Аяз Гыйләҗев ”Әтәч менгән читәнгә", дәрес-ярыш. Әхмәтҗанова Р.Н. төзеде.
план-конспект урока (11 класс) по теме

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Без әсәрнең ахыры хәерле дибез,чөнки байлык артыннан куып,инде күңелләре шактый тупасланган образлар үзләренең гәепләрен аңлыйлар.Авторның вакыйгалары уңай хәл ителешенә Хәйретдин абый образы ярдәмгә килә.Хәйретдин абый үзен яңа зиратка күмергә куша.Бу васыяте туганнарына куркыныч ,чөнки яңа зиратка беренче күмелгән кеше туганнарын үз янына тартып китерә,имеш.Шулай да ,гомере буе ялгыз яшәгән Хәйретдин абзыйның әллә каян туганнары да килеп чыга.Баксаң алар шул ук Сәләхетдин белән Мирфатыйх икән.Яшәргә омтылыш аларны Хәйретдин каршына алып килә.Ике бертуган узләренең гәепләрен аңлыйлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayaz_gyylzhev.docx23.36 КБ

Предварительный просмотр:

Аяз Гыйләҗев.”Әтәч менгән  читәнгә

Дәреснең  максаты:

1.Әсәрдә уздырылган  төп фикерне   ачыклау.

2.Образларга бәя бирү.

3.Повестьнең сонгы еллар  әдәбияты   өчен яңалыгын күрсәтә алу.

4.Укучыларда телгә, кешеләргә  ихтирам тәрбияләү.

Дәрес ике команда арасында ярыш формасында үтәчәк.

1 команда                                                                           2 команда

Сәләхетдин                                                                        Мирфатыйх

командасы                                                                         командасы

Бурыч:җәвапларны җитез әзерләргә,анык җавап бирергә.

Һәр дөрес җавап өчен  жетон бирелә.Жетоннарның санына карап җиңүче

билгеләнә.

Күгәзмәлелек: 1.Аяз Гыйләҗевның портреты

                             2.Китаплары.

                             3.Әдәби әсәрләре.

Команда әзерлеге:           

Сәләхетдин командасы                                

       Девиз: “Берәүгә дә баш бирмә ,  җиңелгәнне җиңгә төрәләр”

Эмблема:чия төсле Москвич рәсеме

Мифатыйх    командасы

Девиз:   “Җиңелмәскә !Бирешмәскә!”     

Эмблема:сары тосле Жигули рәсеме.

  Шулай итеп,әдәби көч сынашуны башлыйбыз.

Уен барышы.

1.Сәламләшү.

1.Сәләхетдин командасы

а)   Сәләхетдин Мөхетдинов-гаилә башлыгы,ярышта капитан.

б)   Гөлбикә-аның хатыны.

 в) Габбас-улы,Әлмәттә яши,өйләнгән.

 г)Рауза-кызы,Чаллыда яши,кияүдә,кибет мөдире.

 д)Хәйдәр-улы,авылда яши.механизатор.

 е)Вәзилә-кызы,медпункт мөдире.

 ж) Зөфәр-улы,укучы.

 з)Фируза –кызы,укучы.

 и)Зәйтүн-улы,укучы.

 Җиде бала анасы буларак ,Гөлбикә “Ана даны” ордены белән бүләкләнгән.

2.Мирфатыйх командасы.

 а) Мирфатыйх-гаилә башлыгы,капитан.

 б)Гөлмәр –ям-аның хатыны.

 в)Мидхәт-улы,механизатор  .      

 г)Җәмил-улы,физкулЬтура укытучысы.

 д)Әнәс-улы,1 класс укучысы.

2.Һәр команда бер-берсенә сораулар бирә.

1.Сәләхетдин командасы.

-мунча түбәсендә,каен себеркеләр арасында чуар тавык ничә йомырка салган?

-Гәрәй –ханның гауга күтәргән кыне ничәнче числога туры килә?

-Язкилде урманнарын автор нәрсәгә тиңли?

2.Мирфатыйх командасы.

-“Классташлары аның әрем теленнән бик күп җафа күрделәр”.Кемнән?

-Җәлил мәктәпкә ярышка барырга чыккан көнне нинди карчык аяк чала?

-Язкилдедә иң оста кыяр тозлаучы.

3.Һәр командага берәр геройга характеристика бирергә.

1.Сәләхетдин командасы                                

Хәйдәр образы

                                 

    Хәйдәр-Гөлбикә белән Сәләхетдинненң өченче улы.Мәктәптә укуы-“өчле-тугызлы”,тәртибе кеше арасында килделе-киттеле булса да,өйдә бик яшьли кул арасына керә.Әнисенә җеп эрләгеч ясый.Шартлаткыч агрегат та эшләп карый,ансы килеп чыкмый.Сигезенчене теләр-теләмәс тамамлый,аны мәктәптән этеп-төртеп чыгаралар.

   Бер җәй комбайнчы ярдәмчесе булып йори дә, көзгә Чистайга авыл хуҗалыгы техникумына  укырга керә.Әтисе ана чия төсле “Москвич “ алып бирә.

   Армияда хезмәт итеп кайткач,авылда механизатор булып эшкә керә.Җете соры күзле,юка ирене һәрчак  кысылган Хәйдәр,акчасы әз дип,авылдан чыгып китә.Үз ишләреннән 7 кешелек бригада туплап,күрше район колхозларының берсендә ,договор белән терлекчелек комплексы төзиләр.

   Үзен дә аямый,иптәшләренең дә ушын ала.Эшләгән эшләре дә көлеп тора,акчасын да уч тутырып алалар.Акча!Акча дип таң аттыра Хәйдәр,акча дип көчен озатып җибәрә.Аңа өйләнергә кирәк иде.Язкилдедән дә,Түбән авылдан да үзенә яраклы кәләш алмады Хәйдәр.Ул кызны Байголды дигән авылдан тапты,Гөлсабира исемле кыз.Яратмады аны Хәйдәр,ләкин өр-яңа Жигулие бар иде кызның.Шунысы бигрәк кызыксындырды аны.

2. Мирфатыйх командасы.

Хәйретдин агайга характеристика

Хәйретдин агай-авылдагы иң абруйлы кешеләрнең берсе.Ул заманында балта остасы,пыялачы,итек төзәтүче,дуга,тәртә бөгүче,тегермән ташы тешәүче,тагы бик күп һөнәр иясе,бик булдыклы ир иде!Бала-чагага бик күп уенчык эшлэде,балчыктан сыбызгы әвәләде,талдан кәрҗин үрде,кыз-кыркынга җиләккә йөрергә каен тузыннан тырыс текте.Карчыгы белән балалар тәрбияләп үстерделәр.Олы кызы Майбәдәрнең үлемен авыр кичерә,бу кайгыдан түшәккә егылган карчыгын ничәмә-ничә еллар җилкәсендә мунчага алып барып йөри.Карчыгын җирләгәч,бөтен сагышын үзәгенә сеңдерә.Кайгы-шатлыгын уртаклашырга ул бер кем белән дә уртаклашырга ашыкмый.Ул аз сүзле,сабыр холыклы.Аның чәчләре.сакал-мыеклары көмешләнгән,биле бөкрәйгән.Ике кулына бер эш дип аны мәктәпкә завхоз итеп куялар.Монда да

ул барысын да шаккатырып тәртип урнаштыра.Акчага да кызмый.Ул Бөек Ватан сугышы инвалиды.Ике мәртәбә авыр яра алган,кан койган кеше.

 -Ике кулга бер эш юк!Эше юкның җаны тыныч түгел,даваегыз егетләр,бер эш табың миңа!-дип бара ул идарәгә.

   Шулай итеп ул янгын сараенда дежур булып тора башлый.

Музыкаль пауза

4.Әдәби герой исеменнән яшәү принцибы белән таныштыру.

1. Сәләхетдин командасы                                

 

Вәзилә-мин егетләрне бик яшьли яраттым.5-6 классларда гел өчлегә генә укый башладым.Минем башымда уку түгел,шәһәр,аның шаулап торган урамнары күз алдымнан китми.Өчлеләр  белән югары уку  йортына керә алмадым.минзәлә медучилищесына кереп ,аны тәмамладым.Авылга эшкә кайттым,бары тик Җәлил өчен генә!Җәлилнең башын әйләндереп ,аны шәһәогә алып чыгып китәчәкмен.Шәһәр хатыны булып яшәячәкмен!

2.Мирфатыйх командасы.

Җәлил-мин бәхетле егет.Моны алдан ук белдереп куям.Бәхетне һәркем үзенчә аңлый.Мин үземнең көчемә таянам,үземә ышанам.Бәхет өчен җиңү кирәк,алга бару кирәк.Мәктәптә физкультура һәм географияны яраттым.Күрше Түбән авылда укыганда мәктәпкә чаңгыда бардым.Башта мәктәп,аннары район ярышларында катнаштым.Район чемпионы дигән исем белән армияга киттем.Хезмәтемнән соң Түбән авыл мәктәбендә укыта  башладым.Казан педагогия институтына  читтән торып укырга кердем.Мин авылны.авыл спортын,авылның киләгәчәген яшьләр белән ныгытырга уйлыйм.Ни өчен  Голландия,Бельгия кебек бәләкәй генә илләрдән менә дигән футболчылар чыга да,нигә безнең татар балалары футбол уйнамаска тиеш? Минем максатым-авыл балаларыннан көчле спортчылар тәрбияләү.

5.Күрше командасының рәсеме буенча сөйләргә.

Һәр командага өйгә эш итеп рәсем төшерергә кушылган иде.Әсәрнең эчтәлегеннән чыгып рәсемнәрне тасвирлый.

1.Сәләхетдин командасы                                

Гөлбикә ике төрле сүрәттә.

-Ак алъяпкыч ябынган чәч толымнарына тәңкә таккан кыз.

-Юантык,ачуы кабарып утырган,кулында каләм.

   Җавап.Рәсемдә Гөлбикә образы.1нче рәсемдә аның яшь чагы,акыллы сабыр чагы.Икенче  рәсемдә ару гына юанайган,усалланган Гөлбикәне күрәбез.Аның кулында каләм.Улы белән авариядан соң аптырап басып тора.

2.Мирфатыйх командасы.

Сүрәттә Зөфәр белән Җәлил күрешеп торалар.

Җавап.Уеннан соң Түбән авыл буасына төшеп су коендылар.Зөфәр тренерын читкәрәк алып китеп күңел серен чиште:

-Апа артыннан йөремә,бетерәчәк ул сине.

Һәм өйдәге булган мәкерле килешүне түкми-чәчми абыйсына сөйләп бирде.

6.Бер өзекне сәхнәләштерегә.

1. Сәләхетдин командасы  .                              

Әнәс,Зәйтүн тиргәшә.Зәйтүнненң кулында рогатка.(Халыкка төзи.)

  • Нигә атасың безнең әтәчкә.бүксә Зәйтүн?
  • Менә кара!Бармы әйберем ,бармы?
  • Син аттың аңа,бүксә,син!
  • Атмадым,сезнең карт әтәчегез үзе егылып төште.
  • Безнең әтәч картмы?Безнең әтәчме?
  • Карт,карт.Безнең әтәч сезнең карт йолкышны борып  кына сала.
  • Ала?Җанынмы?Килеп кенә карасын!Сезнең ул ябык каздан бәбкә дә булмый әле!
  • Ә безнең сыер ике бозау китерде.Икене!
  • Һе,икене!Берсен фермадан урлап кайткач икәү инде!

2. Мирфатыйх командасы.

Гөлбикә.Хәйдәр монологы

  • Әни,мин өйләнәм.Килен ерактан,Байголды дигән авылдан.
  • Килен буласы кеше ябыкмы,симезме?
  • Тап-таман
  • Кайсы ягын ныгырак яраттың?
  • Аз сөйләшә
  • Хуп,әйбәт сыйфат.Тагы кайсы ягы охшады?
  • Өр-яңа Жигулие бар.
  • Бәрәкалла,нигә сүзне шуннан башламадың?Ничә яшьтә?
  • 4 Яшькә зур,29 яшьтә
  • Әйдә кадереңне белер.Машинасы өр-яңа ич,яшь машина!Хәере белән килсен!

7.Журналист сораулары

1. Сәләхетдин командасы                                

-Кем ул Миңниса карчык?

-Хәертдин картның төпчеге яшәгән шәһәр.

-Әсәрдә нинди 11 бүре турында сүз  бара?

-Алма агачыннан ерак тәгәрәми,тәгәрәсә дә шул агачныкы булып кала.Ул-атага,кыз-анага охшый.

2. Мирфатыйх командасы.

-Хәзер иң ярлы кеше дә җәяү йөреми.Без замана балалары.Кем сүзе?

-Кем ул Сәкинә?

-Өч җәпле пәкене ятим Мөхетдингә кем биргән?

-Хәертдин аганың васыятеннән кем курка?

8.Әсәрдән чагыштырулар табарга.

1.Сәләхетдин командасы  .                              

-Тавык-кәнизәкләр,уалган савыттан тәгәрәшкән терекөмеш тамчылары сымак,төрлесе-төрле якка таралышты;

-Хәйретдин агай да,Гәрәй –хан  кушаматлы усал әтәч сымак;

-Ат сараен ындыр табагы төсле чиста тотты Хәертдин абзый.

 2.Мирфатыйх командасы.

-Кифаяның комачтай кызаруын ул гәдәти хәл дип кабул итте;

-Пушкинның балдасы кебексең,Хәертдин абый,7 кешелек эш эшлисең!

-Фируза,мунча чабынып чыккандай кызарынды, аскы ирен язгы тамчы сымак тамам дип калтырап тора башлады.

9.Әсәрнең ахыры хәерлеме?

1. Сәләхетдин командасы                                

Без әсәрнең ахыры хәерле дибез,чөнки байлык артыннан куып,инде күңелләре шактый тупасланган образлар үзләренең гәепләрен аңлыйлар.

2. Мирфатыйх командасы.

Авторның вакыйгалары уңай хәл ителешенә Хәйретдин абый образы ярдәмгә килә.Хәйретдин абый үзен яңа зиратка күмергә куша.Бу васыяте туганнарына куркыныч .чөнки яңа зиратка беренче күмелгән кеше туганнарын үз янына тартып китерә,имеш.Шулай да ,гомере буе ялгыз яшәгән Хәйретдин абзыйның әллә каян туганнары да килеп чыга.Баксаң алар шул ук Сәләхетдин белән Мирфатыйх икән.Яшәргә омтылыш аларны Хәйретдин каршына алып килә.Ике бертуган узләренең гәепләрен аңлыйлар.

10.Өй эшен тикшерү.

Ике команда да инша язарга тиеш иде.Темасы:”Әсәрне укыганнан соң туган уйлар.”

Сүз командаларга бирелә.

11.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

КТП "Күңелле татар теле" 2 класс. Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.

Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызының презентациясе

Әлеге презентация минем эшчэнлегем турында...

"Халык һөнәрләренә урын түрдән". "Алга" газетасы. Автор Әхмәтҗанова Р.Н.

Хезмәт халык педагогикасында төп урын алып тора. Хезмәт сөймәгән – көн күрмәгән дигән сүзләр юкка гына мәкал- булып халык теленә кермәгән. Хезмәт тәрбиясендә борынгыдан килгән һөнәрләрне яңартуг...

Шәҗәрә бәйрәме"Үз буыныңны бел"!Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы төзеде.

-Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме үзе ту...

"Әдәп барда иман бар", Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы төзеде.(әдәбият, 9 -нчы сыйныф)

Максат: халкыбызның изге китабы Көръән турында белгәннәрне искә төшерү; андагы гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышын аңлату; гомумкешелек кыйммәтләре, ягъни  дөньядагы барлык кешеләр өчен кыйммәт...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Аидә Бәдертдин кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Максат һәм бурычлар.Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.Яңа педагогик технологияләрне тирәнтенөйрәнү, укыту-тәрбияпроцессына актив кертү.Яңа технологияләр кулланып, педагогик...