Класстан тыш чара
материал на тему

Зайдуллина Лейля Акдасовна

Татар театрына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган ачык чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Татар театрына 110 ел26.87 КБ

Предварительный просмотр:

Татар театрына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган ачык чара.

Автор-төзүчеләр: Л.Ә.Зәйдуллина, А.Г.Әюпова, Э.Г.Гобәйдуллина

 Алып баручы (А.б.): Исәнмесез, кунаклар, укучылар, укытучылар. Без сезне үзебездә күрүебезгә бик шат.

Мәктәбебез 2013 нче елдан бирле эшли. Дәресләр алып бару белән беррәттән күп кенә түгәрәкләр дә эшләп килә, шулрәттән татар теле түгәрәкләре дә уңышлы эшли. Монда, нигездә, башлангыч һәм урта сыйныф укучылары йөри.

Белгәнебезчә, татар театрына декабрь аенда 110 ел тулды. Шушы уңайдан сезнең игътибарыгызга 1 нче, 5 нче, 7 нче сыйныф укучылары катнашуында театральләштерелгән өзекләр күрсәтәсебез килә. Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ыннан өзек.

Өй күренеше

Вәли (кычкырып): Гафифә! Гафифә!

Гафифә: Әү!

Вәли: Буласыңмы инде?

Гафифә: Хәзер булам.

Вәли: Тизрәк бул инде, зинһар! Менә сиңа кирәк булса, мин инде өстемә пальтоларымны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман җыенып бетә алмый.

Биби өй җыештырып йөри.

Вәли (Бибине күреп): Әй Биби, тукта әле!

Биби (борылып карап): Нәрсә дисең?

Вәли: Кара әле, ә!

Биби: Карыйм ич инде!

Вәли: Менә нәрсә...

Биби: Белмим нинди нәрсәдер.

Вәли: Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!

Биби: Я, көтәм.

Вәли: Менә нәрсә...

Биби: Белмим!

Вәли: Тыңлап тор дим мин сиңа!

Биби: Тыңлыйм ич!

Вәли: Тыңласаң, шул: менә без хәзер театрга китәбез...

Биби: Кая?

Вәли: Театрга!

Биби: Нәрсә төятергә?

Вәли: Баш төятергә.

Биби: Нинди баш?!

Вәли: Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы? театрга, дим, аңладыңмы, театрга дим!

Биби: Я, аңладым инде, театрга, ул нинди җир соң?

Вәли: Анысы сиңа кирәк түгел. Без киткәч, каенатай кайтыр, ул сорар безне: “Кая киттеләр?”-дип. Син аңа әйт: “Кодаларга киттеләр”, -дип. “Театрга киттеләр”,-дип әйтмә!

Биби: Сорамаса нишләрмен?

Вәли. Тик торырсың!

Биби. Ярый. (кереп китә башлый)

Вәли. Тукта әле! (Биби туктый) Син, аңгыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле.

Биби. Нишләп белмәскә!

Вәли. Я әйтеп кара әле, ничек дип әйтерсең икән.

Биби. “Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр”,-диярмен.

Вәли. (ачуланып) Иштең ишәк чумарын! Мин сиңа алай дип әйттеммени?

Биби. Соң ничек дидең?

Вәли. Мин сиңа “Театрга киттеләр”,-дип әйтмә, “Кодаларга киттеләр” диген. Башка сүз әйтмә, бар, юлыңда бул!

Биби: Ярый (кереп китә)

Бүлмәдән Гафифә чыга.

Вәли (Гафифәгә карап): Нихәл, буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам. Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул театрда кеше күп булыр микән?

Вәли. Һу! Күп булмыймы соң! Беләсең бит, бүген мөселманча театрның беренче башлана торган көне. Шулай булгач инде, анда бөтен шәһәр халкы агылыр.

Гафифә. (борыннарын җыерып, иркәләнгән бала кыяфәтендә). Әй, Алай булгач, мин бармыйм ла, анда кеше күп булгач мин оялам.

Вәли. (үз-үзенә) Менә сиңа кирәк булса! (Башын бераз кашып.) Ничек булыр икән соң? Юк, минемчә, әле бу көн кеше ул кадәр үк күп булмас.

Гафифә. Алай булгач, без дә бармыйк: юк, мин дә кеше сөйләүдән куркам. Әти белсә, ул да ачуланыр.

Вәли. Мин бит инде анда барырга дип билет та алып кайткан идем.

Гафифә. Кайтсаң ни! Бармый калган булгач, акчаңны кире кайтарып алырсың.

Вәли. Бер алган булгач, кире кайтармыйлар шул аны.

Гафифә. Теләсәң ни эшлә, мин барыргы куркам!

Вәли. Ул бит бик күңелле була. Үзеңнең дә көлә-көлә эчләрең катып бетәр.

Гафифә. Андый көлкеләрне бик күп күргән инде. Кирәкми, мин бармыйм.

Вәли. Теләгең, теләсәң нишлә!Барасың килмәсә, көчләмим. Мин үзем генә барам.

Гафифә. Ә, ярар, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Җибәрәмме соң мин сине, Алла боерса, гомеремдә ялгыз җибәрмим!

Вәли. “Барам-бармыйм...” Мин киттем!

Гафифә: Барам, барам!

Көчле музыка аһәңе: Бац!

(Сәхнәдә заманча киенгән малай пәйда була).

Малай. Менә сиңа мә! Кая эләктем мин?! О, вот кызык! (Як-ягына каранып йөри).

Вәли шаккатып. Син кем? Ни кирәк сиңа йомышчы малай? Йөрмә әле аяк астында уралып, театрга соңга калабыз!

Малай. Ә сез үзегез кайсы театр артистлары соң? Әйтмәгез, әйтмәгез, үзем беләчәкмен. Камал театрыннан..... Ә-ә-ә, юк, тинчуринлылар бит сез!

Гафифә. Нәәрсәәә?! Нишләп без аннан булыйк. Без үзебез беренче театрга барырга гына уйлап тора идек. Син килеп чыктың да,  башыбызны әйләндерәсең.

Малай. Әйтәм бит, рольгә дә бик шәп керәсез... О! Кызык! Сэлфи, сэлфи. Минем мондый шәп артистларны әлегә күргәнем юк иде. (фото ясый башлый, В. Һ. Г. аптырыйлар)

Вәли. Бу ни бу?

(Берсен-берсе йолкыйлар, телефонны карыйлар)

Биби. Бу бик сәер кешегә охшаган.  Ул соң минем генә күзгә күренәме? (күзләрен уа, малайны тоткалап карый). Миннән көлгән булалар бит әле үзләре (В.,  Г. күрсәтеп). Үзләренең дә башлары киткән боларның. Сәвсим ычкынганнар.  Хи-хи-хи. (В., Г.га кычкырып ) Сез дә аны (төртеп күрсәтә) күрәсезме?

Вәли, Гафифә. Әйе

Биби. Алай дисәң.... Кеше дә түгелдер әле... Шайтандыр бу. Иблиснең үзедер.

Вәли. (читкә китеп) – Әй, шайтан малай, бар, бар, юлыңда бул, безгә комачаулап йөрмә. Хәзер догаларыбызны укырбыз да, юкка чыгарсың. Әйдәгез бергәләп. (күзләрен  йомып дога укый башлыйлар).

Бергә. Әгүзе билләһи миннә шәйтани рәҗим! Бисмилләхир рахмәни рәхим!

 Вәли. Киттеме?

Биби, Гафифә. - Юююк.

Малай. (елмаеп) – Мин гап-гади малай. Бернинди дә шайтан да, җен дә түгел. Ничек була соң әле бу.... Әйтегез әле, ә хәзер ничәнче ел?

Вәли. – 1906 ел.

Малай. Әәәә. Аңлашылды... Мин нәкъ 110 елга кире үткәнгә кайтканмын икән бит. Барысы да аңлашылды. (уйланып) Беләсезме без хәзер нишлибез! Сезгә бернинди театрга барып йөрисе дә юк, концерты да, театры да үзләре безнең янга киләчәк!

Вәли, Гафифә. Шулаймыни? Кара син аны, ә!

Биби. Ул ничек була соң?

Малай. Күзләрегезне йомып, өчкә кадәр санагыз.

Барысы бергә. -Бер, ике, өч.

Малай. Рәхим итегез, кунаклар! Сез театрда! Әйдәгез, түрдән үтегез!

Вәли. И, шулай дисеңме?! Ярый алайса, карап карыйк!

А.б.:  Шушы форсаттан файдаланып, үзебезнең Әлмәт артистларыбызны да атап китәсе килә. Хәзерге көндә Әлмәт драма театрында ____ артист эшли. Алар арасында Минханова Сәкинә, Салихова Роза, Зарипов Фоат, Фәйзуллина Раушания, Газизова Зөлфия, Насыйбуллин Фазыл, һ.б. күп кенә талантлы артистларыбыз уңышлы үрләр яулый. Ә артистларга кызыклы әсәрләрне язучыларыбыз иҗат итә. Безнең җирлектә иҗат итүче драматурглар да югары бәягә лаек. Алар арасында күренекле Альберт Хәсәнов та билгеле безнең укучыларыбызга. Күптән түгел әлеге язучы белән очрашу да булып узды. А.Х. драматург, прозаик, публицист. Хәзерге көндә дә уңышлы иҗат итүче якташыбыз. Хәзер 7 нче сыйныф укучылары башкаруында А.Хәсәновның “Чатан” әсәреннән өзек тәкъдим итәбез.

Каз :

-Бу бит бүре! Чын бүре, Алла сакласын! Башка сыймаслык! Хуҗа, Ходай хакына, сакла безне бу юлбасардан!  Го-го-го! Йөрәгем  нәкъ табан астына төшеп китте.

Зорька:

-Мууу-мууу-мууу! Миңа да куркыныч, гәрчә мин куркаклардан булмасам да.

Чатан: (шатлыклы кыяфәте белән сорый):

-Сез нәрсәдән барыгыз да ызгыш куптардыгыз, юләрләр? Беркайчан да бүре күргәнегез юкмыни? Юкка шулай курыктыгыз!

(Чатан шатланып чабуын дәвам итә. Газинурны күргәч, ул шундук йөгереп килә һәм каршына утыра. Кулын яламакчы була. Арт аякларына басып  Газинурны ничек сагынганын күрсәтер өчен битеннән дә үбеп ала.)

Газинур (Айнур):

-Ах син, шайтан! Кәкре тәпиле пәри! Ник килдең? Кем чакырды сине? Мин бит сине кисәттем. Минем хуҗалыкта да, кешеләр арасында да урын юк сиңа. Син тыелган чиктән үттең. Бу хәл синең өчен ничек бетәргә мөмкинлеген аңлыйсыңмы, тинтәк?

Чатан:

-Газинур абый! Кадерлем минем, ничек сагындым мин сине! Болай каты хөкем итмә инде мине зинһар өчен! Ник килдең дисеңме?  Бу сүзләрне сездән ишетермен дип көтмәгән идем мин.

Газинур:

-Кит миннән,  шайтан! Кара ни кылана, оятсыз! (Битен сөртә)

Чатан:

-Ник килдең дисеңме? Ничек килмим ди инде мин сезгә? Нишләргә тиеш идем соң мин ул  карурманда? Сине һәм синең кызларың Айгөл һәм Гөлшатны күрәсем килде минем. Сез, күрәмсең, кешеләр кабиләсе, безнең йөрәктәге авырлыкны, яратканнарга карата сагыну хисләре биләгәнне аңламыйсыз. Уйладым, уйладым да бер карарга килдем: кая, күрешеп булса да килим әле дидем.

Газинур:

-Ну, килдең ди, шуннан? Бөтен хуҗалыкны колакка бастырдың. Син безнең өчен-Персона Нон Грат. Син, әлбәттә, бу сүзләрнең мәгънәсен аңламыйсың. Гади тел белән әйткәндә, син-чакырылмаган кунак. Монда синең өчен бер генә почмак та юк. Һәм мин берни дә эшли алмыйм.

Чатан:

-Ник килдең, ник килдең? Сез ташлап калдырган урманда мин берәрсенә кирәкме? Башта  "синнән әшәке кеше исе килә",- дип мине үз анам ташлады. Аннары сез. Карт имәнгә бәйләп калдырган шнурыгызны бер минутта чәйнәп өздем. Мин шундук сезнең арттан чаба ала идем дә, ләкин авыр үпкә хисе туктатты. Сез ничек мондый хыянәтне эшли алдыгыз? Моны мин берничек тә аңлый алмыйм. Үземнең тормышны үзем җайга салырга тырыштым. Тегендә бардым, монда төртелдем, алан буйлап әйләндем.  Тик бернинди тормыш тәҗрибәсез һәм осталыксыз урманда ялгызың яшәп кара әле. Үзегезне минем урынга куеп карагыз әле, Газинур ага. Мин ач булырга мәҗбүр идем. Чарасыздан уларсың. Абыйларымнан калган сөякләрне йөз тапкыр әйләндердем. Ачлык хисенә чыдарлык түгел иде. Карыйм, куе үләнлектә нидер кымшана. Әһә, мин әйтәм, тотсам, үземә туклыклы төшке аш әзерлим. Бу карт керпе булып чыкты. Тәпиләремне канга кадәр тырмап бетердем. Хәтерлим, берсендә безгә әни керпе алып кайткан иде. Чүт нәрсә, ул меңләгән энәле йомгакка әйләнә. Ул ачылсын өчен, аны берәр сулыкка тәгәрәтергә кирәк. Ә каян табасың анда сулык? Ни дә булса табарга кирәк иде. Бер аланга йөгердем , кырыйда берничә куян утыра. Гадәттә, алар җил өргәннән дә төрле якка таралышалар иде. Ә монда -утыралар. Мине җанварга да санамыйлар...

А.б. :  

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр-яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр...

Тукаебызның әлеге шигырь юлларына кушылып:

Үз телеңдә матур итеп сөйләтәдер

Туган телеңне яратырга өйрәтәдер, диеп тә өстәп җибәрсәң, әлеге шигырь юллары тагы да мәгънәлерәк булыр кебек тоела миңа. Ә без, исә, хәзерге заман яшьләре, сәхнәгә чыгып туган телебездә сөйли алуыбыз белән  чын мәгънәсендә горурланабыз.

Шушы матур нотада “Туган тел” җыры белән үзебезнең ачык чарабызны тәмамлыйбыз.

(Кызлар җырны башлыйлар, барлык катнашучылар аларга кушылала

        

        

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)

Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......