Без чисталык яратабыз.
план-конспект урока (5 класс)

Урок по татарскому языку в 5 классе по теме "Без чисталык яратабыз"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_chistalyk_yaratabyz.docx15.61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Без чисталык яратабыз.

3 сыйныф.

Дәрес барышы.

1. Оештыру .

Уңай психологик халәт тудыру. (1 нче слайд)

-Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек!

- Рәхмәт, балалар,утырыгыз!

- Балалар, дәресебезне бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырыннан башлап җибәрербез. (“Туган тел” җырының беренче куплетын җырлыйбыз.)

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1) Шәхси гигиена темасына караган сүзләрне искә төшерү. (2 нче слайд)

- Керпе безгә нәрсәләр алып килгән икән? (Йомшак уенчык һәм шәхси гигиена әйберләрен күрсәтү.)

- Сүзләрне ничек итеп дөрес әйтә белергә тиешлекне слайдтан карау, кабатлау. (4-8 нче слайдлар.)

Сорау - җавап:

- Бу сөлгеме?

- Юк, әйе һ.б

2) “Найдите ошибку”. ( 9 нчы слайд.)

3) Тикшерәбез, проверяем. (10 нчы слайд.)

4) Шәхси гигиенага кагылышлы сүзләрне күплектә әйтергә өйрәнү. (11нче слайд.)

5) Схема буенча җөмләләр төзү. (12 нче слайд.)

- Укучылар, сабын, сөлге, теш щёткасы, теш пастасы, тарак сүзләрен нәрсә берләштерә? (объединяет?)

-Чисталык.

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

- Чисталык турында.

- Дөрес, балалар, бүгенге дәрестә без “Мин чисталык яратам” темасы буенча сөйләшүне дәвам итәрбез һәм “Алсу” хикәясе белән танышырбыз. (Тактага иң башта “чисталык” сүзен беркетәбез, аннан соң “Мин чисталык яратам” дигән җөмләне төзибез, тәрҗемә итәбез.)

3. Яңа материал өстендә эш.

1. Сүзлек эше. (13 нче слайд.)

  • Пөхтә – аккуратная.
  • Йокыдан тора - встаёт с постели.
  • Чиста – опрятная, чистая.
  • Кечкенә – маленькая.
  • Йомшак – мягкая.
  • Ул – она (или он).

2. Хикәяне укытучы укый. (Дәреслек: 57 нче бит.) (15 нче слайд.)

3. Хикәяне укучылар белән бергә тәрҗемә итү. (Укучылар укый, бергәләп тәрҗемә итәбез)

(Карап барыла, хаталы сүзләр төзәтелә, транскрипциясе языла.)

Ял минуты.

Чырык-чырык чыпчыклар.

Килеп кунды чыпчыклар.

Башта җим чүпләделәр,

Песине күрмәделәр.

Песи йокыдан торды,

Мәкерле план корды.

Шап иттереп сикерде:

Бер чыпчыкны эләктерде.

5. Аңлау дәрәҗәсен күзәтү буенча күнегүләр.

Хикәядән тәрҗемәгә туры килгән җөмләләрне табу. (16 нче слайд.)

- Алсу аккуратная девочка;

- о том, что она встаёт;

- чистит зубы;

- о том, что вытирает лицо

7. Дәреслек. 58 нче бит, 7 нче күнегү. (17-18 нче слайдлар.) Диалогларны уку. Дополни диалоги. Разыграй их с партнёром по плечу.

А)

- ...?

- Әйе, бу сөлге чиста.

- ...?

- Сөлге йомшак, зур.

Ә)

-Сиңа сөлге кирәкме?

- ... .

- Нинди сөлге кирәк?

- ... .

-Зур сөлге юк. Кечкенә сөлге бар.

- ... .

8. Уен. « Башы бар, азагын тап, азагы бар, башын тап!» (19 нче слайд.)

Карточкалар таратыла. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга.

- Мин теш чистартам.

- Мин битне юам.

- Мин чәч тарыйм.

- Мин кул юам.

9. Дөреслеген тикшерү. (20 слайд.)

10.(“Әпипә” көенә бииләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.)

-Алсу сүзендә ничә хәреф бар?

- Сабын сүзендә ничә тартык аваз бар?

- Сөлге сүзе ничә иҗектән тора?

4.Үткән материалны ныгыту.

1. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге буенча дәвам ит. (21 нче слайд.)

- Алсу – бик пөхтә, чиста ... .

- Ул кечкенә щётка белән теш ... .

- Йомшак сөлге белән бит ... .

2. Пересказ Шурале рассказа об Алсу.

- Правильно ли Шурале пересказал рассказ об Алсу?

5. Өй эше. 59 нчы бит, 10 нчы күнегү («Лучший рассказчик текста»).

6. Билге кую.

7. Йомгаклау. Дәрестә нәрсәләр эшләдек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без кошларны яратабыз

Без кошларны яратабыз!...

Чисталык дәресе "Россиянең һәм татарстанның тыюлыклары"

Презентация Татарстан Республикасында игълан ителгән "Әйләнә - тирәлекне саклау һәм экологик культура" елына багышлана...

2 нче сыйныф "Мин чисталык яратам"

2 нче сыйныфта рус төркеме өчен дәрес планы. ФГОС буенча төзелгән дәрес....

Тукайны яратабыз

Г.Тукайның туган көненә багышлына....

3 сыйныф, "Без җәйне яратабыз"

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасыТатар теле, 3 сыйныф дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә. Гы...

"Без татарча укырга яратабыз"

Пособие по чтению на основе текстов И.Л.Литвинова для русскоязычных учащихся 3-4 классов...