Диагностик биремнәр
методическая разработка (6 класс) на тему

Мулланурова Айсылу Мударрисовна

Сыйфат темасы буенча төрле дәрәҗәдәге диагностик биремнәр эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_temasy_buencha_torle_drzhdge_diagnostik_biremnr.docx14.51 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Диагностик биремнәргә таләпләр

                                                               (авторлык эшкәртмәсе)

1.Предмет нәтиҗәсен тикшерү бирем структурасы:

Тема: Сыйфат

Автор: Мулланурова Айсылу Мөдәррисовна

Класс: 6

Предмет: татар теле

Предмет нәтиҗәсе: Сыйфатларны дөрес итеп куллана белү

Биремнәр:

I дәрәҗә: Нокталар урынына сыйфатлар куеп, бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр языгыз.

... алма, ... лимон, ... урам, ... шәһәр, ... укучы, ... елга, ... бүре, ... куян, ... дөнья.  

Тикшерү ысулы: модельле җавап

Нокталар урынына сыйфатлар куеп, бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр языгыз.

Кызыл(түгәрәк )  алма, сары(ачы)  лимон, озын(буш)  урам,  матур (шау-шулы)шәһәр, тырыш(ялкау) укучы, тирән(сай) елга, усал(ач) бүре, куркак(йомшак) куян, киң(якты) дөнья.  

II дәрәҗә: Төрле мәгънәләргә туры килгән сыйфатлар языгыз.

Төсне белдерәләр:

Тәмне һәм исне белдерәләр:

Форманы һәм күләмне белдерәләр:

Тикшерү ысулы: модельле җавап

Төрле мәгънәләргә туры килгән сыйфатлар языгыз.

Төсне белдерәләр: кызыл, сары,зәңгәр, көрән,кара, ал, яшел, ак.

Тәмне һәм исне белдерәләр: баллы, тәмле, ачы, татлы, тозлы, зәһәр, сасы.

Форманы һәм күләмне белдерәләр: йомры, түгәрәк, очлы, өчпочмаклы, шакмаклы, турыпочмаклы.

III дәрәҗә: Дустыгыз турында сөйләгез. Аңа хас сыйфатларны санап чыгыгыз. Сезгә аларның кайсылары ошый.

Тикшерү ысулы: аналитик шкала

2. Метапредмет нәтиҗәсен тикшерү бирем структурасы:

Тема: Сыйфат

Класс: 5

Предмет: татар теле

УУГ (метапредмет нәтиҗәсе): кирәкле мәгълүматны эзләү, аерып алу.

Танып-белү

Бирем : Баганалап бирелгән җөмләләрне укыгыз һәм чагыштырыгыз. Җөмләнең эчтәлеген тулырак, матуррак итеп бирүдә кайсы сүзләр ярдәм итә? Шул сүзләрнең сорауларын әйтегез. Алар кайсы сүз төркеменә карый?

1.Кыш җитте.                                                                    1.Салкын кыш җитте.

2. Җирне кар каплады.                                                  2. Җирне йомшак кар каплады.

3.Табигать тунын киде.                                                 3. Табигать ак тунын киде.

4. Җил битне чеметә.                                                    4. Суык  җил битне чеметә.

Тикшерү ысулы:  аналитик шкала


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче класс. Мөстәкыйль эшләү өчен биремнәр

Укучыларның исем, сыйфат, фигыль темалары буенча белемнәрен тикшерү максатында кулланырга була....

6 нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен контроль биремнәр ( 1-4 нче чирек)

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы к...

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар...

5 нче сыйныф өчен тест биремнәре.

5 нче сыйныфта "Фонетика "бүлеген өйрәнгәннән соң куллану өчен тест биремнәре....

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 нче сыйныф өчен контроль тест биремнәре

Тестовые  задания для учащихся 2 класс....