Ата-аналар өчен чыгыш
методическая разработка на тему

Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balada_kesheleklelek_syyfatlary_trbiyalu.docx18.47 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш  муниципаль районы

Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе

     

Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

(ата – аналар җыелышы өчен чыгыш )

Татар теле укытучысы: Мирзаянова Рания Сәгыйть кызы

        Белем биргәндә баланың ихтыяҗы исәпкә алына. Ул артык катлаулы мәсьәләләрне җиңә алмый, ә инде мәсьәлә җиңелрәк булганда, аны үзләштерергә теләми. Шуңа күрә укытучыга укыту – тәрбия алымнарын дөрес сайлау зарури.

        Әлбәттә, тәрбиягә нык игътибар ителергә тиеш. Ул бүгенге болгавыр заманда укыту – тәрбия дип аталган “чәчәк”нең аерым бер таҗ яфрагы гына. Әйтик, совет чорында мәктәптә тулы бер тәрбия системасы эшләп килде. Балалар бакчадан октябрятлар төркеменә күчеп тәрбияләнде,ә аннары исә – пионерга, 7 – 8 нче сыйныфларда комсомолга кабул ителде. Ә бүген исә безнең балаларны урам һәм телевидение, компьютер тәрбияли. Шуңа күрә дә мәктәп балаларга белем һәм тәрбия бирүдә кыенлыклар кичерә. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә, киләчәк буын бүгенге укытучылар һәм ата- аналар кулында.

        Укытучы – тәрбияче дә ул. Тәрбияченең иң кыйммәтле сыйфатларыннан берсе – кешелеклелек, балаларны ата – аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек белән өретелгән эчкерсез ихтирам итү. Балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү өчен, беренче чиратта, әйләнә – тирәдә әхлаклылык культурасы булдыру бик мөһим.

        Укучыда тормышта яхшылык һәм гаделлек булуына ышаныч тудырылмаса, ул беркайчан да үзен чын кеше итеп сизмәячәк, үз дәрәҗәсен белү хисен татымаячак. Ә инде яшүсмер чорына кергәч, ул ачу саклый башлый, аның өчен тормышта бернинди изге һәм кыйммәтле нәрсәләр калмый, һәм ул укытучының, башкаларның сүзенә игътибар итми.

        Баланың укытучыны хөрмәт итүе өчен ата- ана тәрбиясе зур әһәмияткә ия. Бала – ата- ананың тормыш көзгесе. Ата – ананың рухи матурлыгы, аларның күрше – тирәләргә, дус – ишләргә, карт – корыга яхшылык эшли белүе – балада югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә зур ярдәмче. Әгәр ата – ана күңел җылылыгын әйләнә – тирәдәге кешеләргә бирсә, аларның шатлыгын һәм кайгысын уртаклашса, аларны йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән  балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Ә инде кайбер ата – аналарның үз – үзләрен генә яратуы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуы – иң зур бәхетсезлек. Чөнки киләчәк җәмгыятьнең үсеше, халыкның әхлакый кануннарны ничек итеп саклауларына һәм аңа буйсынуларына бәйле. Кызганыч, бүген ата – аналарның байтагы күбесенчә үз балаларыннан башка берни дә күрмиләр, ә инде мондый чиктән ашкан мәхәббәт ахыр чиктә бары тик бәхетсезлеккә китерә.

        Әйткәнебезчә, бала – гаилә көзгесе. Кояш нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата – ананың әхлакый йөзе чагыла. Мәктәпнең һәм ата – ананың бурычы – һәр баланы бәхетле итү, ә бәхет күпкырлы.

        Баланың бәхете – аның шәфкатьлелегендә. Шәфкатьлелектән – бер кешенең икенче кешегә бирә торган чын йөрәк җылылыгыннан башка күңел матурлыгы була алмый. Шәфкатьлелекнең нигезе, чыганагы – тереклекне һәм матурлыкны тудыруда, иҗат итүдә, раслауда. Яхшылык матурлык белән тыгыз бәйләнештә.

        Бала күңелендә кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү өчен, аны “матурлык дөньясына” алып керергә кирәк. Мәктәп һәм гаилә бердәм булып әхлакый сыйфатлар тәрбияләгәндә генә, балада әхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөнья матурлыгы баланың күңелен дә матур итә.

        Хәзер үзләренең шәхси теләкләренә чик куя белмәгән кешеләр саны арта бара. Дөнья байлыкка мөкиббән киткән, акча иң мөһим нәрсә итеп санала. Ләкин шуны онытмыйк: “Һәлак булыйм дисәң, я мал тупла, я надан кал”, - ди халкыбыз.

        Шунысы мәгълүм, кеше үзенең шәхси мәнфәгатьләренә чик куя алмый икән, ул беркайчан да яхшы кеше була алмый. Үз – үзләрен яратучылар, үз файдалары өчен генә тырышучылар, кеше кайгысына һәм уңышсызлыгына шатланып, аңа ваемсыз караучылар, нәкъ менә бала чакларында үз теләкләрен генә үтәтеп, аларны барыннан да өстен куеп,башкаларга битараф булганнар арасыннан килеп чыга да инде.

        Мәктәптә соңгы елларда бәйләнчек, әдәпсез балалар күбәйде,дибез. Бу инде – балаларда була торган индивидуализмның бер чире. Әгәр ата – ана баланың хилаф эшләрен гафу итсә, ул җәзасыз калуга шатланып укытучыга һәм башкаларга карата дорфа мөнәсәбәттә була, аларның сүзен тыңламый башлый, ә соңыннан ул үз ата – анасына да көн күрсәтми. Нәтиҗәдә әхлаксыз буын барлыкка килә. Әхлаксыз буын балалары да шундый ук тәрбия ала һәм җәмгыять рухи яктан таркала. Бу – бик куркыныч күренеш.

        Сөйләгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: кеше кайгысына һәм газапларына карата сизгер һәм ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү – мәктәпнең һәм гаиләнең гомуми бурычы. Бүтән кешенең кайгысын үз кайгысы итеп санаганда гына кеше башка берәүгә дус, иптәш һәм туган була ала. Шуңа күрә балага тәрбия биргәндә, тәрбиячеләр шуны онытмасын: бала икенче бер кешене йөрәге, хисләре белән тоярга тиеш. Шунсыз ул беркайчан да чын кеше була алмый. Тоярга, хис итәргә өйрәтү – мәктәптә дә,гаиләдәдә иң читене. Шәфкатьлелек, сизгерлек, ярдәмчеллек, кайгы һәм шатлыкларны уртаклашу гаилә һәм мәктәпнең бердәм тәрбия системасында гына тормышка аша ала. Кешеләрнең бәхете, шатлыгы, күңел тынычлыгы өчен ни дә булса эшләгәндә генә бала бүтән кешенең иң тирән кичерешләрен тоя ала. Әгәр гаиләдә баланың ата – анасын,әби –бабасын ихтирам итү хисе аларга игелек эшләү теләге белән рухландырылмаса, ул эгоистик хискә әйләнә. Бала әнисен үзенә шатлык тудыру чыганагы булганы өчен генә ярата. Башкалар язмышы өчен борчылу, дулкынлану, кайгырту,газаплану хисләре тәрбияләгәндә генә бала йөрәгендә чын кешелек сыйфатлары тууын онытмаска кирәк.

        Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

                                Чыршыдай биек булыгыз,

                                Нараттай төз булыгыз,

                                Зиректәй алсу булыгыз,

                                Кояштай сылу булыгыз,

                                Имәндәй таза булыгыз,

                                Әхлаклы һәм сау – сәламәт булыгыз.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне

Һәр елның ноябрьнең соңгы атнасында үткәрелә торган Аналар көненә багышланган бәйрәм. Җир йөзендә иң кадерле, иң ягымлы, иң матур, иң сөйкемле әниләребезне бу бәйрәмгә чакырып улларының, кызларының хе...

Иң мөһиме – баланың үзен шәхес итеп тоюы (ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст)

"Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст...

Гөлназ Фазил кызының ата – аналар алдында “Хезмәтнең тире – ачы, җимеше татлы” дигән темага чыгышы.

Яшь буынның сау – сәламәт булып үсүе һәркайсыбызга бәйле. Гомумән, бала тәрбияләү кебек бик мөкатдәс эш һәркемнән, - җәмәгатьчелектән, балалар бакчасыннан, мәктәптән һәм гаиләдән зур түземлек, җавапчы...

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.) ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары”

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.)ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары&rdquo...

Ата-аналар өчен чыгыш

Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү...

Ата-аналар өчен чыгыш

Гаилә - бала тормышында шәхси тәрбия алу мөхите...