Урта сыйныф укучыларын шәхес буларак формалаштыруда диагностика методларын куллану
статья на тему

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Педагогик мониторинг тәрбия эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Үзенең эшен планлаштырганда, мөгаллим-тәрбияче башта педагогик процессның алдан уйланган проектын, образын тудыра, аннан соң аны оештыра, үзгәрешләр кертә, нәтиҗәсен күзәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urta_syjnyf_ukuchylaryna_diagnostika.doc929.5 КБ

Предварительный просмотр:

Урта сыйныф укучыларын шәхес буларак формалаштыруда диагностика методларын куллану

Соңгы елларда тәрбия теориясе һәм методикасында “педагогик мониторинг” төшенчәсе киң кулланыла башлады. Бу төшенчәнең Сахарчук П.Б., Майоров А.Н., Сотов А.В. кебек галимнәр тәкъдим иткән аңлатмаларына таянсак, тәрбия өлкәсендәге мониторингның мәгариф учреждениесендәге тәрбия процессы торышын, үсешен прогнозлауга ярдәм итүче мәгълүматны җыю, саклау, эшкәтү һәм таратуны оештыру формасы икәнен белербез.

Педагогик мониторинг тәрбия эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Үзенең эшен планлаштырганда, мөгаллим-тәрбияче башта педагогик процессның алдан уйланган проектын, образын тудыра, аннан соң аны оештыра, үзгәрешләр кертә, нәтиҗәсен күзәтә. Ә билгеле бер моментта ирешелгәннәрне алдан уйланылганы һәм моңа кадәр булган алдынгы тәҗрибә нәтиҗәләре белән чагыштыру, гомумиләштерү ихтыяҗы туа. Нәтиҗәләрне анализлап, педагог эшен яңадан планлаштыра, яңа чаралар уйлап таба, һәм боларга ирешүдә аңа педагогик-психологик диагностика ярдәмгә килә.

 Педагогик-психологик диагностика – укыту-тәрбия процессын оптимальләштерү максатында укучының шәхси-психологик үзенчәлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән  бәяләү практикасы ул.

Укыту-тәбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп психологы белән берлектә, сыйныф җитәкчеләренә диагностик методларны һәм төрле методикаларны сайлап алырга ярдәм итә. К.Д.Ушинский язганча, баланы төрле яклап тәрбияләү өчен, аны һәрьяклап белергә дә кирәк бит.

 Балалар, сыйныф, коллектив белән эшли башлаганда, тәрбия эшен планлаштырганда, диагностик методикаларның бик күп формаларын өйрәнеп, уңайлысын сайлап алырга,  яраклаштырырга, кайбер очракларда иҗади да файдаланырга туры килә. Бу вакытта  балаларның яшь үзенчәлекләрен, коллективның туплану дәрәҗәсен, балаларның миңа карата нинди мөнәсәбәттә булуын, серләрен, уйларын ни дәрәҗәдә ышанып тапшыруын  истә тотарга тырышам. Диагностик методикалар белән эш иткәндә түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнәм:

- диагностик методиканың эчтәлеге бик уйланылган булсын, тикшеренү өчен киң мөмкинлекләр бирсен.

- эчтәлек көтелгән нәтиҗәне күз алдында тотып төзелсен.

- тикшеренү, өйрәнү нәтиҗәләрен класс эшенә, балаларга бәйләнеше булмаган кешеләр  белмәсен.

- нәтиҗә, нинди булуына карамастан, балалар өчен зыянга түгел, файдага хезмәт итсен.

- диагностик тикшеренү нәтиҗәләре буенча тәрбия планына үзгәрешләр  яки төзәтмәләр кертелсен.

- педагогик диагностиканың кирәклеге һәм мөһимлеге балаларга аңлатылсын.

Диагностик методикалар түбәндәге педагогик бурычларны хәл итәргә булышалар:

  • сыйныф укучыларының шәхси сыйфатларын өйрәнү;
  • классның һәм аерым укучыларның  сәләтен ачыклау;
  • балаларның үзара мөнәсәбәтен  өйрәнү;
  • сыйныф эшләрен планлаштыру һәм үткәрү вакытында балаларның шәхси  үзенчәлекләрен исәпкә алу;
  • укучыларның үзара мөнәсәбәтен көйләү өчен оптималь  методлар сайлау.

Класс белән системалы эшне планлаштырганчы, әлбәттә, башта балаларны ныклап өйрәнү таләп ителә. Мәктәп документлары укучы турында бик күп мәгълүматлар бирә ала.

  1. Класс журналы – баланың уку эшчәнлеген өйрәнүдә  беренче ярдәмче. Аның буенча түбәндәгеләрне ачыкларга мөмкин:
  • балалар ни дәрәҗәдә эзлекле укыйлар;
  • кайсы фәннәрдән өлгерешләре яхшы, кайсыларыннан кыенлыклар көтелә;
  • һәр баланың уңышы яки проблемалары сыйныфташларыныкы  белән чагыштырганда ничегрәк;
  • укучының теге яки бу фәннән үсү өчен мөмкинлекләре нинди.
  1. Медицина карточкаларыннан алынган мәгълүматлар сәламәтлек саклау буенча тәрбия эшләрен планлаштыруга, профилактик чаралар үткәрүгә, уку вакытында туган проблемаларның сәбәпләренә төшенүгә ярдәм итә.
  2. Шәхси делолар укучының гаиләсе, үсеше, яшәү урыны, әти-әнисе, башлангыч сыйныфларда уку дәрәҗәсе турында сөйли.

Класс җитәкчесе мәктәпнең психологы белән тыгыз элемтәдә тора. Ул балаларның интеллектуаль үсеше, сәләте, проблемалы укучылар, аларның гаиләләре турында бай мәгълүматка ия була, сыйныф җитәкчесе эшендә кулланырга мөмкин булган диагностик методикалар тәкъдим итә. Психолог ярдәмендә класс белән эшләүнең оптималь метод һәм алымнарын уку елы дәвамында сайларга мөмкин.

Мәктәп практикасында күзәтү, сорашу, анкеталарга җаваплар алу, сочинениеләр яздыру, тестлар, таблица, схема, рәсем, графиклар белән эшләү кебек методикалар еш кулланыла.

Баланы якыннан өйрәнү юлларына тукталыйк.

Конфликтлы ситуацияләр туганда, баланың үз-үзен теге яки бу рәвешле тоту сәбәпләрен ачыкларга кирәк булганда, аны күзәтү оештырыла. Баланы һәрьяклап өйрәнү максаты белән мин беренчел күзәтү оештырам. Моның өчен түбәндәге схемадан файдаланам. Ул куллану өчен шактый уңайлы: әзер җавапларның астына сызу, кайбер урыннарда гына өстәп язу сорала. Аны уку елы дәвамында тутырырга мөмкин.

Баланы күзәтү

_______________уку елы.

_______ сыйныф.

Баланың фамилиясе, исеме, әтисенең исеме ____________________________________________________________

  1. Тышкы кыяфәте.
  1. Гәүдәсе. Буе________ см. Авырлыгы________ кг. Нормага туры килә, туры килми. Кимчелекләре____________________________________, диспропорцияләр_________________________________, хатын-кызларга хас, ир- егетләргә хас. Гәүдә торышы катып калган формада, киеренке халәттә, хәлсез, тыенкы (басынкы), җыелган халәттә.
  2. Йөзе. Тар, киң; тупас, нәфис; симметрияле, симметриясез. Күренеп торган үзенчәлекләре___________________________________.
  3. Мимика, пантомимикасы__________________________.

                Жестикуляция______________________________________ .

  1. Тән чисталыгы. Тырнаклар________________________, куллар_______________, колаклар__________________, тешләр__________________________,чәчләр______________, муен_____________________,аяк киеме_________, өс  киеме________________________, прическасы_________________, маникюр____________________________.Бизәнү әйберләре йөртми, йөртә (зәвыклы, зәвыксыз; урынлы, урынсыз; кыйммәтле, очсыз).
  2. Киеме. Пөхтә, пөхтә түгел; гади, кыйммәтле; үз үлчәменә туры килә, туры килми, таушалган, таушалмаган; зәвык белән киенә, зәвыксыз.
  1. Сөйләме.
  1. Тавышы. Ягымлы, ягымсыз; бертөрле, тасвирлы (колоритлы), яңгыравыклы, көчле, әкрен.
  2. Темпы. Ашыгучан, кабаланучан, тиз, әкрен. Сөйләшкәндә үзгәрә, үзгәрми. Күп сөйләшүчән, сөйләшүчән, аз сөйләшүчән, йомык, аралашмаучан, сөйләштереп булмый.
  3. Дикция начар, яхшы. Сүзләре аңлаешлы, ачык, аңлаешсыз.
  4. Сүз байлыгы ярлы, бай; сөйләм жанрында, купшы; сленг куллана, кулланмый; тупас сүзләр куллана, кулланмый; инфантиль тәгъбирләр (әйләнмәләр) куллана, кулланмый; чит тел сүзләре куллана (урынлы, урынсыз), кулланмый; озын җөмләләр, катлаулы конструкцияләр куллана, кулланмый; формулировка (тәгъбирләре) төгәл, төгәл түгел. Грамоталылыгы югары, бик югары, уртача, түбән, бик түбән.
  5. Сөйләшүе. Фикерен тыңлаучыга җиңел, авыр, бәйләнешле, бәйләнешсез, тиз, әкерен җиткерә. Үз-үзенә ышанып, ышанмыйча сөйли. Фикерләвендә тоткарлыклар бар, юк. Сәбәпләре __________________________________ .

III. Хәрәкәт активлыгы югары, түбән, уртача, пассив. Тизлеге______________,      

төгәллеге_____________,максатчанлыгы____________ Хәрәкәтләрендә кимчелекләр юк, бар_____________  .

IV.  Физик үсеше бик яхшы, яхшы, уртача, түбән, бик түбән.

V.    Үз-үзен тотышы.

  1. Контактны ашыгып, ашыкмыйча, фамильяр, кыю, иптәшләрчә,  теләп, теләмичә, тыелып кына, ышаныч белдермичә, саклык белән, саксыз__________кора. Контакттан качу яки бөтенләй күрмәмешкә салышу тенденциясе күзәтелми, күзәтелә.
  2. Социаль күнекмәләр табигый, табигый түгел гомуми___________________.

Үзен тупас, итагатьсез, итагатьле тота .

  1. Яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәте бик яхшы,  яхшы, уртача, начар, бик начар, конфликтлы,  конфликтсыз, юл куючан,  башбирмәс,  көнчел.                    
  2. Өлкәннәргә мөнәсәбәте  бик яхшы, яхшы, уртача,  начар, бик начар.
  3. Коллективта үз-үзен тотышы. Лидерлыкка омтыла, омтылмый. Төрле вазифа үти, үтәми (битараф), коллективны хөрмәт итә, хөрмәт итми (санга сукмый, инкарь итә).    

VI. Кәефе.

Эйфорияле, тотрыклы, тотрыксыз (сәбәпсез үзгәрүчән), начар, яхшы, депрессив, кайгылы, куркулы, җитди.

VII. Хезмәткә мөнәсәбәте.

1. Акыл хезмәтенә мөнәсәбәте. Иҗади  актив, бик актив, кызыксынучан, битараф, тискәре, ачык түгел, тырыш, ялкау.

Акыл хезмәте вакытында бик тиз арый, уртача гына арый,  арымый.

Гомуми акыл сәләте, зирәклеге бик яхшы, яхшы, уртача, начар, бик начар.

2. Физик хезмәткә мөнәсәбәте. Иҗади  актив, бик актив, кызыксынучан, битараф,  тырыш, ачык түгел. Физик эш башкарганда бик тиз арый, уртача гына арый,  арымый.

  1. Эш темпы бик тиз, уртача, әкрен, бик әкрен; тотрыклы,тотрыксыз.
  2. Мотивация характеры. Биремнең үзе белән кызыксына; бирем аңа уен буларак кызык; мактау, эшнең уңышлы барып чыгуы кызыксындыра; уңышсызлыкка  очраудан, җәзадан курка; үз көченә ышанмый.
  3. Мөстәкыйльлеге. Эшне мөстәкыйль башкарып чыга, ярдәмгә мохтаҗ _______________________________________________
  4. Проблемаларны анализлый белә, анализлый белми. Эшне эзлекле итеп, ашыкмыйча, максат куеп,  яратып, тырышып башкара; ничек туры килсә, шулай эшли, кабалана, намуссыз карый.
  5. Уңышсызлыкка  реакциясе. Агрессия (укытучыга, эшкә юнәлдерелгән, вербаль); ярсу; үз-үзен, башкаларны тәнкыйтьли, үзен кулга ала алмый (үзен  гаепли, битәрли, үз-үзенә ышанычы бетә), уңышсызлыкка битараф, реалистларча карый, _______________________________________.
  6. Төгәллеге. Бик төгәл, төгәл, уртача төгәл, төгәл түгел, үтә төгәлсез.
  7. Игътибарлылыгы. Мавыгып эшли, мавыкмый, игътибары тупланган, тупланмаган, таркау.

VIII. Невротик күренешләр. Киеме, куллары, чәче белән “уйный”; ютәлли, тамак кыра, көлә, елый башлый; иренен  ялый;  бармак суыра; бармакларын, кулларын сыпыра; мимикасын үзгәртә; кызара, агарып китә;  башын чайкый, җилкәсен сикертә; тотлыга; сөйләшкәндә “төртелә”; бик тиз арый, борчыла, башы авырта; йокысызлыктан интегә, _______________________________________.

Нәтиҗәләр.

  1. Характер үзенчәлекләре. Бик тыйнак, тыйнак, әдәпсез, ачык түгел.

Яхшылык теләүчән – начарлык теләүчән, мәсьәләгә бик җитди караучан – җиңелчә генә караучан - битараф, җыйнак - таркау, тыныч - тиктормас, ихтыяр  көче бар – ихтыярсыз, булдыклы (эшлекле) – булдыксыз (эшлексез), хәрәкәтчән - сүлпән, тәртипле – тәртипсез, аралашучан – йомыкый,  сабыр – тиз кызучан, альтруист – эгоист, итагатьле - тупас, хезмәтне ярата - ялкау, пөхтә - шапшак, юмарт – саран, ______________________________________________________.

  1. Темперамент тибы.

Сангвиник (көчле, тыныч холыклы, хәрәкәтчән);

Флегматик  (көчле, тыныч холыклы, инерт);

Холерик (көчле, тотрыксыз холыклы, хәрәкәтчән);

Меланхолик (көчсез, тотрыксыз холыклы, инерт).

  1. Тирәлеге. Конфликтлы, тотрыксыз, травмалаучы, сәламәт, гармонияле, үстерүче, тотрыклы.
  2. Педагогик-психологик бурычлар: ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Класс җитәкчесе:        

_________________ ________________________ _____________      ( имза)                                  (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)

Шул рәвешле күзәтү нәтиҗәсендә бала төрле яклап өйрәнелә, аның турында системалы  күзаллау булдырыла. Ул алдагы елларда күзәтелүче үзгәрешләрне исәпкә алырга, индивидуаль эшне планлаштырырга, ата-аналар белән эш юнәлешләрен ачыкларга, тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр өчен темалар сайларга, конкрет чаралар билгеләргә ярдәм итә.

        Баланың шәхси сыйфатларын, әйләнә-тирәсендәге кешеләргә  мөнәсәбәтен  ачыклауның бер ысулы – тематик апперцептив тест (ТАТ) куллану. Тест конкрет сюжеты булмаган, “таяк” кешеләр сурәтләнгән рәсемнәрдән гыйбарәт. Ситауция анык  билгеле булмаганга, балалар, нигездә, аны ничек күрәселәре килә, шулай кабул итәләр дә. Һәр рәсем белән эшләүгә 1-2 минут бирелә. Укучылар “нәрсә күргәннәр”ен, “нәрсә ишеткәннәр”ен язалар.

( Карагыз: кушымта.)

Җаваплар 3 төркемгә бүлеп анализлана:

Ф И О

Яхшылык теләү

Явызлыкка омтылыш (начарлык теләү)

Мөнәсәбәте билгесез

Сочинениеләрдә  баланың эчке дөньясы, интеллектуаль үсеше, белем киңлеге, әхлак сыйфатлары чагыла. “Язылып бетмәгән хикәя” методикасындагы хикәя мөмкин кадәр кыска төзелергә, кульминацион ноктада өзелергә тиеш. Бала аны дәвам итә.

Мисаллар:

  1. ... Класс ишеге ачылып китте. Шунда Илдар: “Дәресләр булмый. Су торбасы тишелгән!”- дип  кычкырып җибәрде. Без...
  2. ... Миңа яңа кроссовка алдылар. Шуның өчен мин бүген мәктәпкә  алмаш аяк киеме алып килмәдем. Ишек төбендәге  дежурлар  сизми дә калдылар. Көне буе мин...
  3. ... Кечкенә генә бер малай ишектән чыгып килә. Аның башында бик зур бүрек. Малай  үзе күренми дә. Илһам: “Бүрек астында ни бар микән, карыйк әле!”- диде дә аны  өскә ыргытты. Мин...
  4. ... Урманнан чаңгы белән кайтып киләбез. Көн кичкә авышты. Бер мәлне карыйм - Резеда юк. Мин...

Тулысынча мөстәкыйль язылучы сочинение темалары да бирергә мөмкин. Мәсәлән, “Минем дуслар – безнең класста”, “Класс тормышы – минем тормышым”, “Үз-үземә хат”, “Минем көзге (язгы) уйларым”, “Минем киләчәгем нинди булыр?”, “Кем булырмын, нинди булырмын”, “Әниемә хат”.

Балалар класс җитәкчесенә  ныграк ышаныч белдергәннән саен, аларның эшләре дә эчкерсезрәк була. Алар педагогка укучы тормышындагы авыр урыннарны күрергә ярдәм итә.

Сочинение алымын коллективны өйрәнү максатында да уңышлы кулланырга мөмкин. Бу очракта балаларның иншаны чын күңелдән һәм  үзләре язулары мөһим. Коллектив белән бәйле темалардан  түбәндәгеләрне кулланырга була:

- “Класс  тарихының хикмәтле мизгелләре”

- “Класс тормышының кызыклы вакыйгалары”

- “Мин башка класста” (“Башка класска эләксәм, минем белән нәрсә булыр  иде икән ?”)

- “Безнең класс 5 елдан соң нинди булыр?”

- “Безнең класска мактау сүзләре (мәдхия)”.

Бу эшләрне соңыннан, балаларның рөхсәте буенча, чыгарылыш кичәләрендә, күп еллардан соң очрашу вакытында куллану һәм  “архив материаллары” буларак үзләренә бүләк итү дә кызыклы. Кем белә, бәлки бу башлангыч аларга  үзләренең шәхси архивын булдыруга этәргеч бирер.

Коллективны өйрәнүнең уңайлы һәм гади методикалары күп.

Укучыларга түбәндәге сүзләр янына 1-2  классташының фамилиясе, исемен язарга кушыла:

Игътибар итсәгез, бу түгәрәкләргә начар сыйфатлар язылмый. Нәтиҗәләр таблицага тутырыла:

Ф И О

кыю

акыллы

гадел

намуслы

юмарт

ышанычлы

булдыклы

җитди

Бу таблица ярдәмендә классның “популяр” һәм  “популяр булмаган” балаларын күрергә мөмкин.

“Социометрия”не 5-7нче сыйныфларда үткәрү кулай. Бу сыйныфларда  балалар объектив  җавап бирергә тырышалар. Сораулар елдан елга кабатланмасын, кызыклы итеп төзелсен. Балалар алдында классташларының исемлеге булу да мөһим. Сорауларга җавап рәвешендә укучы 1-3 сыйныфташының исемен,  фамилиясен язарга тиеш.

Авыл мәктәпләрендә укучы балалар өчен түбәндәге сорауларны тәкъдим итәргә мөмкин:

  1. Синең классташларыңа бүләк  алырлык акчаң булды, ди. Иң беренче булып кемнәргә алыр идең?
  2. Яңа ел төнендә бушлай сыйлану, күңел ачу мөмкинлеге тудырылса, кемнәрне чакырыр идең?
  3. Яраткан группаң концертына ике кешелек чакыру билеты бирсәләр, кемне алып барыр идең?
  4. Мәктәпне тәмамлап 25 ел үткәч, иң беренче булып кайсы классташларың белән очрашасың килер икән?
  5. Укуда кемнән ярдәм сорар идең?
  6. Кем белән беркайчан да бер парта артында утырмас идең?
  7. Әгәр  дә син  класс җитәкчесе  булсаң, башка сыйныфка кемне күчерер идең?

Җавапларны таблицага тутырганнан соң,  авторитеты  булган һәм изоляциядәге балалар күренә. Бер-берсен сайлаган укучыларны туплап, класстагы микрогруппаларны ачыклап була.

Ассоциатив  тестлар класс җитәкчесе эшенең барлык юнәлешләрендә дә куланыла ала. Методикасы бик гади: билгеле бер төшенчә яки  сүзләр тезмәсе бирелә, бала шуның белән бәйле рәвештә күңелендә туган сүзләрне, аңлатмаларны, ягъни ассоциацияләрне язарга тиеш. Мәсәлән, Казанның 1000 еллыгына  багышланган тәрбия сәгате алдыннан балаларга Казан сүзе белән бәйләнешле ассоциацияләр язарга кушылды. Җаваплардан күренгәнчә, укучылар бу мөһим вакыйганың асылына, аның тарихи әһәмиятенә, халкыбызның рухи тормышына  ясаган тәэсиренә игътибар итеп бетермиләр икән. Диагностика тәрбия сәгатенең эчтәлеген уйларга, формасын сайларга, нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итте.

Гомумән, әхлак темаларына сөйләшү алдыннан, истәлекле  даталарга багышланган чараларны әзерләгәндә, традицион бәйрәмнәр үткәргәндә, ата-аналар белән эшләгәндә вакытны аз таләп итүче бу методикадан уңышлы файдаланырга мөмкин. Мисаллар:

  1. Дуслык (намус, сәламәтлек, акыл, мәхәббәт һ.б.ш.) сүзе белән бәйләнешле 10-15 сүздән торган ассоциатив рәт языгыз.
  2. Үзегезнең  исемне ишеткәч, сездә нинди ассоциацияләр туа?
  3. “Математика дәресе”, (“хезмәт дәресе”, “рус теле дәресе” һ.б., “тәнәфес”) дигәч, нәрсәләр күз алдына килә?
  4. “Безнең гаилә” төшенчәсе белән бәйләнешле ассоциацияләр языгыз.

Ата-аналар өчен:

  1. Балагызның исемен ишеткәч, сездә нинди ассоциацияләр туа?
  2. Балагызның көндәлеге белән бәйле ассоциацияләр языгыз.

Урта сыйныф укучылары белән фән укытучылары арасында  конфликтлы ситуацияләр, проблемалар барлыкка килүчән. Болар укуга  кызыксыну кимү,  уку мотивациясе үзгәрү белән дә бәйле булырга мөмкин. Класс җитәкчесе бала алдында туган кыенлыкларның сәбәпләрен үз вакытында тикшерергә, өйрәнергә һәм конкрет чаралар күрергә тиеш була. Башта мин баланың укуга мөнәсәбәтен өйрәнеп анализлыйм. Укучылар анкеталар сорауларына җавап бирәләр.

Анкета № 1

  1. Быел сезнең сыйныфта түбәндәге фәннәр өйрәтелә. Иң яратып һәм кызыксынып укыла торган  фәнеңнең астына сыз: рус теле, рус әдәбияты, татар теле, татар әдәбияты, математика, биология,  география, тарих, инглиз теле,  сәламәтләндерү дәресләре, тормыш иминлеге нигезләре, рәсем, музыка, технология.
  2. Бу фән белән кызыксына башлавыңа нәрсә этәргеч бирде? Астына сыз: кызыклы дәресләр; түгәрәкләр, кино, теле-радиотапшырулар, китаплар, әти-әни, дуслар, укытучы, белмим, ___________________________________________________________.
  3. Бу дәрестә (фәндә) сине иң нык җәлеп иткәне нәрсә? Түгәрәк эченә ал:
  • кызыксындырган сорауларга җавап  табарлык  мәгълүматлар бирелү;
  • практик (гамәли) эшләү мөмкинлеге (хайваннар, үсемлекләр карау,  механизмнар ремонлау, балалар белән кызыклы  чаралар үткәрү һ.б.)
  • иҗади биремнәр үтәү (сочинениеләр язу, рәсемнәр, төрле файдалы әйберләр ясау, мәсьәләләр, башваткычлар чишү һ.б.)
  • _____________________________ (өстәп яза аласың).
  1. Бу фән белән кызыксынуыңның дәрәҗәсен билгелә (түгәрәк эченә ал)

             1                                2                                    3

      югары                             уртача                              түбән.

Җаваплар таблицаларга тутырып анализлана:

Таблица 1.

Предметлар

Саны

Таблица 2.

Факторлар

Саны

1

Кызыклы дәресләр

2

Түгәрәкләр

3

Кино, теле-радиотапшырулар

4

Китаплар

5

Әти-әни

6

Дуслар

7

Укытучы

8

Белмим

9

...

Таблица 3.

Нәрсә кызыксындыра

Саны

1 балл

2 балл

3 балл

1

Кызыксындырган сорауларга җавап  табарлык  мәгълүматлар бирелү

2

Практик (гамәли)эшләү мөмкинлеге

3

Иҗади биремнәр үтәү

4

Башка вариантлар

“Ешлык таблицалары” теге яки бу күренешнең ни дәрәҗәдә еш очравын күрсәтә. Нәтиҗәләрне балаларның бу фәннән өлгереше белән дә чагыштырам: класс журналыннан карап, укытучысыннан сорашып, яраткан фәне буенча ничек укуы белән кызыксынам.

Таблица 4.

 Ф И О

Яраткан фәне

Өлгереше

“5”

“4”

“3”

“2”

Соңыннан түбәндәгеләрне ачыклыйм: сыйныф  укучылары арасында кайсы фәннәр “популяр”, яратып үзләштерелә, ни сәбәпле, болар нәрсәдә чагыла, өлгерешкә ничек тәэсир итә, теге яки бу фән белән ни сәбәпле кызыксынмыйлар, өлгерешләре ни өчен түбән һ.б.

Бу  анкета җаваплары үзе генә тулы картина тудыра алмый. Мәсьәләгә комплекслы якын килү сорала. Шуңа күрә күзәтү, бала белән сөйләшү нәтиҗәләре, дәресләрдә күренгән моментлар, ата-аналарның фикере, башка төрле даигностика нәтиҗәләре дә исәпкә алына.

Сәламәтлек саклау темаларына багышланган сөйләшү, әңгәмәләр алдыннан 5 нче сыйныф укучылары түбәндәге анкета сорауларына җаваплар яздылар.

Анкета № 2

Максат: укучыларның зарарлы гадәтләр турында никадәр мәгълүматка ия булуларын, аларны булдырмау чараларын белү дәрәҗәсен ачыклау.

  1. Ни өчен тырнакларны кимерергә ярамый?
  2. Ни өчен тәмәке тартырга ярамый?
  3. Исерткеч  эчемлекләр эчү кешенең сәламәтлегенә һәм тышкы кыяфәтенә ничек тәэсир итә?
  4. Кешенең наркотиклар кулланганын ничек белеп була?
  5. Ни өчен карандаш, ручка очын авызга кабарга, чәйнәргә ярамый?
  6. Чәчне ничә көнгә бер мәртәбә һәм ни өчен юарга кирәк?
  7. Дустыгыз чәч тарагы биреп торуыгызны сораса, сез түбәндәге вариантларның  кайсын сайлар идегез?

а) чәч тарагын биреп торам;

б) чәч тарагын биреп торам, әмма аны  әйбәтләп юмыйча файдаланмыйм;

в) башка кеше тарагы белән чәч тарарга ярамый дип, тарагымны бирмим.

  1. “Борын казу” гадәтеннән ничек котылырга?
  2. Ашарга  ярамый торган  әйберләрне  авызга кабу гадәте нәрсәгә китерергә мөмкин?

10. Ни өчен чит  кешенең өс, аяк, баш киемен кияргә ярамый?

Анкета №3

“Сез ничек тукланасыз?”

Максат: укучыларның ничек туклануын өйрәнү.

  1. Иртән ашадыңмы?

а) әйе                      б) юк

  1. Иртән ашасаң, нәрсә ашадың?
  2. Иртәнге ашны кирәк дип саныйсыңмы?
  3. Шикәрне, баллы әйберләрне күп ашыйм дип уйлыйсыңмы?
  4. Яраткан яшелчәләреңне яз.
  5. Кайсы яшелчәләрне бөтенләй ашамыйсың яки яратмыйсың?
  6. Көнгә ничә тапкыр яшелчә ашыйсың?
  7. Җиләк-җимеш яратасыңмы?
  8. Иң яраткан  җиләк-җимешләреңне сана.
  9. Җиләк-җимешне көнгә ничә тапкыр ашыйсың?
  10. Нинди соклар эчәсең?
  11. Көнгә ничә тапкыр сөт эчәсең?
  12. Иң еш эчә торган эчемлегеңне яз.
  13. Иртәнге, төшке, кичке аш арасында нәрсәләр ашыйсың? Син аларны файдалы дип саныйсыңмы?
  14. Тозлы ризыклар яратасыңмы?
  15. Тозны артык күп куллану зыянлы дип саныйсыңмы?
  16. Нинди итне ешрак ашыйсың? (балык, кош, сыер, башка төрле ит)
  17. Гәүдә авырлыгыңны нормаль дип саныйсыңмы?
  18. Ничек уйлыйсың: син файдалы ризыклар гына ашыйсыңмы?

Мондый төр анкеталарны  төзү күп вакытны алмый. Анализлау  эшенә укучыларның үзләрен дә җәлеп итәргә мөмкин.

Коллектив, класс белән эшләнгән һәр эшкә системалы анализ ясау  аеруча  мөһим. Шулай эшләгәндә генә үткәрелгән чаралар кызыклы,  мавыктыргыч,  бала өчен файдалы, ягъни эффектлы була ала. Коллектив эшләрне планлаштыру процессына ук   балалар  бик теләп кушылалар, яңа идеяләр,  кызыклы тәкъдимнәр белән чыгалар. Җыелышта, ата- аналар комитеты белән  берлектә тәрбия планына  төзәтмәләр дә кертелә, әти-әниләрнең тәкъдимнәре искә алына.

Анализның гади һәм бик кулай формалары бар. Аларны балалар яратып эшлиләр. Һәр күмәк эштән соң (класс һәм тәрбия сәгатьләре, сборлардан соң да мөмкин) укучылар кәгазьләргә түбәндәге символик билгеләрнең берсен төшерәләр:

   - мөһим, кирәкле, кызыклы

   - мин битараф (сораулар калды, бернәрсә дә аңламадым)

   -  кызыклы булмады, бер дә ошамады

Шартлы билгеләрне балалар үзләре дә сайлый, уйлап чыгара алалар. Мәсәлән,

Класс командиры яки редколлегия (класс җитәкчесе) гомуми нәтиҗәне аерым биткә туплый. Атна, ай, чирек, уку елы ахырында күмәкләп анализ ясау өчен бик яхшы материал җыела. Мондый анализ вакытында укучылар үз фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен әйтергә курыкмыйлар. Үзидарә эшчәнлегенә өйрәтүдә дә бу чара эффектлы алым булып тора.

Класс эшенә  еллык анализ ясаганда график куллану уңайлы. Ул коллектив эшчәнлегенең динамикасын күзәтергә, алдагы уку елына бурычлар билгеләргә, хәл итәсе мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итә.

Һәр критерий 10 баллы шкала белән билгеләнә. Иң түбән (1) һәм иң югары (10)  балларның эчтәлеге бирелә.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

Класста максатка ирешергә омтылучы берничә укучы гына бар

Классны уртак максат берләштерә

2

Класс тупланмаган, бер-берсе белән тату булмаган аерым группалардан тора

Класс - бербөтен организм

3

Коллектив  фикере белән килешмичә, һәрберсе үзенең өчен  генә кызык булган эш белән мәшгуль

Эштә уңай нәтиҗәгә ирешү  барысы яки күпчелеге өчен кызыклы, мавыктыргыч

4

Класс инерт, пассив

Класс актив, иҗади энергия ташып тора

5

Класста балалар бер-берсенә карата начар мөнәсәбәттә торалар

Һәр укучы классның дус,  тупланган булуына омтыла

6

Балаларда бер-берсе белән аралашуга омтылыш юк

Балалар даими  рәвештә  бер-берсе белән аралашырга омтылалар

7

Аралашуда конфликтлар, читкә куу, антипатия бар

Аралашуда  бер-берсенә яхшылык кына теләү күренә

8

Класс “өстеннәр”гә һәм “түбәннәр”гә бүленә, көчсезләргә карата начар мөнәсәбәт сизелә

Балалар бер-берсенә карата гадел мөнәсәбәттә торалар,  җәмәгать  эшләрендә көчсезләргә ярдәм кулы сузыла

9

Тәнкыйть кабул ителми, класста киеренке атмосфера туа

Эшкә анализ ясаганда, тәнкыйть дөрес кабул ителә, аңлау һәм кимчелекләрне төзәтү омтылышы туа

10

Коллектив белән эшләүгә омтылыш юк (һәрберсе үзенә кушылганны гына үти, бер-берсенә ярдәм итми)

Класстан тыш чараларда  коллектив  бергә эшли

11

Кушылганны тырышып үтәү генә сизелә

Балалар актив, инициатива күрсәтәләр, уйлап чыгарырга яраталар

12

Класста оста оештыручылар юк

Класста сәләтле оештыручылар бар

13

Үзидарә инициативасыз, класста пассив роль уйный

Класс эшендә  үзидарә әйдәүче рольне үти

14

Үзидарә органнары контролер-күзәтүче позициясендә торалар

Үзидарә җитәкче рольне генә уйнап калмый, эштә балалар да актив катнашалар

15

Класста пессимистик рух өстенлек итә

Класста күтәренке рух өстенлек итә

16

Класс мәктәпкүләм эшләрдә актив түгел, инициатива күрсәтми

Класс мәктәпкүләм эшләрдә актив , инициатива күрсәтә, башка класслар белән тыгыз элемтәдә тора

      5 сыйныф күрсәткечләре;

  6 сыйныф күрсәткечләре.

 

Класс җитәкчесе балаларның җавапларын игътибар  белән тикшергәндә, бәяләүгә объектив якын килгәндә, нәтиҗәләрне формаль рәвештә түгел, ә реаль  кулланганда, югарыда  сөйләнгән  методикалар бик зур ярдәмче була ала. Диагностиканы системалы һәм иҗади файдалану тәрбия процессын балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре, мәктәп коллективы өчен дә мавыктыргыч һәм кызыклы итә

Приложение


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече һәм урта сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү

Кече һәм урта мәктәп укучыларын бердәм дәүләр имтиханнарына әзерләгәндә кулланырга мөмкин булган эш төрләре....

7 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен контроль эш биремнәре.

Рус мәктәпләрендә укучы рус балалары өчен контроль эш биремнәре....

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе...

1 нче сыйныф укучыларына сүзлекчә ( Р.З.Хайдарова буенча)

Словарь по татарскому языку для учащихся 1 классов, по учебнеку Р,З,Хайдаровой...

Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек. 4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы.

Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек.4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы....