Единое республиканское тестирование 9 класс
тренажёр (9 класс) на тему

Гарипова Роза Рафисовна

Единое республиканское тестирование 9 класс 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pisma_8variantov.docx14.93 КБ

Предварительный просмотр:

... Кышкы каникулда мин Төркиягә бардым. Анда Измир һәм Бурса шәһәрләрендә булдым, төрле истәлекле урыннарны күрдем. Кафеда һәм кунакханәдә төрек мили ризыклары белән сыйландым.

 Синең кышкы каникулларың ничек үтте? Син нәрсә укырга, ниләр эшләргә өлгердең? Җәйге каникулларга нинди планнарың бар?

... Мәктәптә минем рус, татар, әрмән милләтеннән булган сыйныфташларым һәм дусларым бар. Без бергә укыйбыз, ял итәбез, бәйрәмнәрне, кичәләрне бергә үткәрәбез. Без бер-беребезгә кунакка да йөрибез.

... Ә синең башка милләттән булган дусларың бармы? Синең шәһәрдә (авылда) кайсы милләт вәкилләре яшиләр? Син башка милләтләрнең бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында нәрсәләр беләсең?

... Кичә мин татар теле дәресенә әзерләнмичә килдем. Дәрес буе: «Укытучы сорамаса ярар иде», дип теләп, аңа карап утырдым. Укытучы миннән өй эшен сорамады, ләкин мин башка беркайчан да өй эшен әзерләмичә килмәячәкмен.

... Ә синең дәрескә әзерләнмичә килгән очрагың бармы? Өй эшләрен, гадәттә, син кайчан әзерлисең? Өй эшен әзерләгәндә, нәрсәләрдән файдаланасың?

... Кичә мин чит илдә укучы дустым белән Интернет аша аралаштым. Ул миңа үзенең дәресләре, дәреслекләре турында сөйләде. Мин дә безнең мәктәптәге яңалыкларны аңа җиткердем.

... Синең дусларың белән Интернет аша аралашканың бармы? Сез күбрәк нәрсә турында сөйләшәсез? Синең дусларыңа җиткерерлек нинди яңалыкларың бар?

… Безнең мәктәптә бик күңелле кичә үткәрелде. Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Безнең мәктәптә уннан артык милләт балалары укый. Алар туган телләре турында кызыклы чыгышлар ясадылар.

... Ә сезнең мәктәптә Халыкара туган тел көнен ничек билгеләп үтәләр? Сездә нинди чаралар үткәрелә? Синеңчә, туган телләрне саклау өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

... Үткән атнада без татар театрына премьерага бардык. Анда «Хуҗа Насретдин» спектаклен карадык. Спектакль безгә бик ошады.

... Ә син кайсы театрларда булдың? Нинди спектакльләр карадың? Синеңчә, кешеләр ни өчен театрга йөрергә яраталар?

... һәр кеше туган ягының табигатенә гашыйк була. Мин дә туган ягымның урманнарына, күлләренә, чишмәләренә сокланам. Җәйләрен без табигать кочагында ял итәргә яратабыз.

... Ә син яшәгән якның табигате нинди? Сездә нинди табигый байлыклар бар? Синеңчә, туган якның табигатен саклау өчен, нәрсәләр этләргә кирәк?

...һәр кешенең яраткан шөгыльләре була. Буш вакытымда мин музыка тыңларга яратам. Музыка минем кәефемне күтәрә.

... Ә син буш вакытыңда нишлисең?Нинди яраткан шөгыльләрең бар? Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

История России.контрольная работа по теме "Московская Русь. Создание единого государства" (6 класс)

Работа составлена с учетом уровня способностей и возможностей ученика. Состоит из 2 вариантов. В каждом варианте три уровня сложности: на "5", на "4", на "3". Ученик сам выбирает уровень, зная на како...

Классный час : "Судьба и Родина едины!" 11-й классы

Цели:выявить отношение молодежи к проблемам патриотизма и помочь стать позитивными творцами, так как молодежь сегодня – это Россия завтра;сформировать у школьников понятия и представления, связа...

Подготовка учащихся к единому национальному тестированию на основе личностно-ориентированного подхода

доклад и презентация на педсовете "Подготовка учащихся к единому национальному тестированию на основе личностно-ориентированного подхода"...

Подготовка к единому национальному тестированию

Результаты  Единого национального тестирования за 2011-12, 2012-13 учебные годыСравнительная таблица результатов Единого национального тестирования по географииУчебный годКлассСредний баллУспевае...

Подготовка к единому национальному тестированию

Результаты  Единого национального тестирования за 2011-12, 2012-13 учебные годыСравнительная таблица результатов Единого национального тестирования по географииУчебный годКлассСредний баллУспевае...

Единое республиканское тестирование в 9 классе

Тестирование состоит из 4 разделов,38 заданий....