Предмет нәтиҗәсен тикшерү биремнәре
учебно-методический материал на тему
Предварительный просмотр:
1.Предмет нәтиҗәсен тикшерү биремнәре:
Тема: Хикәя фигыльнең заман формалары
Класс: 6
Предмет: татар теле
Предмет нәтиҗәсе: хикәя фигыльнең заман формаларын аера һәм сөйләмдә куллана белү
Биремнәр:
1 дәрәҗә: Хикәя фигыльнең заман төркемчәләрен таблицага тутыр: бара, ачты, ошатмаган, сипкән, килә, ышана, ява, кайтачак, килер, сибәр, карый, орышыр, йоклар, күрәчәк, очты, күрә, җырлый, күрде, сөйли, тоткан, укыды.
Тикшерү ысулы:ачкыч
Хәзерге заман | Киләчәк заман | Үткән заман |
Бара, килә, карый, ышана, ява, күрә, җырлый, сөйли | Кайтачак, килер, күрәчәк, сибәр, орышыр, йоклар | Очты, тоткан, күрде, укыды, ачты, ошатмаган, сипкән |
2 дәрәҗә: Фигыльгә заман кушымчалары өстәп яз: бар(х.з), оч(билгеле үт.з), күр(билгеле үт.з.), укы(билгеле үт. з.), кил(х.з.), кайт(билгеле к.з.), күр(билгеле к.з.), кар(х.з.), ышан(х.з.), яу(х.з.), кил(билгесез к.з.), тот(билгесез ут.з.).
Тикшерү ысулы: ачкыч.
Бар(а), оч(ты), күр(де), укы(ды), кил(ә), кайт(ачак), күр(әчәк), кар(ый), ышан(а), яв(а), кил(ер), тот(кан).
3 дәрәҗә: Төрле заман формаларын файдаланып, “Сабан туенда мин дә катнаштым” исемле хикәя яз.
Тикшерү ысулы: аналитик шкала
2.Предмет нәтиҗәсен тикшерү биремнәре:
Тема: алмашлык төркемчәләре
Класс:6 класс
Предмет: татар теле
Предмет нәтиҗәсе: алмашлыкларның мәгънә ягыннан төркемчәләргә бүленешен белү
Биремнәрне формалаштыру:
I дәрәҗә:
Алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләргә.
Ул, без,кемдер,теге,әллә нинди,берни, мин, аныкы, бөтен, кайчан, шул.
Тикшерү ысулы: ачкыч
№ | Алмашлыкларның мәгънәләре ягыннан төркемчәләре | Алмашлыклар |
1 | Зат | ул, без, мин, |
2 | Тартым | аныкы |
3 | Күрсәтү | теге, шул |
4 | Сорау | кайчан |
5 | Билгеләү | бөтен |
6 | Билгесезлек | кемдер, әллә нинди |
7 | Юклык | берни |
II дәрәҗә:
Җөмләдәге алмашлыкларны табып, төркемчәләргә бүләргә.
Яратам, якын итәм шушы аланны! Һәркемнең үз кояшы булган кебек, һәркемнең үз сүзе, үз язмышы...
Кемнәрдер зар еладылар, ә кемнәрдер нык булдылар. Ярый бәхет бар икән әле: күлдә һичбер дулкын юк. Мин бу очракта бик тырышачакмын.Бу таулар да синеке, елгалар да, таллар да...
Тикшерү ысулы: ачкыч
№ | Алмашлыкларның мәгънәләре ягыннан төркемчәләре | Алмашлыклар |
1 | Зат | мин |
2 | Тартым | синеке |
3 | Күрсәтү | шушы, бу |
4 | Сорау | |
5 | Билгеләү | |
6 | Билгесезлек | һәркемнең, үз, кемнәрдер |
7 | Юклык | һичбер |
III дәрәҗә:
Төрле алмашлык төркемчәләрен кулланып “Минем сыйныфташым” темасына хикәя төзергә.
Тикшерү ысулы: аналитик шкала
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктацион яки 1 грамматик хата | 10 балл |
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик һәм пунктацион яки 2-3 грамматик хатасы булган | 7 балл |
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик һәм пунктацион яки 4-6 грамматик хатасы булган | 5 балл |
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм 1 пунктацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган | 3 балл |
3.Предмет нәтиҗәсен тикшерү биремнәре:
Тема: Фигыльнең юклык формасы
Класс: 4
Предмет: татар теле
Предмет нәтиҗәсе: юклык формасындагы фигыльләрне тартым белән төрләндерә белү
Биремнәр:
1 дәрәҗә: Җөмләләрне укы, юклык формасындагы фигыльләрне табып, күчереп яз.
Мин китапханәгә бармыйм, чөнки укырга яратмыйм. Алсу телевизор карамый, чөнки аның вакыты юк. Мин рәсем ясарга яратмыйм, шуңа күрә ясамыйм.
Тикшерү ысулы:ачкыч
Бармыйм, яратмыйм, карамый, ясамыйм.
2 дәрәҗә: Җөмләләрне үрнәк буенча үзгәртеп яз. Айратка шигырьләр ошый.-Айратка шигырьләр ошамый.
Мин Айратка шигырь китабы бирәм.
Син китапханәчедән шигырь китабы сорыйсың.
Ул китапханәгә бара.
Тикшерү ысулы: ачкыч.
Мин Айратка шигырь китабы бирмим.
Син китапханәчедән шигырь китабы сорамыйсың.
Ул китапханәгә бармый.
3 дәрәҗә: Бирелгән җөмләләрдән фигыльләрне тап, юклык формасында төрләндер.
Кошларның күбесе җылы якка китте.
Балалар кошларга җимлекләр ясый.
Мин ... , ... Без ... , ...
Син ... , ... Сез ... , ...
Ул ... , .... Алар ... , ...
Тикшерү ысулы: ачкыч
Китмәде, ясамый.
Мин китмәдем, ясамыйм Без китмәдек, ясамыйбыз
Син китмәдең, ясамыйсың Сез китмәдегез, ясамыйсыз
Ул китмәде, ясамый Алар китмәделәр, ясамыйлар
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/04/16/picture-78320.jpg)
Фонетика,орфоэпия,графика һәм орфография буенча белемнәреңне тикшерү
Бирелгән дидактик материал укучыларның мөстәкыйль эшен оештыру өчен кулланыла....
![](/sites/default/files/pictures/2018/10/28/picture-55382-1540732511.jpg)
Фазыл Шәех поэзиясенең тематик төрлелеге. Фәнни-тикшерү эше.
Бу фәнни-тикшерү эше якташыбыз, Алабуга халкының горурлыгы булган Фазыл Шәех иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып башкарылды....
8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр
Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...
![](/sites/default/files/pictures/2016/11/01/picture-840960-1477991168.jpg)
5-6 нчы сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, тестлар.(рус төркемнәре өчен)
Хөрмәтле коллегаларым! Мин бу биремнәрне, тестларны 5-6 нчы сыйныфларда, татар әдәбияты дәресләрендә, укучыларымның белемнәрен тикшерү өчен төзедем. Рус телле балаларга татар әдәбияты бик катлаулы бул...
![](/sites/default/files/pictures/2012/11/01/picture-135890-1351791394.jpg)
Сөйләм ситуациясенә караган репликаларны һәм шәхси хат язу биремнәрен бәяләү критерийлары.(тикшерү методикасы)
Сөйләм ситуациясенә караган репликаларны һәм шәхси хат язу биремнәрен бәяләү критерийлары.(тикшерү методикасы) 23 код...
![](/sites/default/files/pictures/2018/07/02/picture-971714-1530519641.jpg)
5нче класс татар теленнән (рус төркеме) тикшерү биремнәре
5нче класс өчен татар теленнән (рус төркеме) тикшерү биремнәре...