Гөлназ Фазил кызының ата – аналар алдында “Хезмәтнең тире – ачы, җимеше татлы” дигән темага чыгышы.
статья (8 класс) на тему

Васильева Гульназ Фазиловна

Яшь буынның сау – сәламәт булып үсүе һәркайсыбызга бәйле. Гомумән, бала тәрбияләү кебек бик мөкатдәс эш һәркемнән, - җәмәгатьчелектән, балалар бакчасыннан, мәктәптән һәм гаиләдән зур түземлек, җавапчылык таләп итә.     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_trbiya.docx17.67 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлназ Фазил кызының ата – аналар алдында “Хезмәтнең тире – ачы, җимеше татлы” дигән темага чыгышы.

 Кешелек дөньясында бара торган үзгәрешләр безнең тормышны да читләтеп үтми: әхлакый нормалар җимерелә, тәрбия принциплары таркала, гомер буе эшләп килгән кешелек кыйммәтләре алышына бара. Тормышыбызга көнбатыштан килеп кергән тискәре күренешләр балаларның  психологик һәм тәрбияви дөньясын җимерә яки тамырдан үзгәртә. Шушы шартларда балалар белән көндәлек эшләүче тәрбияченең урыны һәм функциясе ничек булырга тиеш соң? Минем уйлавымча, тәрбияче, заман белән бергә атлаучы, бүгенге тормышта үз урынын булдыра алучы, иркен аралашучы, төрле ситуацияләрдән чыга алучы шәхес тәрбияләргә тиеш.

  Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Бүген исә ул аеруча кыен чор кичерә. Шунысы хак: җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чакта иң зур зыян балалар өлешенә туры килә. Ләкин ни генә булмасын, баланың төп хокукларының берсе – ул гаилә җылысын тоеп, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Бары тик аны яратучы, аңа шәхес итеп караучы гаиләдә генә ул җәмгыятьтә үз урынын табарга, өлкәннәргә, әти - әнисенә хөрмәт белән карарга, кешеләр белән аралашырга, туган хакын хакларга өйрәнеп үсә. Киләчәк тормышы өчен гаять әһәмиятле булган хезмәт күнекмәләрен дә ул бары тик гаиләдә генә үзләштерә ала. Әйе, ата – ана назын, тәрбиясен берни белән дә алыштыра алмый. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.  Бүгенге  көн күзлегеннән чыгып карасак, һәммә җирдә тәрбиясезлек. Ата – ананың байлык артыннан куып баласын күзәтергә, тәрбияләргә вакыты калмыймы? Әллә бар проблемасын укытучылар җилкәсенә генә йөклиме? Мөгаен, монда икесе дә бар. Үземнең эш практикасыннан чыгып шуны әйтәсем килә: әти - әниләр белән иңгә - иң куеп эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була.  Ата – ана – бала –укытучы арасындагы дустанә мөнәсәбәт бәйрәм – кичәләрдә ныграк ныгый. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: гаилә тормышын җайга салмыйча, ата – аналар белән даими эшләмичә, тәрбия эшендә уңышларга ирешү мөмкин түгел. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Бала иң элек тәрбияне гаиләдә ала. Без, гаилә салган фундаментны ныгытабыз, үстерәбез, җәмәгать урыннарында үз – үзләрен әдәпле – әхлаклы тоту кагыйдәләренә төшендерәбез.

 Әхлак тәрбиясе бирү дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен булдыру, аларны камилләштерүне күз уңында тотабыз. Классымда инде берничә ел әхлак темасына карата класс сәгатьләре үткәрелә. Бу – заман таләбе. Класс сәгатьләрендә балаларга төрле проблемалы сораулар, ситуацияләр куеп, алар белән чыгу юлларын да барлыйбыз.

«Балалар- безнен картлыгыбыз, начар тәрбия- киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез» - диде күренекле педагог А.С.Макаренко. Баланын шәхес итеп формалашуы, иң беренче чиратта, гаилэ тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана -  төп укытучы. Тәрбия кылу өчен үзенә  һәр яктан тәрбияле булу кирәк.  Сезнең белэн даими эшләгәндә генә тәрбия эшендә уңышка ирешеп була.  Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бердәм булганда, балага бердәм таләп куелганда гына балалар тәрбияләү шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм нәтиҗәле була.

 Мин үзем19 ел мәктәптә сыйныф җитәкчесе булып эшләү дәверендә укучыларда түбәндәге сыйфатларны тәрбияләргә тырышам: яшь буында түземле рәвештә инанганлык, матурлыкны таный белү, мәдәниятне һәм табигатьне аңлый белү, халыкны, аның телен, традицияләрне, хезмәтне ярату, үзара дуслык, шәфкатьлелек, миһербанлык,  бер – береңне хөрмәт итү, туган телне ярату. Әлбәттә, барлык максатларда үтәлә дип әйтеп булмый. Гомумән, укытучының эшчәнлеге, минем уйлавымча, баланың  мәктәптән соң зур тормыш юлына аяк басканнан соң күренә.

  Ел дәверендә һәрберебез үземнең укучылар  белән күп эш башкарабыз. Әхлак темасына  багышланган чаралар дә бик җанлы һәм кызыклы үтәләр. "Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, "Намусыңны яшьтән сакла, "Бәхет башы - тәүфыйк”, “Яхшы сүз – җан азыгы...” дигән темалар балаларны намуслы, әхлаклы булырга, яманны яхшыдан аера белергә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булалар. Әхлакый темаларга багышланганкласс сәгатьләрен   алып барганда, мәгърифәтче, галим Р.Фәхретдиннең "Тәрбияле бала”, "Нәсыйхәт”, К.Насыйриның " Әхлак рисаләсе”, "Тәрбия китабы”, В.Казыйхановның “Әхлак дәресләре” дигән хезмәтләренә һәм андагы тирән мәгьнәле фикерләренә, киңәшләренә таянам. Аларның китаплары минем төп кулланмам булып тора. Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү исә - кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор, чөнки кеше, кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәттән читтә кала алмый һәм аны хезмәттәге мөнәсәбәтләр шәхес буларак формалаштыра.  5 нче сыйныфтан ук башлап,  хезмәт тәрбиясе бирүне төп максатым итеп куям. Бала үзенең хезмәт җимешен күреп сөенсен, тагын да тырышып эшләү теләге уянсын.
Беребезгә дә сер түгел, хәзер җәмгыятебездәге һәртөрле кимчелекләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр турында ачыктан – ачык сөйлибез, аларны хәл итү юлларын эзлибез. Чыннан да, урамнарда, җәмәгать урыннарында балаларның, яшьләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә үзара сөйләшү – аралашуларына игътибар итсәң, гаҗәпкә каласың, бер-беренә тупаслык, шәфкатьсезлек, рәхимсезлек күренешләре еш очрый. Ә бит үткәнебезгә әйләнеп карасак, татар халкы гомер – гомергә эшчән, намуслы, тәртипле, кунакчыл, ачык йөзле булуы белән дан тоткан. Балага һәрбер ата – ана кечкенәдән шушы төшенчәләрне бирә, аңлата белергә тиеш. Исегездә тотыгыз: бала – сезнең көзгегез. Сез ничек башкалар белән аралашасыз, ничек фикер йөртәсез бала һәрвакыт әти – әнисен кабатлый. Баланың тәртибе турында сөйләгәндә, иң элек үзебезнең әдәп – әхлакны уйларга кирәк. Бала тәрбияләүдә гаилә мөһим роль уйный. Үзара дуслык, арадашлык, бер – беребезгә ышаныч булганда гына балаларны тәрбияләргә, әдәп - әхлакка өндәргә була. Яшь буынның сау – сәламәт булып үсүе һәркайсыбызга бәйле. Гомумән, бала тәрбияләү кебек бик мөкатдәс эш һәркемнән, - җәмәгатьчелектән, балалар бакчасыннан, мәктәптән һәм гаиләдән зур түземлек, җавапчылык таләп итә.    

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң мөһиме – баланың үзен шәхес итеп тоюы (ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст)

"Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст...

Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер класс бәйгесенә Әхтәмова Гөлназ Мингали кызына бәяләмә-2017

Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Әхтәмова Гөлназ Мингали кызына бәяләмә.   Әхтәмова Гөлназ Мингали к...

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.) ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары”

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.)ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары&rdquo...

Ата-аналар өчен чыгыш

Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү...

Ата-аналар өчен чыгыш

Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү...

Ата-аналар өчен чыгыш

Гаилә - бала тормышында шәхси тәрбия алу мөхите...