Тема: Исем
презентация к уроку по теме

Рус мәктәпләренең татар  төркеме  өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (4нче сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл исем20.06 КБ
Файл исем607.2 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:  ИСЕМ

4нче класс

МАКСАТ : 1) 3нче сыйныфта исем турында өйрәнелгәннәрне искә төшерү;  

                      2) башка сүз төркемнәреннән аеру, дөрес язу, җөмләләрдә

                           урынлы  куллану күнекмәләрен ныгыту;

                      3) укучыларның логик фикерләү,  иҗади эшләү, мөстәкыйль

                           җавап бирү мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итү;

                      4) аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен  

                          формалаштыру.

ҖИҺАЗЛАУ:  проектор, экран, ноутбук, тема буенча презентация, карточкалар, татар теле дәреслеге.

ДӘРЕСЛЕК: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Р.К.Сәгъдиева,  В.А.Гарипова, Татар теле: Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) . –  Казан:  Мәгариф – Вакыт, 2014.

ДӘРЕС ТИБЫ : Башлангыч сыйныфларда өйрәнелгәннәрне искә төшерү.  

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

 Исәнләшү. Хәерле көн теләү.

II. Актуальләштерү

Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле якын-тирәдә булган әйберләрне атыйк.

Укучы: Өстәл, урындык, китап, Илсур... .

Укытучы: Сез санап чыккан әйберләрне бер сүз белән атасак, нәрсә дияр идегез.

Укучы: Предметлар.

 Укытучы: Үзегез атаган предметларга сораулар куегыз.

Укучы: Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирәләр.

Укытучы: Бу нинди сүз төркеме ?

 Укучы: Исем.

 Укытучы: Бик яхшы! Үзегезнең дөреслегегезне тикшерү өчен 1нче слайдка күз салыгыз. Биредәге ребусны чишсәгез бүгенге дәреснең темасы килеп чыгар.

Укытучы: Шулай итеп бүгенге дәрес нинди темага багышланган? (Исем сүз төркеменә)

 III.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Слайд 2

Укытучы: Исемнең билгеләмәсен әйтеп китик әле.

Укучы: Исем  предметны белдерә. Ул кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Слайд 3,4          

Укытучы: Сюжетлы рәсемнәргә карап, сорау куегыз.

Укучы: Это кто? – Это лётчик. Бу кем? – Бу очучы.

              Это кто? –Это коза. Бу нәрсә?- Бу кәҗә.

Укытучы: Рус һәм татар телендә исемнәргә сорау куюда аерма бармы?

Укучы: Әйе. Рус телендә барлык җанлы предметларга да кем? соравы куела. Ә татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куела.

Укытучы: Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче исемнәрне ике төркемгә аерып языгыз.

Слайд 6

 Укытучы: Сюжетлы рәсемнәрне чагыштырыгыз. Аларның аермасы нәрсәдә?

Укучы: Бу рәсемнәрдәге прдметлар сан ягыннан аерыла. Берлек һәм күплек санда килгәннәр.

Укытучы: Исемнәргә күплек санда нинди кушымчалар ялгана?

Укучы: Күплек сан кушымчалары: -лар/-ләр, -нар/нәр.

Слайд 8

Укытучы: Г.Тукайның шигырьләрен тиешле күплек сан кушымчаларын ялгап, дөрес итеп укыгыз.

 Слайд 9

Укытучы: Уйлап карыйк әле, 9нчы слайдтагы  (А,а)лсу, (Б,б)өгелмә, (А,а)лмаз сүзләре 2 очракта да бер төсле язылыр микән.

Укытучы: Укучы: Юк, бары тик кеше һәм шәһәр исемнәре баш хәрефтән языла.

Димәк, исемнәр нинди ике төркемгә бүленә?

Укучы: Ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленә.

Укытучы: Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне бер-берсеннән ничек  аерырга?

Укучы: Ялгызлык исемнәр – баш хәрефтән, уртаклык исемнәр – юл хәрефтән языла.

Слайд 10

Укытучы: Игътибар итегез, исемнәр дөрес бүленеп язылганмы?. Ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә?

Укучы: Ялгызлык исемнәргә кеше, елга, шәһәр, газета-журнал, республика исемнәре, хайван кушаматлары, һ.б. керә.

 Слайд 11.                                                                

Укытучы: Хәзер тактага игътибар белән карагыз һәм дәфтәр сүзенә нинди кушымчалар ялгануын әйтегез.

Укучы: Дәфтәр сүзенә килеш кушымчалары  ялганган. (Килешләрен билгеләү)

Укытучы: 12нче слайтта Мансур белән Илнур турында кечкенә генә хикәяне укыгыз. Хикәядә бирелгән бу җөмләләр сезгә ошыймы? Группаларда тикшерегез.(Төркемнәрдә эш: укучылар исемнәргә төшеп калган кушымчаларны ялгыйлар.)

Укытучы: Хәзер хикәябез ничек яңгырый, әйдәгез укып күрсәтегез. Укучы-лар, килеш кушымчалары җөмләдә ни өчен кирәк?

Укучы: Алар җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйлиләр.

Укытучы: Әйдәгез ял итеп алыйк.

Физкультминутка

Мин исем әйтсәм, сез сикерәсез. Башка сүз төркемен әйтсәм, кулларыгызны өскә күтәреп чәбәклисез.

Укытучы: Конвертта билгеле бер темага сүзләр бирелгән. Шул сүзләрне кулланып, җөмләләр  төзесәгез, кечкенә генә хикәя килеп чыгачак. (Төркемнәрдә эш)

Укытучы: Төркемнән 1 укучы килеп чыккан хикәяне укып күрсәтер.

IV. Рефлексия

Укытучы: Тактада бирелгән  тест буенча белемнәрегезне тикшерик.

Тема: Исем

1.Нинди сүз төркеме исем дип атала?

А) Предметның  билгесен белдерә;

Б) Предметның эшен белдерә;

В) Предметны белдерә.

2.Исем нинди сорауларга җавап бирә?

А) нинди? Кайсы?

Б) ничә? Күпме?

В) кем? Нәрсә?

3.Ялгызлык исеме дөрес язылганмы?

А) “Идел” журналы;

Б) Идел журналы;

В) идел журналы.

4.Татар телендә ничә килеш бар?

А) 7;

Б) 8;

В) 6.

5.Кайсы рәттәге исемнәр чыгыш килешендә?

А) урманга, өйгә;

Б) киемне, китапны;

В)дәфтәрнең; урындыкның;

Г) Бакчадан, мәктәптән.

6. Кайсы килешнең кушымчасы юк?

А) урын –вакыт килеше;

Б) юнәлеш килеше;

В) баш килеш.

7. Бу сүз нәрсә белән төрләнгән? Дәфтәрне.

А) тартым белән;

Б) килеш белән;

В) тартым һәм килеш белән.

8. Кайсы рәттәге сүзләр күплек санда килгән?

А) ипи, балык;        

Б) урамнар, гөлләр;

В) җиләккә, урманга.

Укытучы: Хәзер тестларыгызны алмашыгыз һәм бер-берегезнең эшләрен тикшерерсез.

 8 бирем дөрес булса – “5”, 6-7 бирем дөрес булса – “4”, 4-5 бирем дөрес булса – “3”,  4тән ким булса  – “2”куярсыз.

Слайт буенча тикшерәбез.

V. Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

VI. Өй эше:

  1. Әдәби уку китабыннан 3 җөмлә язып алып, исемнәрне билгеләргә;

яки

  1. Китаптагы 49нчы күнегүдә бирелгән исемнәрне кулланнып 3 җөмлә төзергә.

         


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ребусны чишс әң, теманы белерсең М 4 3 2 1 П И С Е

Слайд 2

Билгеләмә Исем ... белдерә . Ул ... сорауларына җавап бирә. предметны кем? нәрсә?

Слайд 3

Ничек сорарга ? … Это лётчик … Бу очучы Это кто? Бу кем?

Слайд 4

Ничек сорарга ? … - Это коза. Это кто? … - Бу к әҗә. Бу нәрсә?

Слайд 5

Кем? песи, Нәрсә? Апа, эт, җ ырчы, китап, б ала .

Слайд 6

Уйлап карыйк әле

Слайд 7

Исемнәр ... һәм ... саннарда килә. Күплек сан кушымчалары: Нәтиҗә берлек күплек -лар/-ләр, -нар/-нәр

Слайд 8

Д өрес итеп укыгыз Боз һәм кар эреде, Су... йөгерде. Егълап елга... , Яшь... түгелде. ләр лар лар Ашлык... үсте, Башак... пеште. Кояш пешерә, Тиргә төшерә. лар лар Кыр... буш к ала, Яңгыр... ява. Җир... дымлана, Бу кай чак була? лар ләр лар

Слайд 9

Уйлап карыйк әле Буең зифа, йөзең ( А,а )лсу , исемең дә ( А,а )лсу мәллә? Беләзегең ( Б,б )өгелмә , ( Б,б )өгелмәдән түгелме? Минем ( А,а )лмаз абый ( А,а )лмаз руднигында эшли. алсу Алсу бөгелмә Бөгелмәдән Алмаз алмаз

Слайд 10

Исем Ялгызлык Уртаклык Яр Чаллы Идел Габдулла Тукай Мырауҗан “Салават күпере” шәһәр елга кеше песи журнал урам Татарстан

Слайд 11

Дәфтәр сүзенә нинди кушымчалар ялганган? Өстәлдә дәфтәр ята. Укытучы дәфтәрнең чисталыгын тикшерде. Без дәфтәргә җөмләләр яздык. Дәфтәрне чиста тот! Мин дәфтәрдән сүзләр укыдым. Бу дәфтәрдә хаталар күп түгел икән. нең (И.к.) чисталыгын тикшерде. гә ( Ю.к.) җөмләләр яздык. н е (Т.к.) чиста тот! д ән (Ч.к.) сүзләр укыдым. дә (Ур-в.к.) хаталар күп түгел икән. (Б.к.) ята.

Слайд 12

Сезгә бу җөмләләр ошыймы? Мансур белән Илнур Казан яши. Мансур мәктәп укый, энесе Илнур бакча йөри. Татар теле дәресендә укытучы Мансур бишле куйды. Мансур мәктәп кайтты да әнисенә булышты. Энесе Мансур ала. да тә га га тән дан ү рнәк

Слайд 13

Нәтиҗә Исемнәрне килеш белән төрләндерү ни өчен кирәк? Исемнәрне килеш белән төрләндерү , сүзләрне бер-берсенә бәйләп, җөмлә төзү өчен кирәк.

Слайд 14

Физкультминутка.

Слайд 15

Тема : Исем Нинди сүз төркеме исем дип атала? А) Предметның билгесен белдерә; Б) Предметның эшен белдерә; В) Предметны белдерә. 2. Исем нинди сорауларга җавап бирә ? А) нинди ? Кайсы ? Б) ничә ? Күпме ? В) кем? Нәрсә ? 3.Ялгызлык исеме дөрес язылганмы? А) “Идел” журналы; Б) Идел журналы; В) идел журналы . 4. Татар телендә ничә килеш бар? А) 7; Б) 8; В) 6. 5. Кайсы рәттәге исемнәр чыгыш килешендә ? А) урманга , өйгә ; Б) киемне , китапны ; В) дәфтәрнең ; урындыкның ; Г) б акчадан , мәктәптән . Кайсы килешнең кушымчасы юк ? А) урын – вакыт килеше ; Б) юнәлеш килеше ; В) баш килеш . Бу сүз нәрсә белән төрләнгән ? Дәфтәрне . А) тартым белән ; Б) килеш белән ; В) тартым һәм килеш белән төрләнгән . Кайсы рәттәге сүзләр күплек санда килгән ? А) ипи , балык; Б) урамнар , гөлләр ; В) Җиләккә , урманга . 8 бирем дөрес – “5”, 6-7 бирем дөрес – “4”, 4-5 бирем дөрес – “3”, 4тән ким – “2”куясыз.

Слайд 16

Өй эше Әдәби уку китабыннан 3 җөмлә язып алып, исемнәрне билгеләргә. яки 2) Китаптагы бирем буенча исемнәрне кулланнып 3 җөмлә төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по татарскому языку.Тема:" Исем",4класс.

Урок по татарскому языку.Тема:" Исем",4класс....

презентация на тему "исем"

презентация к уроку...

Тема: Сан төркемчәләре. «Сан + исем» төзелмәсе

Тема: Сан төркемчәләре. «Сан + исем» төзелмәсеБелем бирү максаты:1.      Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү.2.       Сан һәм сан төркемчәләрен аера...

“Исем” темаһын йомғаҡлау. 4 класс

4 класста исем һүҙ төркөмөнә йомғаҡлау дәресе...

Внеклассное мероприятие по ОРКСЭ на татарском языке на тему: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар» («Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и пре

Методическая разработка внеклассного мероприятия по ОРКСЭ с привлечением родителей на татарском языке «Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ни...

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 6 класс

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.6 класс...