Татар теленең дәүләт теле буларак гамәлгә куелышы
опыты и эксперименты на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Соңгы елларда кабул ителгән  "2004-2020 еллларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм  үстерү" , "2014-2020 елларга  Татарстан Республикасында дүәләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру", "2014-16 елларга татар халкының милли этник үзенчәлеген саклау", Татарстан Республикасы  дәүләт программаларында татар халкының мәдәниятен, телен, традицияләрен  саклап калү һәм үстерү, аларны яшь буынга җиткерү, төбәкара элемтәләрне ныгытуга зур игътибар бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telenen_dult_tele_bularak_gamlg_kuelyshy.docx30.68 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                         

             

Татар теленең  дәүләт теле буларак гамәлгә куелышы

                     

           

                                                        Эшне башкарды:    

                                                        югары квалификацион категорияле

                                                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

                                                        Сабирҗанова Җәмилә Фаткылгаен  кызы  

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 

2016

Эчтәлек

Кереш................................................................................................................ 4-5

Төп өлеш

I   бүлек

Татар теленең  дәүләт теле буларак гамәлгә куелышы ..............................  6-7

Йомгак..............................................................................................................  8

Файдаланылган әдәбият..................................................................................  9                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

Теманың актуальлеге.  

Соңгы елларда кабул ителгән  "2004-2020 еллларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм  үстерү" , "2014-2020 елларга  Татарстан Республикасында дүәләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру", "2014-16 елларга татар халкының милли этник үзенчәлеген саклау", Татарстан Республикасы  дәүләт программаларында татар халкының мәдәниятен, телен, традицияләрен  саклап калү һәм үстерү, аларны яшь буынга җиткерү, төбәкара элемтәләрне ныгытуга зур игътибар бирелүе.

 Хезмәтебезнең объекты – Татар теленең дәүләт теле буларак гамәлгә куелышы.

Фәнни эшемне язганда түбәндәге максатны куйдым: 

 - Халык педагогикасы мәрҗәннәрен белүне, Утыз Имәни,Ризаэддин Фәхреддин  хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

- Әхлак тәрбиясе белән белем нигезләрен бергә үреп, милләтебезгә чын укучылар тәрбияләү.

 Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

1.Зиһенле, әхлакый яктан тәрбияле , цивилизацияле, үз телен кадерләүче укучылар тәрбияләү.

2.Тел өйрәнүдә  рухи-әхлакый сыйфатларны, тәрбия-әхлак кануннарын күрә белергә өйрәтү  һәм тормышта куллану.

Хезмәтнең структурасына килгәндә, фәнни эшебез керештән, бер бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

                                                 

Кереш

Соңгы елларда кабул ителгән  "2004-2020 еллларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм  үстерү" , "2014-2020 елларга  Татарстан Республикасында дүәләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру", "2014-16 елларга татар халкының милли этник үзенчәлеген саклау", Татарстан Республикасы  дәүләт программаларында татар халкының мәдәниятен, телен, традицияләрен  саклап калү һәм үстерү, аларны яшь буынга җиткерү, төбәкара элемтәләрне ныгытуга зур игътибар бирелә.

         Бөтендөнья  татар конгрессы   Әлмәт бүлекчәсе , үз эшчәнлеген оештырганда , шушы дәүләт программаларына нигезләнә.

        Чал тарихыбызга күз салып үтик әле...

  Татарның  дистәдән артык гасырларга сузылган, шанлы да, фаҗигале дә,шөһрәтләре белән бергә михнәтләре дә тулып ашкан бай һәм гаять катлаулы тарих битләрен актара башласаң, тау тезмәләренең калку сыртлары шикелле,бер-бер артлы төрле дәверләр, дөньяны дер селкеткән вакыйгалар, ил һәм халык язмышлары күзаллана, каһарман һәм фаҗигале шәхесләр, галимнәр һәм фикер ияләре, шагыйрьләр һәм философлар,  Кол Галиләр, Сәиф Сараи, Мәүлә Колыйлар күз алдыннан үтә.  Һәм  XVIII гасырга килеп җиткәч, тарих сәхнәсендә Утыз Имәни, аннан  Ризаэддин Фәхреддинннәр   иҗаты  калкып чыга. Ихтыярсыз рәвештә: сөбханалла, татарда нинди генә олы затлар, тарихи шәхесләр булмаган, дип, горурлык хисләре белән үткәннәргә карап уйланасың, шөкрана кыласың.

 "Үткәннәрнең исемнәрен  югалтырга ярамый.Аларның  шәхесен һәм әдәбиятыбызны бизәрлек иҗатын без бүгенге һәм киләчәк буынга танытырга тиеш. Утыз Имәнинең генә дә  тирән фәлсәфи әсәрләрендәге кайбер юлларны ятлап, муенга бөти итеп тагып йөртерлек. Аның мирасы әдәбиятчылар өчен генә түгел, фәлсәфәчеләр, тарихчылар өчен дә кызыклы. Халкыбыз үзенең улы – нинди фикер иясе барлыгын белергә лаек”, – дип теләкләрен җиткерә  КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов.

        Татар халкының күренекле фикер иясе, бөтен мөселман дөньясына  энциклопедик галим буларак билгеле мәгърифәтче-галим, педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче  якташыбыз  Ризаэддин Фәхреддин  дә милләтебез өчен бәяләп бетергесез иҗади мирас калдырган. Аның иҗаты бай һәм күпкырлы.

Галимнең хезмәтләре безнең көннәрдә аеруча зур әһәмияткә ия һәм халык педагогикасының нигезен тәшкил итүче биниһая кыйммәтле чыганак. Р. Фәхреддин халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигездә салып, киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алган икән, аңа булган игътибар яңа гасырда да үзен аклаячак.

Аларның милләткә, мәгърифәткә булган карашы да  сокландыра. Әлеге шәхесләребезнең тырышлыгы белән күпме мәктәп, күпме мәдрәсә-белем учагы  укучыларга ишекләрен ачкан. Дин бетмәсен, халык юкка чыкмасын өчен тырышканнар мәгърифәтчеләребез.Таңыбызның Чулпаны алар. Аларның бай мирасы һаман хәрәкәттә, искерми торган рухи байлык буларак халкыма хезмәт итә.Аларның хезмәтләре – бөртекләп җыелган җәүһәрләр. Язучы Фәнис абый әйткәнчә, чын җәүһәрләр күбек булып  өскә күтәрелми, ә су төбендә ята.  Без, укытучылар, су төбендәге асылташларны чумып алырлык, иманлы,белемле, язучы исеменә туры килерлек имәндәй нык укучылар тәрбияләп үстерсәк иде дә, туган илебезне, әти-әниләрен  шатландырсак иде.

Аларның иҗатларында Тормыш дигән  озын сәфәр  юлын узганда  егет-кызларыбызга  кирәкле күпме нәсихәт!  Язучыларның сүзләрен истә тотып, бормалы тормыш юлларында адашмыйча, дилбегәне нык тотсалар иде !

                                                           

                                                     

I бүлек

Татар теленең  дәүләт теле буларак гамәлгә куелышы

Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп  узмады.   Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем юлларын үстерү юллары эзләнелә. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә,фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота.

Милләтләрнең милләт буларак яшәешен тәэмин итүче, башка милләтләр арасында эреп юкка чыгудан саклаучы куәтле тойгы -  милли үзаңны үстерү дә беренче урында тора.

 Туган тел һәркемгә газиз... Газиз булырга тиеш. Аны саклау, яклау һәркайсыбызның бурычы. “Бер тел юкка чыкса - тулы бер цивилизация юкка чыга.Безнең республикада 175 тел,  димәк, 175 дөнья бар" - ди Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-экономик фәннәр бүлеге академик- сәркатибе Җәүдәт Сөләйманов.Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионларча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше.

         Билгеле булганча, әдәбият укытучысының бурычы программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея-эчтәлеген аңлатудан, язучының осталыгын бала аңына үткәрүдән, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән,әйләнә-тирә мохиткә. дөньядагы төрле вакый        галарга дөрес бәя бирү бирә белергә, үзлегеңнән белем алуга  өйрәтүдән гыйбарәт.

        Безнең туган ягыбыз - Әлмәт ягы-әдәбиятка бик күп танылган танылган әдипләр биргән як. Сүз сәнгатебезне алга таба үстерүче якташларыбыз  белән чын күңелдән горурланабыз. Аларның  иҗаты белән һәрвакыт кызыксынып, язган шигырьләрен, әсәрләрен укып-өйрәнеп барабыз. Бик күп язучыларның, шагыйрьләрнең, сәнгать әһелләренең  Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүе безнең өчен куанычлы.Чөнки без аларның иҗатларына  багышланган әдәби кичәләргә үзләрен чакыра алабыз, аларга үзебезне кызыксындырган сораулар бирә алабыз.Туган якка, балаларга багышланган шигырьләрен яттан сөйлибез, көйгә салынган җырларын тыңлыйбыз,үзебез башкарабыз.Аның әсәрләрендәдәге җырлар илаһи бер көчкә, кодрәткә ия, кичке уеннарда, бәйрәмнәрдә җырланган җырлар – олы бер сәнгать әсәрләре алар. Аларда халкыбызның аклыгы да, пакълеге дә чагылган.

Шагыйрьләребезнең иҗат кыйбласы – тирә-юньне, Җирне-табигатьне нурлырак итәргә теләү,якты бер шигърият булып балкыту.Аларның  бу шигърияте, әсәрләре - сөю - сәгадәт нурларын, игелек-изгелек нурларын җыйган.Шул нур белән ул еш кына тормышның - яшәешнең иң күләгәле, караңгы почмакларын да яктырта ала, кеше күңеленең гел яхшы булып калуын тели. Алар үзләренең  шигырьләре, әсәрләре аша сабыйлар күңеленә изгелек орлыклары чәчә һәм “шытымнары”ның да күкрәп үсүен көтеп кала.

        Кызыксынучан, игътибарлы, күңел күзе үткен булган әдипләребезнең күңел сандыгында ай-һай күп икән андый гыйбрәтле мизгелләр,хикәя сюжеты булырлык мәгънәле истәлекләр. Авторның төрле геройлар, вакыйгалар, балачак мизгелләре, гомумән, төрле буын кешеләренең тормышы сурәтләнгән хикәяләрендә никадәр күңел сизгерлеге, җан җылысы,тел байлыгы.Йөрәк кылларын тибрәтә алырлык поэтик әсәрләр, укучыны дулкынландыра торган, аңа яшәү яме бирә алырлык  һәм үткәндәге тормышны искә төшереп бүгенгегә ышаныч белән карарга рухландыручы әсәрләр тудыру өчен шагыйрьгә, язучыга беренче чиратта тормыш эчендә, нәниләр арасында кайнарга кирәк. Якташларыбызның шигъри материаллары билгесез субъектлар түгел, ә объектив чынбарлык, конкрет кешеләр, яңа заманның яңа батырлары, нәниләрнең якты хисләре, бөек омтылышлары.Кыскасы, яңа киләчәкне төзүче, телебезне үстерүче  балалар.

  Шушы  сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы һәм рухландыргыч чишмә булып  туган тел тора.Балалар белән эшләгәндә  шул чишмәнең -  туган тел байлыгының ачылуы өчен тырышырга кирәк, чөнки тел һәм сүз яшәешнең  бөтен өлкәләренә дә үтеп кергән һәм кеше тормышында зур роль уйный. Кешенең һәрбер шөгыле, һәрбер эше тел ярдәмендә башкарыла.Сүзләр тылсымына өйрәнү кешегә тормышын уңай якка үзгәртү,башка кешеләр белән актив аралашу, аларга ярдәм итү, оратор, әңгәмәдәш булу мөмкинлеге бирә.Шуңа күрә балаларның туган телләрен белүләренә, гореф-гадәтләрне онытмауларына, йолаларны үтәүләренә ирешергә тиешбез.

                                                           

Йомгак

        Туган телебезне саклау һәм яклау юнәлешендә  Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсе,”Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бихисап эшләр оештыра."Әбиле бала - тәүфыйклы бала"дигән темага түгәрәк өстәлләр, Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре,"Иң күркәм гаилә", "Татар кызы", "Татар егете" бәйгеләре гөрләп уза.

        Әйе, игелекле эшләр дәвамлы була.Менә ничә ел рәттән Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, профессор Ильяс Сәлахов  инициативасы һәм Гыйльми совет карары белән танылган шагыйрә, укытучы  Клара Булатова исемендәге премия булдырылды. Яшь буында татар әдәбиятына , сәнгатенә карата мәхәббәт, иҗатка карата кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларга башлангыч бирү кебек олы максатларны күздә тота әлеге проект.Бу бәйге республика күләм масштабка әверелде.8нче сыйныф укучысы  Шарипов Ниязның фәнни эше Клара Булатова исемендәге премиягә лаек булды һәм "Язлар кабатлана" дип исемләнгән җыентыкка кертелде.

Клара Булатованың үзенә дә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Шагыйрәне котларга Казаннан Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов  җитәкчелегендә бер төркем иҗат әһелләре килде. Шушындый хөрмәткә лаек, фидакарьлек  үрнәге күрсәтүче милли җанлы язучылар булганда ничек итеп туган теленне яратмыйсың инде?!

Инде озак еллардан бирле якташ галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү,аны яшь буынга җиткерүгә зур игътибар бирелә. Фәнни-гамәли конференцияләр, фәнни эшләр конкурслары, Р.Фәхреддин укулары уза.Әлмәт дәүләт муниципаль  институтында галимнең иҗади мирасын өйрәнү лабораториясе эшли. Бөтенрәсәй күләмендә оештырылган ”Ризаэддин   Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү буенча иң яхшы фәнни эш” бәйгесендә  11 сыйныф укучысы  Муталлапова Миләүшә  III призлы урынны алды,шәһәр күләмендә уздырылган  “Без тарихта эзлебез” темасына инша язу ярышында  I урынны яулады.

Шушындый күркәм бәйгеләр оештырылганда татар теле, әдәбиятыбыз,мәдәниятебез яшәячәк әле.

    Кулымдагы геометрик фигурага игътибар итегез әле,бу өчпочмакны нинди дәресләрдә кулланабыз? (Залда утыручыларның җавабы тыңлана)

 Чыгышымны  Вил  Казыйханов сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Әгәр укучылар белән без, укытучылар, өчпочмакның ике ягын тәшкил итсәк,өченче-таянып торган ягы – безнең әти-әниләр. Без бу геометрик фигураны,татарны татар иткән чын мәгърифәтчеләрнең  нәсыйхәтләрен истә тотып, әдәбият дәресләрендә дә кулланыйк! Татар телен бергәләп өйрәник! Безгә: "Русча белми торган урысны күргәнегез бармы,татарча белми торган татарлар бар әле" диярлек булмасын. "Туган телем - иркә гөлем" диярлек булсын.

Кулланылган әдәбият:

1.Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. рус телендә сөйләшүче балаларга татарча өйрәтүнең башлангыч чоры.-Казан: Мәгариф, 2005.

2. Вәлиуллин Р.Үз ягым. – Казан: ”Рухият” нәшрияты, 2005.-  191б.

3. В.Хаков. Тел – тарих көзгесе.- Казан: Татарстан китап нәшрияты. 203

4. Казыйханов В. Әхлак дәресләре. -Яңадан эшләнгән һәм тулылыандырылган    2нче басма. – Яр Чаллы: “Иҗат” нәшрияты 1998.-240б.

5. Фәхреддин Р. Җәвамигуль - кәлим шәрхе.- Казан: “Рухият” нәшрияты,  2005. -352

6. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. –Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2001. -131 б.

7. ШакирҗановР.Ә, ШакирҗанофФ.Р. – Казан: Тат.китап нәшрияты,2011.- 423б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре...