Мәгърифәтче әдип Ф. Кәрими
статья на тему

Арсланова Зульфия Замиловна

Бу хезмәттә XIX йөздә яшәгән һәм иҗат иткән мәгърифәтче әдип Фатих Кәриминең иҗаты чагылыш тапкан

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mgriftche_dip_f._krimi._arslanova_z.zh_.docx25.54 КБ

Предварительный просмотр:

Арсланова З. Җ..

Татарстан Республикасы

                                                                                Чүпрәле муниципаль районының

                                                                  «Иске Шәйморза гомуми белем мәктәбе»

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.

МӘГЪРИФӘТЧЕ ӘДИП ФАТИХ КӘРИМИ

 

Кешелек үзенең яшәеше дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны киләчәк тормышка әзерләү тәшкил итә. Һәр халыкның, һәр милләтнең бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары, тәрбия алымнары, гасырлар буе үтәлеп килгән гореф-гадәтләре бар. Яшь буынны туган телен һәм халкын яратучы,         үз милләтен кайгыртучы, белемле буын итеп тәрбияләргә тырышу татар халкында элек-электән яшәп килгән. Татар халкының беренче шагыйрьләре, галимнәре, алдынгы карашлы шәхесләре халыкны белемгә, һөнәргә өнди, наданлыкка каршы чыгарга, татар телен күтәрергә, хатын-кызларны да укытырга, аларга ирек бирергә чакыра. Татар мәгърифәтчеләре феодаль артталыкка, милли торгынлыкка, искелеккә кискен каршы чыгалар. Бу бигрәк тә ХIХ гасырның 2 нче яртысында киң тарала, чөнки мәгърифәтчелек хәрәкәте тулысынча формалашып җитә. Аның күренекле эшлеклеләре булып Ш. Мәрҗани, Х. Фәезханов, К. Насыйри, Р. Фәхреддин, М. Акъегетзадә, З. Бигиев, М. Акмулла кебек галимнәр һәм әдипләр тора.

Халкыбызның иң күренекле шәхесләреннән берсе – Фатих Кәрими. Ул   татар әдәбиятына үзенең мәгърифәтчелек рухындагы хикәяләре белән килә һәм реалистик проза үсешенә зур өлеш кертә, соңрак очерклар, төрле китаплар авторы, журналист-публицист буларак та таныла.

Ул 1870 елның 30 (18) мартында хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районы Миңлебай авылында гаять сәләтле, дин әһелләре арасында да аерылып торган кеше гаиләсендә туа. Аның әтисе Гыйльман ахун Ш.Мәрҗанинең шәкерте, заманының прогрессив карашлы кешесе була, балаларына дөньяви белем бирергә омтыла.

Фатих 11 ел Чистай мәдрәсәсендә укый һәм шунда ук ике класслы рус мәктәбен тәмамлый. 1891 елда Төркиягә китеп, Истанбул университетында белем ала. 1896 елда аны Кырымга – Ялта шәһәренә укытучы итеп чакыралар. Биредә ул Исмәгыйль Гаспралы оештырган яңа методлы мәктәптә укыта.1898 елда Бакчасарайда ачылган яңача укытучылар хәзерләү курсларына җитәкчелек итә. Ул үзенең әдәби иҗат эшчәнлеген дә яңа мәктәп өчен көрәшкә юнәлтә. ”Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы”, “Бер шәкерт илә бер студент”, “Нуретдин хәлфә”кебек әсәрләрен яза.

1899 елда әтисе, муллалыгын ташлап, Оренбургка күчә. Типография сатып алып, 1901 елда бу шәһәрдә татарча китап басу эшләрен башлап җибәрә. Фатих Мәскәүдә бухгалтерия курсларында укып кайта. Петербургта китап басу һөнәренә дә өйрәнә, әтисенең эшен дәвам иттерә. Ул рус, гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен һәм күп кенә фәннәрне яхшы белүче мәгърифәтче  булып җитешә.

1906-1907 елларда Ф. Кәрими Оренбургта Шакир һәм Закир Рәмиевләр чыгарган “Вакыт” газетасының баш мөхәррире булып эшли. 1912-1913 елларда, Балкан сугышы барган чорда, шушы газетаның Төркиядәге хәбәрчесе сыйфатында “Истанбул мәктүпләре” дигән публицистик очеркларын бастыра.

Революциядән соң Ф.Кәрими тулысынча укытучылык эшенә күчә. 1924 елга кадәр Оренбург педагогик белем йортларында укыта. 1925 елда, Мәскәүгә күчеп, СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли, Көнчыгыш университетында укыта.

1937 елның 4 августында нахакка гаепләнеп кулга алына, “Төркия файдасына шпионлык кылуда һәм партия җитәкчеләренә каршы террор актлары оештыру”да гаепләнә. Шул ук елның сентябрендә СССР Югары суды Хәрби коллегиясе тарафыннан атарга хөкем ителә. 1959 елда реабилитацияләнә.

Кәрими иҗатының төп идеясе — искечә укыту ысулларын тәнкыйтьләү, татар мәктәбендә реформалар үткәрү өчен көрәш. Авыл мәдрәсәсен тасвирлаган “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы” хикәясе — Ф. Кәриминең беренче әсәрләреннән. Автор мәдрәсә шартларының фәкыйрьлеген, укыту ысулларының кадимилеген тасвирлый. “Салих бабайның өйләнүе” (1901) хикәясе герое —умартачы Салих бабай — авыл балаларына әкиятләр, үз тормышыннан төрле вакыйгалар сөйли. Автор геройның бай рухи дөньясын ачып сала, “гади” кешеләр белән аралашуның рәхәтлеген күрсәтә. “Бер шәкерт илә бер студент” (1899)  повестенда язучы шәкерт белән студентны капма-каршы куеп, кадимче муллаларның наданлыгын сурәтли. Вакыйга шәрекъне өйрәнүче рус студентының Бохарада белем алган татар шәкерте белән пароходта корган әңгәмәләре тирәсенда бара. Шәкерт студентның гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә биргән гади сорауларын да аңламый. Кадимчелек дошманы буларак, Кәрими аларның наданлыгын күпертеп күрсәтә һәм шуның аркасында мөселман руханиларының катгый тәнкыйтенә дучар була. Мәгърифәтчелек романтизмы рухында язылган “Морза кызы Фатыйма” (1901) повестеның төп героинясы, бакчачыга булган мәхәббәте хакына өен ташлап, сөйгәне белән чит илгә китеп бара. Качып киткән яшьләрне куып җитеп, кызның әти-әнисе никахка ризалыкларын бирәләр. Язучы саф мәхәббәт тантанасын күрсәтә, укучыны кешенең дәрәҗәсе аның чыгышына карап түгел, ә рухи сыйфатларына карап билгеләнергә тиеш икәненә инандыра.

Фатих Кәрими — сәяхәтнамә жанрында язылган берничә китап авторы да. “Ауропа сәяхәтнамәсе” (1902) китабында ул 1899 дагы сәяхәте турында

яза, татар һәм Европа халыклары көнкүрешен һәм мәдәниятен чагыштыра,

соңгыларының уңышларына сокланып карый. Татарның артта калуын  уку

системасын үзгәртергә, укыту программаларына дөньяви фәннәрне кертергә

теләмәү белән аңлата,милләтне мәдәниятле һәм белемле итү идеяләрен алга сөрә. Шундый ук фикерләр 1903 тә Бакчасарай шәһәренә “Тәрҗеман” газетасының 20 еллыгын бәйрәм итәргә барганда алган тәэсирләре чагылыш тапкан “Кырымга сәяхәт” китабында да (1904) урын ала.

Ф. Кәрими иҗатында “Истанбул мәктүбләре” аерым урын тота. Ул 1913нче елда нәшер ителгән  Бу китап бөтендөнья сугышы алдыннан Төркия тормышының үзенчәлекле энциклопедиясенә әверелә, чөнки 1912-1913 елларда  Ф. Кәрими, “Вакыт” газетасы хәбәрчесе буларак, тиздән башланачак бөтендөнья сугышы алдыннан кабынып киткән хәрби каршылыклар оештырылган Төркиягә җибәрелә. Телләрне белү һәм университет буенча күптәнге элемтәләре аңа төрле кешеләр: генераллар һәм солдатлар, галимнәр һәм язучылар, эшкуарлар һәм муллалар, мөгаллимнәр һәм кәсепчеләр белән бәйләнешкә керергә ярдәм итәләр. Әлеге очрашулар һәм күзәтүләр «Вакыт» газетасында атнага берничә тапкыр басылучы хәбәрләргә нигез була. Барлыгы 70 кә якын шундый язмаларны бергә туплагач, 1913 елда ук дөнья күргән 450 битлек том килеп чыга. Төркия белән аны студент еллары һәм җәмгыятьнең төрле даирәләрендәге күп санлы дуслары бәйли, һәм ул әлеге дәүләткә үзенең уңай карашын яшермичә, аның сугыштагы уңышсызлыкларының сәбәбен дошманнарның көчле булуында түгел, ә илнең үзенең көчсезлегендә күрә. Фатих Кәриминең җиңү өчен  сәясәтне, икътисадны һәм динне искелектән азат итәргә кирәк дигән сүзләре белән һич тә килешми мөмкин түгел. Китапта Рәсәй белән тотрыклы мөнәсәбәтләрнең - Төркиянең чәчәк атуында хәлиткеч факторларының берсе булуы ассызыклана.

Татарларның рухи җитәкчеләре Габудулла Тукай һәм Фатыйх Әмирхан еш кына Кәрими иҗатының йомшак якларын күрсәтсәләр дә, “Истанбул мәктүбләре”н хуплап каршылыйлар. Тукай аны хәтта уйлану өчен «рухи азык» дип тә атый.[5:140]

Ф. Кәрими – педагогика өлкәсенә дә шактый күп өлеш керткән шәхес. Гани Хөсәенов(1839-1902) белән бергә ул яңа мәктәп челтәрен барлыкка китерү, аны бер эзгә салу, аның эшчәнлеген оештыру белән шөгыльләнә. 1901 әм 1902 елларда ул җәдит укытучыларга кулланма “Мөгаллим һәм мәрәбби. Раһнамә”(“Укытучы һәм тәрбияче. Юл күрсәткеч”) дигән ике кисәктән торган педагогик хезмәт бастыра. Инкыйлабка кадәрге мәктәпләрдә ул төзегән география, тарих дәреслекләре кулланылышта була, кабат-кабат басыла.

Ф. Кәриминең тәрҗемәчелек өлкәсендә дә эшләве мәгълүм. Ул төрек язучылары Әхмәд Мидхәтнең “Белгеч кыз”, Шәмсетдин Саминең “Хатыннар” әсәрен татарчага тәрҗемә итә. [2:131]

Кәрими тарихчы һәм географ поляк Фелициан Пуцековичның 42 брошюрасын татар теленә тәрҗемә итәргә һәм нәшер итәргә ниятли. 1914 елга кадәр укучы кулына аларның 26 сы барып ирешә. Әлеге сериянең кайбер брошюраларында нәшир сүз башы мөгаллиф буларак чыгыш ясый, аларда татар җәмәгатьчелеге өчен көнүзәк проблемаларны күтәрә. [5:141]

Ф. Кәриминең тормыш юлын, иҗади һәм гыйльми эшчәнлеген өйрәнгәннән соң, мин мондый нәтиҗәгә килдем: Ф. Кәрими – татар публицистикасын, әдәбиятын һәм мәдәниятын, педагогикасын үстерүгә зур өлеш керткән мәгърифәтче язучы.

                                       

                                    Кулланылган әдәбият

  1. Әхмәдуллин А.Г. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2006, – 333б.
  2. Гайнетдин М. Гасырлар мирасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004, – 318б.
  3. Карурманны чыккан чакта. /Төз.: Кадыйрова И.И., Фәйзрахманова Х.Г., Шакирова Т.Р. – Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2001, – 317б.
  4. Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.Ә. Борынгы һәм урта гасыр, ХIX йөз татар әдәбияты, 9нчы сыйныф. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011, – 406б.
  5. Татар зыялылары: тарихи портретлар:Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы/Төз.: Мөхәммәтшин Р.М. –  Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2003, – 208 б.
  6. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт йолдызлыгы. – Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2002, – 286 б.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

"Мәдрәсәләрдә мәгърифәтле халкым тарихы"

Г.Тукайның XX гасырда татар яңарышы тудырган бөек шәхес  булуын исбатлау....

"Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек бирелеше

М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә  мәгърифәтчелек идеяләрен ачыклау;Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикер йөртү активлыгын, игътибар координациясен үстерү күнекмәсен ныгыту;Белемгә омтылы...

Тема: Вторая война Рима с Карфагеном. Установление господства Рима во всем средиземноморье во II в. до н.э.

   Подвести уч-ся к пониманию причин, характера война Рима с Карфагеном. Изучить историю римских завоеваний в восточной части средиземноморья ,а также подвести итог по образован...