Әдәбият дәресләре
план-конспект урока (11 класс) на тему

Газимзянова Ралия Габбасовна

11 нче сыйныфта Нәбирә Гыйматдинованың "Сихерче" повестен өйрәгнү буенча  дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon siherche_povesten_oyrnu._nbir_gyymatdinova.doc211.5 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче   СЫЙНЫФТА   НӘБИРӘ  ГЫЙМАТДИНОВАНЫҢ “СИХЕРЧЕ” ПОВЕСТЕН ӨЙРӘНҮ.

Газимзянова Ралия Габбас кызы

Чирмешән муниципаль районы

ГБМБУ  “Лашман урта гомуми белем

 бирү мәктәбеюгары  категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2015 нче  ел

НӘБИРӘ  ГЫЙМАТДИНОВАНЫҢ “СИХЕРЧЕ” ПОВЕСТЕ.

Н. Гыйматдинованың “Сихерче” повесте (“Сәвилә” повестеның беренче кисәге)  татар мәктәпләре өчен төзелгән  әдәбият буенча үрнәк программада 11 нче сыйныфта  тәкъдим ителә. Әсәрне  уку  һәм анализлау өчен мин  календарь-тематик планда өч сәгать дәрес, һәм тагын бер сәгать дәресне әсәр буенча  бәйләнешле сөйләм үстерү өчен билгелим.

Беренче дәрестә Н. Гыйматдинованың  тормышы һәм иҗаты турында  белешмә-мәгълүмат биреп,  повесть  белән таныша башлыйбыз. 1 нче бүлектән Сәвиләнең тормыш, яшәеш  фәлсәфәсен   билгелибез.   Икенче дәрестә өйдә укып килгән өлеш буенча   образлар системасын ачыклау, аларга характеристика  бирү, әсәрне укуны дәвам итү. Өченче дәрестә  анализ ясала, әсәрнең идея-эстетик  кыйммәтен билгеләнә, тулы анализ ясала. Әсәрнең теле,  язу стиле, иҗат методы билгеләнә. Магик реализм  турында аңлатма бирелә. Дүртенче дәрестә  әсәр буенча инша язабыз.

Технологик карта -  

  • дәрес материалын график планлаштыру;
  •   укытучы сайлаган, кирәк дип тапкан  дәрес структурасы берәмлекләрен таблицада күрсәтү.

Асылы: танып-белү процессын технология дәрәҗәсендә -  укытучының да , укучыларның да гамәлләрен проектлаштыру һәм төзү –конструирование  (күзаллау) һәм бәян итү (описание).

Нәбирә Гыйматдинованың  “Сихерче” повестен өйрәнү буенча  технологик карта

Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы)

Нәбирә Гыйматдинова “Сихерче” повесте

Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалары

1   нче дәрес темасы: Н. Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. “Сихерче” повесте.

2  нче дәрес темасы: “Сихерче” повестенда образлар системасы

3  нче дәрес темасы: “Сихерче” повестенда тормыш фәлсәфәсе. Әсәрне анализлау.

4 нче дәрес: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Инша. “Сәвилә образына мөнәсәбәтем”

Максатлар

1)   дидактик: Н. Гыйматдинова иҗаты белән танышу, “Сихерче” повестеның  сюжетын аңларга, эзлекле сөйләп бирергә ярдәм итү;

2)  үстерешле: эмоциональ хәтер һәм игътибарлылыкны үстерү;

3) тәрбияви: әсәр  аркылы  табигатькә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча:

  • Н. Гыйматдинованың  тормышы, иҗаты турында белешмә  алу.
  • “Сихерче”повестеның  идея эчтәлеген ачыклау.
  • Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгели белү.
  • Әсәрнең үзенчәлеген, иҗат методын билгеләү.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

  • Язучының тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
  • Әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүгә ирешү, әсәр эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү.
  • Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.
  • Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү.
  • Әсәрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләре булдыру
  • Әсәр буенча дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр ясау

Төп ресурслар

1. Гыйматдинова Н. М.  Повестьлар. Икенче китап. Казан: Идел-пресс,2010.

2. Татар әдәбияты. Теория.Тарих./Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов,Т.Гыйлаҗев, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.

Өстәмә ресурслар

Компьютер, экран, проектор,  Power Point да    презентация

Уку эшчәнлеген оештыру

Дәресләрдә танып-белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

  • формасы –  төркемнәрдә;
  • методы –   тикшерүле;
  • контроль,бәя,пробелны  бетерү – үзконтроль,үзбәя;
  • чаралар–   такта, укучының эш дәфтәре;
  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;

1   нче дәрес.   Н. Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. “Сихерче” повесте.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

Н. Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. “Сихерче” повесте. (1 нче бүлек)

Н. Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. “Сихерче” повесте.

I..Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

1.Өй эшләренә анализ.        

1.  Дәреснең темасы белән таныштыру. Укучыларга өй эшенә  Н. Гыйматдинова турында мәгълүмат тупларга,  үзлектән укылган әсәрләре турында сөйләргә әзерләнергә  кушыла. Бу этапта шул эш тикшерелә.

Укучылар  Н. Гыйматдинованың үзләре укыган әсәрләре турында  таныштыралар. Алдан билгеләнгән төркем  Н. Гыйматдинованың тормыш юлы буенча презентация  ясый*

Н. Гыйматдинованың  тормышы, иҗаты турында белешмә  алу.

Язучының тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.

Компьютер, экран, проектор,  Power Point да    презентация

Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 октябренда Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 елда сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. 1974 елда «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, хәзер исә «Идел» журналы редакциясендә эшли. 1985 елда Ш.Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф. Хөсни исемендәге әдәби премиянең, Муса Җәлил премиясе (2009), Тукай премиясе(2013) лауреаты була. 1996 елда Татарстан рестубликасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем ала. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. «Сихерче», «Бүре каны» һ.б. шундыйлардан. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

2. Актуальләштерү,.

К. Тинчурин театры Н. Гыйматдинованың “Сихерче” повестен сәхнәләштерде. Укучыларга әлеге спектакльдән фоторепортаж  тәкъдим ителә. Укучыларга боларны игътибар белән карарга  әйтелә.

Фоторепортаж белән танышалар, “Сихерче” повесте турында уйлаганнарын әйтәләр.  

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы

Н. Гыйматдинова әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Алда беергәләп каралачак повестьның исеме – “Сихерче”. Ничек  уйлыйсыз, Әсәр нәрсә турында икән? Кем икән ул Сихерче?

II.        Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы.

  1. Сәвилә белән танышу.

Повесть белән таныша башлыйбыз. Беренче бүлектән үк укучылардан Сәвилә образына хас сыйфатларны  билгели баруларын сорала

Повестьны укыйлар. Сәвиләнең үзенчәлекле образ икәнлеген ассызыклаучы  урыннаны аерып баралар

Сәвиләнең үз яшьтәшләреннән аермалы ягын билгеләү.

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү.

Гыйматдинова Н. М.  Повестьлар. Икенче китап. Казан: Идел-пресс,2010.

 “Көтү-көтү оешып йөрүнең ни кызыгы бар икән? Җаннарында әз генә дә кыргыйлык юк микәнни соң боларның?”

“...кешеләр ялгыз калып тереклек итәргә иренәдер.”

“Ә көчле шәхес һзрвакыт аерым яши  ул.”

Повестьтан алынган әлеге  җөмләләр аркылы Сәвилә образының үзенчәлеклләрен билгелибез. Сәвилә – төркемгә елышмый, үзсүзле, кыргый, кыю.

2  Әсәрдә  Убыр образы.

Әсәр тукымасына Убыр килеп кергән җирдән аның кызга булган мөнәсәбәтен   ассызыклыйбыз.

Повестьны укыйлар. Убыр  белән Сәвиләнең үзенчәлекләрен ассызыклаучы  урыннарны аерып баралар

Убыр сүзләрендә бирелгән субъективлыкны күрә белү

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

“- Син , Убыр, димә, олан. Син алар сыңары түгелдер.”

“...тач мин, минем шәүләдер. Без җаныбызны икегә бүлеп йөрибездер.”

“Син – мин, мин-син, - диде Убыр”

“Җан кабатланыр, кушамат җуелырдыр. Сине икенчеләй атарлар”

Нәтиҗә ясыйбыз: Сәвилә белән Убырның уртак яклары күп. Убыр да төркемгә елышмый, үз юлы белән яши. Икесе дә  табигать белән бергәлекне  өстен күрә.

  1. Табигать һәм кешеләр.

Беренче бүлектәге вакыйгаларга нигезләнеп табигатькә мөнәсәбәт турында  әңгәмә оештырыла.

Беренче бүлектә табигатькә мөнәсәбәт чагылган  эпизодларны күрсәтәләр. (чишмә, сыер кыйнау, сытылган бака)

Табигатькә мөнәсәбәт яссылыгында Сәвилә белән Убырның  уртак

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

“Алар икесе дә яланаяк. Икесе дә дә сәер, таң атмас борын чишмәгә йөгергәннәр...”

“Сәвилә барыбер коткарачак изге суны, үрмәләп булса да, ташларны каерып атачак...”

“Юлдагы баканы сыткансың, Тәминдар!”

Нәтиҗә ясыйбыз: табигать белән кеше бербөтен булырга тиеш. Табигать җанлы, чишмә дә, бака да үз  җае белән яшәргә тиеш, ләкин кешеләр  табигатькә гел зыян гына салалар. Кайвакытта бу зыян игътибарсызлыктан булсада, еш кына махсус  да эшләнелә.

III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?;
  • ничек эшләдек?
  • нинди нәтиҗә ясадык дигән сорауларга җавап бирүне оештыру

УМ искә төшерелә;

Әсәрнең укылган өлешенең идея эчтәлеген билгеләү. (Кеше һәм табигать бербөтенлеге)

Дәрестә алынган белемнәрнең гамәли кулланылышына ирешү

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

критерий бирә:

нәрсә эшләргә тиеш идек?

ничек эшләдек?

нинди нәтиҗә ясадык?  сорауларына

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

        б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

Үз белемнәреңә адекват бәя бирү алу.

 Үзбәя һәм үзтәнкыйть күнекмәләрен үстерү.

3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә – Н. Гыйматдинованың “Сихерче”  повестен 6 нчы бүлеккә кадәр укырга.
  • конструктив эшчәнлеккә – Сәвилә, Убыр, Мәликә образларына хас сыйфатларны язып килергә;
  • иҗади эшчәнлеккә - Тәминдар белән Сәвиләнең мәхәббәт язмышын ничек күзаллыйсыз.?(хыялый эскиз)

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

*Мин әдипләрнең тормыш юлларын өйрәнүдә түбәндәге алымны  куллануны гамәли яктан отышлы дип саныйм. Укучыларга парларда  алдан ук билгеле  язучы, шагыйрь иҗатын колачлаган  прзентация эшләргә тәкъдим итәм. Аны алдан тикшереп чыгам, һәм дәрестә әдип иҗаты белән таныштыруны аларга йөклим.

2 нче дәрес. “Сихерче” повестенда образлар системасы

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

2 нче дәрес. Әсәрне уку.

күзәтү. “Сихерче” повесте. (1 нче бүлек)

Н. Гыйматдинованың тормкыскача күзәтү. “Сихерче” повесте.

I..Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

1.Өй эшләренә анализ.        

Өй эшләренә күзәтү ясала.

Укылган өлештә Сәвиләнең язмышында нинди вакыйгалар  була?

Убыр белән Сәвилә уртаклыгы нидән гыйбарәт?

Тәминдар образы кайсы яклап ачыла?

Өйдә укылган өлеш буенча  укытучы куйган проблемалы сорауларга җавап бирәләр.

Укылган өлештән охшаш вакыйгаларны төркемләү, аларның үзәккә җыеп торучы фокусны билгеләү (дөреслекне күргүч, яшерми кала алмау, мәсәлән)

Образларның кылган гамәлләрен бәяли белү, аларны аңлау. Вакыйгаларның тормышта кабатлана алу мөмкинлеген төшенү.

Компьютер, экран, проектор,  Power Point да    презентация

2. Актуальләштерү,.

Өй эшләренең конструктив төрен тикшерү

Укылган өлештән чыгып  Сәвилә, Убыр, Мәликә образларына характеристика бирәләр.

Убыр – бик тә белемле карчык, дару үләннәренең, табигать именең шифаларын белә, иманы нык. Ләкин кешеләргә изгелек эшләүдән үзенә бик күп зарар алган.  Кешеләр аның үзләре кебек булмавыннан курыкканнардыр, шуңа да читләшә башлаганнар, тора-бара бөтенләй  исемен дә онытып, кушамат белән дәшә башлаганнар.  Аның иманының ныклыгы, дөреслекне ярып әйтә белүе башкалар өчен шулкадәр куркыныч булган, хәтта ул үлгәч  аның йортын да тизрәк яндыру ягын карыйлар.

Сәвилә – Убыр янына  аның гыйлемнәрен өйрәнергә һич куркусыз йөри, чөнки ул үзе дә Убыр шикелле үк төркемнән аерым. Ул да дөреслекне ярып әйтүче, кыю. Ләкин әле бу образ үсештә, формалашып бетмәгән.

Мәликә – азгын, куштан, алдакчы. Бу образга, мөгаен аның фонында Тәминдар образын калкуырак ачар өчендер, кара буяу бик күп салына

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы

Сәвилә белән Тәминдар  арасындагы вакыйгалар ничек үстерелә? Бу мәхәббәтнең дәвамы бармы?

Өй эшенең иҗади өлешен тәкъдим итәләр. Автор вариантын белү өчен әсәрне укуны дәвам итәләр.

Әсәр белән танышуны дәвам итү.

Башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү.

II.        Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы.

1.Сәвилә  бел ән авыл халкы

 6-7 нче бүлектәге Сәвилә  элеккеге Сәвиләдән  нәрсәсе белән аерыла?

Сәвиләнең  мәктәпне укып бетереп эшли башлавын, Сәкинә Бариевна, Рияз белән мөнәсәбәтләрен билгеләү

Образның үсешен дәлилләүче вакыйгаларны  аерып алу

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү.

Гыйматдинова Н. М.  Повестьлар. Икенче китап. Казан: Идел-пресс,2010.

Сәкинә Бариевна Сәвиләнең үзеннән белемлерәк булуын гафу итә алмый. Шулай ук гап-гади үлән төнәтмәләре белән, кул кагылулары белән дәвалый алуын  да аңлый алмый.  Нәтиҗәдә ул аны эшсез калдыра.

Рияз – Галимҗан малае – икейөзле, бик әдәпле  күренсә дә, эче бозык. Сүзендә тора алмый,  Сәвиләне дә нәкъ менә төркемнән аерым кыргый булуына күрә кулга төшермәкче була.

Хаылк арасында Сәвиләнең абруе бар, аңа ярдәм сорап киләләр, ләкин аңардан куркалар да. Бу аны Убыр белән тиңли.

2  Тәминдар образы

Тәминдар  һәм Сәвилә

Повестьны укыйлар. Тәминдар  белән Сәвиләнең үзенчәлекләрен ассызыклаучы  урыннарны аерып баралар

Образның үсешен дәлилләүче вакыйгаларны  аерып алу

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

Тәминдар – Мәликәнең ире. Автор безгә әлеге гаиләнең туу тарихын  сөйләми, ләкин шунысы билгеле – Тәминдар  Мәликә белән бәхетсез. Җаны үле ир хәтта үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җитә. Сәвилә ирне ярата, аның бәхетле булуын тели. Кызны коткарам дип ут эченә ташланган ир, әлбәттә, бәхеткә лаек.  Ләкин Сәвилә  моны ирнең үзенең аңлавын тели. Аландагы очрашу – Тәминдарның хисләре уянуы ул. Хисләр уяну өчен табигатькә якынрак булырга, янәшәңдә синең күңелеңне аңлаучы булуы кирәк. Аланда Сәвиләне Тәминдар күбәләккә тиңли. Күбәләк – матурлык, ирек символы.  Күбәләккә иркенлек кирәк. Аны  тоткын итеп булмый. Сәвиләнең хисләре дә шул күбәләк кебек. Ул  кулыннан күп нәрсә килсә дә, Тәминдарны үзенә бәйләр өчен бернәрсә дә эшләми, мәхәббәттә ирек кирәклеген дәлилли.

III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?;
  • ничек эшләдек?
  • нинди нәтиҗә ясадык дигән сорауларга җавап бирүне оештыру

УМ искә төшерелә;

Әсәрнең укылган өлешенең идея эчтәлеген билгеләү. (Кеше һәм табигать бербөтенлеге)

Дәрестә алынган белемнәрнең гамәли кулланылышына ирешү

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

критерий бирә:

нәрсә эшләргә тиеш идек?

ничек эшләдек?

нинди нәтиҗә ясадык?  сорауларына

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

        б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

Үз белемнәреңә адекват бәя бирү алу.

 Үзбәя һәм үзтәнкыйть күнекмәләрен үстерү.

3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә – Н. Гыйматдинованың “Сихерче”  повестен укып бетерергә
  • конструктив эшчәнлеккә – әсәрдән бары тик уңай яки бары тик тискәре сыйфатларга гына ия булган бер геройны аерып алырга, аңа мөнәсәбәтең турында кыскача язма әзерләргә.
  • иҗади эшчәнлеккә – Сәвиләнең киләчәк язмышын ничек күзаллыйсыз.?(хыялый эскиз)

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

3  нче дәрес.  “Сихерче” повестенда тормыш фәлсәфәсе. Әсәрне анализлау.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

3 нче дәрес. Әсәрне анализлау.

күзәтү. “Сихерче” повесте. (1 нче бүлек)

Н. Гыйматдинованың тормкыскача күзәтү. “Сихерче” повесте.

I..Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

1.Өй эшләренә анализ.        

Өй эшләренә күзәтү ясала

Укучылар әсәр турында  үз фикерләрен белдерәләр. Әсәр аларга ошадымы, ни өчен ошады, яки киресенчә ошамады, ни өчен ошамады.

Әдәби әсәрне кабул итә белү күнекмәсе. Әәрнең идеясен аңлау, автор позициясен  төшенә алу

Башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү.

Компьютер, экран, проектор,  Power Point да    презентация

2. Актуальләштерү,.

Өй эшләренең конструктив төрен тикшерү

Укучылар  үзләре сайлап алган  персонажлар турында сөйлиләр.  Төп шарт – алар я бары тик уңай, я бары тик тискәре генә булырга тиеш иде.

Образларны үсештә бирү алу – авторның табышы икәнлегенә төшенү

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк. Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы

Әсәрне анализлап, аның идеясен ачыкларга тәкъдим итә

Әсәрнең эчтәлеген – сюжетын бик кыска итеп сөйләп чыгалар.

Экспозиция, вакыйгалар үстерелеше, төенләнеш, кульминацион нокта, чишелеш өлешләрен күрсәтү.

Башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү.

II.        Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы

1.

 6-7 нче бүлектәге Сәвилә  элеккеге Сәвиләдән  нәрсәсе белән аерыла?

Сәвиләнең  мәктәпне укып бетереп эшли башлавын, Сәкинә Бариевна, Рияз белән мөнәсәбәтләрен билгеләү

Образның үсешен дәлилләүче вакыйгаларны  аерып алу

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү.

Гыйматдинова Н. М.  Повестьлар. Икенче китап. Казан: Идел-пресс,2010.

Сәкинә Бариевна Сәвиләнең үзеннән белемлерәк булуын гафу итә алмый. Шулай ук гап-гади үлән төнәтмәләре белән, кул кагылулары белән дәвалый алуын  да аңлый алмый.  Нәтиҗәдә ул аны эшсез калдыра.

Рияз – Галимҗан малае – икейөзле, бик әдәпле  күренсә дә, эче бозык. Сүзендә тора алмый,  Сәвиләне дә нәкъ менә төркемнән аерым кыргый булуына күрә кулга төшермәкче була.

Хаылк арасында Сәвиләнең абруе бар, аңа ярдәм сорап киләләр, ләкин аңардан куркалар да. Бу аны Убыр белән тиңли.

2  Тәминдар образы

Тәминдар  һәм Сәвилә мөнәсәбәтләренә бәйле сораулар куя.

Тәминдар нигә бәхетсез?

Сәвиләнең мәхәббәте нигә Тәминдарга төшә?

Тәминдар ник сүзендә тормый?

Сәвилә нигә табигатьтән бирелгән көчен мәхәббәтен саклауда файдаланмый?

Повестьтан Тәминдар  белән Сәвиләнең үзенчәлекләрен ассызыклаучы  эпизодлар күрсәтелә.

Тәминдарның Сәвилә мәхәббәтенә лаек ир түгеллеге исбатлау. ( ул үз сүзендә тора алмый, Сәвиләнең эчке дөньясын аңларга тырышмый, аны һаман баласыта, һәм ниһаять, ахырдан аны Сихерче дип атый. )

Образның үсешен дәлилләүче вакыйгаларны  аерып алу

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

Тәминдар – Мәликәнең ире. Автор безгә әлеге гаиләнең туу тарихын  сөйләми, ләкин шунысы билгеле – Тәминдар  Мәликә белән бәхетсез. Җаны үле ир хәтта үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җитә. Сәвилә ирне ярата, аның бәхетле булуын тели. Кызны коткарам дип ут эченә ташланган ир, әлбәттә, бәхеткә лаек.  Ләкин Сәвилә  моны ирнең үзенең аңлавын тели. Аландагы очрашу – Тәминдарның хисләре уянуы ул. Хисләр уяну өчен табигатькә якынрак булырга, янәшәңдә синең күңелеңне аңлаучы булуы кирәк. Аланда Сәвиләне Тәминдар күбәләккә тиңли. Күбәләк – матурлык, ирек символы.  Күбәләккә иркенлек кирәк. Аны  тоткын итеп булмый. Сәвиләнең хисләре дә шул күбәләк кебек. Ул  кулыннан күп нәрсә килсә дә, Тәминдарны үзенә бәйләр өчен бернәрсә дә эшләми, мәхәббәттә ирек кирәклеген дәлилли.

3.Сәвиләнең тормыш максаты

Сәвилә Убырның дәвамы.   Бу дәвамлы тормышның максаты нидә?

 Сәвилә ни өчен яши дигән сорауга җавап бирәләр.  ( игелек кылу, кешеләрне дәвалау, болынга терлек керттермәү, агулы ашламалар сиптерү, һ.б.)

Сәвиләнең максаты – табигатьне саклау, башкаларны да шуңа өндәү, кешелек өчен “әнисе кебек кадерле булырга тиешле хәзинәне” югалтмау.

Автор моны төрле яссылыкта исбатлый – агуланган чикерткә язмышы моңа мисал була ала. Чикерткә кешеләр явызлыгының корбаны. Ә кешеләр  табигатьтән ераклашкан саен явызланан баралар һәм үзләренең явызлыкларының корбанына әвереләләр. Әнә табигать өчен борчылып йөргән  Сәвиләне мыскыл иткән көтүче Җәлилнең авызы чалшая.

Аяклары йөрмәгән нәни кызчыкны бары табигать кочагында, аның шифасы белән аякка бастыра. Шунысына игътибар итәргә кирәк – Сәвилә дәвалаган кешеләр барысы да  кешеләр явызлыгының корбаннары: исерек атадан куркып калган кыз, ярамаган агулы сыеклык эчкән исерек ир,тормыш авырлыгыннан кырысланган каты куллы ана...

4.Әсәрнең проблематик челтәре

Димәк, автор нинди проблемалар күтәрә, һәм аны чишү юлларын күрсәтәме?

Укытучы  куйган  сорауга  җавап эзләнелә, әсәрдән дәлилләр китрелә.

Сәвиләнең тормыш максаты аркылы   табигатькә сакчыл караш, экологик проблема  күтәрелә.  Чишмәгә,  болынга, кырларга  булган мөнәсәбәт аркылы автор укучыны уйланырга чакыра. Бу төп проблема.

Эчүчелек проблемасы, аның авылга, гаиләләргә, шәхескә алып килгән фаҗигасе  агуланган Дамир  вакыйгасы,  көтүче Җәлил вакыйгасы аркылы ачыла.

Гаилә ныклыгы проблемасы  Мәликә белән Данияр вакыйгасы, Тәминдар белән Мәликә  мөнәсәбәтләрендә ачык чагыла. Гаилә нык булсын өчен  дөрес, тугрылыклы мөнәсәбәтләр  кирәклеге дәлилләнә.

Шәхеснең рухи гариплеге проблемасы – Сәкинә Бариевна. Рияз образлары аркылы ачыла.

5. Әсәрнең  идеясен ачу

Әсәрнең идеясен ачуга сораулар куя.

Автор әлеге әсәре белән нәрсә әйтергә тели?

Укучылар  сорауларга җавап биреп, әсәрнең идеясен ачалар, үз фикерләрен дәлиллиләр.

 Автор әсәр  тукымасы аша  кешеләрне   табигать кочагына кире әйләнеп кайтырга, аны сакларга өнди Табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда  адәм баласының шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны  югалта баруын  төрле вакыйгалар аркылы дәлилли.

6. Әсәрнең  иҗат методын (агым) билгеләү

Әсәр моңа кадәр танышкан әсәрләрдән нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Әсәрнең мавыктыргыч, бераз хыялый үзенчәлеген әйтәләр. Шуннан чыгып аның иҗат ителү методын билгелиләр – магик реализм.  Төшенчәне  сүзлектән карыйлар, дәфтәрләргә язып куялар.

Магик реализм төшенчәсен үзләштерү, аның үзенчәлекләрен билгели алу.

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

Чынбарлык һәм аңлату мөмкин булмаган хәлләрнең кушылуы, реалистик, мифологик, фантастик  катламнарның янәшә сурәтләнүе магик реализм  дип йөртелә. Мондый  агымда иҗат ителгән әсәрләрдә мифологик яки легенда катламы  булу шарт. Язучы бүгенге белән үткәнне янәшә куя һәм тормышка, җәмгыятькә уйлап табылган, ирреаль хәлләр белән  чагыштырып бәя бирә.Ирреальлек үзе гадәти, көндәлек тормышта даими күзәтелә торган детальләрдән “ясала”, реаль законнарга буйсына һә сәбәп-нәтиҗә аңлатылышын таба, шуңа күрә ышандырыла да. Бер үк вакытта  әсәрләрдә җәмгыятҗкә  тискәре бәя бирелә, еш кына  тормыш фаҗига, юкка чыгу белән төгәлләнә.

III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

Дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?;
  • ничек эшләдек?
  • нинди нәтиҗә ясадык дигән сорауларга җавап бирүне оештыру

УМ искә төшерелә;

Әсәрнең темасын, идеясен ача белү.

Дәрестә алынган белемнәрнең гамәли кулланылышына ирешү

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

критерий бирә:

нәрсә эшләргә тиеш идек?

ничек эшләдек?

нинди нәтиҗә ясадык?  сорауларына

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

        б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә  сөйли алса - «4»ле;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

Үз белемнәреңә адекват бәя бирү алу.

 Үзбәя һәм үзтәнкыйть күнекмәләрен үстерү.

3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә –  иншага әзерләнергә. “Сәвилә образына минем мөнәсәбәтем”
  • конструктив эшчәнлеккә – повестьның икенче кисәген укырга.
  • иҗади эшчәнлеккә – Сәвиләнең сурәтен ясарга (хыялый эскиз)

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

4 нче дәрес. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Инша язу “Сәвилә образына мөнәсәбәтем”

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

4 нче дәрес: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Инша. “Сәвилә образына мөнәсәбәтем”

күзәтү. “Сихерче” повесте. (1 нче бүлек)

Н. Гыйматдинованың тормкыскача күзәтү. “Сихерче” повесте.

I..Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

1 Актуальләштерү,.

Өй эшләренең конструктив төрен тикшерү

Укучылар   Сәвилә образына бәйле рәвештә туган  уйланулары белән уртаклашалар

Образларны үсештә бирү алу – авторның табышы икәнлегенә төшенү

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы

Инша язарга әзерләнү

Инша буенча план төзиләр.

Образның үсешен дәлилләүче вакыйгаларны  аерып алу, образга мөнәсәбәтне   күрсәтә алу.

Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү.

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы

1. Инша язу

 

Инша язалар

Мөстәкыйль фикерли, фикерне язмача җиткерә алу

Үз фикереңне дәлилли, кирәк икән, үзгәртә, төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара  алу.

Гыйматдинова Н. М.  Повестьлар. Икенче китап. Казан: Идел-пресс,2010.

III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

Дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?;
  • ничек эшләдек? дигән сорауларга җавап бирүне оештыру

УМ искә төшерелә;

Образга үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу

Дәрестә алынган белемнәрнең гамәли кулланылышына ирешү

2.Иншаларны тапшыру

Укучылар  фикерләрен язып, иншаларны тапшыралар

3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә Ф. Бәйрәмованың иҗат һәм тормыш юлына кагылышлы материал тупларга.
  • конструктив эшчәнлеккә – повестьның икенче кисәген укырга.
  • иҗади эшчәнлеккә – Сәвиләнең сурәтен ясарга (хыялый эскиз)

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.

Әдәбият дәресләрендә  иҗади эшләр үткәрү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану

Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...


 

Комментарии

Вильданова Лилия Равиловна

Бик яхшы дәрес конспекты!