3 сыйныф, "Без җәйне яратабыз"
план-конспект урока на тему

Губайдуллина Лейсан Равиловна

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы

Татар теле, 3 сыйныф дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты

 Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә. Гыйниятуллина

Тема: Без җәйне яратабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teh_karta.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы

Татар теле, 3 сыйныф дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты

        Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә. Гыйниятуллина

Тема: Без җәйне яратабыз.

Миңнуллина Ләйсән Равил кызы –

Яшел Үзән шәһәре

15 нче гомуми белем бирү мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема

Без җәйне яратабыз.

Максат

1. – укучыларны җәй билгеләре белән таныштыру, җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру;

2. – җәйне ни өчен яратканыңны әйтергә күнектерү;

3. –  укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, сүзлек запасын үстерү;

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет буенча белем, күнекмәләр

Универсаль уку күнекмәләре

Предмет буенча:

- җәй турында сөйли белү.

- җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү.

- җәйне ни өчен яратканны әйтә белү.

- җәй билгеләрен таба белү.

- җәй көне нинди киемнәр кигәнне әйтш белү.

 

Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;  
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

ел фасыллары, көз, кыш, яз, җәй, җәй көне, җәй билгеләре, яратам

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

Татар теле, рус теле,

әйләнә-тирәне өйрәнү

Индивидуаль,

Фронталь

Дәреслек

Интерактив такта

Презентация

Тарату материалы

Оештыру моменты                ( мотивлаштыру этабы)  

                                           

  • Исәнмесез укучылар!
  • Исәнмесез!
  • Кәефегез ничек?
  • Кояшлы иртә кебек,
  • Татар телен, ана телен
  • Өйрәнергә дип килдек!
  • Рәхмәт, утырыгыз.

Актуальләштерү

-Безгә хат килгән, анда табышмаклар. (Ребята, нам пришло вот такое письмо, там загадки ). Җавапларын тапсак, дәреснең темасын белә алабыз. (Если мы с Вами разгадаем загадки ,сможем понять тему нашего сегодняшнего урока).

а) “Бу кайчак була?”

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, -

Бу кайчак була? (көз көне)

б) “ Бу кайчак, туган?”

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил- буран, -

Бу кайчак, туган? (кыш көне)

в) “ Бу кайсы вакыт?”

Гөрләвек ага,

Кояш елмая.

Торналар үтте

Тезелеп бая. (яз көне)

г) Матур җәй, кил безгә,

Кил, кил тизрәк син безгә,

Гөлләр белән бизәп җирне,

Чәчәкләр бир син безгә! (җәй турында)

- Дөрес. Безнең 4 ел фасылы бар: көз, кыш, яз, җәй. Укучылар, сорауга җавап бирегез әле: Яздан соң нинди ел фасылы килә?

Безнең бүгенге темабыз да нәкъ менә җәй турында.

Яңа темага чыгу, уку мәсьәләсен  чишү этабы

Ныгыту.

Йомгаклау, нәтиҗә ясау

Билге кую

Өй эше бирү

Җәй билгеләре белән таныштыру (слайдлар ярдәмендә):

- эссе;

- кояш кыздыра;

- күбәләкләр оча;

- бал кортлары бал җыя;

- кошлар сайрый;

- чәчәкләр үсә;

- көннәр озыная, төннәр кыскара;

- мәктәптә укулар тәмамлана.

2) Сорауга җавап бирү: Укучылар, сез җәйне ни өчен яратасыз?

Күнегүләр өстендә эш:

  1. 73 бит, 2 нче күнегү: Сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында?  

(Укучыларга сүзләр таратыла, алар магнитлар ярдәмендә аларны тактага туры китереп беркетәләр)

    Яңгыр, буран, җәйге каникул, язгы җил, бал кортлары, сары яфрак,    

    кызыл җиләк, салкын көн, ап-ак кар, күбәләкләр, яшел үлән, җылы    

    кояш.

  1. 73 бит 3 нче күнегү: Гали бу киемнәрне кайчан кия? (Слайдларда  

дәреслектә бирелгән киемнәр китерелә, укучылар аларны кайсы ел фасылы вакытында киелгәннәрен әйтәләр)

      Чалбар, итек, тун, резин итек, кепка, күлмәк, свитер, туфли.

-Без дәрестә нинди ел фасылы турында сөйләштек? 
-Җәйнең нинди билгеләрен беләсез? 
-Нинди яңа сүзләр белән таныштык? 

Укучылар сез үзегезгә билге куегыз. Кемнәр үзен мин бүген 5 легә эшләдем дип уйлый? Кемнәр 4 легә эшләдем дип уйлый.? Бүген 3 ле алучылар юктыр да инде. Молодцы. Барыгыз да яхшы эшләдегез.

Өй эше:

73 нче бит, 5 нче күнегү (Без яратабыз. Укулар тәмамлана җөмләләрен киңәйтеп язарга.

Үрнәк (Образец):

Мин яратам.

Мин җәйне яратам.

Мин җәйне бик яратам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без кошларны яратабыз

Без кошларны яратабыз!...

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

Тукайны яратабыз

Г.Тукайның туган көненә багышлына....

"Без татарча укырга яратабыз"

Пособие по чтению на основе текстов И.Л.Литвинова для русскоязычных учащихся 3-4 классов...

Без чисталык яратабыз.

Урок по татарскому языку в 5 классе по теме "Без чисталык яратабыз"...