Патриотлар тәрбиялибез
методическая разработка на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Татарның  дистәдән артык гасырларга сузылган, шанлы да, фаҗигале дә , шөһрәтләре белән бергә михнәтләре дә тулып ашкан бай һәм гаять катлаулы тарих битләрен актара башласаң, тау тезмәләренең калку сыртлары шикелле,бер-бер артлы төрле дәверләр, дөньяны дер селкеткән вакыйгалар, ил һәм халык язмышлары күзаллана, каһарман һәм фаҗигале шәхесләр, галимнәр һәм фикер ияләре, шагыйрьләр һәм философлар, Кол Галиләр, Сәиф Сараи, Мәүлә Колыйлар күз алдыннан үтә.  Һәм  XX гасырга килеп җиткәч, тарих сәхнәсендә Муса Җәлил,Абдулла Алишлар иҗаты  калкып чыга. Ихтыярсыз рәвештә: сөбханалла, татарда нинди генә олы затлар, тарихи шәхесләр булмаган, дип, горурлык хисләре белән үткәннәргә карап уйланасың, шөкрана кыласың.

Нинди чорда, нинди  җәмгыятьтә яшәп, нинди гаиләдә тәрбия алса да, кеше күңелендә туган җиренә, якыннарына карата җылы хисләр саклана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл patriotlar_trbiyalibez.docx34.49 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Патриотлар тәрбиялибез

Татарның  дистәдән артык гасырларга сузылган, шанлы да, фаҗигале дә , шөһрәтләре белән бергә михнәтләре дә тулып ашкан бай һәм гаять катлаулы тарих битләрен актара башласаң, тау тезмәләренең калку сыртлары шикелле,бер-бер артлы төрле дәверләр, дөньяны дер селкеткән вакыйгалар, ил һәм халык язмышлары күзаллана, каһарман һәм фаҗигале шәхесләр, галимнәр һәм фикер ияләре, шагыйрьләр һәм философлар, Кол Галиләр, Сәиф Сараи, Мәүлә Колыйлар күз алдыннан үтә.  Һәм  XX гасырга килеп җиткәч, тарих сәхнәсендә Муса Җәлил,Абдулла Алишлар иҗаты  калкып чыга. Ихтыярсыз рәвештә: сөбханалла, татарда нинди генә олы затлар, тарихи шәхесләр булмаган, дип, горурлык хисләре белән үткәннәргә карап уйланасың, шөкрана кыласың.

Нинди чорда, нинди  җәмгыятьтә яшәп, нинди гаиләдә тәрбия алса да, кеше күңелендә туган җиренә, якыннарына карата җылы хисләр саклана.

        Ватанны сөю, туган илеңә тугрыклы булу кебек изге хисләрнең орлыклары балалар күңеленә мәктәп елларында ук салына.Ватаныбыз сагында торучы армия сафлары шундый рухта тәрбияләнгән патриотлар  исәбенә тулылана да.    

         Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мин  татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгына тукталам.

          Өстәл китаплары арасыннан  патриот - шагыйрь турындагы язмаларны эзлим, тарихи истәлекләргә күз салам, аның штыкны каләм итеп язылган шигырьләрен  барлыйм. Әйе, тарихны барламый торып, алга барып булмый.Тарих -  безнең хәтер көзгебез.

15 февраль  көнне татар халкының горурлыгы булган  дала бөркете - Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды.  Аның олуг юбилее тиздән ил күләмендә дә  зурлап билгеләп үтелде. Бу чаралар Русия Федерациясе белән генә чикләнмичә, Германия, Казахстан,Төркия кебек ил-дәүләтләрдә дә оештырыла. Муса Җәлил шәхесе шундый тантаналар үткәрүгә бик тә лаек.Татар милләтен бөтен дөнья халкы алдында данлаган шәхесләребезнең берсе ул.

Җәлил һәм аның көрәштәшләре палач балтасы астыннан үлемсезлеккә атлаганнар. Алар – безнең  күңелләрдә.

Аның  батырлыгы, Туган илне ярату кебек асыл сыйфатлары  бездә  горурлык хисләрен уята, аңа булган хөрмәт, игътибар  киләчәк буында да дәвам итәчәк.

Укучыларга патриотик тәрбия бирүнең максаты:

  •  Муса  Җәлилнең сугыш утын кичүе, кабатланмас батырлыгы турында өйрәнүне дәвам итү.
  • Тормышта югалып калмау, кыюлык, үз көчеңә ышану, иптәшлек-дуслык хисләре булдыру.

Бурычлар:

  • Туган җиребезгә, илебезгә карата мәхәббәт хисләремне чагылдыру;
  • Шагыйрьнең асыл сыйфатлары  аша  сугыш ветераннарына  карата хөрмәт, алар белән горурлану хисләребезне белдерү.
  • Укыган шигырьләренең темасын, проблемасын, идеясен ачыклау;
  • Укыган  шигыренә,әсәренә үземнең мөнәсәбәтемне белдерү.

1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керде, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башлады. Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкә әдәбият-сәнгать эшлеклеләре дә күтәрелде. Аларның күбесе сугыш башлануның беренче көннәреннән  үк фронтка китте, дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәште. Язучы-журналист буларак фронт газеталарында хезмәт итте.

1942 елның гыйнварында, фронтка барышлый, Муса Җәлил хатыны Әминәгә озын хат яза.  Анда мондый юллар бар: “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң  да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелме?”

        Бу юллар уйланырга этәргеч бирә, шул уңайдан без  укучылар  белән “Үлгәннән соң да үлмәслек булып яшәүне ничек аңларга?  дигән әңгәмә үткәрдек һәм шундый нәтиҗәгә килдек:  “Мондый яшәү- илең, халкың, газиз милләтең өчен җаныңны да,  каныңны да аямыйча көрәшеп яшәү ул”.

        “Без” дигәндә, шагыйрь кемнәрне күздә тота? Әйе, иленә , халкына тугрыклы булган патриотларны. Шуңа күрә үзе дә, тылда калырга мөмкинлеге булса да, “автоматын асып аркага”, сугышка, явыз дошманнарга каршы көрәшкә  китә.        

        Әмма сугышта төрле хәлләр була, каты яраланган хәлендә Муса әсирлеккә эләгә.Ул моны бик авыр кичерә. Моны аңлау өчен без аның “Кичер, илем”дигән шигырен җентекләп өйрәндек.

Ышан, илем, шундый бөркет идем

Мин дә соңгы минут килгәндә.

Әзер идем, мәгърур канат җәеп,

Ташланырга ярдан түбәнгә.

Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма,

         Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

Муса машинада барганда, тәгәрмәчләр астында мина шартлый. Шагыйрь сазлыкка очып төшә, сул як иңбашын имгәтә. Сазлыкта пычракка баткан пистолетның ни өчен “хыянәт итүе” аңлашыла. Әмма, Мусаның фаҗигасе моның белән генә чикләнми. Гитлерчылар беренче югалтулардан соң, милли хисләрдә уйнап , аз санлы милләт вәкилләрен русларга каршы котыртып, әсирләрдән милли легионнар төзиләр.Шул исәптән Идел –Уралар асында яшәгән милләтләрдән “Идел –Урал” легионын  оештыралар.Нигездә легион татар әсирләреннән торганлыктан, немецлар аны “Идел татарлары легионы” дип атыйлар.

        Җәлил тирәсендә бу вакытта аның иң ышанычлы дуслары туплана. Алар яшерен оешма төзиләр. ”Ни эшләргә? – дип, озак баш ватканнан соң, яшерен оешмачылар үзләре дә әлеге легионга кереп, аны эчтән таркатырга кирәк, дигән фикергә киләләр. Өндәмәләр язып, әсирләр арасында тараталар.Өндәмәләрдә – кулларына бирелгән коралны фашистларның үзләренә каршы борырга чакыралар.

Аларның тырышлыгы бушка китми, фронт сызыгына якынлашу белән, татар легиончылары баш күтәрә, немец офицерларын кырып, барысы да диярлек, белорус партизаннары ягына чыга. Шулай итеп, 800-900 кеше, фашист әсирлегеннән котылып, немецларга каршы сугыша башлый. Ниятләнгән эш ахырына кадәр җиткерелми кала, яшерен оешманың актив җитәкчеләрен, әгъзаларын кулга алалар.                                                                                                                                                                                                                                            

         1944елның 25 августында җәлилчеләрне Плетцензее төрмәсенә алып киләләр һәм башларын кисәләр. Бу көн  Муса Җәлил гомеренең соңгы якты таңы була.

 Муса, син ул көнне кояшны соңгы тапкыр күргәнсеңдер, таш-таулар тетрәп ватылгандыр, тигез кырда таулар өелгәндер,төпсез дәрьялар кипкәндер, Җир-ана уфылдап ыңгырашкандыр, күкләр ташып иңрәгәндер..

    Үлгәндә дә  йөрәк тугры калыр

     Шигыремдәге изге антыма.

     Бар җырымны илгә багышладым,  

     Гомеремне дә бирәм халкыма,- дип яздың һәм халкың өчен яшәүнең  салкын үлемнән дә  көчлерәк икәнен исбатладың.

Яраткан шагыйребез, син бөтен гомереңне туган илеңә, туган халкыңа багышладың. Синең гомерең – героик симфония. Аның соңгы аккордлары искиткеч! Бер мәхәббәт, тарихи моң булып яңгырый. Ул безнең җаннарыбызны тетрәтә.Син көрәшергә биргән антыңны тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үтәдең, халкыңның азатлыгы өчен соңгы тамчы каныңача  көрәштең.

    Дәһшәтле сугыш көннәре һаман ераклаша, тарихка күчә бара.Менә сугыш беткәнгә дә 71 ел тулды. Әмма ул китергән кайгы-хәсрәт һич тә онытылмый, ә йөрәкләрдә тирән яра булып сызлый.

    Данлы һәм шанлы Казан шәһәренең чал Кремле янында, тау башында  бер һәйкәл бар. Казанга нинди юл белән килсәң дә ул сине каршы ала һәм үзенә чакыра. Югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркет кебек, ул ике кулын артка җибәргән һәм чылбырларын өзә-өзә кыяга күтәрелә.

        Татар халкының намуслы һәм батырлык символына әверелгән Муса, мәңгелек пьедасталга баскан. Бу һәйкәлгә кешеләр агымы тукталмый, яше-карты, авыл һәм шәһәр халкы, төрле өлкәләрдән килгән кунаклар, туристлар һәйкәл каршына басып тын калалар.

         Бу тынлыкта батырның исемен олылау да, аңа соклану да, аның рухына якынаю тойгысы да бар. Әйтелеп бетмәгән сүзләрен, чын күңелдән тәкъдир итүләрен белдереп, һәйкәл алдына чәчәкләр түшәлә.

Әлмәт шәһәрендә - Ленин һәм Җәлил урамнары кисешкән урында да үлемсез шагыйрьнең һәйкәле урнашкан.

Укучылар белән һәйкәл янында басып торабыз. Фронтка киткән Муса Җәлилне күз алдына китерәбез. Муса, синең дә Җиңүгә  ышаныч  белән яшисең килгәндер! Зәңгәр күкне, әнә шундый бөдрә талларны күреп саубуллашу ифрат кыен булгандыр. Әмма син саубуллаштың...

   Һәйкәлләр...Һәйкәлләр...Тирән хисләрне кузгатасыз сез. Шулай булмаса сезне һәйкәл дип тә атамаслар иде. Шагыйребез, кояшлы май айларында, бәйрәм көннәрендә безнең янга кошлар, кыр казлары булып кайтып китәсеңдер син.

   Үзебез аның белән “сөйләшәбез”, үзебез сугышка ләгънәт укыйбыз. Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең.

  Муса, тыныч йокла, без дә синең кебек Туган ил өчен көрәшербез.  

   Без тынычлыкны сакларбыз, ышан безгә! Тынычлык ул – сабыйлар елмаюы, синең көрәш утын үткән урындагы  ак каеннар шавы, андагы кошларның сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве.

  Без  ерак җирдәге көрәшләрдә  татар улының эзе калуы белән чиксез горурланабыз.

Аның  бай мирасы һаман хәрәкәттә, искерми торган рухи байлык буларак халкыма хезмәт итә. Бу шигырьләрдә  күпме җылылык һәм Туган илебезгә карата  күпме ярату хисләре! Һәм алар балалар күңелен яуларлык итеп, гади итеп язылган.Бүген дә  ул әсәрләрне  укучылар яратырп өйрәнә һәм сөйли.Ә без, мөгаллимнәр, балаларны батыр йөрәкле шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, әсирлектәге көрәше белән даими таныштырып торудан тыш, аларны Муса Җәлилнең батырлыгы үрнәгендә  дә тәрбияләргә тырышабыз. Аның  шигырьләре– бөртекләп җыелган җәүһәрләр. Язучы Фәнис абый әйткәнчә, чын җәүһәрләр күбек булып  өскә күтәрелми, ә су төбендә ята. Укучыларыбыз су төбендәге асылташларны чумып алырлык, иманлы,белемле, чын патриотлар булып үссәләр иде дә, туган илебезне, әти-әниләрен, укытучыларны  шатландырсалар  иде.

Файдаланган әдәбият исемлеге:

1. Р.Вәлиуллин. Әлмәт җырлый, Абак нәшрияты, 1996, 398б

2. М.Җәлил. Әсәрләр. – Казан. Мәгариф. 2004 -271бит

3. М.Җәлил. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан “Хәтер” нәшрияты (тарих) 2004 -575 бит

4. Әлмәт таңнары газетасы. №105, 7 сентябрь 1999 ел.

5. Мәгариф журналы № 2, 2006,  “Татмедиа”ААО


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: Туган илебезнең патриотлары без.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә....

Туган илебезнең патриотлары без.

Ватанны саклаучылар көненә кичә....