Сөйләм ситуациясенә караган репликаларны һәм шәхси хат язу биремнәрен бәяләү критерийлары.(тикшерү методикасы)
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

 Сөйләм ситуациясенә караган репликаларны һәм шәхси хат язу биремнәрен бәяләү критерийлары.(тикшерү методикасы) 23 код

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx29.93 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм ситуациясенә караган репликаларны һәм шәхси хат язу биремнәрен бәяләү критерийлары.(тикшерү методикасы)

Бердәм республика тестының (БРТ) төзелеше һәм эчтәлеге.

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең  рус төркемнәрендәге укучылары өчен

БРТ 4 бүлектән тора.

3 нче төркем (23код)

 

Беренче бүлек

8 биремнән тора (1нче – 8нче биремнәр).  Тыңланган текстның төп эчтәлеген һәм сорала торган мәгълүматны аңлау дәрәҗәләре тикшерелә.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерә.

Икенче бүлек

 9 биремнән тора (9нчы – 17нче биремнәр). Укылган текстның төп эчтәлеген һәм сорала торган мәгълүматны аңлау дәрәҗәләре тикшерелә.

Уку күнекмәләрен тикшерә.  

Өченче бүлек

 15 биремнән тора (18нче – 32нче биремнәр). Тел берәмлекләрен коммуникатив яктан мөһим булган контекстта куллану күнекмәләренә ия булары тикшерелә.

 Лексик –грамматик күнекмәләрне тикшерә.

Дүртенче бүлек

2 өлештән тора:

(33нче -37нче биремнәр) Тәкъдим ителгән сөйләм ситуациясе буенча  реплика яза белү күнекмәләре тикшерелә.

(38 нче бирем) Стимул-хатка җавап итеп, шәхси хат яза белү.

Язма сөйләм күнекмәләрен тикшерә.

Бу бүлекләрдә 3 төрле төзелешкә ия биремнәр урын алган.

Тест бүлекләре

Биремнәрнең саны

Иң югары балл

Биремнәрнең төрләре

  1. Тыңлап аңлау  
  2. Аңлап уку

17

(1-17)

30

Җавабын сайлап алу мөмкинлеге

 булган биремнәр

Лексик һәм грамматик белемнәрне тикшерү

 15

(18-32)

15

Кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәр

Язма сөйләм күнекмәләрне тикшерү  

5

(33-37)

10  

Киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәр

1

(38)

10

 Барлыгы

 38

65

  • Эшне башкару вакыты: рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең  рус төркемнәрендәге укучылары өчен – 150 минут (2 сәг. 30 мин.)

Балларның билгегә күчү шкаласы:

“2”ле

“3”ле

“4”ле

“5”ле

3нче төркем

0-18

19-38

39-53

(шуның 5-се аудированиядән)

54-65

(шуның 8-е

аудированиядән)

Сөйләм ситуациясенә караган репликаны язу (33-37 нче биремнәр)

  • Укучыга 5 ситуация тәкъдим ителә.
  •  Һәр ситуация язылган репликаның эчтәлеге  һәм грамоталылык критерийлары буенча тикшерелә. (К1-К2)

Сөйләм ситуациясенә караган репликаларны бәяләү критерийлары:

К1

К2

Мак. балл

1 балл

1балл

2 балл (бер репликага)

К1 Язылган текстның эчтәлеге:

1 балл

0 балл

Укучы, сөйләм ситуациясенә караган репликаны аңлап, җавабын дөрес формалаштырган.

Фактик хаталар юк.

 Укучы, сөйләм ситуациясенә караган репликаны  дөрес яки тулы формалаштырмаган, яки

фактик хаталар бар.

К2 Грамоталылык:

1 балл

0 балл

Репликада орфографиягә, тел нормаларының үтәлешенә караган хаталар юк,

һәм/яки

төрле нормаларга караган 1-2 хата бар

 Репликада  тел нормаларының үтәлешенә караган  3 яки күбрәк хата бар.

Укучы биремдә сорала торган сөйләм гыйбарәсе урынына башка ситуациягә караган гыйбарә яза икән, бу бирем тикшерелми.

Пригласите друга (подругу) на выставку татарстанских художников.

1. Дустым, мин сине Татарстан рәссамнарының

күргәзмәсенә чакырам.

2. Дустым, әйдә, күргәзмәгә барабыз. Анда Татарстан

рәссамнарының эшләре белән танышырбыз.

3. - Дустым, сәлам! Мин сине күргәзмәгә чакырам.

    - Сәлам! Нинди күргәзмәгә?

    - Татарстанда яшәүче рәссамнар күргәзмәсенә.

    - Рәхмәт, бик теләп барам.

 Уточните у друга (подруги), есть ли у него (нее) родственники в других городах.

1. Саша, синең чит шәһәрләрдә туганнарың бармы?

2. Дустым, туганнарың башка шәһәрләрдә

 яшиләрме?

3. Сообщи родителям, что вы сегодня на

уроке получили хорошую оценку.

4. Спроси у учителя, какую книгу надо

 взять  в библиотеке.

5. Предложите брату посмотреть новый

фильм.

6. Уточните у классного руководителя, во

 сколько надо прийти в школу завтра.

7. Сообщи однокласснику, что завтра не

будет урока математики.

Шәхси хат

  • Бирелгән темага карата, сорауларга җавап биреп,  дуска хат язуны сорый.
  • Бирем коммуникатив бурычны үтәү, текстны оештыру,  текстның лексик-грамматик төзелеше һәм грамоталылыкны билгеләү критерийлары буенча тикшерелә.

Шәхси хат язу биремен бәяләү критерийлары:

К1

К2

К3

К4

Мак. балл

3 балл

2 балл

3 балл

2 балл

10 балл

К1 Коммуникатив бурычны үтәү

3 балл

2 балл

1 балл

0 балл

 сорауга да җавап бирелгән. Мөрәҗәгать итү, саубуллашу, имзалау фразалары дөрес сайланган. Алынган хатка рәхмәт белдерелгән

 3 сорауга да җавап бирелгән, әмма берсенә  бирелгән җавап тулы түгел. Хат стилен бозган 1-2 төгәлсезлек бар,

һәм/яки

алынган хатка рәхмәт белдерелмәгән

2 сорауга гомуми җавап бирелгән, әмма 1 сорауга бирелгән җавап тулы түгел, яки бер сорауга, гомумән, җавап юк.  Хат стилен бозган 3 яки күбрәк төгәлсезлек бар, итагатьлелек  формалары сакланмаган

2 сорауга җавап бирелмәгән (1 сорауга гына җавап язылган), яки  текстның күләме тулмый

К2 Текстны оештыру

2 балл

1 балл

0 балл

Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга  бүленештә хаталар юк; тел чаралары дөрес кулланылган; хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килә

Текст, гомумән алганда,  логик эзлеклелектә төзелгән, ләкин логик бәйләнешләрдә һәм/яки абзацларга  бүленештә яки  хатның төзелешендә 1-2  төгәлсезлек бар  

Текст төзелешендә  логик эзлеклелек сакланмаган; язма текст төзелешендә 3 яки күбрәк хата бар, яки хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килми

К3 Текстның лексик-грамматик төзелеше

3 балл

2 балл

1 балл

0 балл

Коммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк булган төрле лексик һәм грамматик чаралар файдаланылган (текстны аңлауга зыян китермәгән 1-2 төгәлсезлек рөхсәт ителә)

 Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (3-4 тупас булмаган  хата рөхсәт ителә), яки тел хаталары юк, ләкин артык гади лексик һәм грамматик чаралар кулланылган.

Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (5-6 тупас булмаган  хата рөхсәт ителә),  һәм/яки текстны аңлауга зыян китерә торган 1-2 грамматик хата бар

 Текстны аңлауга зыян китерә торган лексик-грамматик хаталар 6 дан күбрәк

К4 Орфография һәм пунктуация

2 балл

1 балл

0 балл

 Орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 1-2 хата бар

Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 3-4 орфографик һәм пунктуацион   хата бар

Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерә торган  орфографик һәм пунктуацион   хаталар 4 тән күбрәк

 

        Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим ителгән хат күчереп кенә язылса), бу бирем өчен 0 балл куела.

        Хатның күләме 40 сүздән ким булса, К3, К4 критерийлары буенча максималь балл куелмый.

        Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр  исәпкә алына.

        Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын,  күрсәткән очракта, эш тикшерелми.

Грамматик хаталар

  • Хаталы сүзтезмә ( өч балалар);
  • сүз төркемнәрен дөрес ясый/ төрләндерә белмәү (шатлы, буның...);
  • җөмләләрне дөрес төземәү;
  • туры сөйләмне дөрес кулланмау;

җөмлә чикләрен дөрес билгеләмәү.

Сөйләм хаталары

  • Сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча куллану;
  • синонимнарны, фразеологизмнарны дөрес кулланмау;
  • гади сөйләм сүзләрен урынсыз куллану;
  • плеоназм ( артык сүз куллану);
  • тамырдаш сүзләрне янәшә куллану;

синтаксик бөтеннәрнең ярлылыгы.

Сәлам Казаннан. (68-71 сүз)

         Исәнме,  дустым Алсу. Сиңа бик күп сәламнәр белән дустың Лилия хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа миннән  күп сәлам әйт .

         Дустым, язган хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Менә сиңа җавап хаты язам.  Минем хәлләрем яхшы. Авырмыйм. Укулар бара. Әти-әнием исән-сау.  Үзеңнең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Мәктәптә укулар ничек бара?  Әти-әниең исән-саулармы?

          Сорауларыңа җавап бирәм.  …….

         Ярар, дустым, сау бул. Хәлләреңне әйтеп хат яз. Җавап көтәм.

                                                                                          Дустың Лилия.

                                                Унҗиденче март, ике мең уналтынчы ел.

Сәлам Казаннан. (42 – 45 сүз)

                Исәнме,   Алсу. Сиңа   Лилия хат яза. Әти-әниеңә сәлам әйт .

          Хатыңны алдым,   рәхмәт.   Сиңа  хат язам.  Хәлләрем яхшы. Авырмыйм. Укулар бара. Әти-әнием исән-саулар.   Хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы?   Укулар ничек бара?

          Сорауларыңа җавап бирәм.  …..

          Сау бул.   Хат яз.  Көтәм.

                                                                                            Лилия.

                                                   Унҗиденче март, ике мең уналтынчы ел.

38.        ……Без гаилә белән театрга йөрергә яратабыз. Күптән түгел генә премьерага барып кайттык. Танылган рус классигының әсәрен карадык.

                ....... Ә сез гаиләгез белән кайларга йөрергә яратасыз? Кайсы театрларда булдыгыз? Сез нинди спектакльләр карарга яратасыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы (5 класс, татар теле, рус төркеме)...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...

Диалогтагы репликаларның язмада бирелеше

Научить учащихся правильному оформлению диалогических реплик в письме....