Я я хәрефе темасына презентация
презентация к уроку на тему

2 нче сыйныф  (татар төркеме)

 Тема  -  Я я хәрефе

Максат:  1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2) Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен үстерү;

3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Я я хәрефе темасына презентация817.82 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. Ут та түгел , ук та түгел , Үзе карны кисә. Табышмаклар Сорыйлар , көтәләр, килсәм барысы да качалар .

Слайд 2

- Бу сүзләрдә нинди охшашлык бар? Сорыйлар , көтәләр, килсәм бар да качалар я ңгыр Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. я фраклар Ут та түгел , ук та түгел , Үзе карны кисә. ко я ш

Слайд 5

Алфавит

Слайд 6

Я я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау , я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү . Дәрес максаты:

Слайд 7

Яя йа йә

Слайд 8

Я я Яу - [ йау ] Яф - [ йаф ] Яң – [ йа ң ] Яш – [ йәш ] Яу Яф-рак Яң- гыр Яшел

Слайд 9

Яшел, яңгыр, яфрак, яз, ям ь ле, яулык, ярдәм, Язилә. Сүзләрне ике баганага бүлеп языгыз. Калын сүзләр Нечкә сүзләр

Слайд 10

Яңгыр, яфрак, яз, яулык. Калын сүзләр Нечкә сүзләр Яшел, ям ь ле, ярдәм, Язилә.

Слайд 11

Физкультминутка Менә минем уң кулым, Менә минем сул кулым, Менә идән, менә түшәм, Менә шулай зур үсәм.

Слайд 12

Марабаева Л.А .

Слайд 13

1 нче декабрь . Сыйныф эше. Я я хәрефе. Я я Яз, яшел. Язилә авылда яши.

Слайд 14

н че күнегү

Слайд 15

Көн аяз . Кояш нурларында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән . Без тирә-якны күзәтеп барабыз . Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул чыршылар арасына кереп яшеренде .

Слайд 16

Көн аяз . Кояш нурларында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән . Без тирә-якны күзәтеп барабыз . Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук чыршылар арасына кереп яшеренде .

Слайд 17

Аяз , кояш , яхшы , ял, тирә-якны, яныннан , куян , яшеренде .

Слайд 18

Фонетик анализ 1. Сүз, сүзнең транскрипциясе [ ] ; 2. Сүзне иҗеккә бүлү, басымын күрсәтү. 3. Ничә хәреф, ничә аваз? 4. Сузыклар. 5. Тартыклар. 6. Сингармонизм законына буйсынамы? 7. Аваз белән хәреф саны туры киләме? Яза Яши

Слайд 19

Тест. 1. Кояш сүзендә : а) 4 хәреф , 3 аваз ә ) 4 хәреф , 4 аваз б) 4 хәреф , 5 аваз . 2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк ? а ) урман ә ) җәя б ) төлке 3. Пыяла сүзендә я хәрефе ничек укыла ? а) [ йа ] ә ) [а] б) [ йә ] 4. Өч иҗекле сүзне билгелә: а) маяк ә ) әкият б ) яшен 5. Я хәрефе [ йә ] дип укыла торган сүзләр рәтен тап: а ) аяк ә ) яфрак б) хикәя

Слайд 20

Җаваплары: 1.б 2.ә 3.а 4.ә 5.б

Слайд 21

Өй эше Күнегүне язып эшләп килергә.

Слайд 22

Өй эше Яз, яши с ү зләренә фонетик анализ ясап килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Татар теле дәресе."Иҗек"темасына презентация.

Татар теле дәресе."Иҗек"темасына презентация. 1нче сыйныфның татар төркеме. Иҗекнең үзәген сузык аваз тәшкил итүен,сүзләрне иҗеккә бүлү дә сузык авазларга бәйле булуын,аларны юлдан- юлга күчерү дә иҗе...

"Сан" темасына презентация

Мөстәкыйль сүз төркеме буларак, сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү. Санның шартлы билгесе булган цифрлар турында әйтеп, тормышта кулланылу дәрәҗәсен ачыклау. С...

"Рәвеш" темасына презентация

Укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру. Аларның үзлектән рәвешләрнең үзенчәлекләрен ачуларына ирешү. Рәвеш төркемчәләрен билгеләү. Табигатебезнең яз фасылы  матурлыкларын күрә белергә өйрәт...

“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...