Халык җырлары
методическая разработка на тему

Арсланова Гульсина Габдрахмановна

Халык җырлары темасына ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_zhyrlary_achyk_dres.docx32.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Класстан тыш уку

Халык авыз иҗаты. Халык җырлары.

Максат.1. Халык җырлары турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү.

2. Халык җырларына анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

3. Ватандарлык, милләтпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, халык җырларына кызыксыну уяту.

Дәрес төре. Белемнәрне ныгыту.

Методик алымнар. Әңгәмә, сорау-җавап, анализ, сәнгатьле уку, текстлар өстендә эшләү.

Материал. Халык җырлары текстлары.

Җиһазлау.    Аудио-, видеоязмалар, компьютер, проектор, И.Шакиров, З.Сәхәбиева, Ә.Авзалова язмалары, Тукай портреты.Терәк сүзләр: лирик герой, хис, рифма.

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

И. Шакиров башкаруында видеоязмада  “Иске карурман” исемле татар халык җырын тыңлау(1куплет)

-- Сез кем башкаруында , нинди җыр тыңладыгыз?

              -- И. Шакиров башкаруында   “Иске карурман” исемле татар халык җырын тыңладык.

-- И. Шакиров турында нәрсәләр беләсез?

Көтелгән җавап.

              --Ул–Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты,  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, безнең якташыбыз.  И. Шакиров Тукай  (элекке Сарман) районы  Яңа Бүләк авылында туган. Урта мәктәпне Теләнче Тамак урта  мәктәбендә тәмамлаган.

Бүген без сезнең белән халык җырлары турында сөйләшербез.

II. Актуальләштерү.

1. Тема һәм максатны билгеләү.

--Халык җырлары нинди жанрга керә?

--Халык җырлары ни өчен халык авыз иҗатына керә?

--Нәрсә ул халык авыз иҗаты? Халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?

—Бүген без сезнең белән халык җырлары турында белемнәребезне тирәнәйтербез.

II. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Без халык җырларының лирик җырлар дигән төркемен өйрәнәбез.

—Бүгенге дәреснең эпиграфы итеп,Г.Тукайның сүзләрен алабыз. «Җырлар—халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер»

—Тукай җырларны нәрсә белән чагыштырган? Ни өчен?

—Ни өчен күргәрмәс вә тутыкмас, ди ?

—Ягъни искермәс, беркайчан да актуальлеген югалтмый.

—Халык иҗат иткән лирик җырлар җанлы тормышның кайсы ягына бәя бирәләр?

—Халык иҗат иткән лирик җырлар кешенең күңел дөньясына, ә ачыграк әйткәндә, кичерешләренә бәя бирәләр. Шулай булгач, халык җырлары, аларның тормышына бәйле булган.

—Халык җырларын сезнең кайларда ишеткәнегез бар? Безнең әби-бабаларыбыз кайчан җырлаганнар?

—Безнең әби-бабаларыбыз, кайгы-хәсрәт килгәндә, күңелләрен юату өчен, бәйрәмнәрдә күңел ачу өчен, өмәләрдә эшләү җиңелрәк булсын өчен җырлаганнар.

—Лирик әсәрләрнең үзәгендә кем тора?

—Лирик әсәрләрнең үзәгендә  лирик герой тора.

—Лирик геройлары булган лирик әсәрләрнең нигезендә нәрсә ята?

—Лирик геройлары булган лирик әсәрләрнең нигезендә хис ята.

—Нәрсә ул хис?

—Хис ул—тормыш вакыйгаларына күңел белән бәя бирү.

—Хис үзе нинди өлешләрдән тора? Хиснең өч сыйфаты турында әйтегез.

—Хиснең өч сыйфаты:

1) сәбәбе;

2) дәрәжәсе;

3) юану;

Шулай ук тезмә әсәрләрнең тышкы төзелешенә хас әйбер—рифма турында искә төшерү.

— Шигырь юлы ахырында килүче охшаш авазлы сүзләргә рифма диләр.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) Халык җырлары берәр строфадан да торырга мөмкин. Аларны кыска җырлар дип атыйбыз. Хәзер кыска җырларның үзенчәлекләрен карап китәрбез. Һәр парга 1 строфа ( куплет) бирелә.

Анализ тәртибен искә төшерү:

—өлешләргә бүлү;

—өлешләр арасындагы бәйләнешне табу;

—эчтәлеген билгеләү;

—рифмаларны табу;

Әчтерханның чикләвеге

Ачы була пешмәсә;

Кеше хәлен кеше белми

Үз башына төшмәсә.

Сандугачлар, карлыгачлар

Баласына җим диләр.

Әткәй дә юк, әнкәй дә юк,

Безгә үгет бирмиләр.

Кара урман, караңгы төн,

Ничек итеп үтәсе;

Замана авыр, хәсрәтем зур,

Ничек дөнья көтәсе.

Ике аккош су өстендә

Берсе тора читендә;

Сез торасыз туган илдә,

Бер мин генә чит илдә.

Кояш кына чыга әйләнеп,

Ак болыт кайларга бәйләнеп;

Исән генә саулар безләр булсак,

Бер кайтырбыз илгә әйләнеп.

Агыйделкәйне кичкәндә,

Ишкәкләрем сынды ишкәндә;

Җырлау да түгел, кычкырып елыйм

Туган илләр искә төшкәндә.

Кыр казлары оча алмый,

Канатлары каерылгач;

Моңсыз бала да моңая,

Иленнән аерылгач.

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай;

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь гомерләр дә шулай.

Ике каен үскән янәшә,

Яфраклары шуларның шаулаша;

Ике матур бергә килсә,

Саф сандугач кебек сайраша.

Бакчадагы чәчәкләрдән,

Чәчәк атмый бер гөлем;

Чәчәксез гөлгә охшаган,

Минем бүгенге көнем.

Бакчадагы гөлләреңне,

Су сипмичә корытма;

Аерылмый торып булмый,

Айрылдык дип онытма.

Бар гөлләрем арасында

Яшь гөлләрем юк минем;

Синнән аерылганнан бирле

Шат көннәрем юк минем.

2) —Лирик халык җырлары нигезендә хис ята, дидек. Хәзер лирик җырларны карап китәбез. Җыр нинди өлешләрдән торырга тиеш?

—Җырның сәбәбе (эчтәлеге), хиснең дәрәжәсе, юану өлеше булырга тиеш.

Хәзер бирелгән строфалардан җырлар төзисез.

1) Строфалардан җырлар төзү.

—сәбәбе

—дәрәжәсе

—юану

—Җыр нәрсә турында?

Рифмалашкан сүзләрне табу.

Синсез бик күңелсез

Су да буйларында сары чәчәк (2)

Сибелешә ачы җилләр дә;

Ялгыз яшәү миңа бик күңелсез,

Син булмагач туган илләрдә.

Су буйларында ялгыз тирәк, (1)

Яфраклары шаулый җилләрдә;

Нурлы кояш ничек нурын чәчәр

Син булмагач туган илләрдә.

Су да буйларында казлар оча, (3)

Канатлары коела җилләрдә;

Кайгыларым таралышыр иде,

Кайтып килсәң туган илләргә.

Кырга чыктым

Кыр казлары туктый төн кунарга, (3)

Берәвесе тора сакларда;

Мин дә казлар кебек очар идем

Туганнарым торган якларга.

Кырларга ла чыктым кош ауларга, (1)

Аткан кыр казларын тота алмыйм;

Туган җирем, туганнарым сагынам,

Капкан ашкайларым йота алмыйм.

Кырларга ла чыгып кырын яттым, (2)

Ятим кыр казларын күзләдем;

Уйламаган идем сагынулардан

Саргаер дип нурлы йөзләрем.

Аерылулар бигрәк авыр

Аерылганда сөйләшмәдем, (2)

Телләр бәйләнгән иде;

Аерылышу кайгысыннан

Башлар әйләнгән иде.

Агыйделдән бара йөзеп, (1)

Мамык кебек ак күбек;

Икебез ике якларда

Каерылган гөлләр кебек.

Сандугачлар да сайрамый, (3)

Сандугачлар да сабыр;

Шулай янса яшь йөрәгем,

Кылычтан нечкә калыр.

Тамбур инәләрем

Тамбур инәләрем көмеш саплы, (3)

Алдым кулга тамбур чигәргә;

Йөрәк януларым шунда бетәр,

Икәү бергә булсак гомергә.

Тамбур басам, ефәкләрем төшми, (2)

Сөйгәнемә дигән сөлгегә;

Яна йөрәк, яна , ялкынлана,

Калмас микән шулай мәңгегә?

Тамбур инәләрем көмеш саплы, (1)

Казан остасыннан алынган;

Яна йөрәк, яна, ялкынлана,

Әллә гыйшык уты кабынган.

Чит җирләрдә

Агыйделкәйләрнең аръягында (2)

Ап-ак кошның ятулары бар;

Күкрәп кенә типкән күкрәгемдә

Ачы хәсрәт катулары бар.

Биек-биек тауның башларында, (1)

Акбүз атлар эчәр су тапмый;

Сулар да тапмый, үлән капмый,

Чит җирләрдә күңел ямь тапмый.

Бакча  артларында салкын чишмә, (3)

Таң атканд ашунда юынам;

Газиз башкайларым, ай, сау  булса,

Кайтырмын бер диеп юанам.

Газиз балам

Һәрбер кыемнарын тигез кисеп, (3)

Төн утырып күлмәк тегәмен;

Сугышларда йөргән бәбкәемә

Шушы булсын минем бүләгем.

Кара атка менеп, камчы элеп, (1)

Кайда йөри минем алтыным?

Үлгән генә микән, исән микән,

Газиз балам минем, якыным?

Кая гына барыйм, кемгә сөйлим (2)

Йөрәгемнең  әрнеп януын?

Күрерләргә миңа насыйп микән,

Балакаем, синең кайтуың?

3) Рубис абый турында кыскача таныштырып, аңа сүзне бирү.

--Укучылар, бүген бездә кунакта авылдашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор, җырчы, 30 дан артык китап авторы, язучы Рубис абый Зарипов.

Рубис Зарипов кыскача гына халык җырларының әһәмияте турында сөйли һәм үзе гармунда уйнап берничә халык җырыннан өзекләр башкара. Актив укучыларга үзенең китапларын бүләк итә.

Вакыт калса, З.Сәхәбиева, Ә.Авзалова башкаруында халык җырларын тыңларга мөмкин.

IV. Өй эше бирү.

Куплетлардан җыр төзергә.

IV.Дәресне йомгаклау.

—Сез бүген нәрсәләр белән шөгыльләндегез? Нәрсәләр белдегез?

V. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Халык җырлары. Моңлы халыкның илһамлы баласы.

6 нчы сыйныфның рус төркемендә халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына таянып  үткәрелгән  татар әдәбияты дәресе планы....

Халык җырлары һәм җырчылары

Халык җырлары һәм җырчыларына багышланган чара...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Халык җырлары

Максат: татар халык җырларына салынган төп мәгънә һәм идеяне төшендерү, аның кыйммәтен билгеләүБурычлар: татар халык җырлары турында укучыларның белемнәрен киңәйтү, сәнгатьле уку һәм моңлы җырлау күне...