә өчен дә үкенмәсләр дә кебек.  Ә Ильясның абыйсының энесенә карата булган мөнәсәбәте шулкадәр саф, самими. Энесенә яхшылыктан кала бернинди начарлык эшләмәвенә карамастан, аны ешрак күтәреп йөртә алмавына үкенә. Моны  тексттагы  “Кайчак үкенеп тә куям:нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән. Мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчлерәк булдым,” – дигән җөмләләр раслый.  Аңа карата миндә соклану хисләре туа. Кеше булып калырга бернинди ачлык та, ялангачлык та, авырлык та комачауламаган бит аңарга. Ә Ильясның “Их, абыем,- диде ул,  рухланып, - нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп йөрер идек, арымас идек”, - дигән сүзләреннән соң ирексездән елмаеп куясың. Никадәр самимилек, ихласлык, олылау, хөрмәт бу сүзләрдә.

    Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә. Текстның авторы кешеләрне бер-берсенә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булырга өнди. Исән чакта бер-береңнең кадерен белеп яшәргә кирәклеген искәртә дип уйлыйм.

Шомырт нигә елый.

     Мин Р.Төхфәтуллинның “Шомырт нигә елый” текстын укып чыктым. Текст “- Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

     Әйе, елый иде шомырт...” дип тәмамлана. Минемчә, автор бик җитди  һәм хәзерге вакытта да актуаль булган  проблема күтәрә. Бу – кешеләрнең табигатькә карата кылына торган явызлыгы.

     Табигатькә зыян салучылар белән без тормышта еш очрашабыз. Урманга баргач, бер кирәксезгә кочак-кочак чәчәк җыялар, аннан ыргытып калдыралар, кош ояларын туздыралар, агач ботакларын сындыралар, дару үләннәрен тамырлары белән йолкыйлар, каенны елатып, суын эчәләр. Болар–  кешенең табигатькә салган зыянының бер өлеше генә. Ә табигать түзә: яманлыкка яхшылык белән түләвен дәвам итә. Авыртудан сыкранса да, күзләреннән яшь акса да, кәүсәсендәге җәрәхәтеннән “кан” саркыса да, кешегә торырга урын, ашарга ризык, ягарга утын бирә. Әсәрдә бирелгән шомырт агачы бөтен табигатьнең халәтен күрсәтә дип уйлыйм. Моңа дәлил булып текстның 19-21 нче җөмләләре тора.  

     Дөрес, табигатькә яхшы мөнәсәбәттә торучылар, аны саклаучылар, яклаучылар, аның матурлыгы белән хозурланучылар, сыена рәхмәтле булучылар да бар. Тексттның геройлары да шундыйлардан. Моны текстның 2,4,8,9 нчы җөмләләре дә раслый.  Без үзебез дә урманга агач утыртырга йөрибез. Анда кошлар сайравын тыңлыйбыз, үләннәрне таптамыйча сукмактан гына йөрергә тырышабыз,  чәчәкләргә карап сокланабыз, аның хуш исен иснибез. Хәзерге вакытта урманны, табигатьне саклау буенча төрле акцияләр үтеп тора. Бу чаралар вакытында агачлар утырталар, тирә- якны яшелләндерәләр, чүп-чардан чистарталар. Безнең президентыбыз да, министрларыбыз да бу эшкә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мондый акцияләр ешрак үткәрелсә, табигатьне яратучылар, саклаучылар да күбәер иде дип уйлыйм.

      Шулай итеп, текстның авторы  кешеләрне табигатьне сакларга, якларга  чакыра. Табигать – безнең уртак  йортыбыз. Табигать бетсә – кешелек тә бетә. Шуңа күрә табигатьнең кадерен белик.

Табигатьнең кадерле бүләге

     Г.Бәшировның “Табигатьнең кадерле бүләге” дип исемләнгән тексты “Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш,” – дип тәмамлана. Текстта бернинди алтыннарга да алыштырып булмый торган, табигатьнең иң зур байлыгы – су, аның  кадере турында сүз бара.  

     Борын-борыннан ук бабаларыбыз якында гына елгасы, чишмәсе булмаган урынга авыл салмаганнар. Моңа дәлил булып текстның  3 нче җөмләсе тора.  Чөнки яшәр өчен, тормыш итәр өчен су кирәк. Элек-электән үк суны саклап тотканнар, чишмәләрне чистартканнар, аларга матур-матур исемнәр кушканнар. Исемнәр суның үзлегенә карап кушылган. Текстта бу турыда болай диелгән: “Кайбер сулар белән авыруларны дәвалыйлар, андый чишмәләрне халык  Изгеләр чишмәсе дип атаган”. Хәзерге вакытта да авыруларга шифа бирүе белән аерылып торган чишмәләрне  шулай атыйлар. Мисал өчен Биләрдәге чишмәне китерергә мөмкин.

     Кеше судан башка яши алмый. Кешегә һәрвакыт чиста су кирәк. Кызганыч, хәзер инде суларыбыз пычрана, чишмәләребез кибә. Эчә торган суыбыз көннән-көн кими. Завод-фабрикалар күлләребезне, елгаларыбызны агулый. Моңа кем гаепле соң? Әлбәттә, без, кешеләр гаепле! Әгәр дә без суны пычратудан туктамасак, аны саклауга бөтен көчебезне куймасак, эчәргә яраклы суыбыз бетәчәк. Димәк, кешелек бетәчәк, яшәү туктаячак дигән сүз.

     Г.Бәширов бу текстта кешелекнең зур куркыныч алдында торуы турында искәртә. Табигатьнең кадерле бүләге булган суның кадерен белергә, аны сакларга чакыра.

Күңел күзе

     Мин Р.Хафизовның “Күңел күзе” дип аталган текстын укып чыктым. Текст  “-Аның каравы, урманны күңел күз белән карага өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә,-диде”- дип тәмамлана.

     Урман – безгә табигать тарафыннан бирелгән зур бүләк. Ул безне ашата, җылыта, киендерә, шул вакытта дәвалый да. Урманда нинди генә үсемлекләр үсми дә, нинди генә кошлар сайрамый, нинди генә бөҗәк-хайваннар күрмисең дә, нинди генә могҗизаларга очрамыйсың! Текстта да бу турыда: “Урман-зур ул, серле ул, күңел күзе белән карасаң гына, бөтен нәрсәне күрерсең”,-диелә.

      Урман безнең алдыбызда бөтен барлыгы белән ачылып ята. Әйтерсең ул безгә “Карагыз, сокланыгыз, хозурланыгыз, файдаланыгыз”,-ди. Ләкин урманның бу юмартлыгыннан явызларча файдаланучылар да көннән-көн күбәя бара. Берәүләр ярамаса да ауга чыгалар; икенчеләре “әйбәтләп” ял итәргә килеп, артларыннан тирән “эзләр” калдыралар: чәчәк бәйләмнәрен җыеп ташлыйлар агачларны сындыралар, учак ягалар, кош ояларын туздырган балаларын мактыйлар, үзләреннән соң чүп-чар өеме калдыралар. Ә бала күңеле бит ул бар нәрсәне үзенә сеңдерә: яхшылыкны да, начарлыкны да. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән үк шәфкатьле, табигатькә барлык җан ияләренә карата миһербанлы булырга, һәр нәрсәне тоярга, күңел күзе белән күрергә өйрәтергә кирәк. Ә моның өчен, әлбәттә, олылар үзләре үрнәк булырга тиешләр. Шул чакта гына бала һәр нәрсәне тоярга, күңел күзе белән күрергә өйрәнәчәк. Әсәрдә дә бу турыда “... күңел күзе белән карамасаң, маңгай күзе берни күрми ул”, - диелә.

     Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: автор әсәрдә табигатькә сакчыл карашны кешеләрдә кечкенәдән, балачактан тәрбияләргә  кирәклеге турыда искәртә. Ә олылар үзләре һичшиксез аларга үрнәк булырга тиешләр дигән фикерне үткәрә.

Рәмзиянең әбисе.

     Мин Л.Ихсанованың “Рәмзиянең әбисе” дигән текстын укыдым.   Текст “Аның әбисе, Һаҗәр карчык, бу тормышта бик кирәкле, бик кирәкле, бик кадерле кеше булган икән бит”, - дип тәмамлана.

     Чыннан да, Рәмзиянең әбисе тормышта үз урынын тапкан, тирән эз калдырган шәхес икән бит. Моңарчы аны яшь, кирәкле кеше итеп күз алдына да китерә алмаган Рәмзия, әбисен бөтенләй икенче яктан ача. Моны текстның 19 нчы җөмләсе дә раслый.  Ә минем әбием нинди булган соң?

     Минем әбиемнең исеме - Мәүлия. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Аның йөреше салмак, йөзләре җыерчыклы. Миңа да бит ул һаман шундый булган кебек, әйтерсең аның яшь чагы бөтенләй булмаган. Нәкъ өзектәгечә: “... Рәмзия әбисенең яшь чагын күз алдына китерергә тырышты. Ләкин ул аны берничек тә яшь, таза, җитез итеп күз алдына китерә алмады. Ул һаман шулай кечкенә, ябык, гап-гади бер карчык булгандыр кебек”.

     Юк шул, булган әбиемнең яшь чагы. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән аның. Иртәдән кичкә кадәр колхоз кырларында эшләргә дә, ятимлек ачысын кичерергә дә (әтиләре (минем бабай)  сугышта үлеп кала), кечкенә сеңелләрен дә карарга туры килә аңа. Шушы авырлыклар алдында да сынмаган, сыгылмаган әбием. Укытучы һөнәрен үзләштергән, югары югары уку йортын тәмамлаган, 40 ел балаларга белем биргән. Төрле кичәләр, спектакльләр минем әбием катнашыннан башка үтмәгән. Әбием оста оештыручы да, балаларның яраткан укытучысы да булган. Балалар арасында төшкән япь-яшь кыз фотосурәте инде күптәннән стенада эленеп тора.  Әбием еш күз сала ул фотосурәткә: “Кайда минем яшь чакларым”,-дип уфтанып та куя. Әйе, нык үзгәрткән язмыш минем әбиемне. Сугыш еллары да, аннан соңгы авыр тормыш та әбиләребезне танымаслык иткән дип уйлыйм мин. Текстта да “... зур кара күзле кызны ул, үзенең әбисе дип, беркайчан да әйтә алмас иде”,- диелә.

     Минемчә, автор әбиләребезнең, дәү әниләребезнең кадерен белергә өнди. Хәзер олыгайган булсалар да, аларның да яшь чаклары булган, алар да зур эшләр башкарганнар. Ә картлык һәркемгә дә киләчәк. Әбиләребезне хөрмәт итеп, яратып яшик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ДЙА га әзерлек. Методик ярдәмлек

ДЙА   татар теленнән   әзерләнер  өчен  методик күрсәтмәлек...

БРИ әзерлек эше буена чыгыш

Тарихи үткәнебезне барласак, милли мәгарифебезнең беркайчан да уңдырышлы җирдә чәчәк атып утырмаганлыгын күрәбез. Көл-туфракта авырлык белән тишелеп чыкса да, тапталган. Йолкынган, тамыры өзелгә...

ДЙА га әзерлек

9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек дәресе...

татар теленнән ГИАга әзерлек өчен материал

Прочитайте текст.Определите, какие из приведённых утверждений А1-А8 соответствуют содержанию текста(1-туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и о чём в тексте не сказано (3-текста әйтелми)....

ГИА га әзерлек планы

ГИА га әзерләнү планы...

БРИ , әзерлек

БРИ әзерлек...