Презентация
презентация к уроку на тему

Максудова Алсу Маннафовна

Проект эшенең презентациясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_prezentatsiya2016.pptx105.53 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә уен технологиясен кулланып,фигыль сүз төркемен өйрәнү Башкарды: Максудова А.М. –Бакырчы урта мәктәбе,Тәтеш районы. Проект эше

Слайд 2

Теманың актуал ьлеге Алган белемнәрне актуальләштерергә ,үз фикерен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә,укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра,аларның иг ътибарын дәрес материалына юнәлтә,иҗади халәт тудыра. Туган телгә мәхәббәт,кызыксыну тәрбияли

Слайд 3

Максат һәм бурычлар Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә фигыл ь сүз төркемен өйрәтүдә уен технологиясенең ролен күрсәтү,бу алымнарны куллану үзенчәлекләрен билгеләү тора. Балаларга белем бирүнең бер элементы буларак,материалны үзләштерүдә куллану Теманы үзләштерүдә уенның әһәмиятен билгеләү,өстенлеген ассызыклау

Слайд 4

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте Уен технологиясенең методикасы,эшне оештыруда уеннар турында теоретик мәг ъ лүмат тупланган,методик күрсәтмәләр китерелгән. Хезмәттә тупланган материалларны методик ярдәмлек буларак тәк ъ дим итеп була.

Слайд 5

“Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый...Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек,хезмәт тырышлыгы,фикер тырышлыгы бар” Уен вакытында баланың иг ъ тибары ныгый,акылы үсә,физик яктан чыныга. Оялчан балаларны да “уятырга “мөмкин. А.С.Макаренко- бөек педагог

Слайд 6

Уеннарның төркемнәре Беренче чиратта уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар , интеллектуаль уеннар , психологик уеннар , иҗтимагый уеннар . Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин : дидактик уеннар ( бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә , танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән ), тәрбияви уеннар , иҗади уеннар , коммуникатив уеннар . Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар , сюжетлы уеннар , рольле уеннар , эшлекле уеннар һ.б. Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар , химик уеннар , физик уеннар , экологик уеннар , музыкаль уеннар , әдәби уеннар , спорт уеннары һ .б. Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту , гомум уку күнекмәләрен формалаштыру , иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия .

Слайд 7

Уен кулланып, яңа темага керү Уку мәсьәләсен кую. 1) -Дәреснең темасын белү өчен, безгә кроссворд чишәргә кирәк булыр. 1. Хәрефләрнең билгеле бер тәртибе нәрсә дип атала? (алфавит) 2. Алтыдан соң килгән сан. (җиде) 3. Өч кат тун кигән.- Кем салдырса, шул җылый. (суган) 4. Барысын да ашатам, ә үземнең авызым юк. (кашык) 5. Бу эчкелтем җимешне чәйгә салып эчәләр. 6. Кышның соңгы ае. (февраль) -Горизонталь буенча нинди сүз килеп чыкты? (Фигыль) - Димәк, без алга таба нинди теманы үзләштерүне дәвам итәбез? (Фигыль)

Слайд 8

Эш тәҗрибәсеннән -Укучылар, хәзер без сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәткә чыгу өчен безгә бу рәсемнәр буенча хәрәкәтне, эшне белдергән сүзләр әйтергә кирәк. -Без нинди сүзләр әйттек? -Алар нинди сорауларга җавап бирәләр? -Димәк, нинди сүзләрне кабатларбыз? -Фигыльләрне. -Әйдәгез, фигыльнең билгеләмәсен искә төшерәбез. (Укучылар билгеләмәне әйтәләр; таблица буенча да укып китәбез). -Укучылар, бүген сәяхәттә түбәндәге тукталышлар булыр: 1) «Мәкальләр аланы». 2) «Барлык һәм юклык». 3) « Заманнар ». « Зат – сан белән төрләнеш ».

Слайд 9

“ Күршеләр уены” “ Күршеләр”уены. Уенчыларга җөмләләр язылган карточкалар бирелә.Үзләренең күршеләре турында сөйлиләр.1 нче укучы.Айрат китап укымый.Азат дәрескә бармый.Алсу китапханәгә йөрми.Әнәс дусты белән сөйләшми.2не укучы. Илгиз рәсем ясамады.Азат авылга кайтмады.Айгөл дәфтәр алмады.Алия әнисенә карамады . Сорау : “Күршеләрнең кайсы ягын сиздегез?”Укучы : -Фигыльләргә игътибар иттек.Инкяр итү,төрле заманда килгәннәр.-Сез күршегез турында ни әйтер идегез? - Укый,бара,сөйләшә,ясый,кайта,ала,карый.-Ул күршеләргә нинди киңәш бирер идегез? – Айрат китап укы.Азат дәрескә бар.һ.б.- Сез ни эшлисез? – Эш кушабыз.-Мондый фигыльләр ничек атала? –Боерык фигыль . Әлеге уен заманнарны кабатлап,боерык фигыл ь гә кергәндә отышлы.

Слайд 10

“Парыңны тап” уены Төркемдә һәр укучының пары бар.,тик парлар билгеле түгел.Сораулар биреп ,парын табарга тиеш.Укытучы балаларга сәяхәткә чыгарга тәкъдим итә.Катнашучыларның бурычы-үзенә юлдаш табу.Бирем: сүзләр бирелә,үзенчәлеген аңлап берләшәләр .Сүзләр: укыды,языгыз,яза,ясадым,укысын,төзи. П арын дөрес тапса,берләшкән сүзләрнең номерларыннан хәрефләр кушылмасы барлыкка килә. ФИ ГЫ Л Ь

Слайд 11

- Беренче тукталышыбыз – «Мәкальләр аланы». Менә бу мәкальләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән? - Эш кешене …, ялкаулык … .( төзәтә, боза) -Сүзең белән … - эшең белән … .(мактанма, мактан) - Бүгенге эшне иртәгәгә … ( калдырма ) - Беләге юан берне … , белеме юан меңне … .( егар ) - Без капчыкта … .( ятмый ) - Ялган сөйләсәң - …, Дөресен сөйләсәң … (тотылырсың, котылырсың ) ( бу мәкальләр тактада язылган була ; укучылар фигыльләрне рәт буенча тактага чыгып язалар ) - Икенче тукталышыбыз – « Барлык һәм юклык ». - Алда язган мәкальләрдән барлык һәм юклык формасында килгән фигыльләрне баганалап язабыз . Бер укучы барлыкта , ә икенче укучы юклыкта яза. Барлык Юклык төзәтә мактанма боза калдырма мактан ятмый егар тотылырсың котылырсың - Шулай итеп , фигыльнең юклык формасы ничек ясала һәм нәрсә белдерә? - Фигыльнең юклык формасы эшнең үтәлмәвен белдерә һәм - ма , -мә; - мый , -ми кушымчалары ярдәмендә ясала . “Мәкал ьләр аланы ”

Слайд 12

“Заманнар “ Өченче тукталышыбыз – « Заманнар ». - Фигыль нинди заманнарда килә? - Үткән, хәзерге, киләчәк. -Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? ( Үткән заман хикәя фигыльләр сөйләгән вакытка кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерәләр ) - Хәзерге заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? - Киләчәк заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?( Киләчәк заман хикәя фигыль киләчәктә үтәләчәк яки үтәлмәячәк эшне белдерәләр .)

Слайд 13

Дәреслекнең 89 биттәге 226 нчы күнегүне эшлибез. Фигыльләрне таблицада күрсәтелгәнчә төрләндереп язарга. (Һәрбер укучыга аерым сүз бирелә) Укы,сөйлә, кайт, яшә,тор, кил, әйт, ю, көл, тара, кара. Ә хәзер бирелгән фигыльләр буенча исемне белдерүче сүзләрне табарга кирәк. Оча , куна, сайрый , корт чүпли , оя ясый , бала чыгара … (кош). Чаба , кешни , узыша , йөк ташый … ( ат ). Шуыша , чага, урала , ысылдый … ( елан ). Йөзә, саклый , ашый , йоклый , эзли,өрә … ( эт ).

Слайд 14

“Хаталар сараенда”уены Бу бәйге сезне хаталар сараена алып керәчәк.. Татар телендә без өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп, сез аларны төзәтергә тиеш. Бу хаталар барысы да фигыльгә кагылышлы.(Конвертта биремнәр таратыла) 1. Мин быел 4нче сыйныфта укый. 2. Яз башлана 1нче мартта. 3. Тиздән каникуллар башланырга. 4. Аю өйдә яши, урманда яшәми. 1. Мин әниемне 8март белән котлый. 2. Укулар башлана 1нче сентябрьдә. 3. Яз көне табигать уянырга. 4. Песи урманда яши, өйдә яшәми. (Командаларга вакыт бирелә һәм җаваплар тыңлана. Экранда дөрес җаваплар чыгып, тикшереп барыла, жюрига сүз бирелә)

Слайд 15

“Башваткычлар урамы” уены “Башваткычлар урамында” – На ули це головоломок Без хәзер башваткычлар урамына аяк басачакбыз. Бу бәйгене узар өчен бик зирәк, тапкыр булырга кирәк. Әлеге урамның һәр почмагында сезне башваткычлар көтеп тора. 1. Монда нинди фигыль кирәк?(укырга) Күп белер, акыллы булыр өчен китаплар ... кирәк. 2. Нинди сүз артык?(бәйрәм) Котлый, ашый, эчә, бәйрәм, була 3. Бу нәрсә?(боз) Утта янмый, суда батмый?

Слайд 16

“Гөмбә җыю” уены “Гөмбә җыю” уенын хикәя фигыльнең заманнарын өйрәнгәндә куллану отышлы. Кәрзиннәргә хикәя фигыль заманнары языла. “Гөмбә”ләрнең артына төрле замандагы фигыльләр язылган. Укучылар “Гөмбә”ләрне тиешле кәрзиннәргә салырга тиешләр

Слайд 17

Уен технологиясе куллануның нәтиҗәсе Укучыларның күзәтүчәнлек,иг ъ тибарлылык,сабырлык кебек сыйфатларын,хәтер һәм зиһенен үстерә,фикерләү сәләте үсеше белән бергә,туган телгә,туган якка мәхәббәт тәрбияләнә Уен аша укытучы укучы белән аралашуны да җайга сала Балалар коллективын берләштерүдә ,туплауда мөһим.

Слайд 18

Әдәбият исемлеге Әдәбият. 1. Гайфуллин В.Г. Педагогик технологияләр // Мәгариф , 2000. – № 4. – Б. 7–10. 2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы : Методик кулланма . – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б. 3. Сәмигуллин Г.Х., Баһавиев И.И. Укучыларның проект эше белән идарә итү // Мәгариф , 2004. – № 12. – Б. 2–13. 4. Хайдарова Р.З. Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. – Набережные Челны, 2006. – 200 с. һ.б.

Слайд 19

Татар телендә Заһирова Г.Ш. Укыту-тәрбия про ц ессында заманча иннова ц ион ком пьютер технологиял ә рен куллану / Г.Ш.Заһирова // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 65-69. Татар теле дәреслекләренә электрон кушымталар. Методик ярдәмлек / Шәмсетдинова, А.А. Башарова. - Казань

Слайд 20

Рус телендә Ершов А.П. Компьютеризация школы и математическое об-разование / А.П. Ершов // Информатика и образование – № 5, 6. –1992. – С. 3–6. 37. Симонова И.В. Модели обучения практико-ориентированных учащихся в условиях развивающегося интернет-образования / И.В. Симонова. - СПб.: Изд-во СПбГТУ , 2000. – 99 с. Талызина Н.Ф. Внедрение компьютеров в учебный процесс научную основу / Н.Ф. Талызина // Сов. педагогика. – 1985. – №12. – С. 34-38.

Слайд 21

Электрон ресурслар: Научно-исследовательская работа в школе. [Электронный ресурс]: ре жим доступа: http://rudocs.exdat.com. Нуруллина Л.Х. Использование современных инновационных подходов к преподаванию татарского языка и литературы [Электронный ресурс]: ре жим доступа: // conf.knitu.ru : VШ респуб . научно-методическая конференция педагогов общеобразовательных учреждений, преподавателей учреждений среднего и высшего профессионального образования «Интеграция школы и вуза как эффективный инструмент формирования актуальных компетенций учащихся» Казань, 2015. URL: // http://www.conf. knitu.ru рус теленд ә.

Слайд 22

Тәмам Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по теме: "Мультимедийные интерактивные презентации. Дизайн презентации и макеты слайдов. "

Данный урок рассматривается первым по счету в разделе «Компьютерные презентации». На данном уроке  учащиеся знакомятся с программой POWERPOINT, учатся изменять дизайн и макет слайдов....

Презентация "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания"

В презентации "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания" даются советы по оформлению и наполнению презентаций....

Разработка урока и презентации "The Sightseeng Tours" London and Saint-Petersburg c презентацией

Цели: развитие речевого умения (монологическое высказывание); совершенствование грамматических навыков чтения и говорения (прошедшее неопределенное время, определенный артикль) Задачи: учи...

Презентация "Рекомендации по созданию мультимедийных презентаций"

§Предложить рекомендации по подготовке презентаций; §научить профессиональному оформлению слайдов. ...

Презентация к уроку "Обобщение по теме презентации"

Урок – деловая игра «Работа  с пакетом презентаций Power Point». В ходе урока организовано повторение материала "электронные таблицы" с использованием КИМов, повторение технологи...

Презентация "Лица Победы". Данную презентацию можно использовать на уроках литературы в день памяти о тех, кто сражался и погиб в годы Великой Отечественной войны.

Данная презентация посвящена событиям Великой Отечественной войны и может быть использована в средних и старших классах  как на уроках литературы, так и на внеклассных мероприятиях  для пров...

Проектная деятельность на уроках литературы. 7 класс. Стихи Н.А.Некрасова .Презентация. презентация

Презентация к уроку"Проектная деятельность на уроках литературы.Стихи Н.А.Некрасова.7класс"...