Татар теленнән тест(9 нчы сыйныф)
консультация (9 класс) на тему

Максудова Алсу Маннафовна

Татар теленнән  9нчы сыйныф укучыларына  биремнәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9kl._tatar_tele_morfol.kabatlau_yazma_esh.docx12.64 КБ

Предварительный просмотр:

              «Морфология»бүлеген кабатлау өчен  биремнәр.

1.Каршы куючы теркәгеч булган җөмләнең номерын яз.

1)Безнең гаиләдә әби дә бар.2)Кояш түбәнәя,әмма печән эскертләре биегәя бара.3)Көн дә я җиләк,я карлыган алып кайтабыз.

2. Бәйлек сүз булган җөмләнең номерын яз.

1)Таңга таба күл өстеннән куе томан күтәрелде.2)Гөлия өстенә  матур  күлмәк киде.3)Уртада  зур агач  үсеп утыра иде.

3.  Сыйфат фигыльне  язып алыгыз ,заманын  күрсәтегез.

Кояшлы көнне  зәңгәр күктә бер урында тибрәнеп сайраган тургайлар җыры күңелне әсир итә.

4. Сүзләрне сүз төркеме ягыннан билгеләгез.

Хәтле,өчен,төсле,таба,турында,буенча,кебек.

5. Аваз ияртеме булган җөмләне тап  һәм сүзен яз.

Ишегалдын кыр үләне басып киткән.Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр.

6.   Тыз-быз    сикерешәләр    сүзтезмәсендә   тыз-быз  нинди җөмлә кисәге  булып килә ?  Яз.

7. Әлбәттә, ахрысы,бугай,димәк, гадәттә . Болар  нинди сүз төркемнәре ?

8. Кайсы  җөмләдә  рәвеш  юк ? Номерын яз.

1)Бүген  дә кыр казларын күзәтәбез.2)Кара урман  артыннан  кояш күтәрелә башлады.2)Көзен  яңгырлар  сирәк  булды.

9. Тартымлы исем булган җөмләне тап.  Сүзен яз.

Әтиебез бик тырыш,көчле характерлы кеше иде.Әти тыныч кына карап торды.Илебездә  җир асты байлыкларының яңа ятмаларын табалар.

10. Тумаган тайга  атлансаң,билен  сындырырсың   җөмләсендә сүз төркемнәрен билгеләгез.

11. Су коенырга  барганда ,малайлар бакчага  кереп чыгалар иде.   Коенырга   нинди сүз төркеме  ?

12.  Билгесезлек алмашлыгы  булган җөмләнең номерын яз.

1)Сез  бөтен тынычлыгымны боздыгыз.2)Ул  бәйрәмгә әллә кемнәрне чакырды.3)Һичкем   мине  чын исемем белән  атамады.

14. Кеше  ышанмас сүзне  чын булса да  сөйләмә.  Сөйләмә  фигыленең төркемчәсен билгелә.\

15.- Гафу итегез,керергә буламы? Бу җөмләдә   ымлык бармы? Булса, яз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныф өчен татар теленнән тест.

8 нче сыйныф өчен татар теленнән тест....

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...