Укучыларны тәрбияләүдә проект эшчәнлеге
статья

Укучыларны тәрбияләүдә проект эшчәнлеге 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Проект эшчәнлеге 33.51 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче санлы Урыссу урта гомуми белем

бирү мәктәбенең татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Рәмилә Камил кызының татар  теле һәм әдәбияты

укытучыларынын  мәктәп методик берләшмәсе

киңәшмәсендә ясаган чыгышы.

XXI гасыр укучыларын тәрбияләүдә проект эшчәнлеген куллану.

     Татар телен укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Проект методының төп максаты- укучының белемне укытучыдан әзер килеш алуында түгел, ә үзе мөстәкыйль яисә төркем белән берлектә эзләнүләр нәтиҗәсендә табуы һәм шулар нигезендә дәрес темасына караган нәтиҗәләр ясау. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

- укучыларны мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат җыярга, уйларга, анализ ясарга өйрәтү.

- укучыларда әдәбият өйрәнүгә теләк уяту;

- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

- укучыларның фән буенча белемнәрен тирәнәйтү;

   Нәрсә соң ул проектлар методы? Ул нинди булса бер проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

«Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

Проект сүзе өч мәгънәне аңлата:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;

2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла. Проект - тикшерү эшенең бер формасы. Педагогикада исә, без бу исем астында, ниндидер бер эшчәнлекне башкарыр өчен уйланылган, яисә ярдәм итәргә тиеш булган алымнар, ысуллар җыелмасы төшенчәсен аңлыйбыз.

Проект эшчәнлеге ул - төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе. Ул укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра, фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы да. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра, фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

1. Тикшерү проекты:

1) хәзерге заманда актуаль тема алына;

2) проблемасы күрсәтелә;

3) тикшерү объекты билгеләнә;

4) тикшеренү ысуллары;

5) нәтиҗә чыгарыла.

2. Иҗади проектлар. Бу типтагы проектларның төгәл структурасы юк. Эшнең төренә билгеләнгән тәлапләр буенча эшләнә. Моңа газета, буклетлар чыгару, презентацияләр, сценарияләр язу керә.

3. Уен проектлары. Уен проекты дәрескә, махсус конкурска әзерләнергә һәм тулысынча тиешле тематикага туры килергә тиеш. Мондый проектларда структурага әз генә төгәллек кертелә, ләкин ул ахырга кадәр ачык кала. Катнашучылар проектның эчтәлеге таләп иткән билгеле бер характердагы рольләрне алалар. Болар әдәби персонажлар яки уйлар чыгарылган мифик геройлар булырга мөмкин. Бу эшчәнлектә көтелгән нәтиҗә бары тик азакта гына була.

4. Мәгълүмати проектлар. Нинди дә булса объект турында мәгълүмат җыю, анализлау. Мәсәлән, шәһәребез музее, мәчетләре турындагы проект эшләре.

5. Предметара. Берничә предметка нигезләнеп, мәгълүмат җыю, анализлау.

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шушы методны куллану ничегрәк башкарыла соң? Билгеле булганча, рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә әлеге метод зур урын алып тора. Лексика һәм грамматикага өйрәнү аралашуга нигезләнә. Татар телен өйрәнүгә этәргеч ясаучы, активлык һәм иҗадилыкны үстерүче метод булып проектлаштыру методын атарга була. Проект укытучы тарафыннан махсус оештырыла, укучылар исә мөстәкыйль рәвештә эшлиләр һәм ахырда бер гамәли нәтиҗә ясала. Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урынны алып тора. Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшылап әзерләнүләрен, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында фикер алышуда катнашып, укытучы да тигез хокуклы яшьтәш, ярдәмчегә әйләнә. Проектларны гамәлгә ашыру укучыларга әйләнә- тирәдәге кешеләр белән бергә эшләргә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.
  Проектта катнашучылар эшне төрлечә бүленеп башкарырга мөмкиннәр:

- группалап;

- парлап ;

- ялгыз (индивидуаль) .

Бу вакытта укучыларның теләкләре, мәнфәгатьләре искә алына. Группаларга бүлгәндә, шулай ук төрле өлгерештәге, төрле җенестәге укучыларны аралаштыру күздә тотыла.

Проектта укучылар мөстәкыйль эшлиләр дип әйтсәк тә , бу эш укытучы җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Проектның темасын укытучы әйтә, шул ук вакытта укучыларның фикерләре, алар тәкъдим иткән темалар да тыңлана. Тема билгеләнгәннән соң максат ачыклана, эш планы төзелә. Ә гомумиләштерү этабында укучылар планда каралган материалларны бергәләп эшлиләр.

Иң кызыклы этап - ул проектны яклау. Проект сыйныф укучылары алдында яклана, үзенчәлекле яклар күрсәтелә, уңай һәм кимчелекле яклар билгеләнә. Ахырда рефлексия ясала.

Димәк, проект өстендә эш ниндидер конкрет, социаль әһәмиятле проблеманы чишүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Куелган проблеманы чишүдә эшләнәчәк эшне дөрес планлаштыруның әһәмияте зур. Һәр конкрет гамәл, аның нәтиҗәсе, срогы, җаваплы кешесе күрсәтелә. Шулай ук килеп чыгачак нәтиҗә-продукт һәм презентация формасы билгеләнергә тиеш. Һәр проектның төп шарты – укучыларның иҗади эшләве. Проектның характерлы үзенчәлеге булып укучыларның информация эзләве тора. Информация укучы тарафыннан өйрәнелә, эшкәртелә һәм тәкъдим ителә. Укучы информацияне турыдан туры бер җирдән икенче җиргә күчереп куярга гына тиеш түгел, үзенең фикерен дә белдерергә тиеш.

Проектның нәтиҗәсе булып укучыларның куелган проблеманы чишкәндә булдырган эш продукты тора.

Һәр проект үзенең тәмамлау этабында продуктны презентацияләү һәм яклаудан торырга тиеш. Димәк, проект эше түбәндәге тәртиптә бара:

Проблема – Планлаштыру – Информация эзләү – Продукт – Презентация

Аның нигезе - тикшеренү эше.

    Проект – теләсә кайсы предметны өйрәнгәндә куллану мөмкинлеге булган метод. Аны дәрес вакытында һәм дәрестән тыш вакытта да кулланып була. Проект методы укучыларның үзләре куйган максатларын тормышка ашыруга корылган һәм шуңа күрә ул – уникаль. Ул күптөрле белем һәм күнекмәләр формалаштыра, шуңа ул эффектив. Проект укучыларга шулкадәр кирәкле эш тәҗрибәсе бирә, шуңа күрә ул алыштыргысыз.

   Әйе, проектлар методын  кулланып  эшләү  укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә.  Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант  яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

    Проект эшен куллану фән-техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениедә, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык, үз урынын табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләүгә ярдәм итәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. ...

Укучыларның тәрбия дәрәҗәсен өйрәнү

Тәрбия эшен уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта, укучыларның, аларның шәхси сыйфатларын яхшы белү, җентекләп өйрәнү кирәк. Моның өчен педагогик эзләнү алымнарын белү зарур. Сыйныф җитәкчесе укуч...

Проект эшчәнлеге турында

Проект  эшчәнлегенең төп кагыйдәләре....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни-эзләнү эшчәнлеге белән идарә итү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни-эзләнү эшчәнлеге белән идарә итү....

Әлмәт районы оешуга 85 ел тулуына багышланган проект эшчәнлеге мәктәпкүләм бәйгесе

Әлмәт тарихына күз салыйк әле.1926 елга кадәр Әлмәт - Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт волосте үзәге. 1930 ның 10 августыннан - район үзәге. Әлмәтнең киләчәктәге үсеше монда нефть чыганаклары та...

УКУЧЫЛАРНЫҢ АКЫЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕГЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА ПРОЕКТ ТЕХНОЛОГИЯСЕ.

Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүм...

Экологик тәрбия бирүдә мәктәп урман хуҗалыгының эшчәнлеге.

Мәктпәтә 2018  елда мәктәп урман хуҗалыгы оештырыла. Шушы юнәлештә куп төрле чаралар уздырыла....