"Әдәп барда иман бар", Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы төзеде.(әдәбият, 9 -нчы сыйныф)
план-конспект занятия (9 класс) по теме

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Максат: халкыбызның изге китабы Көръән турында белгәннәрне искә төшерү; андагы гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышын аңлату; гомумкешелек кыйммәтләре, ягъни  дөньядагы барлык кешеләр өчен кыйммәтле сыйфатлар, аларның  нинди дингә ышануына карамыйча  үтәлергә тиешлеген аңлату.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Әдәп барда иман  бар» темасына 9 –нчы сыйныф өчен әдәбият дәресе .

                                                                        И туган тел! Синдә    булган                                                                                

                                                                        Иң әүвәл кылган догам

                                                                        Ярлыкагыл, дип,үзем һәм

                                                                        Әткәм-әнкәмне, Ходам.

                                                                                                       (Г.Тукай )

Максат: халкыбызның изге китабы Көръән турында белгәннәрне искә төшерү; андагы гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышын аңлату; гомумкешелек кыйммәтләре, ягъни  дөньядагы барлык кешеләр өчен кыйммәтле сыйфатлар, аларның  нинди дингә ышануына карамыйча  үтәлергә тиешлеген аңлату.

Җиһаз.Дини әдәбият : «Коръән» китабы, гәзит-журнал материаллары. 

Язулар: «Ата-анага мөхәббәт һәм хөрмәт», «Шәфкатьлелек», « Хезмәтне ярату», «Сабырлык», «Тыйнаклык», «Тотанаклык», «Хезмәтне ярату,үзеңдә саранлык һәм көнләүне булдырмау», «Кемнедер ашыгып хөкем итүдән тыелу,кеше сөйләмәү».

Сүзлек :

Иман - вера, убеждение.

Ислам- ислам дине,мөселман дине.

Мирас-  наследие.

Әдәпле - вежливый, учтивый, благовоспитанный, деликатный; с хорошими манерами, приличный, этичный // вежливо, учтиво,благовоспитанно,деликатно; прилично.

Инсафлы - воспитанный, благовоспитанный, скромный. 

Сабырлык-  терпение, выдержка, сдержанность.

Изгелек-1. святость, благочестивость 2. добро, доброе дело.

Шәфкатьлелек - участливость, милосердие, великодушие.

Хөрмәт - уважение, почёт, честь.

Өмет - надежда, чаяние 2. Мечта.

Саранлык - скупость, жадность.

Көнләшү - ревновать, приревновать 2. завидовать, позавидовать.

Мөселман – мусульманин.

 Мүҗүсилек – язычество.

                                               Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

2.Өй эшлэрен тикшерү.

3.Яңа теманы аңлату.

Укытучы:

-Хәерле көн, мөхтәрәм  кунаклар, кадерле  укучылар. Бүген  без иң  кадерле рухи мирасыбыз  коръән  турында  белгәннәребезне  кабатлап, әдәп,әхлак,  рухи байлык,  ата-анага  мөнәсәбәт  турындагы  белемнәребезне ныгытабыз. Укучылар, ни өчен  безнең әби-бабаларыбыз, шулай  ук  җир шарындагы  миллиардтан  артык  мөселман  халкы  өчен  мең  ел  буе  изгеләрдән  изге  дип  саналган  соң ул коръән? Ни  өчен  изге  санап,  мең  еллар  буе табынып  яшәгәннәр?  Менә шушы  сорауларга  без  бүген  җавап  бирәчәкбез.

Әйдәгез бүгенге датаны, теманы  язып куябыз.

Укытучы:-

-«Коръән» сүзе турында нәрсә әйтә  аласыз? Ул нинди  мәгьнәгә ия?

( «Коръән» сүзенә туры мәгьнәсе- «уку», «көйләп уку»,әмма анны күчерелмә мәгьнәдә «изге китап», дип йөртәләр)

2.Укытучы:

- «Коръән» нең  тууы  Мөхәммәт  пәйгамбәрнең  эшчәнлеге  белән  бәйләнгән. Кем булган  соң ул  Мөхәммәт пәйгамбәр?

( Җавап  )

Укытучы:

-Без  барыбыз да нәрсәгә  булса да ышанып  яшибез. Кешене  ышаныч  дигән бөек көч йөртә. Мөселманнарның  андый  көче, ышанычы - иман. Иман сүзе нәрсәне  аңлата соң?

( Сүзлектән  иман сүзенең мәгьнәсен карау )

Укытучы:

--Иман, беренчедән,  аллага ышану булса, икенчедән,  күңел сафлыгы, рухи пакълек,  изгелек , шәфкатьлелек,  кешегә,  якыннарыңа хөрмәт , киләчәккә өмет белән карау.  Менә шушы  сыйфатлардан  мәхрүм  ителсә  кеше  имансызга, ягъни, куркыныч  бер затка - вәхшигә әверелә. Безнең  укучыларыбыз  арасында  мәчеткә  йөреп, мөселман дине  белән  якыннан  танышучыларыбыз бар. Алар -Айнур белән  Нурия.

- Айнур, безгә коръән турында  нәрсәләр әйтер идең, мәчеттә  нәрсәләргә өйрәндегез?

(-Без мәчеттә  коръән турында бик күп өйрәндек, шулай ук сүрәләр ятладык, мин сезгә фатиха сүрәсен сөйләп ишеттерәм)

 Укытучы:.

-Нурия, ә  син  безгә   нәрсә өйтерсең?

(   үзе белгән доганы укый  )

 Укытучы:

.-Догаларны  өлкән  буын  вәкилләреннән  ишетеп өйрәнүчеләр дә бар. Нәнәләрегез, әниләрегез дога укыймы? Нинди дога һәм  кайчан  укыйлар  ул доганы?

( Регина белән Лариса бәләкәйдән ишетеп үскән догаларын сөйлиләр)

 Укытучы :

-Без класста бер мөселман вәкилләре генә  укымыйбыз.  Кристина безгә нәрсә әйтер идең ?

( Кристина  мәҗүсилек турында сөйли)

 Укытучы:

-Сергей, шундый әдәпле итеп кем тәрбияли сине? (үзең турында берничә сүз әйтеп кит әле.

( Сергей нәнәсе турында сөйли)

 Укытучы:

-Әйе, Коръәндә төрле яктан  саф булырга, тазалыкны  сакларга  кушыла. Бу тышкы һәм рухи тазалыкка  бүленә. Нәрсә  соң ул тышкы тазалык?

(Укучыларның җаваплары)

   -Рухи тазалык  нәрсә  була?

( Укучыларның җавабы )

-Әйе, укучылар, коръәндә рухи тазалык  гомумкешелек  кыйммәтләре,  ягъни дөньядагы  барлык  кешеләр өчен кыйммәтле  сыйфатлар  бик  югары  бәян ителә. Без аларны  биш  өлешкә  бүлеп  карыйбыз,  алар безнең күз алдындалар.

1.Ата-анага мөхәббәт һәм хөрмәт.Әти-әнисен рәнҗеткән кеше-имансыз була.Бу кыйммәтләр кешенең нинди дингә ышануына карамыйча үтәлергә тиешле. Без хәзер ата-анага тиешле мөнәсәбәт турында рус телендә үгет –нәсихәт тыңлыйбыз.

(Компьютердан «Үгет –нәсихәт»  тыңлау)

-Тактага  икенче кыйммәтле сыйфат язылган.

(Регина укый һәм җавап бирә).

2. Шәфкатьлелек-кызгана белү,һәр кешегә яхшылык эшләргә әзер тору, изгелекле, игелекле булу.

Кристина сүзлекләр белән эшли.

Шәфкатьлелек-милосердие.

3.Хезмәтне ярату,үзеңдә саранлык һәм көнләшүне булдырмау-быть трудолюбивым, не завидовать и не быть скупым.

4.Сабырлык, тыйнаклык,тотанаклык –быть терпеливым и щедрым.

5.Кемнедер ашыгып хөкем итүдән тыелу, кеше сөйләмәү-не осуждать.

Укытучы:

-Менә шушы кыйммәтләргә ия булган кеше генә әдәпле, рухи бай була.

Тактада мәкальләр язылган, шуларны дәфтәрләргә күчереп язабыз.

«Тышкы матурлык белән масайма,эчке матурлык белән масай».

«Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә».

-Укучылар,  хезмәт, рухи байлык турында  нинди мәкальләр беләсез?

а) «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар»

б) «Агачны яфрак бизи, кешене хезмәт бизи.»

в) «Кешенең яхшысы эштә беленер.»

Укытучы:

-Борынгы язучыларыбыз да теге яки бу проблеманы яктыртканда образ тудырганда, коръән рухында эш иткәннәр.Гомумән,Коръән әдипләр өчен илһам,фикерләү чыганагы , гаделлекнең, камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән. Коръән белән бәйләнешле булган мөһим ядкәрьләрдән нинди әсәр бар иде әле?  (« Йосыф белән Зөләйха»)

(Нурия шигырь сөйли)

Минем әбием гайбәт сөйлэмэде

Нахак сүзлэр өйгә кермэде,

Тел игелек,тел изгелек иде

Кешелэрдэн аның көткэне. (Утыз Имәни)

Укытучы:

-Укучылыр, безнең дәреснең эпиграфы:

 «И туган тел! Синдә булган

Иң әүвәл кылган догам

Ярлыкагыл, дип,үзем һәм

Әткәм-әнкәмне, Ходам».

Бу сузлэрне  Гадбулла Тукай язган.

Бүген аныүң туган көне, тууына 126 ел.

Гадбулла Тукайның бу темага тагы да шигырьләре бар «Ана догасы» (105) ,

«Алла яратсын өчен» (47 бит)

Бүгенге көндә язучылар  коръән белән бәйләнешле әсәрләр язалармы?

Кемнәр, нинди язучылар яза?

 (  Д.Булгакова,)

Әйе, укучылар, кешеләрнең  нинди дингә ышаныуына карамастан, ул безне рухи бай, таза булырга, гомумән, якшы кеше булып үсергә, киләчәккә өмет белән яшәргә, иманга өйрәтә.

Элек кешеләрнең байлыгы коръән китабы булуына  карап билгеләнгән. Әгәр өйдә коръән китабы булса, ул бай кешегә саналган.

Менә ,укучылар, монда кечкенә күргәзмә, монда коръән китаплары.(Күргәзмәдәге китапларны күрсәтеп сөйләү)

Өй эше язып куегыз. Теләкләр язып килергә.

4. Хәзер сүзне  хаҗга барып кайткан,үз күзләре белән Мәккәне күргән Зәвия Мәҗит кызына бирәбез.( Зәвия Мәҗит кызы сөйли)

5.Дәресне ныгыту.

Бүген дәрестә алган белемне кайда куллана алам? Һ.б.

6.Өйгә эш бирү.

Укучылар сезне беркем дә мәҗбүри дингә бирелергә өндәми, бу һәр кешенең ирегендә. Әмма, ислам динеме ул, христиан динеме, әллә башка динме, алар безне рухи яктан бай булырга, ата-анага мәрхмәтле, сабыр тыйнак булырга өйрәтә. Менә шушы рухи байлыклардан без дә мәхрүм булмасак иде. Әдәп барда гына Иман бар бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыл яхшылык, чәч иман нуры

Бу сыйныфтан тыш эш урта сыйныф укучылары белән үткәрелә. Кешене бизәүче иң яхшы сыйфатлра турында сөйләнелә....

Иман нуры керсен күңелгә

Әдәп, әхлак тәрбиясенә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

КТП "Күңелле татар теле" 2 класс. Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.

Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.

Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...

Шәҗәрә бәйрәме"Үз буыныңны бел"!Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы төзеде.

-Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме үзе ту...

К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр.»

К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл  «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр»...