эссе мастер класс
материал на тему

Гарипова Роза Рафисовна

« Һәр баланың күңелендә кыңгыраулар яшеренгән.Аларны бары тик эзләп таба белергә һәм мәрхәмәтле, күңелле чыңлауларын ишетү өчен сак кына кагылырга кирәк. »

                                                                          В.А. Сухомлинский

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_master_kl.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

        

                               ЭССЕ

                             

    « Минем педагогик осталыгым»

 

Башкаручы: Гарипова Роза Рафис кызы

Яшел Үзән шәһәре 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                   « Һәр баланың күңелендә кыңгыраулар яшеренгән.Аларны бары тик эзләп таба белергә һәм мәрхәмәтле, күңелле чыңлауларын ишетү өчен сак кына кагылырга кирәк. »

                                                                          В.А. Сухомлинский

          Укытучының педагогик осталыгын бәяләгәндә  дә бу искиткеч сүзләрнең тирән мәгънәсенә төшенү зарур. Бала күңеленең барлык нечкәлекләрен тоеп, һәрберсенең йөрәгенә юл тапкан укытучы гына үзен остаз итеп хис итәргә хокуклы.

          Яңа гына укып бетереп, укытучы булып эшли башлаган еллар хәтердә. Ата-аналар тарафыннан : « Яшь кенә булуына карамастан, укучыларын үз балалары кебек ярата бит» ,-дигән сүзләр ишетергә туры килде. Үз баласын  ышанып тапшырган ата-аналар өчен  укытучының пелагогик осталыгыннан бигрәк,  балаларны яратуы мөһимрәк булганлыгын еллар үткәч тагы да ныграк аңлыйсың икән. Һәрбер күркәм эшнең башлангычы  ярату булган кебек, осталыкка илтүче юл да яратуга кайтып кала. Үз эшен яратып башкарган укытучы кайда гына булмасын, кайсы гасырда гына яшәмәсен һөнәри осталык биеклекләрен яулар.

         Егерме беренче гасыр безне нано-технологик чаралар аша тәрбияли, яңа таләпләр куя.Күзләребез компьютерның яссы маниторына төбәлгән, аралашуыбыз да электрон почта , кәрәзле телефоннар аша, хәтта фикерләү сәләтебез дә интернет челтәренә бәйле.Бер карашка сәер булган бу күренешләр, икенче карашка, гап-гади замана таләбе түгелме?!

       Бу таләпләр яңа буынны тәрбияләүчеләр-укытучылар өчен дә бик актуаль.Башлангыч сыйныфтан  ук электрон журналлар, электрон дәреслекләр белән эшләү, бигрәк тә электрон күрсәтмәлелек  куллану даими. Моның өчен мин  информация-коммуникация чаралары  белән оста эш итәргә  тиеш. Укучыларның яшь үзенчәлекләренә яраклы материалны эзләп таба, аны кызыклы һәм уңайлы формада җиткерә белү дә минем өчен бик мөһим. Интернет челтәре аша аралашу,тәжрибә уртаклашу, белемнәремне тулыландыру-болар барысы да минем көндәлек иҗади эшчәнлегем.

       Укыту процессын автоматизацияләү  никадәр югары дәрәҗәдә булса да, мин  балалар белән шәхсән аралашуның иң мөһим шарт булуын һәрдаим истә тотам.Дөньякүләм камиллеккә ия булган заманча техниканың берсе дә бала күңеленең нечкәлекләрен тоя алмас, аның хыяллары, уйлары белән яшәмәс.Мондый сыйфатлар бары тик олы йөрәкле, кече күңелле кешеләргә генә хас.

       Минемчә,  укытучы нәкъ менә шушы гүзәл сыйфатларны үзенә туплаган бер изге зат.Мәктәп ишеген ачып керү белән, сине ягымлы карашлы, мөлаем йөзле укытучың каршы ала.Укучының мәктәптә уку теләге дә, шушы мизгелләрдән башлана. Укытучың сине белем дөньясына алып кереп китә алырмы, аның серләрен ачармы?! Бу инде  аның    профессиональлегенә, педагогик осталыгына ,кешелеклегенә, иҗади шәхес булуына бәйле.

       Сүзләремне дәлилләү өчен,  берече укытучымның күңелемдә мәңге онытылмас эз калдырган шәхес икәнен ассызыклыйсым килә.Аның ягымлы тавышына ,сөйләү осталыгынына, матур итеп җырлавына, үз-үзен тотышына, зәвык белән киенә белүенә  кадәр соклана идек. Ә инде актёрлык осталыгы, иҗадилык аның кабатланмаслыгының күрсәткечләре. Бу сыйфатлар  аңа табигать тарафыннан бирелгәндер дип уйлыйм. Минемчә, укытучының югары уку йортын тәмамлавы гына аны укытучы итә алмый, аның күңел халәте,иҗадилыгы,эчке культурасы, иң мөһиме-кешелеклелеге югары бәяләнә:

                     «Саф күңелле якты кешеләргә

                       Ходай үзе бирә әҗерен.

                       Йөзләреңнән нурлар сибеп яшә,

                       Белеп гомерләрнең кадерен.»        

Бу юлларны мин  « Яхшылыклар ашык эшләргә» дигән шигыремнән китердем. Һәрбер кешенең яшәешенә замана үз бәясен куйса, укучылар, укытучыны  иң объектив бәяләүчеләр.Укытучының кәефен дә, дәрескә әзерлеген дә, балаларны ни дәрәҗәдә яратуын да сизеп торалар алар.Катлаулы материалны уен формасында оештырып, укучыларны ялыктырмыйча үткәрелгән, мавыктыргыч дәресләрем « бишле» билгесенә лаектыр  дип саныйм.Әлбәттә, мондый дәресләргә әзерлек укытучыдан күпме көч, вакыт сарыф итүне сорый. Шулай эшләгәндә генә  үз эшенең нәтиҗәсен күрәчәксең дигән фикердә мин. Югары уңышларга ирешү өчен укытучы белгеч буларак та, шәхес буларак та ирекле  булырга тиеш.

          Хыялым -иҗади эшчәнлегемне  мәгариф өлкәсендәге түрәләрнең закон кысаларына сыешлы дәрәҗәдә генә түгел, ә үз мөмкинлекләремне тулысынча

тормышка ашырырлык итеп башкарырга хокуклы шәхес булу . Үз-үзеңә таләпчәнлек,үҗәтлек,тырышлык,кызыксынучанлык,белемгә омтылу, җаваплылык-минем өчен алыштыргысыз хисләр.Нәкъ шундый укытучы янында гына бала үзен ышанычлы итеп хис итәр дип дәлилли алам. Ул белем дөньясының барлык серләренә төшенер,үзендә дә бу асыл сыйфатларны булдырырга тырышыр.

             Заманнар үзгәрә бара, заманнар үзгәргән саен без дә үзгәрәбез, бай тәҗрибә туплыйбыз.Тәҗрибә белән беррәттән педагогик осталык та камилләшә.Әлбәттә, мин тәҗрибә уртаклашу, педагогик осталыгымны яшь буын укытучыларына җиткерү өчен  тудырылган шартларны актив кулланам. Республика, региональ, халыкара семинарларда катнашам. Тел белгечләре, дәреслек авторларының педагогик осталыгыма югары бәя бирүләре белән чын күңелдән горурланам.Коммуникатив технологияләр нигезендә укыту буенча мастер классар үткәрү өчен мәктәбебезнең базалы   итеп сайлануында минем шәхси өлешем зур.Мондый дәрәҗәгә ирешүемнең сере- иҗади шәхес булу дип исәплим.Үткәрелгән һәрбер дәресемне, мөмкин кадәр, укучым бәйрәм итеп кабул итсен дип тырышам.Максатым: бу бәйрәмдә укучыларны иң көтелгән һәм үзләрен өйләрендәге кебек иркен хис итүче кунаклар итеп күрү. Уен, ярыш, презентация, проект эше формасындагы дәресләр аша укучылар татар телен өйрәнү ихтияҗын тоялар. Укучыларны төрле бәйгеләргә әзерләгәндә дә педагогик осталыгыма, иҗади фикерләү сәләтемә таянып эш итәм, аларның иҗат җимешләрен күреп сөенәм.

       Минемчә,замана укытучысының һөнәри осталыгын еллар бәяли. .  Еллык бизнес-планнар, күпъеллык контрактлар төзелгән бу  

чорда укытучыны идеаллаштырып  та ,аның  эшчәнлеген алга таба планнаштырып та, аңа потенциальлек өлгесе элеп куеп та булмый. Җәмгыятебез һәрвакыт укытучыны әйдәп баручы, яңа идеяләр тудыручы , чын мәгънәсендә иҗади шәхес итеп күзаллый.Ә  укучылар күзлегеннән чыгып караганда, ул һичшиксез алар өчен якын дус та, ярдәмче дә, әниләре кебек кадерле кеше дә.Санап китсәң,укытучыга хас сыйфатлар бихисап: тәҗрибәле психолог, оештыручы, актёр, музыка белгече,сәнгать остасы-күпкырлы талант иясе. Мин дә шушы искиткеч сыйфатларны үземдә тәрбияләргә тырышам , нәкъ шундый сыйфатларга ия булганда, бала күңелендәге кыңгырауларның мәрхәмәтле чыңлавын ишетә алырмын сыман.

                 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс "Стратегия написания эссе С2"

Мастер-класс посвящен обсуждению поэтапного написания сочинения «Мое мнение» раздела С2 ЕГЭ по английскому языку....

мастер класс "Эссе - творческая работа по обществознанию"

       В последнее время эссе является одним из самых популярных способов проверки уровня умений и навыков у учащихся. Эта форма творческой работы учащихся выше всего ценитс...

Мастер-класс-эссе "Моё педагогическое мастерство"

                                                     Укыту...

Республиканский конкурс «Мастер-класс» учителей родного языка и литературы"Эссе

Эссе "Мое педагогическое мастерство" учителя русского языка и литературы МБОУ "Азбабинская СОШ" Валиуллиной З.Н...

Мастер-класс по развитию навыков письменной речи учащихся основной школы «Написание эссе по нравственной тематике»

   Вопрос духовно-нравственного воспитания детей является одним из ключевых в современном обществе. ВОС-ПИТАНИЕ - это нечто иное, как питание физическое и питание духовное (питание ду...

Мастер-класс_Эссе_Методик эзләнүләр

Методик эзләнүләр_Эссе...