ШИГЫРЬ ,ГЫЙЛЕМ, ӘХЛАК - МӘҢГЕЛЕК СОЛТАНЫ, КҮЗӘТӘ КҮК ӨСТӘН ТЫНМАС ШАГЫЙРЬ ҖАНЫ
творческая работа учащихся по теме

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Татарның  дистәдән артык гасырларга сузылган, шанлы да, фаҗигале дә , шөһрәтләре белән бергә михнәтләре дә тулып ашкан бай һәм гаять катлаулы тарих битләрен актара башласаң, тау тезмәләренең калку сыртлары шикелле,бер-бер артлы төрле дәверләр, дөньяны дер селкеткән вакыйгалар, ил һәм халык язмышлары күзаллана, каһарман һәм фаҗигале шәхесләр, галимнәр һәм фикер ияләре, шагыйрьләр һәм философлар,  Кол Галиләр, Сәиф Сараи, Мәүлә Колыйлар күз алдыннан үтә.  Һәм  XVIII гасырга килеп җиткәч, тарих сәхнәсендә Утыз Имәни  иҗаты  калкып чыга. Ихтыярсыз рәвештә: сөбханалла, татарда нинди генә олы затлар, тарихи шәхесләр булмаган, дип, горурлык хисләре белән үткәннәргә карап уйланасың, шөкрана кыласың.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyr_gyylem_hlak_-_mngelek_soltany.docx24.02 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘЛМӘТ  ШӘҺӘРЕ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЖРЕЖДЕНИЕСЕ

20 НЧЕ  УРТА ГОМУМИ  БЕЛЕМ  МӘКТӘБЕ УКУЧЫСЫ

БАДРЕТДИНОВ ЛИНАР РИНАТ УЛЫНЫҢ

РЕФЕРАТ ЭШЕ

УКЫТУЧЫ: Сабирҗанова Җәмилә Фаткылгаен  кызы

“ШИГЫРЬ ,ГЫЙЛЕМ, ӘХЛАК -  МӘҢГЕЛЕК СОЛТАНЫ,

КҮЗӘТӘ КҮК ӨСТӘН ТЫНМАС ШАГЫЙРЬ  ҖАНЫ”

ӘЛМӘТ

Татарның  дистәдән артык гасырларга сузылган, шанлы да, фаҗигале дә , шөһрәтләре белән бергә михнәтләре дә тулып ашкан бай һәм гаять катлаулы тарих битләрен актара башласаң, тау тезмәләренең калку сыртлары шикелле,бер-бер артлы төрле дәверләр, дөньяны дер селкеткән вакыйгалар, ил һәм халык язмышлары күзаллана, каһарман һәм фаҗигале шәхесләр, галимнәр һәм фикер ияләре, шагыйрьләр һәм философлар,  Кол Галиләр, Сәиф Сараи, Мәүлә Колыйлар күз алдыннан үтә.  Һәм  XVIII гасырга килеп җиткәч, тарих сәхнәсендә Утыз Имәни  иҗаты  калкып чыга. Ихтыярсыз рәвештә: сөбханалла, татарда нинди генә олы затлар, тарихи шәхесләр булмаган, дип, горурлык хисләре белән үткәннәргә карап уйланасың, шөкрана кыласың.

Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834) - татар халкының күренекле галиме, мәгърифәтче, язучы, тарихчы,  педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, гомумән мөселман дөньясының иҗтимагый фикере үзешендә тирән эз калдырган шәхес.  Матур әдәбият, филология, дин гыйлеме тарихы, тәрҗемә өлкәләренә караган йөздән артык әсәр, шул исәптән поэмалар, күпсанлы шигырьләр авторы. Әдипнең шигъри әсәрләреннән киң даирәгә иң мәгълүм булганы – «Мөһиммәтез-заман» («Заманның мөһим билгеләре») поэмасы. Ул аерым китап булып беренче мәртәбә 1889 елда басылып чыга (Казан, Вячеслав типографиясе, күләме 24 б.), икенче басмасы исә 1898 елны М.Чиркова типографиясендә нәшер ителә. Әсәр, тулысы белән әхлак мәсьәләләренә багышланып, кешеләрдә булган кимчелекләрне тәнкыйтьли, аларны белемле-мәгърифәтле булырга, үзара тату яшәргә, сабыр һәм инсафлы, әдәпле булырга, олыларга һәм кечеләргә, гарипләргә һәм мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга чакыра. Үгет-нәсихәт рухында язылган бу әсәрнең аерым бүлекләре «Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә урын ала.

Утыз Имәни иҗатын өйрәнүне  якташыбыз Әнвәр Шәрипов дәвам итә, кандидатлык диссертациясен яклый. 1986 елда Әнвәр Шәрипов Утыз Имәни әсәрләрен туплап, үзенең кереш мәкаләсе һәм аңлатмалар белән җыентык нәшер итә.

Гомумән, Чаллы педагогия институтында белем бирүче Әнвәр Шәрипов гомере буена Утыз Имәни иҗатына тугры калган галим. Ул элеккеге җыентыкка кермәгән, яңа кулъязмаларны да барлаган. Соңгы елларда галимнәр Утыз Имәнинең тагын ике поэмасын, берничә шигырен тапкан.

“Утыз Имәни исемен югалтырга ярамый. Аның шәхесен һәм әдәбиятыбызны бизәрлек иҗатын без бүгенге һәм киләчәк буынга танытырга тиеш. Утыз Имәнинең тирән фәлсәфи әсәрләрендәге кайбер юлларны ятлап, муенга бөти итеп тагып йөртерлек. Аның мирасы әдәбиятчылар өчен генә түгел, фәлсәфәчеләр, тарихчылар өчен дә кызыклы. Әмма аның хакында сөйләшүләр галимнәр арасында, тар даирәдә генә калмасын иде: Утыз Имәни исемен матбугатта, телевидениедән ешрак яңгыратырга кирәк. Халкыбыз үзенең улы – нинди фикер иясе барлыгын белергә лаек”, – дип теләкләрен җиткерә  КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов.

Миңа бигрәк тә “Егетлек” турындагы шигъри юллары ошый:

“Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,

            Тугры дуслык путасын бәйлә билгә...”- дип яза  шагыйрь.  Тормыш дигән  озын сәфәр  юлын узганда безгә, егетләргә  кирәкле күпме нәсихәт!  Язучының сүзләрен истә тотып, бормалы тормыш юлларында адашмыйча, дилбегәне нык тотсак иде!

Утыз Имәнинең  тормыш юлы,эшчәнлегенә күз салгач, аның уяну-яңарыш дәверенә юл ачучы  титаник шәхес булуына тагын бер кат инандым.
Ул  үзенең иҗат гомерендә йөздән артык әсәр язган. Шуларның шактый өлеше гарәп һәм фарсы телләрендә. Заманында алар кулъязма килеш таралалар. Аның әсәрләре арасында шигъриләреннән тыш тел, фәлсәфә, әхлак-хокук, сәүдә-экономика, медицина, астрономия мәсьәләләренә караган гыйльми хезмәтләр дә була.Үзенең энциклопедик мирасы, күпкырлы эш-гамәлләре белән Утыз Имәни Ломоносов эшчәнлеген хәтерләтә.  Ә  күпме телләр белүенә килсәк,...шаккатырлык! Без өч кенә телне өйрәнергә дә авырсынабыз. Аны заманының уникаль язучысы димичә, нәрсә дисең!  Кеше рухының төрле мизгелләрен, адәм баласының күңел дөньясын, уй-кичерешләрен, әрнү-сызлануларын йөрәккә үтәрлек итеп  ничек сурәтли алды икән ул? Бүгенге яшәешне алдан күргән диярсең. Язучының иҗаты тагын шул ягы белән дә гаҗәпкә калдыра: ул әсәрләрендә изгелек белән мәкерлекнең һәрвакыт янәшә атлавын искәртә, әмма гаделсезлек күпме генә тантана итсә дә , иртәме-соңмы, изгелек  барыбер җиңеп чыгачагына инандыра.Әсәрләрендәге сүзләренең көче   тимер чыңы кебек чыңлап тора. Укыганда, аның нәсихәтләре белән “фикердәш булып китәсең, аларга кушылып сөйләшәсең, бәхәсләшәсең дә әле...”Аның әсәрләре  мине  утырып уйланырга мәҗбүр итә.Шунда ук күңелем сафланым китә, күңел тәрәзәләремне ачып, барлык җиһанга яхшылык кына эшлисем килә башлый. Аның дингә, мәгърифәткә булган карашы да  сокландыра. Әлеге шәхес тырышлыгы белән күпме мәктәп, күпме мәдрәсә-белем учагы  укучыларга ишекләрен ачкан. Дин бетмәсен, халык юкка чыкмасын өчен тырышкан  Утыз Имәни. Татарны татар иткән чын мәгърифәтче, таңыбызның Чулпаны ул. Аның  бай мирасы һаман хәрәкәттә, искерми торган рухи байлык буларак халкыма хезмәт итә.Аның хезмәтләре – бөртекләп җыелган җәүһәрләр. Язучы Фәнис абый әйткәнчә, чын җәүһәрләр күбек булып  өскә күтәрелми, ә су төбендә ята. Су төбендәге асылташларны чумып алырлык, иманлы,белемле, язучы исеменә туры килерлек
имәндәй нык егетләр булып үссәк иде дә, туган илебезне, әти-әниләребезне, укытучыларыбызны  шатландырсак иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре.

Рус группаларында әдәбият дәресе....

Солтүстік Америка

Солтүстік Америка (презентация)...

Научная работа моего ученика 11 класса Дедегкаева Солтана на республиканском конкурсе молодых исследователей.

Данная работа исследует сказания о короле Артуре в сопоставлении с нартскими сказаниями осетинского эпоса. В теоретической части даны ссылки на известных британских и осетинских учёных на эту проблему...

"Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы .Камалова Эльмира 3 урын(8нчеА сыйныфы укучысы)

."Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы.Хат формасында язылган солдат хаты  Камалова Эльмира 3 урын...

Исследовательская работа на тему: «Жизнь и творчество великого генерала Солтана Магометова.»

Исследовательская работа на тему: «Жизнь и творчество великого генерала Солтана Магометова.»...