Алмашлыклар
рабочая программа (6 класс) на тему

Өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп алмашлыкларны дөрес яза,өстәмә чыганаклар белән эшли белү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл almashlyklar.docx22.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Билгесезлек алмашлыклары  6 нчы сыйныф татар теле

УУД

Шәхси:укуга һәм хезмәткә уңай караш, мөстәкыйльлек булдыру;

Танып белү:өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп алмашлыкларны дөрес яза,өстәмә чыганаклар белән эшли белү;

Регулятив:укытучы җитәкчелегендә уку мәсьәләсен чишүнең дөрес юлларын билгеләү,вакытны дөрес бүлеп эшне оештыра белү;

Коммуникатив:хезмәттәшлек итә белү,әңгәмәләрдә катнашу.

Дәреснең максатлары:

1) укучыларның алмашлык һәм алмашлык төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

 2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

 3) хезмәттәшлек итә белү,әңгәмәләрдә катнашу

Методлар: эзләнү.                                                                                      Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы         сөйләү, дәреслек белән эшләү.

Педагогик технология: компьютер технологиясе.

       Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге (Ф.Ю.Юсупов,Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов 6 нчы сыйныф), җөмләләр язылган карточкалар, мультимедиа проекторы, тема буенча презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.(Проекторда кар бөртекләре ява)

-Исәнмесез ,балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик әле.(1 нче слайд)

“Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе- мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.”

- Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Барыгыз да әзерме?( “Без хәзинәне табарга әзер”)

2.Актуальләштерү: а)Алмашлык турында бер әкият тыңлап китегез.

Борын-борын заманда алмашлыкның бер дусты да булмаган, аңа бик күңелсез, ямансу булган. Көннәрдән бер көнне ул юлга, дуслар эзләргә чыккан, атнаның һәр көнендә үзенә яңа дуслар тапкан, шул көннән башлап ул дусларыннан бер дә аерылмый, алар белән гел бергә икән, гел бергә булганга әлеге дусларны алмашлыкның төркемчәләре дип атаганнар.

- Әйтегез әле,  укучылар, атнада ничә көн? Димәк, алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? Дөрес, укучылар, алмашлыкның мәгънә ягыннан җиде төркемчәсе бар.(Атна көннәрен санап чыгыгыз әле)

Б)  Әйдәгез, дүшәмбегә-зат алмашлыклары

Сишәмбе-күрсәтү алмашлыклары

Чәршәмбе-сорау алмашлыклары

Пәнҗешәмбе-юклык алмашлыклары

Җомга-билгеләү амашлыклары булсын

Шимбә-?

Якшәмбе-?

3.Яңа төшенчә бирү.ГКФ-грамматик күнекмәләрне формалаштыру.

В) Шимбәгә нинди алмашлык булыр икән? Аның өчен мин сезгә Г.Тукай шигырьләреннән өзекләр тәкъдим итәм.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;

Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда,ятим.(”Пар ат”)

-Калын хәрефләр белән язылган сүзләр нинди мәгънә белдерә дип уйлыйсыз?

-Әйе, билгесезлек төсмерен бирәләр. Ничек уйлыйсыз: шимбәгә ниниди алмашлык кунакка килер?

-Билгесезлек алмашлыклары

-Димәк, дәресебезнең темасы: билгесезлек алмашлыклары( слайдта) чыга.Алар ничек ясала?

- сорау алмашлыкларына әллә, -дыр,-дер, -тыр,-тер кисәкчәләре өстәлә.

Әллә кисәкчәсе аерым, -дыр,-дер, -тыр,-тер кисәкчәләре кушылып языла.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.          ЛКФ.-лексик күнекмәләрне формалаштыру.

А)Кар бөртекләре таратыла. Артына биремнәр язылган, билгесезлек алмашлыкларын табарга. 1) Ул сезнең артыгыздан нидер кычкырып калды.
2) Бу кешене мин кайдадыр ниндидер җыелышта күргән идем бугай.
3) Кемдер гармунда уйнады, кемнәрдер матур итеп җырладылар.
4) Хәлләрегезне никтер беркемгә дә сөйләмисез

V.Ял итү минуты.

Мин(укучы ике кулының да баш бармагы белән үзенә күрсәтә.)

Син (имән бармаклары белән як-якка күрсәтә.)

Ул (ике
кулын сузып, алга күрсәтә.)

Бердәм бул! (ике кулын югары күтәреп, өстән аска таба түгәрәк ясый.)

Без, сез, алар- бердәм, дус балалар! (Шул ук хәрәкәтләр ясап)

Б) Тактада эш. Күп нокталар урынына билгесезлек алмашлыклары куярга.

1) Урамда төне буе ... йөриләр, ... кычкырып көләләр.
2) Лилия туган көненә ... чакырмаган, кемне икән?
3)... булды синең гомер, син, Мокамай, әллә нишләдең. (Һ. Такташ)
4) Һәр кеше ... ярата, ... ярдәм итә, ... ярдәм көтә.
5) Газ плитәсендә ... яна бугай.

Мин алмашлыгы нинди алмашлык? (Iзат-сөйләүче)

-Сөйләмдә мин сүзен еш кабатласаң, кем булырбыз? (мактанчык)

Нәтиҗә. Сөйләмдә бер үк сүз еш кабатланса, сөйләм җыйнак, матур булмас.Күп мактанма, көлкегә калырсын,- ди халык.

Мин алмашлыгы нинди алмашлык? (Iзат-сөйләүче)

-Сөйләмдә мин сүзен еш кабатласаң, кем булырбыз? (мактанчык)

Нәтиҗә. Сөйләмдә бер үк сүз еш кабатланса, сөйләм җыйнак, матур булмас.Күп мактанма, көлкегә калырсын,- ди халык.

6.Рефлексия

 Ә хәзинәне таба алдыгызмы? ( алмашлык) Алган белемнәрне кайда куллана алырбыз?(Сөйләм төзегәндә.)

- Дәрестә сезнең нәрсә яхшы, ә нәрсә авыррак килеп чыкты?
7. Үзбәя.

   
Өйгә эш.

3 вариантта өй эше хәзерләнә, укучылар үзләре сайлап алалар.

  1. 178 нче күнегү.Билгесезлек алмашлыклары ясарга.(мәҗбүри)
  2. Алар белән 7 җөмлә төзергә.(Ярым иҗади)
  3. Билгесезлек алмашлыклары  кулланып,“Кышкы кичтә” темасына хикәя төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алмашлыклар" 6нчы сыйныф

6нчы татар сыйныфы өчен "Алмашлыклар" темасын гомумиләштереп кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе....

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

Сабан туе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.

6нчы сыйныфта тартым алмашлыгы темасын үтү дәресе....

Презентация "Сорау алмашлыклары"

"Морфология" бүлегендә "Алмашлык төркемчәләре" темасын үткәндә куллану өчен...

"Алмашлыклар" темасын кабатлау

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 4 нче сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

«Алмашлыклар» темасына ачык дәрес

Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?Как скажете о том, что:-Абдулла Алиш - настоящий друг Мусы.-Муса родился в Оренбургской области.-Мама Мусы – Рахима сочинила очень много стихотворений.-Муса с детства л...