: Туган илебезнең патриотлары без.
классный час (5 класс) на тему

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә.

Тема: Туган илебезнең патриотлары без.

  (Совет Армиясе маршы уйнатыла. С.Сәйдәшев музыкасы)

1 нче алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Без бүген тантаналы бәйрәмгә – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәргә җыендык.

2 нче алып баручы: Бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.

1 нче алып баручы: Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү  – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау.

2 нче алып баручы:

Кидең өскә соры шинельне,

Яклар өчен Туган илеңне.

Ил өчен утка кердең син,

Ярты дөньяны гиздең син.

Дан, сиңа дан, Совет солдаты

Дан, сиңа дан, Совет солдаты

Укытучы:  Солдат ул - Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ. В.А.Сухомлинский " Батырлык һәм тәвәкәллек- ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”- дип язган.  Кечкенәдән Ватанга, туган илгә мәхәббәт тәрбиясендә үскән балалар солдат хезмәтеннән куркып тормыйлар. 2009 нчы елдан башлап мәктәбебездә кадет сыйныфлары ачылды.  Патриотик тәрбия – кадет сыйныфларының төп эш юнәлеше булып тора.

Ә кем соң ул патриот? Патриот – ул үз илен, туган җирен, халкын, аның гореф – гадәтләрен, милли традицияләрен хөрмәт итүче, аны яратучы шәхес .

2 нче алып баручы:

Нинди матур минем туган илем

Җир шарында тиңдәш юк аңар!

Киң кырларда үсә мул игеннәр

Шаулап ага озын елгалар.

Ал чәчәкләр үскән болыннарда

Уйнап-көлеп йөри балалар.

Сандугачлар белән бергә кушылып

Ил шатлыгын җырлыйлар алар.

1 нче алып баручы:  Кадетлар хәрәкәте тарихы ерак үткәнгә барып тоташа – 1732 елның 17 декабре аңа нигез салынган көн булып санала. Шуннан бирле 282 ел узган, хәрәкәт төрле үзгәрешләр кичергән. Бүген Россиядә дистәләгән кадет мәктәбе бар. 

2 нче алып баручы:  Кадет – гореф-гадәтләрне санлаучы, үзендә кешелекнең иң яхшы сыйфатларын туплаучы, үзен туган иленең патриоты итеп тәрбияләүче шәхес ул.

Укытучы:  Ә безнең мәктәбебез үз иленең патриоты исемен горур йөртүче очучы – Александар Николай улы Епанешников исемен йөртә. Димәк, безнең  үрнәк алыр шәхесебез бар.  

1 нче алып баручы:  

      Зур сынаулы еллар килгән чакта

      Беленә икән кемнең кемлеге

     1 минут тынлык белән,

     Искә алыйк бүген без сезне.

(1 минут тынлык)

Кадетлар башкаруында  Җыр “Служить Росии”.

2 нче алып баручы:  

Туган илне саклау ирләр эше
Сез акларга тиеш өметне.
Мактау белән искә ала һәркем
Ил сакчысы дигән егетне…

Укытучы: А.Н.Епанешников 1969-1971 нче елларда  безнең мәктәбебездә белем алган.  Урта мәктәпне тәмамлагач, Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендә урнашкан очучыларның хәрби авиацион училищесына “Командалы хәрби-транспорт авиациясе” белгечлегенә укырга керә. Аңа нибары 17 яшь була. Училищены ул 1975 нче елның 8 нче октябрендә тәмамлый.

1 нче алып баручы:  

Күңелләрдә тирән эзләр кала
Бу гомердә узып барыштан.
Егетләр дә илем дастанына
Өлеш кертә яңа тарихтан.

2 нче алып баручы:  

Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән
Сугарылган була юл башы.
Матур көннәр, тыныч еллар гына
Булсын иде гомер юлдашы.

Укытучы: Әйе, Александрның да хезмәт юлы  матур гына башланып китә . Ул 4 ел буе азәрбайҗанның Кировабад шәһәрендә очкычта капитан ярдәмчесе булып хезмәт итә. Биредә ул өлкән лейтенант дәрәҗәсен ала . Киләсе хезмәт урыны – Польшаның Легенцы шәһәре һәм Кубинка поселогы. Польшада аңа командир дәрәҗәсен бирәләр. Шул еллар арасында ул барлыгы һавада ирекле очышта 4000 мең сәгать була, берничә төрле очкычлар белән идарә итә. Инде очкыч командиры булып . Л-29, АК-26, АН 12, АН-24. Һәм соңгысы – Воркута...Ул биредә 1989 нчы елның октябреннән 1993 нче елның 23 августына кадәр хезмәт итә.

1 нче алып баручы:  

     Батырлык . Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә--асылында ,мәңгелеккә

Күңелләргә--җанга уела торган!

2 нче алып баручы:  

               Кайсы тауның ташларыннан икән

           Батырлыкка һәйкәл куясы!

          Чорлар җиле ташларны да  уя,

           Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Кадетлар башкаруында  Җыр “Бросок на небеса”.

Укытучы: 1993 нче елның 23 нче августы. Александр Епанешников командалыгындагы АН-12 экипажы махсус заданиегә Энгельс- Әстерхан маршрутына юлга кузгала.  Маршрут Волгоград шәһәре тирәседәрәк була. Очкыч тиешле биеклеккә күтәрелә дә, тыныч кына очышны дәвам итә.

1 нче алып баручы:  

Кош баласы канат белән туа,

 Һаваларга менеп югала.

 Кешеләр дә кош баласы кебек

Үз язмышын эзләп юл ала.

2 нче алып баручы:  

Тормыш юллары катлаулы,

Бер ялгызың юл үтмә,

Йөрәкканаты булырдай

 Дусларыңны онытма.

Укытучы: Әйе, безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Лачыннар тыныч кына очышны дәвам итәләр. Ләкин....Очышның 40 нчы минутында килеп туа ул афәт. Очкычның электр белән тәэмин итү өлешендә кыска ялганыш килеп чыга. Дүрт двигательнең икесе шундук сафтан чыга. Александр Епанешников салкын акыл белән очышны дәвам итмәскә һәм якындагы Волгоград аэродромына төшәргә карар кыла. Үзәккә үзләренең карарларын хәбәр итеп рөхсәт алгач, экипаж очкычны Волгоградка бора. Ләкин...Очкычның калган ике двигателе дә эшләүдән туктый. Очкычны калдырырга кирәк. Ә аста шәһәр. Күпме халык һәлак булачак.Нишләргә?

1 нче алып баручы:  

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә — асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

2 нче алып баручы:  

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти — әниеңне,

Туган илеңне.

Укытучы: Экипаж очкычны кешеләр яшәми торган агачлыкка утыртырга карар кыла. Ләкин очкыч түбәнәйгәч, анда югары вольтлы электр чыбыкларын күрә. Аларны очып үтәргә булыр иде дә... Ләкин агачлар арасында дача өйләре күренә. Очкычны утыртыр өчен уңайлы урында тагын күпме халык... Очкычны тагын боралар, ләкин инде очкычны утыртырга вакыт калмый,  һәм ул җиргә бәрелә. Каты шатрлау тавышы ишетелә....

1 нче алып баручы:  Халкыбыз батыр улларын онытмый. Аларның данлы исемнәре ничек мәңгеләштерелә соң? 

2 нче алып баручы:

 Экипаж биш кешедән торган була. Менә алар:

1. Очкыч командиры – майор Александр Николаевич Епанешников.

2. Очкыч командиры ярдәмчесе – өлкән лейтенант Шаланник Владимир Анатольевич;

3. Очкыч штурманы – капитан Важенин Алексей Флегонтович.

4. Өлкән борт технигы - капитан Аникин Владимир Платонович.

5. Өлкән борт радисты  - прапорщик Шиляев Михаил Юрьевич.

1 нче алып баручы:  Россия Федерациясе Президенты Указы белән Александр Епанешниковка, үлгәннән соң, Россия Федерациясе Герое исеме бирелә,  ул “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә. Ә калган экипаж “Батырлык» орденнары белән бүләкләнә. Үлгәннән соң...

Укытучы:  2015 нче елның 29 нчы декабрендә 3 нче мәктәп янында тантаналы рәвештә Россия Герое Александр Епанешников исемендәге сквер ачылды. Анда Геройның бюсты да урнаштырылды.

1 нче алып баручы: Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны, тыныч тормыш каһарманнарын  онытмыйк, аларның сугышчан юлларын, эшләгән батырлыкларын  өйрәник.  Батырлар исеме буыннан- буынга күчсен.

Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!

2 нче алып баручы:

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

Укытучы: Ватанны  саклаучылар көненә багышланган кичәбез тәмам. Тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сау булыгыз!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган илебезнең патриотлары без.

Ватанны саклаучылар көненә кичә....

Патриотлар тәрбиялибез

Татарның  дистәдән артык гасырларга сузылган, шанлы да, фаҗигале дә , шөһрәтләре белән бергә михнәтләре дә тулып ашкан бай һәм гаять катлаулы тарих битләрен актара башласаң, тау тезмәләренең калк...