Рәшит Әхмәтҗановның "Дөнья күрергә китү" шигыре буенча дәрес конспекты
план-конспект урока (9 класс) на тему

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

9 класс. Рус төркеме. Рәшит Әхмәтҗанов “ Дөнья күрергә китү”

Тема: Күңелдә хисләрнең мул чагы.

Максатлар:

Предмет:  Р.Әхмәтҗановның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Метапредмет: “ Дөнья күрергә китү” шигырен тыңлап аңлау һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, хис һәм аның төрләрен, лирик герой төәенчәсен  аңлату, сөйләм әдәбенә өйрәтү; яңа сүзләр өйрәнү;

Шәхси: Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү, бер-береңә ихтирам тәрбияләү, куелган максатка ирешү юлларын фомалаштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_kuneld_hislrnen_mul_chagy_1.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

9 класс. Рус төркеме. Рәшит Әхмәтҗанов “ Дөнья күрергә китү”

Тема: Күңелдә хисләрнең мул чагы.

Максатлар:

Предмет:  Р.Әхмәтҗановның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Метапредмет: “ Дөнья күрергә китү” шигырен тыңлап аңлау һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, хис һәм аның төрләрен, лирик герой төәенчәсен  аңлату, сөйләм әдәбенә өйрәтү; яңа сүзләр өйрәнү;

Шәхси: Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү, бер-береңә ихтирам тәрбияләү, куелган максатка ирешү юлларын фомалаштыру

Дәрес планы

I. Оештыру этабы. (кояш рәсеме)

-Исәнмесез укучылар! Хәерле көн. Хәлләрегез ничек?

-Кәефләрегез яхшымы?

-Әйе. Укучылар, исәнләшү, хәл белешүнең тагын нинди төрләре бар? Тагын ничек исәнләшергә була?

- Сүзләр белән, карашлар белән, ....кул биреп.... (Кул биреп күрешү рәсеме)

- Ә татарлар ничек исәнләшә?

-Ике куллап күрешә.Әйе, укучылар, татар халкында бик матур бер гадәт бар. Кеше бер- берсен сәламләр өчен ике куллап күрешүне куллана.  Әйдәгез әле, бер – беребезгә  яхшылык, яхшы кәеф теләп, күрешеп алабыз. Иң беренче каршы якта утыручы иптәшләрегез белән күрешәбез, аннан соң, янәшәдә утырган иптәшегез белән күрешегез әле.  (Күрешәләр)

-Рәхмәт. Утырыгыз. Ике куллап күрешкәндә кеше бер-берсенә ачык йөз күрсәтә, яхшылык тели.

-Кул биреп күрешкәч, кәефләрегез күтәрелдеме?

Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар, без бүген дәрестә сезнең белән төркемнәрдә эшләячәкбез. Төркемнәрдә эшләүнең үзенең бер кагыйдәләре бар. Беренче һәм икенче төркем. Беренче төркем беренче вариант, икенче төркем икенче вариант биремнәрен эшли.

Һәр төркемнеңең өстәлендә шигырь  юллары язылган ал төстәге  карточкалар ята. Сез аны сәнгатьле итеп укып, төркемнәрдә киңәшләшеп,   нинди хисләр чагылуын әйтергә тиеш буласыз.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән,
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән  (Г.Тукай “Милли моңнар”)

Татлы хисләр бизәделәр коннәремне..

Син кабыздын куптән сунгән шәмнәрне...( Ильгиз Шайхразиев  “Чын сөю”)

Шуннан да ак уйлар саф хисләр булмастыр (Илдар Юзеев “Тыңлачы сандугач”)

Син бар бүген, син яшисең җирдә  

Биреп миңа иң зур хисләрне. 
Кайнар мәхәббәттә янам мин
Бикләп куеп шашкан йөрәкне… (Р.Харис “Син бар бүген”)

-Сез килешәсезме, укучылар нинди хисләр була икән?

- Милли хисләр, татлы хисләр, саф  хисләр, зур хисләр.

-Укучылар, тагын нинди хисләр була? (Экранга карагыз әле, тагын нинди хисләр була икән?

          -Ярату, сагыну, борчылу, юксыну.  

  • -Ә хәзер мин сезгә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм. Бу җырны тыңлаганнан соң сездә нинди хисләр уяныр? (Салават Фәтххетдинов башкаруында “Сандугач керде күңелгә” җыры яңгырый.
  • ....................
  • -Укучылар, бу җырны кем җырлады? Таныдыгызмы?
  • -.......................Салават Фәтхетдинов
  •  Бу җырда лирик герой нинди хисләр кичерә?
  • Мәхәббәт ярату хисе.
  • Әйе,укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?
  • Хисләр турында.

          -Әйе, укучылар.Әйдәгез, бу сүзгә игътибар итик әле хис нинди сүзләр белән кулланып була ?Шуны ачыклап китик әле.

                                                  Синонимнар: тойгы, кичереш Сыйфатлар:  матур, җылы, якты

Файдалы, эчтәлекле                         ХИС      Фигылләр:кичерү, тою, сизү

                                                   Сүзтезмәләр: Ярату, хөрмәт, ихтирам

  • -Ә бүгенге темабыз  канатлы сүзләр  эченә яшеренгән, шуны табып укып карыйк  әле.

  • Әйе. Укучылар бүгенге дәресебезнең темасы “Күңелдә хисләрнең мул чагы...."
  • Рәшит Әхмәтҗанов.  әйткәнебезчә, лирик шагыйрь.
  • Ул 1941нче елның14нче апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Шунда җиде сыйныфны тәмамлагач, һөнәр училищесында укып ташчы була. Әлмәт шәһәрендә ге төзү оешмаларында ташчы булып эшли.

1961-1964нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, Казан дәүләт университетында белем ала. Яшь Ленинчы(Сабантуй журналы) һәм “Татарстан яшьләре” журналларында эшли. Шигырьләре :”Хыялларым үзем белән”             ,  “Моңлану”,           “Ак  каеннар”,              “Гомер чишмәсе”,        “Йөрәк бәйрәме”.

  •  Ул әйтергә теләгән фикерен, хисләрнең тирәнлеген ул бер генә шигырьгә генә сыйдыра алмаган. Үзенең күңелендә кайнаган хисләрне “Дөнья күрергә китү” шигыренә дә салган.
  • Бүгенге дәрестә тагын нәрсә өйрәнербез икән?
  • (Рәшит Әхмәтҗановның “Дөнья  күрергә китү” шигырен өйрәнербез )
  • Укучылар, шигырьне тыңлар  алдыннан мин сезгә   сорау бирәм:
  • “Дөнья күрергә китү “ шигырендә лирик герой нинди хисләр кичерә?
  •  Дәрес ахырында бергәләп шул соруларга җавап бирербез.
  • -Шигырне тыңлар алдыннан , яңа сүзләр белән танышып китик әле.

Сәфәргә чыгу-отправиться в путешествие

Дөнья күрү-увидеть свет

Иркәләү сүзе-ласкательное , нежное слово

Хаким-повелитель, правитель

(Укытучы кабатлый, укучылар кабатлый, әлеге сүләр белән җөмләләр төзү)

-Укучылар, дәреслекләребезнең 158нче битен ачып,  Рәшит Әхмәтҗановның “Дөнья күрергә китү” шигырен  табабыз,  хәзер без аны аудио язмада тыңлап үтәрбез.  Сез игътибар белән тыңлап утырыгыз. Әсәрнең укылышына, яңгарашына игътибар итегез.  Шигырьне тыңлау өчен колакчыннарыгызны киегез. Хәзер мин сезгә бу шигырьне компьютерларыгызга җибәрәм. (Шигырьне аудиоязмадан тыңлау)

Шигырьнең нинди хисләр белән язылуын ачыклау.

-Укучылар, шигырьне ничә өлешкә бүлер идегез?

-Ике өлешкә

-Аня, беренче өлешне укып күрсәт әле.(Аня укый)

 Роман син икенче бүлекне укы эле.(укый). Укучылар, шигырьнең исеменә игътибар итегез әле. Дөнья күрү- фразеологизм. Тәрҗемәсе-увидеть свет . Ә сез ничек уйлыйсыз? Дөнья күрү нәрсәне аңлата? – сәяхәт итү.

Шигырь  кем исеменнән сөйләнә?  

-Автор исеменнән. Автор – лирик герой.

-Әйе. Лирик герой исеменнән. Димәк, монда геройның хис- кичерешләре бирелә.

-Ә хәзер укучылар төркемнәрдә эшләп алабыз. Зәңгәр төстәге карточкаларыгызны  әле.  Анда сораулар бирелгән. Төркемнәрдә эшлибез.Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәбез. ...

-1.Беренче бүлеккә нинди исем бирер идегез?

2. Беренче бүлектә герой кем белән саубуллаша?  Ул әнисенә нәрсә ди? Укып күрсәтегез.

-Сез ничек уйлыйсыз,лирик герой  әнисен сагыначакмы? Бу кайсы юлларда чагыла?

Икенче төркемгә

-Икенче бүлеккә нинди исем бирер идегез?

-Икенче бүлектә лирик герой нинди хисләр кичерә? Шул юлларны укып күрсәтегез.

-ышаныч хисен

-Лирик герой нишләргә куша?

-Олыларны олыларга,

-Кечеләрне зурларга.

-Ә сез ничек уйлыйсыз, лирик герой ни өчен китә?

-максатына ирешер өчен.

Укучылар, быел сез дә 9нчы сыйныфны тәмамлыйсыз. Ә сезнеңң максатларыгыз нинди? (Укучылар үзләре турында сөйлиләр)

Рефлексия.

- Укучылар, бүгенге дәресебездә нинди шигырь белән таныштык?

- Кем ул лирик герой?

- Бу шигырьдә нинди хисләр бирелгән?

-Бу шигырь лириканың кайсы төренә керә?

Дәресебезне  йомгаклап әйдәгез, тест эшләп алабыз

                                                          Тест

 Рәшит Әхмәтҗанов ничәнче елда туган?

  1. 1941нче елда
  2. 1945нче елда
  3. 1950нче елда

2. Сәфәргә чыгу-

1) отправиться в путешествие

2) отправиться в парк

3) отправиться в магазин

3. “Дөнья күрергә китү” шигырен ничә өлешкә бүлеп була?

1) 2

2) 3

3) 4

4. Шигырьдә лирик герой кем белән саубуллаша?

1) әнисе белән

2) апасы белән

3) дусты белән

5. Шигырьдә лирик герой ни өчен өеннән чыгып китә?

1. максатына ирешер өчен

2. ашар өчен

3. уйнар өчен

6. Дөнья күрү –

1. Увидеть свет-

2. увидеть друга

3. увидеть  брата

Өй эше.1.  Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.

              2. 159 нчы биттәге сорауларга җавап бирергә

              3. “Мин бу һөнәрне сайладым, чөнки .... дигән темага кечкенә   күләмле инша язарга.

Хыялларны   тормышка ашырыр өчен иң беренче теләк кирәк. Теләккә ирешер өчен авыр юллар үтәргә кирәк. Икенчедән,  сәләтле, талантлы  булырга кирәк. Ә сәләтне  кечкенәдән үстерергә кирәк. Өченчедән башкаларны бәхетле итү өчен тырышлык кирәк! Мин сезнең җыялларыгызның тормышка ашуын телим. Куелган максатларыгызга ирешеп, тормышта зур кешеләр булыгыз!

Укучылар бүгенге дәрестә бик актив эшләдегез. Бик зур рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

Чын дус нинди була? Р.Вәлиеваның "Дуслык" шигыре буенча дәрес конспекты

Чын дус ниди була? Р.Вәлиеваның "Дуслык" шигыре буенча ачык дәрес...

Рәшит Әхмәтҗановның "Дөнья күрергә китү" шигыре буенча презентация

    Рәшит Әхмәтҗанов.  әйтәнебезчә , лирик шагыйрь.Ул әйтергә теләгән фикерен, хисләрнең тирәнлеген ул бер генә шигырьгә генә сыйдыра алмаган. Үзенең күңелендә кайнаган хисләрне ...

Р.Вәлиеваның “Дуслык” шигыре буенча тест

Р.Вәлиеваның “Дуслык” шигыре буенча тест        Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?а) кояш турындаә) чишмә турындаб) дуслык турында 2) Бу шигырьне кем язган?а...

“Яшәгез, кадерле әниләр!” (З.Мансурның "Әниләр көнендә шигыре буенча).

II  сыйныфның  татар  төркемендә  әдәби укудан  ачык  дәрес  эшкәртмәсе. З. Мансур. "Әниләр көнендә"....

Ш.Галиев " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация

Шәүкәт Галиевның " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация ( 8 сыйныф)...