Эш программалары
рабочая программа на тему

Мирзагаянова Гульнара Нургалиевна

Бу программалар сезгә файдалы булыр дип уйлыйм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx110.55 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Нырты урта мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

Каралды

МБ утырышында

протокол №1

“18”август 2016 ел

______/Р.Х.Шарипова/

Килешенде

Нырты урта

мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

_________Самигуллина Р.М.

Расланды

Нырты урта

мәктәбе директоры

_________/З.Ш.Хусаинов/

№   88  приказы буенча

“18” август 2016 ел

5 нче сыйныфта  татар теле   фәненнән

эш программасы

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” 273нче номерлы Законы 29.12.12, ст.

 28 п. 3 б. 6

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (гамәлдәге редакциядә) 3.“Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләртурында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты:

 Фонетика, орфоэпия, графика, сүз төзелеше, лексикология һәм фразеология,  фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик төшенчәләрен өйрәнеп, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү,  телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның  бурычлары:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тоты төзелде. 

5 нче сыйныфта татар теле дәресләренә  атнага 3 сәгать ( барысы 105 сәгать) вакыт бирелгән.

Планлаштырылган   предмет  нәтиҗәләре.

 Фонетика,орфоэпия, графика буенча:

-сузык һәм тартыкларны классификациясен , алардагы аерманы таный белү;

- татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү;

- аваз һәм хәрефләрне аера белү;

-алфавитны истә калдыру;

- сүзләргә фонетик анализ ясау;

- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

 Лексикология һәм фразеология буенча:

- татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

Морфемика  һәм сүз ясалышы буенча:

сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш үзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

  1. Укучыларның  үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
  2. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
  3. Бирелгән план буенча сочинение (хикәя) язу.
  4. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү

Курс эчтәлеген оештыру формасы, уку эшчәнлегенең төрләре.

Курс эчтәлеге

Оештыру формасы

Уку эшчәнлегенең төрләре

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (9сәг) Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Сүзнең мәгнәле кисәкләре. Исем. Алмашлык. Сыйфат.Фигыль.Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә. Җөмлә.

           

         

фронталь

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләр эшләү.

Фонетика(34сәг) Орфоэпия. Графика һәм орфография Авазларның ясалу урыннары.Сузык авазлар, сузыклар гармониясе, ирен гармониясе.Тартык авазлар, тартык авазларның сыйләмдәге үзгәреше.Иҗек калыплары.Сүз басымы.Интонация.Графика һәм орфография.Сузык аваз хәрефләре.  Тартык аваз хәрефләре.

Фронталь, группаларда

Телдән җаваплар, мөстәкыйль күнегүләр эшләү Язмача һәм телдән күнегүләр

Лексикология(13сәг) Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.Кулланылышыбуенча татар теленең сүзлек составы.Гомумхалык сүзләре, һөнәрчелек сүзләре.Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.Актив һәм пассив сүзләр, искергән сүзләр, неологизмнар.Фразеология

Парларда, индивидуаль

Телдәнһәмязмаҗавапларныбәяләү

Язмачаһәмтелдәнкүнегүләр

Сүз төзелеше һәм ясалышы(28сәг)Тамыр һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар, бәйләгеч кушымчалар, модальлек кушымчалары. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе. Сүзнең нигезе, тамыр һәм ясалма сүзләр

Сүз ясалу ысуллары(16сәг) кушымча ялгану ысулы, сүзләр кушылу ысулы, бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы, сүзләрне кыскарту ысулы, фонетик ысул, сүзнең мәгънәсе үзгәрү белән яңа сүзләр ясалу

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау(5 сәг)

 Бәйләнешле сөйләм телен үстерү: хикәя, инша, изложениеләр язу.

Фронталь парларда

Сорауларга җаваплар,кагыйдәләрне белү,схема төзү.Җөмләгә морфологик-синтаксик анализ.Диктант язу һәм грамматик  бирем үтәү.Язмача һәм телдән күнегүләр эшләү

Календарь-тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

План

Үтә

леш

1.

Туган тел турында әңгәмә. Тел белеме бүлекләре.

2

КАБАТЛАУ. Лексика бүлеге буенча өйрәнгәннәрне кабатлау

3

Исемнәрне кабатлау.

4

Контроль диктант.

5

Алмашлык, сыйфат кабатлау 

6

Фигыльләрне кабатлау.

7

Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә

8

Җөмлә.  Кабатлау.

9

Изложение “Әбүгалисина” (20 нче күнегү)

10

Фонетик һәм орфоэпия. Авазларның ясалу урыннары

11

Сузык авазлар

12

Сузыклар гармониясе

13-14

Ирен гармониясе

15

Тартык авазлар

16

Хикәя “Китапны ничек укырга кирәк”

17

[w] һәм [в] тартыклары

18

[һ] һәм [х] тартыклары

19

Сочинение . МТК             “  Минем туган ягым”                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

20

[г], [гъ], [к], [къ] тартыклары

21

[м], [н], [ң] тартыклары

22

[ч], [ц], [щ]тартыклары

23

[ﺀ], (һәмзә) тартыгы

24

Хикәя “Казан – безнең башкалабыз”

25-26

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре

27

Иҗек калыплары

28

Контроль диктант.

29-30

Сүз басымы

31

Аңлатмалы диктант.

32

Интонация

33

Ф.Решетниковның "Тагын икеле" картинасы  буенча сочинение.

34

Графика һәм орфография

35

Сузык аваз хәрефләре

36-37

Е, ю, я; о, ө хәрефләренең дөрес язылышы

38

Диалог төзү

39

Тартык аваз хәрефләре. В хәрефенең  дөрес язылышы

40

[г], [гъ], [к], [къ] авазларының язуда белдерелүе

41

Ь, Ъ хәрефләренең дөрес язылышы

42

Контроль диктант”Көзге урманда”

43-44

Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау

45

Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе

46-47

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

48

Хикәя “Яраткан ел фасылым”

49

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы

50

Алынма сүзләр

51

Контроль диктант.

52

Интерноциональ сүзләр

53

Хикәя “Мин һәм чит ил”

54

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре

55

Изложение

56

Һөнәрчелек сүзләре

57

Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр

58

Искергән сүзләр

59

Неологизмнар

60-61

Фразеологик әйтелмәләр

62

Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә итү

63

Лексикография

64

Лексик анализ ясау

65-66

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Белешмә язу

67

Картина  буенча сочинение. Л.Фәттахов "Сабантуй"

68

Тамыр һәм кушымчалар

69-70

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

71

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

72

Мәкалә язу “Мәктәптә узган бәйрәм”

73

Бәйләгеч кушымчалар

74-75

Модальлек кушымчалары

76-77

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

78

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр

79

80

Изложение

Сүз төзелешен тикшерү

81

82

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау

Диктант.

83

Хаталар өстендә эш Диалог “Язның бер көне ел туйдыра”

84

Кушымча ялгану ысулы

85

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр

86

Укылган китап буенча әңгәмә

87

Сүзләр кушылу ысулы. Парлы сүзләр

88

Сүзләр кушылу ысулы. Тезмә сүзләр

88

Изложение. "Кояштагы тап" (278 нче күнегү)

90-91

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы

92

Әкият язу “Сүз төркемнәре”

93

Сүзләрне кыскарту ысулы, фонетик ысул

94

Сочинениегә материал туплау, тәртипкә салу

95

Сочинение “Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый”

96

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүзләр ясалу

97

Диалог төзү

98-100

Сүз төзелешен һәм ясалышын гомумиләштереп кабатлау

101

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау

102

Язма эш. Йомгаклау арадаш аттестация эше  (диктант). "Балалар шагыйре"

103

Хаталар өстендә эш. Йомгаклау.

104-105

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау

Әдәбият исемлеге

Дәреслек: Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем  бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов,         Ч.М.Харисова; Ф.Ф.Харисов редакциясендә; рәссамнары: С.Х.Ибраһимова, В.Е.Булатов.  - Казан: Татар.кит. нәшр., 2015-159 б.  

1.Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәм изложениеләр.- Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006

2.Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В. Сочинениеләр.- Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008

     3.Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы.- Казан:  “Мәгариф” нәшрияты, 2005

        4.Сафиуллина Ф. С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006

                5.Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы. Казан  “Мәгариф” нәшрияты, 2003

6.Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. 5-11нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан  “Мәгариф” нәшрияты, 2001

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Нырты урта мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

Каралды

МБ утырышында

протокол №1

“18”август 2016 ел

______/Р.Х.Шарипова/

Килешенде

Нырты урта

мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

_________Самигуллина Р.М.

Расланды

Нырты урта

мәктәбе директоры

_________/З.Ш.Хусаинов/

№   88  приказы буенча

“18” август 2016 ел

6 нчы сыйныфта  татар теле   фәненнән

эш программасы

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” 273нче номерлы Законы 29.12.12, ст.

 28 п. 3 б. 6

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (гамәлдәге редакциядә) 3.“Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләртурында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теленә укытуның төп максаты:

Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

Бурычлары:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Планлаштырылган предмет нәтиҗәләре:

Фонетика,лексика һәм фразеология буенча

 Башлангычта  һәм 5нче сыйныфларда үткән грамматик күренешләрне таный-аера, куллана белү.

Морфология буенча укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

татар телендәге сүз төркемнәрен аера белә;

аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерә;

сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;

морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерү;

грамматик омонимнарны аеру;

публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;

төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Синтаксис буенча.

Башлангыч сыйныфларда өйрәнелгән кадәр җөмлә һәи сүзтезмәне аера, җөмлә кисәкләрен таба белү.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтү;

орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан)  кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.

Сөйләм эшчәнлеге буенча.

1.Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

2.Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

3.Бирелгән план буенча сочинение язу. Әдәби геройларны сурәтләп бирү.

4.Каралган спектакль буенча хикәя төзү (телдән якиязмача).

5.Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләүяки язу, үз фикереңне белдерү.

6.Эш кәгазьләреннән гариза, белдерү, ышаныч кәгазе һ. б.язу. Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.

7.Укытучы биргән яки укучы үзе сайлаган китапка аннотация язу.

8.Стилистик хаталары булган җөмләләрне яки текстнытөзәтү.

9.Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итүкүнегүләре эшләү.

Курс эчтәлеген оештыру формасы, уку эшчәнлегенең төрләре.

Курс эчтәлеге

Оештыру формасы

Уку эшчәнлегенең төрләре

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау(9сәг) Тел белеме бүлекләреннән фонетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү

фронталь

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләр эшләү.

Морфология турында гомуми мәгълүмат(1сәг) Тел белеменең бер бүлеге буларак  морфология. сүз төркемнәре, аларны классификацияләү. Мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәре

Исем(28сәг) Исем; уртаклык һәм ялгызлык исем; килеш, тартым белән төрләнү; берлек, күплек сан; исемнең ясалышы; исемгә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ.

Сыйфат(24сәг) Сыйфат; асыл, нисби сыйфатлар; сыйфат дәрәҗәләре; исемләшү; сыйфатның ясалышы; сыйфатка морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ

Сан(21сәг) Сан; төп, тәртип, бүлем, чама, җыю саны; рим, гарәп саннары; санның исемләшүе; санга морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ

Рәвеш(23сәг) Рәвеш; билге рәвешләре, хәл рәвешләре; саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын, сәбәп-максат  рәвешләре; рәвеш дәрәҗәләре; рәвешкә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ

Алмашлык(25сәг) алмашлык, зат, күрсәтү, билгеләү, билгесезлек, юклык, сорау, тартым алмашлыклары, алмашлыкка морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ

Фронталь, группаларда

Телдән җаваплар, мөстәкыйль күнегүләр эшләү Язмача һәм телдән күнегүләр

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау(9сәг) Тел белеме бүлекләреннән фонетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны кабатлау

Фронталь

индивидуаль

Телдән һәм язма җавапларны бәяләүЯзмача һәм телдән күнегүләр

Календарь-тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1

Инструктаж. Татар әдәби теле хакында әңгәмә.

2

Фонетиканы кабатлау

3

Лексика буенча үткәннәрне кабатлау

4

Сүз төзелеше буенча үткәннәрне кабатлау

5-6

Сүз ясалышы буенча үткәннәрне кабатлау.                Тест №1

7-8

Кереш контроль эш.Изложение

9-10

Хаталарны төзәтү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

11

БСҮ. “ Көзге урман” темасына хикәя яки шигырь язу

12-13

Морфология турында төшенчә. Тел белеменең бер бүлеге буларак  морфология. Татар телендә сүз төркемнәре һәм аларны классификацияләү.Исем ясагыч кушымчалар.

14-15

Исем.Мәгънәсе, билгеләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

16-17

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең дөрес язылышы

18

Искәртмәле диктант №1

19-20

Хаталарны төзәтү.

БСҮ. Юл йөрү кагыйдәләре турында диалог төзү

21-22

Исем ясагыч кушымчалар.

23

Исемнәрнең ясалышы.

24-25

БСҮ.Контроль изложение №2

26

Хаталарны төзәтү. Исемнәрнең берлек-күплектөре.

27-29

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

30

БСҮ. Хикәя төзү

31

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

32-33

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

34

БСҮ.Аңлатмалы диктант №2

35-36

Хаталарны төзәтү.Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.

37-38

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Тест№2.

39

Б.с.ү.Хат язу күнекмәләре. Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт хаты язу.

40

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.Зачет.

41

Исемнәргә морфологик анализ.

42

Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ.

43-44

БСҮ. “Исемең матур кем куйган?” Гаиләдәге кешеләрнең исем тарихларын язу.

45

Сыйфат турында төшенчә.

46

Иҗади диктант №3

47

Асыл һәм нисби сыйфатлар.

48

Хикәя язу. “Безнең мәктәп”

49-50

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы.

51

Сыйфат дәрәҗәләре.

52-53

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

54-55

Сыйфатларның исемләшүе.Тест№3

56-57

Сыйфатларны кабатлау.

58

Контроль диктант №4

59-60

Хаталарны төзәтү.Сыйфатлар га морфологик анализ ясау.

61-62

Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ ясау.БСҮ. Укылган текстка план төзү

63

Сан турында төшенчә.

64

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

65

БСҮ. Русчадан татарчага тәрҗемә итү.

66-67

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

68

БСҮ. “Беренче татар китабы турында әңгәмә”

69

Сан төркемчәләре. Төп сан.

70

Тәртип саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

71

Бүлем саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

72

Чама саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

73

Җыю  саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

74-75

Изложение №3

76-77

Хаталарны төзәтү.Саннарның җөмләдә кулланылышы.

78-79

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Тест№4

80-81

Саннарга морфологик, морфологик-синтаксик анализ.

82

Сүзлек диктанты язу. №5.

83-84

Хаталарны төзәтү. Рәвеш турында төшенчә.

85-86

Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы.

87

Рәвеш дәрәҗәләре.

88-89

БСҮ.Изложение №4

90-91

Хаталарны төзәтү. Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр.

92-93

Күләм-чама рәвешләре.БСҮ Рәвешләр кертеп хикәя язу

94

Охшату-чагыштыру рәвешләре

95

Вакыт рәвешләре

96-97

Урын рәвешләре. Сәбәп-максат рәвешләре

98-99

БСҮ. Хикәя язу.

100-101

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. Тест№5

102

Контроль диктант №6

103-105

Хаталарны төзәтү.Рәвешләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ

106

 Алмашлык турында төшенчә.

107-108

Алмашлыклар ның ясалышы.

109-110

Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары.

111

БСҮ. Тәрҗемә итү

112

Тартым  алмашлыклары.

113

Күрсәтү алмашлыклары.

114-115

Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше

116

Сорау  алмашлыклары.

117-118

Билгеләү алмашлыклары.Тартым белән төрләнеше.

119-120

БСҮ. Газетага мәкалә язу

121-122

Билгесезлек алмашлыклары.

123-124

 Юклык алмашлыклары.

125-126

Алмашлыклар ны кабатлау. Тест №6

127-128

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау

129-130

Алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ

131-132

Контроль изложение №5

133-134

Хаталарны төзәтү. БСҮ. Өзеккә план төзеп, эчтәлеген сөйләү күнекмәләре

135-136

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы

БСҮ. Телеграмма,котлау открыткасы язу, гариза язу.

137-139

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.Тест №7 Контроль эш. Арадаш аттестация

140

 Йомгаклау дәрес.

Әдәбият исемлеге

1. Диктантлар җыентыгы: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына  . 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/ З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

2.Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы:   “Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары”на . 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005

3.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

4.Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008

5.Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

6.Татар  теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

7.Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Нырты урта мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

Каралды

МБ утырышында

протокол №1

“18”август 2016 ел

______/Р.Х.Шарипова/

Килешенде

Нырты урта

мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

_________Самигуллина Р.М.

Расланды

Нырты урта

мәктәбе директоры

_________/З.Ш.Хусаинов/

№   88  приказы буенча

“18” август 2016 ел

7 нче сыйныфта  татар теле   фәненнән

эш программасы

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы

Аңлатма язу  

Эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” 273нче номерлы Законы 29.12.12, ст. 28 п. 3 б. 6

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (гамәлдәге редакциядә) 3.“Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләртурында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теленә укытуның төп максаты:

Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның  бурычлары:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тоты төзелде. 

7 нче сыйныфта татар теле дәресләренә  атнага 3 сәгать ( барысы 105 сәгать) вакыт бирелгән.

Яңа уку елы башына укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә кыскача характеристика

  1. 6 нчы сыйныфта бирелә торган осталык һәм күнекмәләр (1-5 сыйныфларда алган белемнәргә өстәп күрсәтелә )
  2. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик  мәгънәсе, морфологик һәм өлешчә синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү.     Исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм рәвеш сүз төркемнәренә морфологик анализ ясый белү.
  3. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.
  4. Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
  5. Эш кәгазьләреннән рәхмәт хаты, газетага мәкалә яза белү.
  6. Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә белү.
  7. Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәяләр яза белү.
  8. Грамматик биремле диктантлар, изложениеләр  язу.

Программаның эчтәлеге

6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Морфология турында төшенчә, исем, сыйфат, сан, алмашлык;

Фигыльләр. Боерык фигыль, боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы,;

хикәя фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль, хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре, үткән заман хикәя фигыль, үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре, билгесез үткән заман хикәя фигыль, киләчәк заман хикәя фигыль, билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре;

шарт фигыль, шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы, шарт фигыльнең теләкне һәм үтенүне белдерү формалары; сыйфат фигыль, сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары, үткән заман сыйфат фигыль, киләчәк үткән заман сыйфат фигыль;

хәл фигыль, хәл фигыльнең төрләре, хәл фигыльнең фигыльнең җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы;

исем фигыль, исем фигыльнең исем һәм фигыль белән уртак яклары, исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары;

инфинитив;

ярдәмче фигыльләр, мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, фигыль ясагыч кушымчалар;

Аваз ияртемнәре. Аваз ияртемнәре, аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торулары, аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы;

Хәбәрлек сүзләр. Хәбәрлек сүзләр, хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ;

Ярдәмче сүз төркемнәре. Бәйлек, бәйлекләрнең төркемчәләре, бәйлек сүзләр, бәйлекләргә морфологик анализ; тергәгеч, тезүче теркәгечләр, ияртүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр; кисәкчәләр, кисәкчә төркемчәләре, кисәкчәләрнең дөрес язылышы; ымлыклар, ымлыклар янында тыныш билгеләре;

Кабатлау.  Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Календарь-тематик  план

Дәрес темасы

Дата

План

Дата

Факт

Искәрмә

1

Б.с.ү. Туган телем – иркә гөлем.

2

Исем.

3

Исем.

4

Сыйфат.

5

Сан.

6

Алмашлык.

7

Рәвеш.

8

Тикшерү характерындагы диктант

9

Фигыль.Хаталар өстендә эш.

10

Фигыль нигезе.

11

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы.

12

Б.с.ү.Рус теленнән татар теленә тәрҗемә.

13

Фигыль юнәлешләре.

14

Фигыль юнәлешләре. Ныгыту.

15

Фигыль юнәлешләре. Ныгыту.

16

Фигыль төркемчәләре.

17

Изложение. Б.с.ү.

18

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль.

19

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

20

Боерык фигыльләрнең кулланылышы.

21

Эш кәгазьләре. Белдерү. Б.с.ү.

22

Диктант. Боерык фигыль

23

Хикәя фигыль. Хаталар өстендә эш.

24

Хәзерге заман хикәя фигыль.

25

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

26

Хәзерге заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре.

27

Б.с.ү. Картина, күренеш буенча хикәя язу.

28

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

29

Билгелесез  үткән заман хикәя фигыль.

30

Үткән заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре.

31

Б.с.ү.Теле татлының дусты күп.

32

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

33

Билгесез  киләчәк заман хикәя фигыль.

34

Киләчәк  заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре.

35

Диктант. Хикәя фигыль.

36

Хаталар өстендә эшләү. Тест.

37

Шарт фигыль.

38

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы.

39

Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенечне белдерү формалары.

40

Изложение.

41

Сыйфат фигыль.

42

Хәзерге заман сыйфат фигыль.

43

Үткән заман сыйфат фигыль.

44

Киләчәк заман сыйфат фигыль.

45

Диктант. Сыйфат фигыль.

46

Диалог төзү. Б.с.ү. Хаталар өстендә эшләү.

47

Хәл фигыль.

48

Хәл фигыльнең кулланылышы һәм дөрес язылышы.

49

Эш кәгазьләре. Котлау тексты. Б.с.ү.

50

Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак яклары.

51

Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары.

52

Яраткан әдәби геройга характеристика. Б.с.ү.

53

Инфинитив.

54

Инфинитиф. Ныгыту.

55

Диктант. Затланышсыз фигыльләр.

56

Ярдәмче фигыльләр. Хаталар өстендә эшләү.

57

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе.

58

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә. Б.с.ү.

59

Фигыльләрнең ясалышы.

60

Фигыльләрнең төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүе.

61

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

62

Кайсы һөнәр яхшырак? Б.с.ү.

63

Кабатлау. Затланышлы фигыльләр.

64

Кабатлау. Затланышсыз

фигыльләр.

65

Гомумиләштереп  фигыльләрне кабтлау.

66

Контроль диктант.

67

Хаталар өстендә эшләү. Тест.

68

Аваз ияртемнәре.

69

Аваз ияртемнәренең ясалуы һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

70

Изложение.

71

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торуы.

72

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ.

73

Хәбәрлек сүзләр.

74

Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы.

75

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ.

76

Инша. Аваз ияртемнәре. Хәбәрлек сүзләр.

77

Бәйлек турында төшенчә.

78

Бәйлекләрнең төркемчәләре.

79

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә. Б.с.ү.

80

Контроль диктант.  Бәйләгечләр.

81

Хаталар өстендә эш. Бәйлек сүзләр.

82

Бәйлекләргә морфологик анализ.

83

Тест.

84

Теркәгеч.

85

Теркәгечнең төркемчәләре.

86

Хикәя язу. План төзү. Бәйрәмнәр. Б.с.ү.

87

Теркәгеч сүзләр.

88

Теркәгечләрнең дөрес язылышы.

89

Теркәгечләргә морфологик анализ

90

Диктант “Ябалак”

91

 Хаталар өстендә эш. Кисәкчә.

92

Кисәкчәләрнең төркемчәләре.

93

Изложение.

94

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

95

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Ныгыту

96

Кисәкчәләргә морфологик анализ

97

Ымлыклар

98

Ымлыклар янында тыныш билгеләре.

99

 Ымлыклар янында тыныш билгеләре. Ныгыту.

100

Контроль диктант.

101

Хаталар өстендә эшләү.

102

Гомумиләштереп кабатлау. Затланышлы фигыльләр. Акт язу.

103

Гомумиләштереп кабатлау. Затланышсыз фигыльләр.

104

Гомумиләштереп кабатлау. Бәйләгеч  сүз төркемнәре.

105

Гомумиләштереп кабатлау.Модаль сүз төркемнәре.

Әдәбият исемлеге.

1.”Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел.

2.7 нче сыйныфта татар теле дәреслеге. Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Казан, “Мәгариф”нәшрияты , 2010нчы ел.

3.“Урта мәктәптә татар теле укыту” Н.В.Максимов. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2004 нче ел (укытучылар өчен методик кулланма).

4.“Диктантлар җыентыгы”(5-11 нче сыйныфлар өчен) З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. Казан ”Мәгариф” нәшрияты,  2004нче ел.

“Мәгариф” журналы.

5.“Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”(5-11 нче сыйныфлар өчен) Н.В.Максимов, С.М.Трофимов. Казан”Мәгариф” нәшрияты,  1998нче ел.

6.“Изложениеләр җыентыгы” З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев. Казан”Мәгариф” нәшрияты,  1994 нче ел.

7.“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Казан”Мәгариф” нәшрияты,  2003нче ел.

8.“Хәзерге татар әдәби теле” Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Казан”Мәгариф” нәшрияты,  1994нче ел.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Нырты урта мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

Каралды

МБ утырышында

протокол №1

“18”август 2016 ел

______/Р.Х.Шарипова/

Килешенде

Нырты урта

мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

_________Самигуллина Р.М.

Расланды

Нырты урта

мәктәбе директоры

_________/З.Ш.Хусаинов/

№   88  приказы буенча

“18” август 2016 ел

8 нче сыйныфта  татар теле   фәненнән

эш программасы

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы

Аңлатма язу  

Эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” 273нче номерлы Законы 29.12.12, ст. 28 п. 3 б. 6

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (гамәлдәге редакциядә) 3.“Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләртурында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары:

1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

5. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

6.Татар телен башка фәннәрдә белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен булдыру.

7. Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү.

8. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

9. Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычларны онытмаска кирәк.

10. Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллана белү.

11. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

12. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр.

1. Алдагы сыйныфларда алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе:

1. Сүзтезмәләргә, гади җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.

2.  Җөмләнең баш кисәкләрен, иярчен кисәкләрен табып , аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтү .Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү.

3. Сүзтезмәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

4. Аерымланган җөмлә кисәкләре, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү. Аерымланган хәлләр, аерымланган аныклагычлар, эндәш, кереш сүзләр янында тыныш билгеләрен куя белү.

5. Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану, алар кергән җөмләләр төзү.Диолог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.

6. Җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куя белү.

7.  Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куллану.

Сөйләм эшчәнлеге:

1. Эш кәгазьләреннән әдәби әсәр героена адресланган хат язу, әдәби геройларга характеристика язарга өйрәнү.

2. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе. Хикәяләр язу.

3.  Грамматик биремле контроль диктантлар, төрле типтагы диктантлар язу(85-110сүз).

4.Сочинение элементлары булган  изложениеләр язу(270-350, 125-135)

5. Татар телендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен чагылдырган кыска текстларны тәрҗемә итү күнегүләре үтәү.

6. Бирелгән план буенча сочинениеләр язу(2-2,5 бит)

Программаның эчтәлеге.

5-7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау(9сәг) сүз ясалышы, сүз төзелеше, сүз төркемнәре, фигыль, фигыль юнәлешләре, җөмләдә сүзләр тәртибе;

Синтаксис турында төшенчә(2сәг) синтаксис турында төшенчә, синтаксик берәмлекләр;

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше(16сәг) җөмләдә сүзләр бәйләнеше,тезүле бәйләнеш, ияртүле бәйләнеш, сүзтезмә,    рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше;  

Җөмлә кисәкләре. Гомуми мәгълүмат.(1сәг) Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат

Баш кисәкләр(6сәг) җөмлә кисәкләре, ия һәм аның белдерелүе, хәбәр һәм аның белдерелүе, кушма хәбәр һәм аның белдерелүе, ия белән хәбәр арасында сызык;

Җөмләнең иярчен кисәкләре(26сәг) аергыч һәм аның белдерелүе, аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш;

тәмамлык һәм аның белдерелүе,туры һәм кыек тәмамлыклар;

хәл һәм аның төрләре: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәл, кире хәл;

аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре, төрле хәлләрнең аерымлануы;

аныклагыч; аерымланган аныклагычлар, алар янында тыныш билгеләре,

Җөмләнең модаль кисәкләре(4сәг) эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре; кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре; кереш җөмләләр  һәм алар янында тыныш билгеләре

   Җөмләнең тиңдәш кисәкләре(4сәг)  тиңдәш кисәкләр, алар янында бәйләүче чаралар, тиңдәш кисәкләр һәм янында тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр;

   Җөмләдә сүз тәртибе(4сәг)  сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе, логик басым;

   Гади җөмлә. Гомуми мәгълүмат.(1сәг)  Гади җөмләтурында  гомуми мәгълүмат бирү.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре(5cәг) әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә, тойгылы җөмлә;

Ике составлы җөмләләр(2сәг) җыйнак һәм җәенке җөмләләр, гади җөмләгә синтаксик анализ;

     Бер составлы җөмләләр(6сәг) бер составлы җөмләләр: исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмлә;

Тулы һәм ким җөмләләр.(2сәг) тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә;

Раслау һәм инкарь җөмләләр(3сәг) раслау һәм инкарь җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланлышы

Туры һәм кыек сөйләм(9сәг) туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә, диалог, туры сөйләм янында тыныш билгеләре, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү;

Гомумиләштереп кабатлау(5сәг)Бәйләнешле сөйләм  телен үстерү(9сәг) Сочинение(5с) Изложение (5с)Диктантлар(9сәг)

   

Календарь –тематик план.

Бүлекләр һәм темалар

Үткәрү вакыты

Искәрмә

Дата

Факт

6+3

   1

Бсү. Туган тел турында әңгәмә.

2

Сүз ясалышы

3

Сүз төзелеше

4

Сүз төркемнәре

5

Фигыль сүз төркеме

6

Фигыль юнәлешләре

7

Җөмләдә сүзләр тәртибе

8

Бсү. Тәрҗемә күнекмәләре

9

Тикшерү характерындагы диктант

2

10

Хаталар өстендә эшләү. Синтаксис турында төшенчә.

11

Синтаксик берәмлекләр

11+5

12

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

13

Тезүле бәйләнеш

14

Тезүле бәйләнеш

15

Б.С.Ү. Эш кәгазьләрен – хат язу. Укыган әдәби әсәр героена адресланган хат язу.

16

Ияртүле бәйләнеш

17

Ияртүле бәйләнеш

18

Бсү.Тәрҗемә күнегүләре. Татар һәм рус телләрендәге гади җөмләләрне төзелешләре, бәйләүче чаралары ягыннан чагыштыру.

19

Бсү. Сочинение. Хикәяләү тибындагы сочинение. Алтын көз.

20

Сүзтезмә

21

Сүзтезмә

22

Сүзтезмәләрне тикшерү

23

Б.с.ү. Изложение.

24

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше темасын кабатлау . Хаталар өстендә эшләү.

25

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше темасын кабатлау.

26

Диктант . Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

27

Хаталар өстендә эш

1

28

Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат

5+1

29

Ия һәм аның белдерелүе.

30

Хәбәр һәм аның белдерелүе.

31

Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе.

32

Ия белән хәбәр арасында сызык

33

Кабатлау. Ия һәм хәбәр

34

Диктант. Ия һәм хәбәр.

18+8

35

 Хаталар өстендә эшләү. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе.

36

Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш.

37

Бсү. Изложение .

38

Бсү. Эш кәгазьләре. Характеристика. Хаталар өстендә эшләү.

39

Тәмамлык һәм аның белдерелүе

40

Туры һәм кыек тәмәмлыклар

41

Диктант. Аергыч һәм тәмамлык.

42

Б.С.Ү. Мини сочинение. “Иң кадерле кешем.” Хаталар өстендә эшләү.

43

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле

44

Вакыт хәле

45

Рәвеш хәле

46

Күләм хәле

47

Сәбәп хәле

48

Б.с.ү. Сочинение (картина)

49

Максат хәле

50

Шарт хәле

51

Кире хәл

52

Диктант. Хәлләр.

53

Хаталар өстендә эшләү. Бсү. Татарстан Милли музеенда. Хикәя төзү.

54

Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре

55

Төрле хәлләрнең аерымлануы

56

Хәлләрне кабатлау

57

Аныклагыч

58

Аерымланган аныклагычлар. Алар янында тыныш билгеләре.

59

Кабатлау. Җөмлә кисәкләре.

60

Диктант. Аерымланган хәлләр. Аныклагыч.

3+1

61

Хаталар өстендә эшләү. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

62

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

63

Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

64

Бсү. Изложение. Кереш һәм эндәш сүзләр.

4

65

Хаталар өстендә эшләү. Тиңдәш кисәкләр. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар.

66

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

67

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

68

Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

2+2

69

 Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе

70

Логик басым

71

Бсү. Тәрҗемә күнегүләре

72

Контроль диктант.  Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

1

73

Хаталар өстендә эшләү. Гади җөмлә турында гомуми мәгълүмат

4+1

74

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә.

75

Боеру җөмлә.

76

Тойгылы җөмлә

77

Кабатлау

78

Б.с.ү. Изложение.

2

79

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

80

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау

4+2

81

Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә

82

Фигыль җөмлә

83

Сүз җөмлә

84

Бер составлы җөмләләрне кабатлау

85

Диктант. Бер һәм ике составлы җөмләләр.

85

Хаталар өстендә эшләү. Б.с.ү. Хикәя(картина)

1+1

87

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә

88

Бсү. Сочинение. Туган як табигате.

2+1

89

Раслау һәм инкарь җөмләләр

90

Раслау һәм инкарь җөмләләрнең  кулланылышы

91

Бсү. Изложение

6+3

92

Хаталар өстендә эшләү. Туры һәм кыек сөйләм.

93

Диалог

94

Бсү. Бирелгән темага диолог төзү

95

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

96

Б.с.ү. Сочинение. Батыр үлсә дә, исеме үлмәс.

97

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

98

Туры һәм кыек сөйләмне кабатлау

99

Контроль диктант. Туры сөйләм.

100

Хаталар өстендә эшләү

5

101

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау. Җөмлә кисәкләре.

102

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау. Җөмләнең модаль кисәкләре.

103

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау.Тиңдәш кисәкләре.

104

Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнегүләре

105

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау.

Әдәбият исемлеге

1. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел)

                     2. 8 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров.   Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005нче ел)

                    3. Тата теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

                    4. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф”нәшрияты , 1994нче ел.

                    5. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000нче ел.                  

                    6.  “Диктантлар җыентыгы”(5-11 нче сыйныфлар өчен) З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2004нче ел.

                    5. “Мәгариф” журналы.

                    6 . “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Казан”Мәгариф” нәшрияты, 2003нче ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш программалары (1,3,4- сыйныфлар өчен, рус төркеме)

Здесь можно познакомиться с рабочей программой для детей русскояз.обучением. По учебникам Р..З.Хайдаровой и Ф.Сафиуллиной...

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары

татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...

татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...

Әдәбияттан эш программалары

А.Яхин методикасы белән укытучылар өчен...

Татар теленнэн эш программалары

А.Яхин методикасы буенча эшләүче мөгаллимнәргә...