Шәҗәрә бәйрәме"Үз буыныңны бел"!Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы төзеде.
классный час по теме

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

-Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша.”Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң истәлекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, дигән борынгы акыл ияләренең берсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shzhr_byrme.docx16.63 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Шәҗәрә бәйрәме.  

                                         “Үз буыныңны бел.”

-Хәерле көн, кадерле укучылар,хөрмәтле укытучылар! Исәнмесез,мөхтәрәм кунаклар! Бүген без ихлас күңелдән  шәҗәрә бәйрәменә җыелдык. Бүгенге бәйрәмгә кунаклар да чакырылган, алар сезгә таныш.

Ә хәзер сүзне 3 сыйныф укучыларына бирәбез.

-Тамырлар.. Кеше үз тамырларын белергә тиеш.”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,-дип язган үз вакытында шагыйрь Ш.Мәрҗәни.Чынлап та, тарих төпкеленә төшеп , шәҗәрәңне барлау ата - бабалардан калган изге аманат ул.

-Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша.”Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң истәлекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, дигән борынгы акыл ияләренең берсе.

-Игелекле нәсел калдыр - бу сүзләр кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчесе – нәселең игелекле булсын өчен, син үзең дә игелекле булырга тиеш. Икенчесе, игелекле балалар тәрбияләргә тиешсең.

-Соңгы елларда җәмгыяттә мөһим үзгәрешләр бара, алар нигезендә халкыбызда үз тарихы, ата-бабалары белән кызыксыну бермә-бер артты.

-Шәҗәрә – бер караганда  нинди гади сүз. Тик бу гади сүзнең тирәнлеген карасаң, иге-чиге юк.

-Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Нәсел бер бабайдан килә торган кешеләр буыны. Шәҗәрә агачын төзү бик җиңел эш түгел. Чөнки моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белергә кирәк.

-Җиде буынын да белгән кеше элек-электән үк чын кеше дип саналган. Һәрбер кеше үзенең шәҗәрәсен саклаган. Шәҗәрәңне югалту хурлык саналган.

-Безнең авылыбызда тамырлары бик тирәнгә киткән кешеләр яши. Без аларның барысы турында да бер көндә генә сөйләп бетерә алмаячакбыз. Бүгенге кичәбезнең түренә өч шәҗәрә әгъзаларын чакырабыз. Менә алар- Нәҗметдиновлар, Нафиковлар, Нуртдиновлар.

-Нәҗметдинов Рәфит Заһит улы шәҗәрәнең иң өлкән буын вәкиле. Ул безнең Ленин исемендәге крестьяннар хуҗалыгы ассоциасиясе рәисе, Башкортстанның атказанган агрономы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалагы хезмәткәре.

-Ул иң кадерле һәм бәхетле дәү әти, чөнки бүген Бадрак урта мәктәбендә аның алты оныгы укый. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

1.Шигырь“Җир улына” Р.Усманова (Нәҗметдинова Элина)

2.Нҗметдинов Рәшит шәҗәрә белән таныштыра

3.Шигыр- “Үлчәп карагач кына” Фаек Мөхәмәтҗәнов (Нәҗметдинов Урал)

-Ә хәзер сүзне Рәфит Заһит улына бирәбез.

-Сезнең өчен җырлый Г.Зарипова “Үз өем”

-Бадрак һәм Тукай авылларында яшәүче Нафиковлар династиясе да безнең өчен үрнәк. Хәзер сүзне шушы нәсел агачының яшь  буын вәкилләренә бирәбез (Марат, Эльвира, Лилия, Гаяз Нафиковлар шәҗәрәләре белән таныштыралар).

-Урта буын вәкиле Рәүдәт абый, сез әтиегез Бәйзәви абыйның дәвамы. Балачактан исегездә калган хәтирәләрне сөйләп китегез әле. Әтиегез сезне ничек тәрбияләде?

-Винер абый- эш остазы, күп балалы гаилә башлыгы. Туган җанлылык, әнигә булган хөрмәт яши сездә. Сез әни тәрбиясен ничек тоясыз? Әниегезгә булган җылы хисләр турында сөйләгез әле.

- Ә хәзер сүзне шушы буынның иң өлкән вәкиле, сугыш ветераны Нафиков Бәйзәви абыйга бирәбез.

-Без сезнең һәм барлык сугыш, тыл ветераннары алдында баш иябез һәм рәхмәт әйтәбез.

- Кичәбезне дәвам итеп Нуртдиновларның нәсел агачына күз салабыз һәм сүзне аларга бирәбез.

-Нуртдиновлар бүгенге бәйрәмгә музыкал- күчтәнәч алып килгәннәр. Рәхим итегез!

-Туган җир...Беренче тапкыр кояшны, йолдызларны синдә тойдым мин! Икмәкнең тәмен, кадерен белергә дә син өйрәттең, туган җир.

Кечкенәдән үк матурлыгың күңелемә сеңгән, юмартлыгың йөрәгемә күчкән. Аунап-тәгәрәп уйнасам, син миңа яшел чирәм яки күзне камаштырырдай чәчәкләргә төренгән болын булдың, күккә карасам, төрле-төрле сүрәтләргә кергән мамыктай ап-ак болытларың белән мавыктырдың, кечкенә хыялым канатларында әнә шул зәңгәр киңлекләргә күтәрдең.

-Ә хәзер сезнең иг-тибарыгызга авыл турында шигырь.Укый Нафикова Нурия.

-“Авыл иртәсе” биюен 5 сыйныф укучылары башкара.

-Дөньяда төрле ямьле җирләр бар. Бер як үзенең биек таулары, икенчесе киң далалары белән дан тота. Безнең якларның да гүзәллеген әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел. Авылыбызның бер ягыннан бормаланып-бормаланып, тын гына Себергән елгасы агып ята, икенче ягыннан- Корлама. Якташыбыз, күренекле шагыйр- Фаек абый Мөхәмәтҗәнов шушы гүзәллекне шигырь юлларына салган. Аның “Бадрак каеннары” шигырен Л.Гайнетдинова укып ишеттерә.

-Соңгы елларда тормышыбызда, күрүебезчә,зур үзгәрешләр бара. Һәр милләт кешесе үзенең тамырлары, үткәне, тарихы белән кызыксына. Безнең мәктәптә дә бу эш бик җанлы бара. Үзебезнең авыл тарихы белән сезне Хайруллин Айнур таныштыра.

-Сезнең игътибарыгызга татар биюе.

-Матди байлыктан бигрәк рухи байлыкка таянган картәтиләрдән миһербанлылык рәхим-шәфкать бөркелеп тора. Нинди генә авыр заманнар булмасын, безнең зур әни-зур әтиләребез якты киләчәккә өметләнеп яшәгән, туган туфрагын ташламаган. Аякларда чабата, өстә-сырган фуфайка. Ат белән җир сукалау, чабагачлар ярдәмендә ашлык сугу, көнне төнгә ялгап колхоз басуларында эш- барсы да алар кулыннан үткән. Үткәннәрдән сабак алып, киләчәкне уйлап яшәргә кирәк.

-Гәрәев Әхнәф абый үзе иҗат иткән “Бадрагым” җыры белән чыгыш ясый.

-Вакыт чаба...Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннар арасында бушлык булмасын. Шул чакта гына тормышыбыз күркәм, мул һәм мәрхәбәтле булыр.

-Туган як...Аның шифалы һавасын сулап, көмеш саф суларын эчеп, иркен болыннарында аунап-тәгәрәп үскән кеше, минемчә. Туган авылын беркайчан да оныта алмый.

-Туган якның һәрбер нәрсәсе кадерле, һәрбер нәрсәсе синеке.

Бу таулар да синеке!

Елгалар да, таллар да,

Кышкы ап-ак таңнар да.

Күргән, ишеткән, тойган

Һәммә нәрсә синеке!

Ә син үзең кемнеке?

Ә син – туган җирнеке!

-Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Безнең шәҗәрә бәйрәмебез шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен, эчтәлекле чыгышларыгыз өчен зур рәхмәт.Үз нәселең белән, туган җирең белән горурлану хисләре күңелегезне җылытсын, өметләрегез аклансын, хыялларыгыз тормышка ашсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КТП "Күңелле татар теле" 2 класс. Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.

Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызының презентациясе

Әлеге презентация минем эшчэнлегем турында...

Аяз Гыйләҗев ”Әтәч менгән читәнгә", дәрес-ярыш. Әхмәтҗанова Р.Н. төзеде.

Без әсәрнең ахыры хәерле дибез,чөнки байлык артыннан куып,инде күңелләре шактый тупасланган образлар үзләренең гәепләрен аңлыйлар.Авторның вакыйгалары уңай хәл ителешенә Хәйретдин абый образы ярдәмгә ...

"Халык һөнәрләренә урын түрдән". "Алга" газетасы. Автор Әхмәтҗанова Р.Н.

Хезмәт халык педагогикасында төп урын алып тора. Хезмәт сөймәгән – көн күрмәгән дигән сүзләр юкка гына мәкал- булып халык теленә кермәгән. Хезмәт тәрбиясендә борынгыдан килгән һөнәрләрне яңартуг...

"Әдәп барда иман бар", Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы төзеде.(әдәбият, 9 -нчы сыйныф)

Максат: халкыбызның изге китабы Көръән турында белгәннәрне искә төшерү; андагы гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышын аңлату; гомумкешелек кыйммәтләре, ягъни  дөньядагы барлык кешеләр өчен кыйммәт...

К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр.»

К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл  «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр»...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Аидә Бәдертдин кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Максат һәм бурычлар.Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.Яңа педагогик технологияләрне тирәнтенөйрәнү, укыту-тәрбияпроцессына актив кертү.Яңа технологияләр кулланып, педагогик...