Халык җырлары һәм җырчылары
материал на тему

Халык җырлары һәм җырчыларына багышланган чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon halyk_zhyrlary_hm_zhyrchylary.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

     Әй халкымның тиңсез күңел түре,                                                                                                                                                                               Синдә күпме алтын җырлар бар!

                               Слайд  1                            Кара да гынай урман уртасында

                                                                           Төлке уйный торган орлар бар...

                                                                           Әй халкымның тиңсез күңел түре,

                                                                           Синдә күпме алтын җырлар бар!

                                                                                            Рәдиф Гаташ

Слайд  2    

  Сөекле халкым гомер-гомергә җыр яраткан. Җырда ул үзенә җан азыгы тапкан, җыр белән авырлыкларга каршы торырга өйрәнгән, шатлыгын уртаклашкан, уй-хыялларын чагылдырган, янган-көйгән, яраткан-сөйгән.

Җыр халкыбызның гомер юлдашы булган. Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Гөлсем Сөләйманова, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Флера Сөләйманова кебек олы талантларның исемнәрен халкыбыз һәрвакыт “үзебезнең җырчыбыз”, “халык җырчысы” дип яратып телгә ала, зурлый. Җыр остасы өчен моннан да зуррак бәя юктыр ул.

    Шунысы сөенечле, халкыбызның олы мәхәббәтен һәм ихтирамын казанган сәнгатькәрләребезнең мирасын өйрәнү һәм мәңгеләштерүдә соңгы елларда байтак эш башкарыла. Бүген  без сүзебезне нәкъ шундый шәхесләр турында алып барырбыз.

Слайд    3

Рәшит Ваһапов чын мәгънәсендә халык җырчысы иде.Аның тәрҗемәи хәлен өйрәнүгә багышланган күләмле мәкаләләр һәм китаплар дөнья күрә. Казанда бөек җырчы яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Татарстан башкаласындагы яңа урамнарның берсенә Рәшит Ваһапов исеме бирелде.

                                    Хәзер дә бар җырчыларның

                                    Гареш катларына ашканы…

                                    Алар исемлеген безнең чорда

                                    Рәшит Ваһаповлар башлады…

                                    Бәлки, Рәшит үзе үк һәйкәлдер…

                                    Моны аңлатыр юл бик кыска…

                                     Шунысы хак: Татар Җыры өчен

                                    Ул-иң затлы, биек пьедестал – дип яза бу олы шәхес турында Ренат Харис.

Слайд  4

 “ …Сарыла җанга, сарыла

        Аңлатып булмас сагыш.

       Өзә бит үзәкләремне

       Фидакарь, моңлы тавыш”.

Бу юллар шагыйрь  Разил Вәлиевнең “Гамьле гәп”шигыреннән.Алар татар һәм башкорт сандугачы  Фәридә Кудашевага багышлана.

“Миңа татар җырчысы дип кенә карамыйлар бит, үзебезнең җырчы дип тә карыйлар.Гомумән, теләсә-кайсы халык – җырчы өчен тамашачы инде ул”,-дип әйтә җырчы. Бәлки, чит илләргә чыгып йөрергә мөмкинчелек булса, безнең татар-башкорт җырларын анда да тыңлаган булырлар иде.

  Слайд  5

   Сайрамый да сандугачлар

   Ни каенда, ни талда.

   Уфаларга киткән алар

   Уфаларда сез барга.

   Шундадыр шул  сандугачлар,

   Сезнең тирәдәдер шул;

   Сезнең җырны бездән элек

   Шулар өйрәнәдер шул…

Бу шигырьне ярым шаяртып, әмма чын күңелдән яратып заманында мәшһүр шагыйребез Хәсән ага Туфан язган булган. Фәридә апа Кудашева Казанга яшьлегендә гел килеп йөргән. Казанда аның дуслары күп булган.

Слайд  6

Җир йөзендә аңа үз гомереннән дә артып калырлык рәхмәтләр ишетергә язгандыр.Ходай биргән сәләтен ул, тамчысына кадәр халыкка биреп, дан-шөһрәт тәхетендә ләззәтле алкышларга коенган һәм иҗат эшенең газаплы да, татлы да мизгелләрен аз кичермәгәндер.

    Ул- кичәге, бүгенге, киләчәкле Илһам…

Әйе, аңа язмышның ак кырларыннан гына эз салып барырга насыйп булмаган икән шул. Көтелмәгән кайгы-хәсрәт ачысын да аңа бәләкәйдән үк татырга туры килгән.

    Утыз җиденече елның караңгы бер төнендә, ишекләрне каерып ачып килеп керәләр дә, өй хуҗасы Гыйльметдинне приклад түтәсе белән төртеп торгызалар. Куркудан өнсез калган Нуриәсма кечкенә улы Илһамны кочагына кыскан. Бала әле берни аңламый. Олыраклары берәм-берәм ата кешегә тартылалар, ләкин аларны селтәп кенә ыргыталар. Әтиләрен алып чыгып китәләр. Гаилә, олы тетрәнү кичереп, ятим кала. Шул китүдән ата кеше, авылның оста куллы тимерчесе, бер хәбәрсез мәңгегә югала.

    1941 нче елда Илһамның абыйсы Имамны сугышка алалар.

  Ил моңыннан ала җырчы илһамны

Үз җырчысы күбрәк булган ил ямьле

Бәхетле син, Татарстан, билләһи,

Җырчы Илһамың белән син илһамлы.

Слайд  7

   Сөекле җырчыбыз-Флюра Сөләйманова. Ул 1939 нчы елның 8 нче мартында Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туа. Үзенең үзенчәлекле тавышы белән кемнәрнең генә мәхәббәтен яуламады икән?! “Тамчылар тамар чаклар”, “Буразналар”, “Кыр казлары артыннан”, “Алтын-көмеш” һәм бик күп җырлары белән халык йөрәгенә юл ярды ул. Җырларны шулкадәр халыкчан, үзәкләрне өзәрлек итеп башкара алуының сере нидә икән? Бәлки, кечкенәдән ятим калганга, моңлы бала булып үскәнгәдер. Әтисе Зыятдин сугышта үлә. Әнисе Кәримә бу хәбәрне балаларыннан бер ел яшереп йөри. Эчтән янып йөри-йөри, үзе дә якты дөнья белән хушлаша. Бу вакытта Флюра апага  бары тик дүрт  яшь кенә була әле.

  Яшьтән эшләп үстек дип искә ала ул. Сугыштан соң икмәк юк иде, аны бәрәңге алыштырды. Биш бала ятим үссәк тә,  ач утырганыбыз булмады.

Әни вафат булгач, ике ел аның сеңлесе Рәхимә апа тәрбиясендә булдык.

Сезгә булган хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч, зур  бәхетләр

Юлдаш булсын Сезгә гомергә

Слайд  8

   Башкортстанда туып-үскән татарлар арасында, Татарстанга килеп, гомум татар халкына, аның мәдәниятенә хезмәт итүче шәхесләр байтак. Әлфия Авзалова да – Башкортстаннан.Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Кырыс сугыш еллары аның күңелендә тирән уелып калган.

  Көннәрдән беркөнне аларның авылына артистлар килеп төшә. “Карлыгачлар” спектаклен куялар.

  Түгәрәк күл матур була

  Су белән тулса гына.

   Тусын анадан кыз бала

   Бәхете булса гына,- дип җырлыйлар алар.

Бу җыр Әлфиянең күңел түренә-бәгыренә кереп урнаша һәм ул, тора-бара, шушы җырны мәктәп, авыл сәхнәләреннән җырлый башлый, тирә-юньгә таныла.Үзешчән сәнгатьтә  канат ныгыткан кыз Казанга җибәрелә һәм ул Татарстан башкаласын үз моңы белән яулый.

   Хезмәте югары бәяләнде. Ул-ТАССРның , РСФСРның атказанган артисткасы, Г,Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Әлфия Авзалова- татар җыры  легендасы.

Слайд  9

     Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, музыкант, мөхәррир- Рафаэль Ильясов.

    Татар җыры үсешендә аның үз урыны, үз кыйбласы, үз аһәңе бар. Ул үзенә генә хас башкару алымына, башка беркемне дә кабатламый торган һәм башка беркем дә кабатлый алмый торган үзенчәлекле моңлы тавышка ия җырчы.Чын мәгънәсендә халык җырчысы.

Слайд 10

    “Гөлзадә исеме, ничектер, тора-бара, олы бер төшенчәгә, милләте хакына фида җанлылык төшенчәсенә әверелеп китте. Тормышта кемнәргә генә ярдәм кулы сузмады ул. Үзенең бәлагә тарыган иҗатташларына матди ярдәм дә күрсәтте. Шыгрым тулы заллардагы тамашачыларның сызлаган җаннарын шифалы авазы белән дәвалады һәм дәвалый килә.Гөлзадә Сафиуллинага чын миллилек хас. Ул халыкның милли шәфкать туташы диясе килә...”-дип яза җырчы турында  Миләүшә Галиуллина.

Слайд 11

Таң атканда гармун уйнасалар,

Моң иясен эзләп йөгердем,

Җанкай-җанашымның җан авазын

Халкым язмышында мин күрдем .

Капка төпләренә чыгасы да, әй,

Уйнасы иде бер көйне.

Ул урамга дәшсен сылу кызны,

Яшьлегенә илтсен әбине.   –дип  моңлана халкыбызның моң иясе, бөек җырчы, гармунчы Фән Вәлиәхмәтов.


Слайд 12

   Гармун моңы! Ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан.

 Безнең җырлар, безнең көйләр башка халык җырларыннан аерылып  торырга тиеш. “Милли моң”, “милли аһәң” дигән төшенчәләр бар.

Биздермә син, авыл, тальяннарны

Сандык төпләрендә ятмасын.

Тәрәз пәрдәләре юешләнсен

Төне буе гармун уйнасын.

Слайд 13

Яңгыратыйк әле урамнарны,

Гармуннарда уйнап, өздереп.

Үткән яшьлек  хатирәсен барлап,

Басыйк иөймәләргә сыздырып.

Агылсын ла аның сихри моңы,

Еракларга китсен авазы.

Әйдә, гармун, искә төшер бүген

Кич утырган авыл урамын.

Җилкендереп биеп китсен әле

Яңа аяк баскан бәбиләр.

Яулык чите белән күз яшьләрен

Сөртсен әле әби-чәбиләр,

Әйдә, гармун, уят урамнарны,

Үткәннәрнең сихри хисләрен.

Без бит бүген искә төшерәбез

Янып үткән яшьлек кичләрен.

Слайд 14

Хәния  Фәрхи.

 Аның җырларында- хатын-кыз язмышы. Дөресрәге, үз язмышы. Ул җырлар бик күп яралы йөрәкләргә дәва өләшә.Заманның ачы җилләренә каршы торырга дәрт һәм дәрман бирә. Авыр чакта кайгыларга баш имәскә өнди.

Слайд 15

Салават Фәтхетдинов- бөтен җаны-тәне белән татар эстрадасына хезмәт итүче, мәгънәле, зәвыкны үстерердәй әсәрләр башкаручы, милли эстрада тарихында урын алачак җырчы.Татар халкы Илһам абыйлар, Әлфия апалар янәшәсендә Салават кебек җырчылар булу белән дә бәхетле.

Слайд16

   Җырчы якташыбыз Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов соңгы елларда зур сәхнәләрдә бик күренмәсә дә, заманында күп кенә җитди җыр конкурсларында җиңеп чыккан, үзенә генә канатлы тавышка ия бу җырчы бик популяр иде.

   “Алмагачлары”,” Ялгыз көймә”... һәм башка бик күп җырлар күңелләрдә аның тавышы белән саклана.

   Кызганычка каршы, халкыбыз шундый талант иясен югалтты.

   Авыр туфрагың җиңел булсын, Нурәхмәт.

Слайд 17      Җырчы гомере җырларында

Йолдыз гомере нурларында-

Үзе сүнә-нуры кала.

Җырчы гомере-җырларында-

Үзе китә- җыры кала...

Киләчәккә халкы белән,

 Үзе булып җыры бара.

Слайд 18

Әйләнә сәхнә, әйләнә,

Сибелеп кала еллар.

Сибелеп кала язмышлар,

Биючеләр, җырчылар.

Анда иңләп йөрүчеләр

Илаһи затлар кебек.

Алар гаҗәеп якын да,

Һәм бераз ят та кебек.

Слайд 19

Халкыбызның җырларын,асыл йола һәм гореф-гадәтләрен яңадан тормышка ашыру, аны сәхнәдән күрсәтү, тормышыбызга кайтару өстендә без дә укучылар белән берлектә  эш алып барабыз.Татар милләте һәм башка күп кенә милләтләрнең җырларын, биюләрен өйрәнәбез.Шушы гүзәл хәзинәләрне туплап, арттырып, буыннан-буынга изге мирас итеп тапшырып барасы иде.

Слайд 20

Әй дүдәле, дүдәле

Гармунчыгыз өйдәме?

Өйдә булса килсен әле

Биетеп китсен әле!

Слайд 21

Татар көе уйнаганда, рәхәтләнеп биибез

Биеп калыйк, безнең әле, яшь чагыбыз бит дибез.

Слайд  22

Үзбәк биюен бик тә оста

Башкара  тик ул гына.

Слайд 23

Башкортча да оста итеп

Биючеләр бар монда.

Слайд 24, Слайд 25

Аулак өй күренше

Слайд 26

Халкыбыздан калган мираста

Дәртле-дәртле җырлар бар әле

Бии, бии җырлар җырлыйбыз без

Сәхнәләрдә урын бар әле

Слайд 27

Г.Камалның “Беренче театр” спектакленнән күренеш

Слайд 28

Т .Миңнуллинның  “Гөргөри кияүләре”спектакленнән күренеш.

Бу спектакльне без зона ярышларында куеп , дипломант исеменә ия булдык.

Слайд 29

Мәктәбебездә Азина Г.П.  җитәкчелегендәге “Тәңкәләр”   фольклор ансамбленә  йөрүче укучылар       керәшен  татарларының   тарихын, гореф-гадәтләрен,  милли   мирасын  барлау һәм яшь буынга тапшыру буенча уңышлы эш  алып  баралар. 1991  нче  елдан  бирле  эшләп  килүче  әлеге фольклор  ансамбль  чын  мәгънәсендә   мәктәбебезнең йөзек кашына әверелде, республика күләмендә танылуга  иреште. 

     Балаларның ансамбльгә зур кызыксыну белән йөрүләре,                  халкыбызның    мирасын    саклауга   омтылулары –   күңелле  күренеш.

Ә  күпме рухи байлык, күпме  милли   хисләр белән  баетыла  бала  күңеле!  

Слайд 30

 Захаров Вадим- нәкъ менә шушы “Тәңкәләр” ансамблендә тәрбияләнгән Татарстаннын атказанган артисты. Безнең якташыбыз, укучыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Халык җырлары. Моңлы халыкның илһамлы баласы.

6 нчы сыйныфның рус төркемендә халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына таянып  үткәрелгән  татар әдәбияты дәресе планы....

Халык җырлары

Халык җырлары темасына ачык дәрес...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Халык җырлары

Максат: татар халык җырларына салынган төп мәгънә һәм идеяне төшендерү, аның кыйммәтен билгеләүБурычлар: татар халык җырлары турында укучыларның белемнәрен киңәйтү, сәнгатьле уку һәм моңлы җырлау күне...