Әлмәт районы оешуга 85 ел тулуына багышланган проект эшчәнлеге мәктәпкүләм бәйгесе
проект на тему

Зайдуллина Лейля Акдасовна
  • Әлмәт тарихына күз салыйк әле.
  • 1926 елга кадәр Әлмәт - Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт волосте үзәге. 1930 ның 10 августыннан - район үзәге. Әлмәтнең киләчәктәге үсеше монда нефть чыганаклары табылу һәм эшкәртелү белән бәйле.

Нәкъ менә нефть табылу  белән  Әлмәт шәһәре төзелеше башлана да инде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milltlr.docx19.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әлмәт районы оешуга 85 ел тулуына багышланган проект эшчәнлеге  мәктәпкүләм бәйгесе

Максатлар: 1. Укучыларны Әлмәт районында яшәүче төрле милләт халыклары белән таныштыру. 2. Төрле милләт балалары арасындагы дуслык җепләрен ныгыту. 3. Үз халыклары, район тарихына кызыксыну хисләре үстерү.  

Укытучылар: Зәйдуллина Л.Ә., Ямалиева Ә.К.

       

Чара барышы:

2 алып баручы Әлмәт районы тарихы һәм биредә яшәүче милләтләр белән таныштыралар.

  • Исәнмемез, хөрмәтле кунаклар! Бүген 7,8 сыйныф укучылары арасында проект эшчәнлеге буенча көч сынашачак. Ул Әлмәт районы оешуга 85 ел тулуына багышланган. Һәр класс презентацияләрен яклар һәм үз чыгышын  милләткә кагылышлы бәйрәм, бию, җырлар белән баетыр.
  • Әлмәт тарихына күз салыйк әле.
  • 1926 елга кадәр Әлмәт - Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт волосте үзәге. 1930 ның 10 августыннан - район үзәге. Әлмәтнең киләчәктәге үсеше монда нефть чыганаклары табылу һәм эшкәртелү белән бәйле.

Нәкъ менә нефть табылу  белән  Әлмәт шәһәре төзелеше башлана да инде.

  • Районыбызның 85 еллыгын билгеләп үтсәк тә, чынлыкта Әлмәтнең үткәне бик еракларга барып тоташа.

1994 елда Чупай карьерында таш чыгаручылар мамонт сөякләренә юлыгалар. Димәк, тереклек бездә борынгы заманнардан ук дәвам иткән.

Татарстанда беренче ревизия 1722 елда үткәрелә. Ләкин Әлмәт авыллары анда күрсәтелмәгән. Ә менә 1746 елда үткәрелгән икенче ревизия вакытында Әлмәт, Габдрахман, Чупай һ.б. авыллары инде телгә алына.

Әлмәт тарихы 1720 еллар тирәсендә нигезләнгән Әлмәт авылыннан башлана.

Әлмәт авылына нигез салыну хәзерге Сарман районы Әлмәт авылы кешесе Әлмөхәммәт исеменә бәйләп аңлатыла.

        Безнең якларга Казан,Зөя, Чистай, Сембер якларыннан халык күченеп утыра.

  • Татар авылы саналган Кичүчатка моннан 250 ел элек  Яшел Үзән районыны Шырдан авылыннан чукындырудан качып килгән затлар нигез сала.   Беренче күчеп килгән кеше  Юлдаш мулла була. Әлеге зат күренекле галим Ризаэддин Фахреддиннең бишенче буын бабасы.

Кәләй авылы тарихы 1727 елда Рус Акташы авылыннан керәшен татарлары һәм Казан өязеннән мордвалар, чувашлар  һәм башкортлар күчереп утыртылгач башлана.

  • Төп халкын чувашлар тәшкил иткән Кләмәнтәй авылына Кләмәнтәй агай нигез салган дип исәпләнә. Патша тарафыннан армиядә хезмәт иткәне өчен әлеге урыннар аңа бүләк итеп бирелә.

Төп халкын руслар һәм  татарлар тәшкил иткән
Новоникольск авылына алпавыт Иван Пасмуров нигез салган.  Әлеге матур урыннарны аңа Екатерина II үзенә яхшы хезмәт иткән өчен бүләк итә. Биредә әлеге бай үзенә 3 катлы йорт, завод төзи.

Күрүебезчә, безнең якларда төрле милләт кешеләре гомер-гомергә иңгә-иң куеп, дус-тату яшәгән. Бүгенге көндә дә әлеге дуслык җепләре ныгый гына бара.

Күрүебезчә, безнең якларда төрле милләт кешеләре гомер-гомергә иңгә-иң куеп, дус-тату яшәгән. Бүгенге көндә дә әлеге дуслык җепләре ныгый гына бара.

   2002 елгы халык исәбен алу буенча Әлмәт районында  татарлар - 53,1%, руслар - 40,1%, чуашлар - 2,2%, мордвалар - 1,6%ны тәшкил иткән.

  • Сүз чыгыш ясаучыларга бирелә. Алар безне татар, рус, башкорт, чуваш, мари милләтләре белән таныштырып китәчәкләр.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. ...

Проект эшчәнлеге турында

Проект  эшчәнлегенең төп кагыйдәләре....

Отчет об участии МБОУ ОСОШ №3 Орловского района Ростовской области в этнокультурном проекте «150 культур Дона» 2017-2018

Опыт участия в региональном этнокультурном образовательном проекте "150 культур Дона"...

Отчет об участии МБОУ ОСОШ №3 Орловского района Ростовской области в этнокультурном проекте «150 культур Дона» в 2018-2019 учебном году.

Отчет об участии МБОУ ОСОШ №3 Орловского района Ростовской области в этнокультурном проекте «150 культур Дона»в 2018-2019 учебном году....

Укучыларны тәрбияләүдә проект эшчәнлеге

Укучыларны тәрбияләүдә проект эшчәнлеге...