Сингапур алымы буенча укыту өчен сүзлекчә.
методическая разработка по теме

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Сингапур технологиясенең асылы дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгариф системасының безнең мәктәп һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын үзләштерү, кулланудан гыйбарәт. Төп максат исә – артык тыйнак, үз фикерен өздереп әйтә белмәүче укучыдан актив шәхес тәрбияләү.Бу технология укучыда төп дүрт күнекмә тәрбияләүне күздә тота. Киләчәктә республикага файда китерерлек шәхес формалаштыру өчен, укучы дөрес һәм ачык итеп аралашырга, хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Критик фикер йөртү һәм креатив идеяләр белән чыгыш ясау исә баланы чын мәгънәсендә көндәшлеккә сәләтле итә.Белем бирү структуралары – билгеле бер алгоритм буенча үтәлә торган белем бирүне оештыруның формасы һәм техникасы. Аларны кулланганда, укучыларда XXI гасыр таләпләренә туры килә торган күнекмәләр формалаша.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сүзлекчә        

Manage Mat (Мэнэдж Мэт) – сыйныф белән идарә итү инструменты. Ул өстәлнең уртасына куела. Анда укучыларның нинди номер астында булулары, иң буенча һәм йөз буенча партнерлар күрсәтелә.

Facilitator (Фасилитатор) – ярдәмче, дәрестә юнәлеш бирүче һәм эшне җиңеләйтүче кеше. Бу очракта – укытучы.

Тынычлык сигналы

Укытучы, сыйныфның игътибарын үзенә җәлеп итү, аны тынычландыру өчен, кулын өскә күтәрә дә: «Хай файв, ягъни игътибар», – дип әйтә. Укучылар шулай ук кулларын өскә күтәрәләр һәм сөйләшүдән туктыйлар. Берәр укучы әлеге сигналны күрмәсә, янында утыручы укучы аңа хәбәр итә. Структура сыйныфны тынычландыру, туплау максатыннан кулланыла.

Round Robin (Раунд Робин) «Төркемнәрдә түгәрәк буенча»

Укучылар өстәл артында утыралар. Укытучы, проблемалы сорауны әйткәннән соң, уйларга вакыт бирә. Аннан соң укучылар чират буенча үзләренең фикерләре белән билгеле бер вакыт аралыгында уртаклашалар, команданың һәр кешесе телдән җавап бирә. Мәсәлән, татар теле дәресләрендә V сыйныфта «Татарстан – минем республикам» темасын үткәндә, укытучы «Татарстан нинди республика?» дигән сорау бирә. Укучылар түгәрәк буенча җавап бирәләр.

Rally Robin (Релли Робин) «Парларда бер – бер артлы»

Укучылар шулай ук командаларда өстәл артында утыралар. Укытучы проблемалы сорау әйтә һәм уйларга вакыт бирә. Вакыт чыкканнан соң, укучылар үзләре янында утыручы төркемдәшләре белән билгеле бер вакыт аралыгында фикер алышалар, телдән җаваплары белән уртаклашалар. Мәсәлән, V сыйныфта (рус төркеме) «Сәламәтлек» темасын үткәндә, укытучы «Сәламәт булу өчен, нәрсә эшләргә кирәк?» дигән сорау бирә.

Timed Pair Share (Таймд Пэа Шэа) «Вакыт – парларда – фикер алышу»

Укытучы сорау бирә яки теманы әйтә. Укучылар җавапларны битләргә язалар. Урыннарыннан торалар. Музыка яңгырый. Сыйныф бүлмәсе буйлап хәрәкәтләнәләр. Музыка туктый. Укучылар шулай ук үзләренә партнерлар табалар. Укытучы, фикер алышу өчен, икесенә дә билгеле бер вакыт бирә, мәсәлән 40 секунд. Башта бер укучы үзенең фикере белән уртаклаша, икенчесе аңа рәхмәт әйтә, нәрсә белгәне турында сөйли. Аннан соң алмашыналар, икенче укучы үз фикере белән уртаклаша. Тагын музыка яңгырый, берничә тапкыр шулай дәвам итә. Кайсы партнер беренче җавап бирәчәген ачыклаганда, укытучы тышкы кыяфәтенә караган характеристикалар әйтә, мәсәлән, кемнең буе озынрак. Фигыль темасын үткәндә яки кабатлау дәресендә укытучы сүзләр бирә һәм заманны белдерә торган аффиксларны билгеләргә куша. Укучылар фикер алышалар, бер-берсенең хаталарын төзәтәләр.

Fan-N-Pick (Фэн-н-пик) «Веер – сайлап ал»

Укытучы сораулар язылган карточкалар бирә. 1 нче номерлы укучы карточкаларны тотып тора. 2 нче номерлы укучы карточканың теләгәнен ала һәм 3 нче номерлы укучы җавап бирә, 4 нче номерлы укучы аны мактый. Шулай дәвам итә.

Мәсәлән, сыйфат темасын кабатлаганда, «Сыйфат нәрсәне белдерә?» «Нинди сорауларга җавап бирә?», «Әти, әни, матур, алма сүзләре арасыннан сыйфат сүз төркемен билгеләгез» кебек сорау яки биремнәр тәкъдим итәргә мөмкин.

Jot Thoughts (Джот тотс) «Фикерләрегезне языгыз»

Йөз буенча партнерлар кәгазь битен алалар. Аны, урталайга бүлеп, каршыда утыручы укучыга бирәләр. Һәр укучы битне тигез 4 өлешкә бүлә. Әйтик, укытучы укучыларга «Гаилә» темасына караган сүзләр язарга тәкъдим итә. Тема буенча һәр кәгазь битенә бер сүз язалар. Мәсәлән, әти, әни, тату, яратам һәм башкалар. Төркемдәге укучылар, ишетерлек әйтеп, битләрне өстәл уртасына куялар. Шулай итеп, өстәлнең уртасында барлыгы 16 кәгазь була.

Tic-Tac-Toe (Тик-Тэк-Тоу) «Крестик һәм нолик»

Критик һәм креатив фикерләүне үстерү өчен кулланыла. Алдагы структураның дәвамы буларак файдаланыла. «Гаилә» темасы буенча язылган 16 сүздән, карамыйча, бары тик тугызы сайлап алына. Төркемнән бер укучы аларны язулы ягы белән 3х3 итеп өстәл уртасына тезеп куя. Төркемдәге һәр укучы, вертикаль, горизонталь яки диагональ буенча сүзләрне кулланып, җөмләләр төзи. Мәсәлән, Мин әтине һәм әнине яратам.

Inside-Outside Circle (Инсайд-аутсайд сёкл) «Эчке һәм тышкы түгәрәк»

Укучылар, билгеле бер критерийларга яисә тышкы кыяфәтләренә карап, тышкы һәм эчке түгәрәк ясыйлар. Түгәрәкләр бер-берсенә каршы хәрәкәт итүгә бәйле төрле партнерлар белән укытучы биргән сораулар турында фикер алышалар.

Corners (Конэрс) «Почмаклар»

Укучылар үзләре теләгән җавап варианты булган почмакка барып басалар һәм, парларга берләшеп, ни өчен бу почмакны сайлаганнарын аңлаталар.

Quiz-Quiz-Trade (Куиз-Куиз-Трэйд) «Сорау бир – сорау бир – карточкаларны алмаштыр»

Укучылар урыннарыннан торалар һәм якында торган укучы белән парлашалар. Аларның кулларында карточка була. Карточкада сораулар язылган. Әлеге сорауларны дәрес алдыннан укытучы яисә дәрес барышында укучылар үзләре әзерлиләр. Укучылар чиратлашып сораулар бирәләр, фикерләрен уртаклашалар. Соңыннан, карточкаларын алмашып, икенче бер укучы белән парлашалар.

Guess-The-Fib (Гез-зе-фиб) «Хатаны тап»

Укучылар дәфтәрләрдә 3 фикер язалар: 2 дөрес фикер һәм дөреслеккә якын бер ялган фикер. Төркемнәрдән бер укучы (үзләре сайлап яки укытучы әйтеп) үзенең фикерләрен (җөмләләрен) укый. Төркемнәрдәге башка укучылар 3 фикерне дә уйлыйлар, фикер алышалар, хәл итәләр һәм дөрес булмаганын табалар. Җавапны тапкан командалар җавап бирәләр.

Anticipation-Reaction-Guide (Эй-Ар-Гайд) «Фараз – тәэсир итү – җитәкчелек»

Күнегүне эшләр алдыннан һәм эшләгәннән соң туган фикерләрне чагыштыру. Укучылар, билгеле бер күнегүне эшләр яки теманы үтәр алдыннан, сорауларга җавап бирәләр яисә үзләренең карашларын белдерәләр. Күнегүне эшләгәннән соң, әлеге сорауларга тагын бер кат җавап бирәләр һәм башта дөрес булмаган фикерләрен үзгәртәләр.

3-2-1 – белемнәрне яки дәрескә карата фикерләрне тикшерү структурасы. Яңа теманы үткәннән соң, укытучы укучыларга, фикерләрен белү өчен, кәгазь битләре тарата. Укучылар 3... , 2... , 1... тәртибендә үзләренең фикерләрен язалар.

3... Мин бүген дәрестә белгән иң мөһим моментлар.

2... Алган белемнәр миңа нинди темаларны үткәндә һәм нинди тормыш ситуацияләрендә кирәк булачак.

1... Дәрес вакытында туган тәкъдимнәр яисә кыенлыклар.

Continuous Round Robin (Континиус Раунд Робин) «Төркемнәрдә дәвамлы фикер алышу»

Укытучы тәкъдим иткән сорау турында төркемнәрдә түгәрәк буенча берничә тапкыр фикер алышалар.

Single Round Robin (Сингл Раунд Робин) «Бер тапкыр фикер алышу»

Нинди дә булса сорауны төркемнәрдә түгәрәк буенча бер генә тапкыр фикер алышу.

Timed Round Robin (Таймд Раунд Робин) «Билгеле бер вакыт аралыгында фикер алышу»

Төркемнәрдә һәр укучы билгеле бер вакыт дәвамында нинди дә булса сорауга җавабын яисә фикерен әйтә.

Round Table (Раунд Тэйбл) «Төркемнәрдә язмача эш»

Бер кәгазь битендә төркемдәге һәр укучы түгәрәк буенча язмача эш үти.

Simultaneous Rally Table (Сималтиниус Релли Тэйбл) «Бервакытта парларда язмача эш»

Төркемнән икешәр кеше бер үк вакытта үзләренең дәфтәрләрендә язма эш башкаралар. Эшләп бетергәннән соң, билгеле бер вакытта бер-берсенә тапшыралар.

Simultaneous Round Table (Сималтиниус Раунд Тэйбл) «Бервакытта төркемнәрдә язмача эш»

Төркемдәге һәр 4 укучы да бер үк вакытта үзләренең дәфтәрләрендә биремнәрне эшлиләр. Вакыт чыгу белән, түгәрәк буенча эшләрен бер-берсенә тапшыралар.

Take off-Touch down (Тэйк оф-тач даун ) «Басу-утыру»

Билгеле бер җөмләләр яки фикерләр әйткәндә, укучылар, әйтелгәннәр белән килешсәләр – урыннарыннан торалар, килешмәсәләр – урыннарында утыра бирәләр.

Team Cheer (Тим Чир) «Девиз»

Сыйныфта укучыларның күңелләрен күтәрә торган яки бер-берсенә рәхмәт белдерә торган кыска гына күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән.

Дәрес эшкәртмәсе. "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теле дәресе. Сингапурча укыту структураларын кулланып төзелгән...

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...

Сингапур алымы буенча укыту өчен карточка

Бу картада укучыларның номерлары һәм партнерлары күрсәтелә....