Мәҗит Гафури. Тормыш юлы.
презентация к уроку (10 класс) на тему
Бу презентациядә Мәҗит Гафуринең тормыш юлы һәм иҗаты чагылыш тапкан.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 2.02 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тормыш юлы 1880 елда Башкортстанның Гафури районы Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә туа . Үз авылларындагы мәдрәсәдә укый , аннары күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә . Әтисе белән әнисе үлеп китә , һәм моннан соң унбер -унике яшьлек Мәҗиткә үз көнен үзе күрергә туры килә . 1896 елда берәр зуррак мәдрәсәдә укуын дәвам иттерү теләге белән ул Өфегә килә , әмма ярлылыгы аркасында теләгенә ирешә алмый , бары 1898 елда гына , Троицк шәһәренә барып , мәдрәсәгә укырга керә .
Троицк мәдрәсәсендә укыганда беренче әдәби тәҗрибәләрен ясый . 1904 нче елдан аның язганнары китап рәвешендә дөнья да күрә башлый . " Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек ", " Себер тимер юлы, яки әхвале милләт " кебек беренче китаплары басылып чыга . 1905 елда , Казанга килеп , " Мөхәммәдия " мәдрәсәсенә укырга керә һәм шул вакытта илдә көчәйгән революцион хәрәкәт йогынтысында үз иҗатында туган халкының реаль тормышына игътибарын көчәйтә , милли азатлык идеяләрен чагылдыра башлый .
1906 елда М.Гафури кабат Өфегә китә . 1917 нче елга кадәрге иҗатын да ул үзен милләт язмышын кайгырткан , аның азатлыгы өчен көрәшкән әдип итеп таныта . М. Гафури 1934 елда Өфе шәһәрендә вафат була .
Иҗаты " Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек » " Себер тимер юлы, яки әхвале милләт » " Кара йөзләр » " Тормыш баскычлары » " Шагыйрьнең алтын приискасында » “Кызыл йолдыз ” пьесасы ” Эшче ” операсының либреттосы
Мәҗит Гафури бер генә телдә — татар телендә иҗат иткән . Совет чорында Мәҗит Гафуриның әсәрләре башкорт , рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган . 1954 - 1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980 - 1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.
Роберт Миңнуллинның төрле темага шигырьләре белән танышу....
Мәгълүмати технологияләр кулланып Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү
Тукай иҗатына анализ...
![](/sites/default/files/pictures/2015/11/22/picture-690341-1448210986.jpg)
Мәҗит Гафури һәм Дәрдмәнд
Мәҗит Гафури үз язмышлары белән илебезнең күп милләтле культуралары тарихын, әдәбиятлары үсешен чагылдырган мактаулы әдипләр рәтенә кера....
Мәҗит Гафури буенча презентация
Мәҗит Гафури тормышы буенча презентация...
![](/sites/default/files/pictures/2015/05/22/picture-636521-1432296156.jpg)
Образ матери в стихотворении "Ана"/"Мать" М.Гафури (урок на платформе CORE)
Урок на платформе для онлайн-обучения...