Татар телен яхшы бел!
тест (9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тест №1 Дөрес җавапны сайлап языгыз.
1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?
- сүзләрнең ясалышын;
- сөйләм авазларын;
- сүзләрнең дөрес язылышын.
2. Нинди авазларны әйткәндә, үпкәдән килә торган һава
тоткарлыкка очрамый?
- тартык авазларны әйткәндә;
- тартык һәм сузык авазларны әйткәндә;
- сузык авазларны әйткәндә.
3. Орфоэпия нәрсәне өйрәнә?
- хәрефләрнең дөрес язылышын;
- авазларның дөрес әйтелешен;
- авазларның барлыкка килүен.
4. Тавыш ярылары ярдәмендә нинди авазлар ясала?
- саңгырау тартыклар;
- тартык авазлар;
- сузык авазлар һәм яңгырау тартыклар.
5. Татар телендә ничә сузык аваз бар?
1)10; 2)11; 3)12.
6. Сузык аваз хәрефләре ничәү?
1)8; 2)9; 3)10.
7. Татар телендәге [о], [ы], [е] сузыклары ничек әйтелә?
1)тар;
- кыскарак;
- тар һәм кыска.
8. Башка телләрдән кергән [6], [ы], [ё] сузыклары ничек
әйтелә?
1) киң;
2)сузыбрак;
3) киң һәм сузып.
9. Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?
- [а] авазы кебек;
- [о] авазы кебек;
- [о] га охшатып, бераз иренләштереп.
10. Сингармонизм законы нәрсәне белдерә?
- тартыкларның ярашуын;
- сузыкларның ярашуын;
- сузык һәм тартыкларның ярашуын.
11. Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?
- тартык авазларга карап;
- яңгырау тартыкларга карап;
- сингармонизм законы нигезендә.
12. Нинди сүзләр сингармонизм законына буйсынмый?
- тезмә сүзләр;
- парлы сүзләр;
- алынма сүзләр, кушма сүзләр.
13. Ирен гармониясе кайсы сузыкларга бәйле?
- [а], [ә];
- [и], [е];
- [о], [ө].
Тест №2 Тиешле җавапны сайлап языгыз.
1. Яңгырау тартыклар нәрсәдән тора?
- тавыш һәм шаудан;
- тавыштан;
- шаудан.
2. Саңгырау тартыклар нәрсәдән тора?
- тавыштан;
- тавыш һәм шаудан;
- шаудан.
3. Нинди авазлар күбрәк кулланыла?
- тартык авазлар;
- сузык авазлар;
- икесе дә.
4. Тартык авазлардан гына төзелгән сүзнең мәгънәсен
аңлап булырмы?
- аңлап була;
- аңлап булмый;
- кайберләрен аңлап була.
5. Татар телендә тартыкларның каты яки йомшак әйтелүе
нәрсәгә бәйле?
- тартык авазларга;
- сузык авазларга;
- икесенә дә бәйле.
6. Ирен-ирен тартыгы {V] нинди сүзләрдә кулланыла?
- алынма сүзләрдә;
- татар теленең үз сүзләрендә;
- икесендә дә кулланыла.
7. Ирен-ирен [\у] белән ирен-теш [в] тартыклары өчен ничә
хәреф кулланыла?
- икесенә бер хәреф;
- һәрберсенә аерым хәреф;
- аерым хәреф кулланылмый.
8. [м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала?
- саңгырау;
- борын;
- ирен-теш тартыклары.
9. [в], [ц], [щ] тартыклары нинди сүзләрдә кулланыла?
- алынма сүзләрдә;
- татар сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә;
- татар сүзләрендә.
10. Ике сузык аваз һәм сузык белән [р] тартыгы арасында килгәндә, [к], [къ], [п] тартыкларының яңгырау парлары белән алышынуы (чиратлашуы) икенче төрле ничек атала?
- охшашлану (ассимиляция);
- охшашсызлану (диссимиляция);
- иренләшү.
11. Борын авазларына беткән сүзләргә борын авазыннан башланган күплек сан, чыгыш килеше, зат-сан кушымчалары ялгану ничек атала?
- ирен ассимиляциясе;
- борын ассимиляциясе;
- чиратлашу.
Тест №3 а) Дөрес җавапны табыгыз.
1. Татар телендәге сузык авазларның саны:
1)6; 2)10; 3)11; 4)12.
2. Сингармонизм законына бирелгән дөрес аңлатманы күрсәтегез.
- тартыклар ярашуын белдерә;
- сузыклар ярашуын белдерә;
- я сузыклар, я тартыклар ярашуын белдерә;
- сузыклар һәм тартыкларның ярашуын белдерә.
3. Яңгырау тартыклар
- тавыштан;
- шаудан;
- тавыш һәм шаудан;
- я тавыштан, я шаудан тора.
4. Бирелгән сүзләрнең кайсысында тартыклар ассимиляциясе күзәтелә?
- биегрәк;
- икенче;
- ямьле;
- чия.
5. Татар телендәге тартык авазларның саны:
1)25; 2)26; 3)27; 4)28.
6. Ирен гармониясенең кайсы сузыкларга бәйле булуын күрсәтегез.
- М, [ә]; 2) ы], [э/е];
- 3) [о], [ө]; 4) [и], [ы].
7. Саңгырау тартыклар ясауда катнашалар:
- тавыш;
- шау;
- тавыш һәм шау;
- берсе дә катнашмый.
8. Бирелгән сүзләрнең кайсысында борын ассимиляциясе күзәтелә?
- түшәмнән;
- бүлмәдә;
- мине;
- шәһәрләр.
9. Тартыкларның калын яки нечкә әйтелүе
- сузыкларга;
- нечкәлек билгесенә;
- калынлык билгесенә;
- сүзнең кайсы урынында килүенә бәйле.
10. Иренләшкән сузыкларны билгеләгез.
- [а], [ә], [ы], [и];
- [и], [э/е], [ә];
- [У], [ү], [о], [ө];
- [ы], [э/е], [и].
11. Татар телендә генә булган тартыкларны күрсәтегез.
- [б], [п], [д], [т], [в];
- [г], [к], [р], [з], [ш];
- [л], [м], [н], [й], [с];
- [уг], [җ], [ң], [һ], [гъ], [къ], ['] (һәмзә).
Тест №3 б) 12.Ирен-ирен тартыкларын күрсәтегез.
- [Д], М, [з], [с];
- [къ], [гъ], [к], [г];
- [н], [ң], [р], [л];
- [лу], [б], [п], [м].
13. Иренләшмәгән сузыклар булган рәтне билгеләгез.
- [а], [ә], [ы], [и], [э/е];
- [о], [ө];
- [у], [ө];
- [у], [о].
14. Татар телендә генә булган сузыкларны табыгыз.
- [ы], [э/е], [и];
- [у], М;
- [ә], [ө], [ү];
- [и], [о], [ы].
15. Татар телендәге борын тартыкларын билгеләгез.
- [Җ], 1>], И;
- [м], [н], [ң];
- [д], [ж], [җ];
- [б], [в], [а].
16. Татар телендәге чагыштырмача кыска сузыкларны күрсәтегез.
- [о], [ө], [ы], [э/е];
- [а], [ә];
- [и], [у];
- [Ү].
17. Кайсы авазларны белдерү өчен, татар телендә аерым хәрефләр кулланылмый?
- [Д], М, [з], [с];
- [^], ['] (һәмзә), [гъ], [къ];
- [п], [ф], [х], [ч];
- [б], [м], [р], [л].
18. Татар телендә алынма сүзләрдә генә кулланыла торган тартыкларны билгеләгез.
- [н], [р], [й], [ң];
- [к], [г], [л], [м];
- [б], [д], [т], [з];
- [в], [ц], [щ].
19. Татар сүзләренең беренче иҗегендәге а хәрефе ничек укыла?
- бераз иренләштереп;
- [а] авазы кебек;
- [о] авазы кебек;
- калган иҗекләрдәге кебек әйтелә.
20. Нинди сүзләр сингармонизм законына буйсынмый?
- тезмә сүзләр;
- алынма, кушма сүзләр;
- парлы сүзләр;
- кыскартылма сүзләр.
21. [о], [ы], [э/е] сузыклары кыскарак әйтелә торган сүзләрне билгеләгез.
- почта,җ вышка, электр;
- тотка, ылыс, элек;
- торт, посылка, этажерка;
- сорт, сыр, экран.
Тест №4. Сүз төзелешенә караган тестларда өчәр вариантта бирелгән җавапларның берсе дөрес. Шул арны билгеләгез.
1. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән сүзләрне күрсәтегез.
а) кай-та-лар, сү-зем-не;
ә) кит-ә-сез, эш-лә-гән-сең;
б) ки-лер-ләр, ба-рыр-сыз.
2. Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләрне күрсәтегез.
а) элгеч, эзтабар, җиләс;
ә) сүзчән, кайтыр, уйламаган;
б) сандугач, карлыган, яфрак.
3. Ике мәгънәле кисәктән торган сүзләрне билгеләгез.
а) егерме, юлдашка, сөйлә;
ә) өченче, сандугачка, утырды;
б) тиңдәшсез, санаган, кызларның.
4. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күр
сәтегез.
а) кар-лар, сөз-геч-кә, ишет-ә;
ә) са-бын, са-тып, са-ры-рак;
б) кар-лан-ган, су-сыл, җитмеш-енче.
5. Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне билгеләгез.
а) кием, белгеч, йонлач;
ә) мәктәптә, яшьрәк, сигезенче;
б) көткәннәр, балалар, җиңелчә.
6. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтегез.
а) бишлек, сөенеч, такталы;
ә) бишенче, сөлге, туктадык;
б) ямьләнгәч, берләштек, хәйләле.
7. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләрне әйтегез.
а) җиденче, кызчык, укыячак;
ә) бәйрәмнәр, биегрәк, килмәде;
б) һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән.
8. Бәйләгеч кушымчалары булган сүз төркемнәрен күр
сәтегез.
а) сыйфат, сан;
ә) исем, фигыль;
б) алмашлык, бәйлек.
9. Нигезе дөрес билгеләнгән сүзләрне әйтегез.
а) кәгазьләр-не, уйлама-ды-гыз;
ә) шәһәрчек, кошкай-лар;
б) эшчәнлек-тә, тигезлек-не.
10. Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез.
а) урак, урман, урды;
ә) карга, карлы, карсыз;
б) көйлә, көйле, көйсез.
11. Бер үк сүзнең формаларын күрсәтегез.
а) очкын, очты, очла;
ә) көзләр, көзне, көзге;
б) кешеләр, кешегез, кешегә.
Тест №5. Сүз ясалышына караган тестларда өчәр вариантта бирелгән җавапларның дөресен табып әйтегез.
1. Кайсы кушымчалар исем ясамыйлар?
- -лык, -лек; -ма, -мә; -даш, -дәш;
- -ак, -әк; -чы, -че; -гыч, -геч;
- -ча, -чә; -лы, -ле; -ла, -лә.
2. Кайсы кушымчалар исем һәм сыйфат ясыйлар?
- -чан, -чән; -ынкы, -енке; -лач, -ләч;
- -ма, -мә; -лык, -лек;
- -лата, -ләтә; -лап, -ләп; -лаш, -ләш.
3. Фигыль ясамый торган кушымчаларны билгеләгез.
- -ла, -лә; -лан, -лән; -лаш, -ләш;
- -сын, -сен; -ай, -әй; -а, -ә;
- -ын, -ен; -чы, -че; -ык, -ек.
4. Рәвеш ясамый торган кушымчалар бармы?
- -ча, -чә; -ын, -ен; -лай, -ләй;
- -лата, -ләтә; -лап, -ләп;
- -лы, -ле; -сыз, -сез; -кы, -ке.
5. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләрне бил
геләгез.
- ташбака, йорт-җир, хөрмәт итү;
- таш койма, киң юл, биек тау;
- нк кар, тәмле аш, җылы җәй.
6. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалмаган сүзләрне күр
сәтегез.
- ата-ана, бала-чага, кием-салым;
- киек каз юлы, каен җиләге, хуш ис;
- тар юл, зур агач, мәктәп бакчасы.
7. Кайсы сүзләр күчү ысулы белән ясалган?
- тимерче, кибетче, эшче;
- бау, тау, дәү;
- биюче, тегүче, буяучы.
8. Кайсы сүзләр күчү юлы белән ясалмаган?
1)белдерү, тегү, чигү; 2)бергә, күңелдән,эчтән; 3) тәрәзәгә, ишектән, түрдә.
9. Күчү юлы белән сүз ясалу
- мәгънә үзгәрү ысулына охшаган;
- фонетик ысулга охшаган;
- үз сүз төркеменнән аерылып, башкасына күчүне белдерә.
10. Мәгънә үзгәрү юлы белән сүз ясалу
- сүзләрне кыскарту ысулына якын;
- мәгънәсе үзгәрә, шул ук сүз төркемендә кала;
- кушымчалау ысулына якын.
11. Тамыр һәм тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәй
ләнеше:
- сакланмый;
- саклана;
- төрлечә булырга мөмкин.
Тест №6. Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Исемнәр
- предметны; - предметның билгесен;
- предметның эш-хәлен белдерә.
2. Татар телендә
- барлык исемнәр; - кайбер исемнәр;
- шактый күп исемнәр килеш белән төрләнә.
3. Татар телендә килешләрнең саны
- биш; алты; - җиде.
4. Баш килештәге исемнәр җөмләдә
- барлык җөмлә кисәкләре; - җөмләнең баш кисәкләре генә;
- җөмләнең иярчен кисәкләре генә булып килә ала.
5. Иялек килешендәге исемнәр җөмләдә
- ия һәм хәбәр; - хәл һәм аныклагыч;
- аергыч һәм тәмамлык булып килә ала.
6. Юнәлеш килешендәге исемнәр җөмләдә
- ия һәм аергыч; - хәбәр һәм аергыч;
- хәлләр һәм тәмамлык булып килә ала.
7. Төшем килешендәге исемнәр җөмләдә
- аергыч; - тәмамлык;
- хәбәр булып килә ала.
8. Чыгыш килешендәге исемнәр
- ия һәм хәбәр; - ия һәм аергыч;
- хәлләр һәм тәмамлык булып килә ала.
9. Урын-вакыт килешендәге исемнәр
- хәлләр, тәмамлык һәм хәбәр; - ия;
- аергыч булып килә ала.
10. Килеш кушымчалары
- төрле сүз төркемнәрен бәйли; - исемнәрне генә бәйли;
- сыйфатларны гына бәйли.
11. Татар телендә тартым белән
- кайбер исемнәр; - шактый күп исемнәр
- барлык исемнәр дә төрләнә.
12. Тартым белән төрләнгән исемнәр
- предметның кайсы затныкы булуын; - предметның билгесен;
- предметның санын белдерә.
13. Тартым белән төрләнгән исемнәрнең
- кайберләре; - барысы да;
— шактый күбесе килеш белән төрләнә.
14. I һәм II зат берлек сандагы тартымлы исемнәр килеш
белән төрләнгәндә,
- иялек; - юнәлеш
- төшем килеше кушымчалары үзенчәлекле була.
15. III зат берлек сандагы тартымлы исемнәрдә
- баш; - иялек;
- һәм башка килешләр үзенчәлекле кушымчалар кабул итә.
16. Исемнәрдәге күплек сан кушымчалары
- предметның санын;
- предметның күп булуын;
- предметның микъдарын белдерә.
17. Конкрет һәм уртаклык исемнәр
- берлек санда гына;
- күплек санда гына;
- берлек һәм күплек санда кулланыла.
Тест №7. Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Без җиләк җыйдык җөмләсендә җиләк сүзе
- берлек санда;
- күплек санда;
—€ җыйма күплек мәгънәсендә кулланылган.
2. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм җөмләсендә
- тартымлы исемнәр юк;
- тартымсыз исемнәр бар;
- дүрт исем тартым белән төрләнгән.
3. Илем, илең сүзләре килеш белән төрләнгәндә
- иялек килеше;
- юнәлеш килеше;
- чыгыш килеше кушымчалары үзенчәлекле.
4. Иле сүзе килеш белән төрләнгәндә
- баш һәм иялек килеше кушымчалары;
- барлык килеш кушымчалары да;
- юнәлеш, төшем, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары үзенчәлекле.
5. И туган тел, и матур тел,
Әткәм әнкәмнең теле җөмләсендәге билгеләнгән сүз
- аергыч;
- тәмамлык;
- ия булып килгән.
6. Юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешләре
- ике сорауга;
- өч сорауга;
- дүрт сорауга җавап бирәләр.
7. Матурлык, яхшылык, чисталык сүзләре
- сыйфатлар;
- исемнәр;
- исемләшкән сыйфатлар.
8. Җыелыш, үсеш, йөреш,, өлгереш сүзләре
- рәвешләр;
- фигыльләр;
- исемнәр.
Тест №8. Тестлардагы дөрес җавапны билгеләгез.
1. Аларның түбәсе яшелгә буялган җөмләсендәге яшелгә
сүзе
- сыйфат фигыль;
- исем;
- исемләшкән сыйфат.
2. Сыйфатланмышы төшеп калган сыйфатлар
- исемгә күчә;
- исемләшә;
- исемләшми.
3. Белемле меңне егар җөмләсендәге билгеләнгән сүз
- исем;
- исемләшкән сыйфат;
- фигыль.
4. Якында гына бер тавыш ишетелде җөмләсендәге билге
ләнгән сүз
- исем;
- исемләшкән рәвеш;
- бәйлек сүз.
5. Энҗегә күпләр сокланды җөмләсендәге билгеләнгән сүз
- исем;
- сыйфат;
- исемләшкән рәвеш.
6. Августның унберендә яңгыр яуды җөмләсендәге билге
ләнгән сүз
- рәвеш;
- исемләшкән сан;
- исем.
7. Татар телендә рәвешләрнең
- берсе дә исемләшми;
- ачыклаган исеме төшеп калганда, кайбер рәвешләр;
- барлык рәвешләр дә исемләшә.
8. Саналмышы төшеп калган саннар
- исемгә күчә;
- исемләшми;
- исемләшә.
Тест №9 Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Сыйфатлар
- эшнең билгесен;
- предметның билгесен;
- билгенең билгесен белдерә.
2. Сыйфат дәрәҗәләре
- дүрт;
- өч;
- ике төрле була.
3. Сыйфат ачыклаган исем
- сыйфатланмыш;
- саналмыш;
- аныкланмыш дип атала.
4. Сыйфатланмышы төшеп калган сыйфатлар
- исемгә күчә;
- исемләшә;
- исемләшми.
5. Сыйфатлар җөмләдә
- ия;
- тәмамлык;
- аергыч, хәл, хәбәр булып килә.
6. Исемләшкән сыйфатлар җөмләдә
- баш кисәкләр генә;
- иярчен кисәкләр генә;
- төрле җөмлә кисәкләре була.
7. Тәмле, күркәм, батыр, сүзчән, сизгер сүзләре
- асыл сыйфатлар;
- нисби сыйфатлар;
- исемнәр.
8. Тиңдәш (кисәк), язма (эш), атналык (расписание) сүз
ләре
- исемнәр;
- нисби сыйфатлар;
- асыл сыйфатлар.
9. Әче, күк, кызыл, яшел, ал сыйфатларының кимлек дәрә
җәсен
- ясап була;
- ясап булмый;
- кайберләреннән ясап була.
10. Бүген көн бик кояшлы түгел җөмләсендәге билгелән
гән сүз
- хәл;
- аергыч;
- хәбәр булып килгән.
11. Кызлар сәхнәдә матур биеделәр җөмләсендәге билге
ләнгән сүз
- аергыч;
- хәл;
- хәбәр булып килгән.
Тест №10 Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
- дүрт; биш; алты
2. Татар телендә рәвешләрнең
- берсе дә исемләшми;
- ачыклаган исеме төшеп калганда, кайбер рәвешләр;
- барлык рәвешләр дә исемләшә.
3. Рәвешләр җөмләдә
- тәмамлык; ия;
- хәл, хәбәр һәм аергыч булып килә.
4. Исемләшкән рәвешләр җөмләдә
- иярчен кисәкләр генә;
- баш кисәкләр генә;
- төрле җөмлә кисәкләре булып килә.
5. Рәвешләр
- бер төрле; ике төрле
- өч төрле дәрәҗәдә була.
6. Татар телендә рәвешләр
- исемнәргә; сыйфатларга
- саннарга якын тора.
7. Татар телендә сыйфатлар
- рәвешләргә; саннарга;
- исемнәргә якын тора.
8. Охшату-чагыштыру рәвешләрен билгеләгез:
- кебек, сыман, шикелле, төсле;
- татарча, әйткәнчә, кояштай;
- салкынча, сызыкча, акча.
9. Күләм-чама рәвешләрен билгеләгез:
- тиз, акрын, салмак;
- алтылап, җиде-сигез, тугызлап;
- бик, күп, аз.
10. Саф рәвешләрне билгеләгез:
- чиста, яхшы, матур;
- яланөс, яланбаш, аягүрә;
- көндез, кичен, быел.
11. Урын рәвешләрен билгеләгез:
- урамда, болында, бүлмәдә;
- өстендә, янында, тирәсендә;
- ерак, якын, югары.
12. Вакыт рәвешләрен билгеләгез:
- бүген, кичен, иртәгә;
- дүшәмбе, чәршәмбе, җомга;
- сентябрьдә, шимбә көнне.
13. Сәбәп-максат рәвешләрен билгеләгез:
- белем өчен, кайтырга дип, авыру сәбәпле;
- шатлыктан, кайгыдан, сөенеченнән;
- юкка, юри, тиккә.
14. Без татарча спектакль карадык җөмләсендәге билтеләнгән сүз
- хәл; хәбәр
- аергыч булып килгән рәвеш.
15. Аларның авылы шәһәрдән ерак җөмләсендәге билгеләнгән сүз
- хәбәр;
- хәл;
- аергыч булып килгән.
Тест № 11. Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Саннар
- предметның исәбен;
- предметның эшен;
- предметның билгесен белдерә.
2. Сан ачыклаган исем
- аныкланмыш;
- сыйфатланмыш;
- саналмыш дип атала.
3. Саналмышы төшеп калган саннар
- исемгә күчә;
- исемләшми;
- исемләшә.
4. Сан төркемчәләре
- өч;
- дүрт;
- биш.
5. Исемләшкән саннар җөмләдә
- иярчен кисәкләр генә;
- баш кисәкләр генә;
- төрле җөмлә кисәкләре булып килә.
6. Саннар җөмләдә
- бер төрле җөмлә кисәге;
- ике төрле җөмлә кисәге;
- күп төрле җөмлә кисәге булып килә ала.
7. Җыю саннарын билгеләгез:
- борау, игәү, сорау;
- тау, дәү, бау;
- алтау, җидәү, тугызау.
8. Бүлем саннарын билгеләгез:
- алтышар, җидешәр, унар;
- атышыр, җиңәр, уңар;
- ашар, җитешер, уңдырыр.
9. Чама саннарын билгеләгез:
- ун тирәсе, алтылап, җидедән артык;
- җиде бугай, сигез кебек, биш шикелле;
- өй тирәсе, алтышар, кемнәр артык.
10. Августның унберендә яңгыр яуды җөмләсендәге теләнгән сүз —
- рәвеш;
- исемләшкән сан;
- исем.
Тест № 12. Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Алмашлыклар төрле сүз төркемнәрен
- алыштырып килә; алыштырмый;
- турыдан-туры белдерә.
2. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?
- биш; алты; җиде.
3. Зат алмашлыклары килеш белән
- төрләнә; төрләнми;
- кайберләре төрләнә.
4. Зат алмашлыклары җөмләдә
- баш кисәкләр генә; иярчен кисәкләр генә
- төрле җөмлә кисәкләре булып килә.
5. Күрсәтү алмашлыклары
- затка гына; предметка гына
- зат яки предметка, аның билгесенә яки эшнең бил-сенә күрсәтә.
6. Билгеләү алмашлыклары зат яки предметларны
- һәрвакыт гомумиләштереп билгели;
- һәрвакыт аерым-аерым билгели;
- гомумиләштереп һәм аерым-аерым билгели.
7. Билгеләү алмашлыклары
- гомумиләштерүче сүз булып килә;
- гомумиләштерүче сүз булып килә алмый;
- кайвакыт гомумиләштерүче сүз булып килә.
8. Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары
- сорау алмашлыкларыннан ясала;
- кайберләре сорау алмашлыкларыннан ясала;
- сорау алмашлыкларыннан ясалмый.
9. Тартым алмашлыклары
- затны белдерә; затка бәйле тартымны белдерә;
- билгеле бер затка яки предметка ия булуны белдерә.
10. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.
- әллә кем, ниндидер, әллә нәрсә; ни, кая, кайда;
- беркем, һичнәрсә, һичкем.
11. Тартым алмашлыкларын билгеләгез.
- минеке, синеке, аныкы; минем, синең, аның
- мин, син, ул.
12. Билгеләү алмашлыкларын билгеләгез.
- ул, бу, шул; алай, болай, тегеләй;
- һәммә, үз, барлык.
13. Юклык алмашлыкларын билгеләгез.
- беркем, һичкем, беркая; әллә ни, кемдер, әллә кая;
- үз, бөтен, һәр.
14. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.
- үз, һәркем, һәрнәрсә; ул, без, мин;
- шул, бу, андый.
15. Зат алмашлыкларын билгеләгез.
- әллә нәрсәне, кемгәдер;
- минем, аның, сезгә;
- берничә, беркем, бернәрсә.
16. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез.
- берничә, нәрсәгездер, әллә ничек;
- беркем, бернәрсә, һичничек;
- бар, барлык, бөтен.
Тест № 13. Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Хикәя фигыль
- эш кушуны, объектны;
- эшнең үтәлү-үтәлмәвен;
- чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерә.
2. Боерык фигыль
- эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен;
- эш-хәрәкәтнең шартын;
- эш кушуны, боеруны белдерә.
3. Шарт фигыль
- эшнең ничәнче зат үтәвен;
- эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын;
- эшнең үтәлү-үтәлмәвен белдерә.
4. Затланышлы фигыльләр барысы да зат-сан белән
- төрләнә;
- төрләнми;
- кайберләре төрләнә.
5. Хәзерге заман хикәя фигыльләр эш-хәлнең
- сөйләгән вакытта үтәлүен;
- сөйләгән вакытка кадәр үтәлүен;
- сөйләгән вакыттан соңрак үтәлүен белдерә.
6. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз.
- кайта, барган, килгән;
- барды, кайтты, килде;
- кайт, барса, килсен.
7. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз.
- кайтса, кимесен, укыды;
- кайт, кайтма, укы;
- кайткан, килгән, көткән.
8. Шарт фигыльләрне табыгыз.
- кайтасы, киләсе, эшләсе;
- көтсен, көтмәсен, килсеннәр;
- барса, килсә, укыса.
9. Боерык фигыльләрне билгеләгез.
- кил, килсен, килегез;
- килә, килми, килмәде;
- укыса, укысагыз, укыган.
10. Барам, барасыз, барабыз сүзләре
- сан белән;
- тартым белән;
- зат-сан белән төрләнгән.
11. Киләчәк, укыячак, укымаячак фигыльләре
- билгесез киләчәк заманда;
- билгеле киләчәк заманда;
- киләчәк үткән заманда килгән.
12. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне билгеләгез:
- сизгер, үткер, тапкыр;
- кишер, сыер, сикер;
- кайтыр, килер, эшләр.
- 13. Барам, эшлимен, килсәләр фигыльләре
- затланышлы;
- затланышсыз;
- төрләнми торган фигыльләр.
Тест № 14 Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең кушымчалары
— -ыр, -ер, -р;
—-ар,-әр,-р;
а, -ә; -ый, -и.
2. Үткән заман хикәя фигыль
- билгеле һәм билгесез;
- һәрвакыт билгеле;
- һәрвакыт билгесез була.
3. Билгеле үткән заман хикәя фигыль
- сөйләүче үзе күрмәгән, кешедән ишеткән эшне;
- сөйләүче үзе күреп белгән эшне;
- сөйләүче үзе белмәгән эшне аңлата.
4. Билгесез үткән заман хикәя фигыль
- сөйләүче үзе күрмәгән, кешедән ишетеп белгән эшне;
- сөйләүче үзе күреп белгән эшне;
- сөйләүче үзе белгән эшне белдерә.
5. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
- булачак эш турында ышанып хәбәр итә;
- булачак эш турында билгесезлек төсмере белән хәбәр итә;
- булачак эшне белдерә.
6. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль
- булачак эшне белдерә;
- булачак эш турында ышанып хәбәр итә;
- булачак эш турында билгесезлек төсмере белән хәбәр итә.
7. Боерык фигыль татар телендә
- фигыльнең нигезенә туры килә;
- фигыльнең нигезенә туры килми;
- фигыльнең нигезе дип атала.
8. Барлык-юклык эш-хәлнең
- һәрвакыт үтәлүен;
- һәрвакыт үтәлмәвен;
- үтәлү-үтәлмәвен белдерә.
9. Барлык формасы
- кушымча белән;
- кушымчаларсыз;
- кайвакыт кушымчалар белән белдерелә.
10. Юклык формасы
— кушымчалар белән;
- кушымчаларсыз;
- кайвакыт кушымчалар белән белдерелә.
11. Киләчәк заман хикәя фигыль
- өч;
- дүрт;
- ике төрле була.
12. Хикәя фигыльнең заманнары
— алты;
- биш;
Тест № 15. Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Затланышсыз фигыльләрнең
- өчесендә;
- дүртесендә;
- икесендә икешәр сүз төркеме билгеләре бар.
2. Сыйфат фигыль
- зат яки предметның эшен белдерә;
- зат яки предмет эшенең билгесен белдерә;
- зат яки предметның эшен билге итеп белдерә.
3. Сыйфат фигыльләрнең
- дүрт;
- биш;
- алты заман формасы бар.
4. Хәзерге заман сыйфат фигыль
- ике;
- өч;
- дүрт төрле була.
5. Хәзерге заман сыйфат фигыль
—ы, -е;
—чы, -че;
—учы, -үче кушымчалары белән бедерелә.
6. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади формасы
- затка бәйле эшне;
- даими үтәлә торган эшне;
- кайвакыт үтәлә торган эшне билге итеп белдерә.
7. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы
а кушымчасы белән;
— торган ярдәмче фигыле белән;
а торган формасы белән белдерелә.
8. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы
- кайвакыт үтәлә торган эшне;
- үтәлми торган эшне;
- даими үтәлә торган эшне билге итеп белдерә.
9. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади формасы
- исемгә күчми;
- кайвакыт исемләшә;
- исемләшә һәм исемнәргә күчә ала.
10. Үткән заман сыйфат фигыльләр
- бер;
- ике;
- өч формада кулланыла.
11. Үткән заман сыйфат фигыльләр
—ачак, -эчәк;
- -ыр, -ер, -р;
- -ган, -гэн кушымчалары белән белдерелә.
12. Үткән заман сыйфат фигыльләр
- исемләшә;
- исемләшми;
- кайберләре генә исемләшә.
13. Киләчәк заман сыйфат фигыльләрнең
- дүрт;
- өч;
- ике формасы бар.
14. Киләчәк заман сыйфат фигыльләр
—ды, -де; -ты, -те;
—ган, -гэн; -кан, -кәй;
ачак, -эчәк; -асы, -әсе; -ыр, -ер кушымчалары белән
белдерелә.
15. Килүче, кайтучы, эшләүче сүзләре
- хәзерге заман сыйфат фигыль;
- исем;
- сыйфат.
16. Килгән кеше тезмәсендәге билгеләнгән сүз
- үткән заман хикәя фигыль;
- үткән заман сыйфат фигыль;
- сыйфат.
17. Укый торган кеше тезмәсендәге билгеләнгән сүзләр
- сыйфат;
- хәзерге заман сыйфат фигыль;
- үткән заман сыйфат фигыль.
18. Укыйсы китап тезмәсендәге билгеләнгән сүз
- шарт фигыль;
- тартымлы исем;
- киләчәк заман сыйфат фигыль.
19. Укыр китап тезмәсендәге билгеләнгән сүз
- киләчәк заман сыйфат фигыль;
- киләчәк заман хикәя фигыль;
- боерык фигыль.
20. Укыячак китап тезмәсендәге билгеләнгән сүз
- киләчәк заман хикәя фигыль;
- киләчәк заман сыйфат фигыль;
- шарт фигыль.
21. Сыйфат фигыль җөмләдә
- ия;
- тәмамлык, аныклагыч;
- аергыч, иярчен аергыч җөмләдә хәбәр була.
Тест №16. Дөрес җавапларны билгеләгез.
1. Рәвеш фигыльләрнең
- биш;
- дүрт;
- өч төре бар.
2. 1 нче төр хәл фигыль кушымчалары
—ып, -еп, -п; —лап, -ләп.
3. 3 нче төр хәл фигыль кушымчалары
—ча, -чә;
—гач, -гәч; -кач, -кач; —га, -гэ; -ка, -кә.
4. 4 нче төр хәл фигыль кушымчалары
—ган, -гәп; -кан, -кән;
— -чы, -че; -ы, -е;
—ганчы, -гэнче; -канчы, -кәнче.
5. Хәл фигыль җөмләдә
- аергыч;
- хәлләр, иярчен җөмләдә хәбәр;
- тәмамлык булып килә.
6. Рәвеш фигыльләр эшнең
- үтәлү-үтәлмәвен;
- кайсы зат үтәвен;
- үтәлү вакыты һәм формасы буенча билгесен белдерәләр.
7. Укучы карап сөйли җөмләсендәге билгеләнгән сүз
- хәл фигыльнең 1 нче төре;
- рәвеш;
- хәзерге заман хикәя фигыль.
8. Кар төшкәч, тирә-як яктырып китте җөмләсендәге
билгеләнгән сүз
- үткән заман хикәя фигыль;
- рәвеш;
- хәл фигыльнең 3 нче төре.
9. Урамнан, көл э-кө лә, Алсу килә җөмләсендәге билгелән
гән сүз
- рәвеш;
- хәл фигыльнең 2 нче төре;
- хәзерге заман хикәя фигыль.
10. Җәй көне балалар туйганчы су коендылар җөмләсендәге билгеләнгән сүз
- киләчәк заман хикәя фигыль;
- 4 нче төр хәл фигыль;
- рәвеш.
Тест № 17. Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Исем фигыльләр эшнең
- үтәлү-үтәлмәвен;
- эшнең үтәүчесен;
- эшнең атамасын белдерәләр.
2. Исем фигыль кушымчалары —
— -у» -у.-
—а, -ә;
ый, -и.
3. Исем фигыль килеш, тартым, сан белән
- төрләнми;
- төрләнә;
- кайберләре төрләнә.
4. Исем фигыль җөмләдә
- һәрвакыт тәмамлык;
- һәрвакыт ия;
- төрле җөмлә кисәкләре була.
5. Тырышып уку — безнең төп бурыч җөмләсендәге бил
геләнгән сүз —
- исем;
- исем фигыль;
- сыйфат фигыль.
6. Кайтуыбызның икенче көнендә, шаулап, яңгыр яуды
җөмләсендәге билгеләнгән сүз килеш һәм тартым белән төр
ләнгән, чөнки
- исемләшкән;
- исем фигыль;
- исем сүз төркеменә керә.
Тест № 18. Дөрес җавапны билгеләгез. 1. Аваз ияртемнәре
- бәйләгеч сүз төркемнәренә;
- модаль сүз төркемнәренә;
- мөстәкыйль сүз төркемнәренә керә.
2. Аваз ияртемнәре
- төрле тавышларга охшатып;
- төрле предметларга охшатып;
- төрле күренешләргә охшатып ясала.
3. Аваз ияртемнәре
- төрләнә;
- төрләнми;
- кайберләре төрләнә.
4. Аваз ияртемнәре
- җөмлә кисәкләре булмый;
- җөмлә кисәкләре була ала;
- кайберләре генә җөмлә кисәкләре була ала.
5. Аваз ияртемнәреннән
- төрле сүз төркемнәре ясалмый;
- төрле сүз төркемнәре ясала;
- һәрвакыт төрле сүз төркемнәре ясала.
6. Аваз ияртемнәрен билгеләгез:
- тирән, мөмкин, ярый;
- дөбер-шатыр, шык-шык, елык-елык;
- ук, үк; гына-генә; -чы, -че.
7. Кызлар чыш-пыш сөйләшәләр җөмләсендәге билгелән
гән сүз
- аергыч;
- хәбәр;
- хәл булып килгән.
8. Балалар урамда гөж киләләр җөмләсендәге билгелән
гән сүз
- хәбәр составында;
- хәл;
— тәмамлык булып килгән.
9. Кыйгак казлар кайта каңгылдашып җөмләсендә билге
ләнгән сүз
- тәмамлык;
- хәл;
- аергыч булып килгән.
Тест № 19 Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Бәйлекләр
— сүзләрне генә;
— җөмләләрне генә;
— сүз һәм җөмләләрне бәйли.
2. Бәйлекләр сүз һәм җөмләләр арасында
— тезүле бәйләнеш;
— тезүле һәм ияртүле бәйләнеш;
— ияртүле бәйләнеш барлыкка китерә.
3. Бәйлекләр
— ияртүче сүздән чыгып;
— иярүче сүзнең аерым килештә булуын таләп итүдән
чыгып;
— иярүче сүзнең кайсы сүз төркеме булуыннан чыгып
төркемләнә.
4. Бәйлекләрне билгеләгез.
— кебек, сыман, шикелле;
— дөп-дөп, шатыр-шотыр, чыш-пыш;
— ләкин, әмма, тик.
5. Бәйлек сүзләрне билгеләгез.
- янында, тирәсендә, кырында;
- кем, шул, нәрсә;
- әлбәттә, дөрес, ахрысы.
6. Теркәгечләр җөмләдә
- сүзләрне генә;
- сүзләрне һәм җөмләләрне;
- җөмләләрне генә бәйли.
7. Теркәгечләр сүз һәм җөмләләр арасында
- ияртүле бәйләнеш кенә;
- тезүле һәм ияртүле бәйләнеш;
- тезүле бәйләнеш кенә барлыкка китерә.
8. Бәйлекләр җөмлә кисәкләрен
- төзи алмый;
- төзи ала;
- кайберләре төзи ала.
9. Теркәгечләр җөмлә кисәкләрен
- төзи ала;
- төзи алмый;
- кайберләре төзи алмый.
10. Теркәгечләрнең кулланылышы интонациягә
- бәйле түгел;
- кайберләре бәйле;
- бәйле.
11. Тезүче теркәгечләрне билгеләгез.
- гүя, чөнки, әгәр;
- ләкин, яки, һәм;
- гүяки, ки, гәрчә.
12. Ияртүче теркәгечләрне билгеләгез.
- һәм, вә, да-дә;
- ләкин, фәкать, тик;
- әгәр, гәрчә, чөнки.
13. Бүлүче теркәгечләрне билгеләгез.
- я, яки, яисә;
- их, уф, урра;
- әмма, тик, ләкин.
14. Каршы куючы теркәгечләрне билгеләгез.
- гына, -генә, әллә, -дыр, -дер;
- өчен, чөнки, гәрчә;
- ә, ләкин, әмма.
15. Теркәгеч сүзләрне билгеләгез.
- кем-шул, кемнең-шуның, кемгә-шуңа;
- рәхмәт, гафу ит, исәнме;
- белән, кебек, сыман.
Тест № 20 Дөрес җавапны табыгыз.
1. Тәмамлык җөмләнең
- фигыль белән белдерелгән кисәген;
- исем белән белдерелгән кисәген;
- теләсә кайсы сүз төркеме белән белдерелгән кисәкне ачыклый.
2. Тәмамлыкның
- ике;
- өч;
- дүрт төре бар.
3. Туры тәмамлык
- баш килештәге;
- төшем килешендәге;
- баш һәм төшем килешләрендәге исемнәр һәм исем ләшкән сүз төркемнәре белән белдерелә.
4. Туры тәмамлык
- эш төшә торган туры объектны;
- эшнең кыек объектын;
- икесен дә белдерә.
5. Сагындырды әнкәемнең иркәләп уятуы җөмләсендәге
билгеләнгән сүз
- аергыч;
- тәмамлык;
- ия булып килгән.
6. Әти хат укый җөмләсендә билгеләнгән сүз
- ия;
- туры тәмамлык;
- кыек тәмамлык булып килгән.
7. Ул тагын күзләрен ачты (Г. Ә.) җөмләсендә билге
ләнгән сүз
- чыгыш килешендәге исем белән белдерелгән кыек тәмамлык;
- баш килештәге исем белән белдерелгән туры тәмамлык;
- төшем килешендәге исем белән белдерелгән туры тәмам-нык.
8. Сөйләүче өчен билгелерәк булган әйбер турында әйт
кәндә, туры тәмамлык
- баш килештәге исем белән;
- төшем килешендәге исем белән;
- икесе белән дә белдерелә.
9. Туры һәм кыек тәмамлыклары булган җөмлә:
- Зөһрә Русланны авызын ачкан килеш тыңлады;
- Ул Зөһрәнең күзләренә туры карарга кыймады;
- Зөһрә әнисенә Русланны әләкләү өчен йөгереп китте.
Тест № 21. Дөрес җавапны билгеләгез.
1. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләдәге гади җөмлә
ләр үзара
- тезүле бәйләнештә;
- ияртүле бәйләнештә;
- ике төрле бәйләнештә дә килергә мөмкин.
2. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләдәге гади җөмлә
ләр үзара
- тигез хокуклы;
- бер-берсенә ияреп килә;
- кайвакыт ияреп килә.
182. Ялгыш җавапны табыгыз.
1. Катлаулы кушма җөмләләр
- күп иярченле һәм күп тезмәле;
- катнаш кушма җөмлә;
- иярченле кушма җөмлә дигән төрләргә бүленәләр.
Тест № 22
1. Иҗекләргә ялгыш бүленгән сүзләрне билгеләгез.
- гөл-ләр-гә, әй-те-гез;
- сүз-ләр-нең, ө-чәр;
- кил-еп, таш-ый;
- ур-наш-кан, үс-те-рә.
2. Иҗек калыплары ялгыш күрсәтелгән сүзне табыгыз.
- ТСТ-ТС-ТСТ: тәм-ле-рәк;
- С-ТС: ә-би;
- ТСТ-ТС: сат-са;
- ТС-СТ: ко-яш.
3. Күп мәгънәле сүзне күрсәтегез.
- чәй;
- аш;
- бүлмә;
- итәк.
4. Фразеологизмны билгеләгез.
- алма сату;
- хөрмә сату;
- сөт сату;
- ләчтит сату.
5. Елмая сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган җөмләне табыгыз.
- кояш елмая;
- кеше елмая;
- әни елмая;
- әти елмая.
6. Хаталы сүзне табыгыз.
- фигыль;
- шөгель;
- шигырь;
- шагыйрь.
7. Хаталы сүзне табыгыз.
- мәгънә;
- дикъкать;
- канәгәть;
- сәнгать.
