Диалогтагы репликаларның язмада бирелеше
презентация к уроку (8 класс) на тему

Научить учащихся правильному оформлению диалогических реплик в письме.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муни ципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе « Кәкре-Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укытучысы Хәйруллин Айдар Хәбибулла улының 8 нче сыйныфта үткәрелгән татар теленнән ачык дәрес план-конспекты 1нче октябрь, 2015нче ел

Слайд 2

Тема : Диалогтагы репликаларның язмада бирелеше.

Слайд 3

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Метод: эзләнү (эвристик – күнегүләр эшләү, күчереп язу, биремнәр үтәү ). Максат : диалогтагы репликаларның язмада бирелеше буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту . Бурычлар: 1) диалогтагы репликаларны язмада дәрес билгеләү ; 2) практик эш һәм дәрес, матур язу күнекмәләрен үстерү ; 3) телгә, табигатькә, тормышка, белемгә, тарихка карата игътибар арттыру һәм хөрмәт тәрбияләү .

Слайд 4

План-конспект I . Акт уаль ләштерү. Үткән темалар буенча сораулар бирү: 1) Нәрсә ул диалог ? 2) Диалог нәрсәләрдән тора ? 3) Нәрсә ул реплика ? 4) Диалогтагы репликалар ничек языла ?

Слайд 5

5 ) Диалогта нич ә кеше катнашырга мөмкин ? 6) Диалогтагы репликалар нинди җөмләләрдән тора ? 7) Туры сөйләм куштырнаклар эченә кайчан алына? 8) Ялгыз очрый торган туры сөйләм яңа юлдан сызык белән генә нинди очракта языла?

Слайд 6

II . Материалны ныгыту . 1. Телдән диалог төзү. 2. Репликаларны куштырнаклардан арындырып язу: 21нче һәм 22нче күнегүләр (тактада һәм дәфтәрләрдә язмача эшләү). 3. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр һәм туры сөйләм янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, җәяләрне ачып, текст өстендә эшләү (презентация буенча телдән һәм язмача эшләү). 4. Репликаларны куштырнаклардан арындырып язу: карточкалар буенча мөстәкыйль эшләү (язмача эшләү ). III. Өй эшен бирү. Диалог төзеп килергә.

Слайд 7

Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр һәм туры сөйләм янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, җәяләрне ачып, текст өстендә эшләргә. Шулай уйланып торганда, кемдер: - Эх, бездә хәзер сандугачлар сайрый инде, ә монда кар -буран уйный дип ку.йды . Артыма әйләнеп карадым. Койкам янында өстенә кара халат кигән, чем-кара чәчле, кош канаты сыман кыйгачланып киткән кара кашлы, урта буйлы берәү басып тора.

Слайд 8

- Син татармы әллә ? - дип сорады ул. Җавап урынына мин аның йөзенә текәлдем. - Нигә болай өзд е реп карыйсың, әллә күргәнең бар иде- ме ? - дип , ул балаларча самими елма й ды . - Кайдадыр күргәнем бар шикелле булам, ләкин хәтерли алмыйм, - дидем мин . - Бик мөмкин, күргәнсеңдер дә.

Слайд 9

Шулай без аның белән танышып киттек. Озын көннәрне сөйләшеп уздыра идек. Аның исеме – Вакыйф, фамилиясе – Гарифуллин, үзе Татарстан егете булып чыкты . Мин байтак в акытлар улмы, түгелме дип, эчемнән уйланып йөрдем - йөрдем дә бер көнне түзмәдем. - Вакыйф , сөйлә әле, кайда яраландың, кайчан, ничек ? - дип сорадым. (Габдрахман Әпсәләмов)

Слайд 10

Иг ъ тибар өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....

"Н. Дәүли шигъриятендә патриотик хиснең бирелеше".

Якташ язучыбыз Н. Дәүли иҗатына багышланган фәнни - тикшеренү эше....

Сөйләм ситуациясенә караган репликаларны һәм шәхси хат язу биремнәрен бәяләү критерийлары.(тикшерү методикасы)

Сөйләм ситуациясенә караган репликаларны һәм шәхси хат язу биремнәрен бәяләү критерийлары.(тикшерү методикасы) 23 код...