Митинг өчен сценарий
методическая разработка на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Митинг өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon miting_ochen_stsenariy.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Колхоз урамын  – 36 ел гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган ТАССР Халык мәгарифе отличнигы  – Абдулла Абязов  исеменә үзгәртү тантанасы 


Сценарийны төзеде һәм кичәне алып барды: М.А.Таҗетдинова, Чүпрәле районы Иске Чүпрәле беренче гомуми белем бирү урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Зәки Нури исемендәге район премиясе лауреаты

  Материал:

1.  Абязов А. Үзеңне табу җиңелме? /Социалистик Татарстан.  – 29 май, 1981.

2.  Хәлиуллина Г. Җырга чумган күңел дөньясы / Яңа юл.  – 25 окт., 1980.

3.  Шәрәпов А. Күпкырлы эшчәнлек / Социалистик Татарстан. – 2 сент., 1977.

                                       Тантана барышы
Фонограммадан Чүпрәле турында җыр яңгырый.
Алып баручылар  

                     Чүпрәле  –  ул Татарстанга, Рәсәйгә, хәтта дөнья күләменә танылган күренекле шәхесләрнең кендек каны тамган шагыйрәнә төбәк.

 Һәммә бөек шәхесләр дә иң элек укытучыдан белем ала. Мәгърифәт нигезләренә төшендереп, бөеклеккә таба юл күрсәтүче фидакарь зат  – ул укытучы!

Бүген без укытучы исемен мәңгеләштерү тантанасына җыелдык. Бүгеннән, 2010 елның 18 сентябреннән, районыбызда беренче тапкыр, урам –  укытучы исемен йөртә башлаячак!

                Колхоз исемен йөртүче урамны укытучы, ТАССР Халык мәгарифе отличнигы  Абдулла Насыйбулла улы Абязов исеменә алыштыру тантанасы ачык дип иъглан ителә.            
                  
 (Татарстан җыры яңгырый) 
Алып баручы карар белән таныштыра

ТР Чүпрәле муниципаль районы Иске

 Чүпрәле авыл җирлеге Советы

 карары

               ТАССР   халык мәгарифе отличнигы, Чәпрәле районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советының  беренче рәисе, күпкырлы талант иясе А.Н.Абязовның  район өчен күрсәткән фидакарь хезмәтләрен исәпкә алып, Иске Чүпрәле авылында яшәүчеләрнең теләген истә тотып, танылган шәхес Абдулла Абязовның якты истәлеген мәңгеләштерү максатында ТР Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле авыл җирлеге советы карар бирә:

  1.  ТР Чүпрәле муниипаль районы Иске Чүпрәле авыл җирлегенең Иске Чүпрәле авылындагы “Колхозная” урамының исемен “Абдулла Абязов” исеменә үзгәртергә.

Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы         Тимур Дмитриевич Нагуманов

               Алып баручы
                 А.Н.Абязов хөрмәтенә мемориаль тактаны ачу
 хокукы  

Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Әхмәтсафинович Алиулловка һәм Айдар Эмилевич, Радмил Саярович Абязовларга бирелә.
 
Музыка(фонфары) астында мемориаль тактаны ачу. Чәчәкләр кую.


Алып баручылар.

  Абязов Абдулла Насыйбулла улы  1910 елда Бакуда туа.  Казанда  4 ел татар рабфагында укыганнан соң укытучылар институтында тарих, география бүлеген тәмамлый. 1936 елда әтисенең туган ягына кайтып, Иске Чүпрәле урта мәктәбендә тарих дәресләре алып бара. 1938  – 1940 нчы елларда мәктәп директоры вазифасын башкара.   

           Абдулла Насыйбуллович 1940 елда Совет Армиясе сафларына, сугышның беренче көннәреннән фронтка алына. 1946 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбенә кайта, сызым һәм рәсем дәресләре алып бара. Ул үзенең 36 ел гомерен укыту-тәрбия эшләренә багышлый.

Абдулла Насыйбуллович Абязов  –  укытучы, шагыйрь, гармунчы, композитор, рәссам, оста лектор, район һәм республика хәбәрчесе, актив җәмәгать эшлеклесе буларак укучыларының, хезмәттәшләренең һәм халык ихтирамын казана. Аның көенә язылган җырлар 50нче елда ук Татарстан радиосыннан тапшырыла.

Абдулла Абязовның Шәрәф Мөдәррис сүзләренә язган “Чүпрәле” җырын Фәсәхәт апа Хөсәинова башкара.

Фәсәхәт апа Хөсәинова җырлый

Абдулла Абязов укучылар белән  рәсем түгәрәге оештыра,  “Яшь рәссамчы” исемле айлык журнал чыгаралар. Галия Абдулловна Хәлиуллина  белән бергә яшь иҗатчылар әдәби түгәрәген җитәкли, “Башлангыч иҗат” журналы чыгаралар.

 Ә хәзер Абдулла Абязовның укучысы да, хезмәттәше дә булган Моратова Гөлнур Һади кызына сүз бирелә.

Г.Һ.Моратова чыгышы

Алып баручылар
                    Абдулла Насыйбуллович, оста гармунчы буларак, мәктәптә халык уен кораллары ансамбле оештыра

       
                    Абдулла Насыйбуллович Абязов “Яңа юл” газетасы редакциясе каршында оештырылган “Бөреләр” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Татарстан язучылар берлегенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

  “Бөреләр” әдәби берләшмәсе бүген дә сафта. Аны  Сания Шәрапова җитәкли. “Туган як” газетасының хатлар бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре С.М.Шәраповага сүз бирелә.

С.М.Шәрапова чыгышы

Алып баручы

“Бөреләр” әдәби берләшмәсенең иң яшь каләм остасы Айгөл Мөдәррисова.   Ул үзенең өр-яңа шигыре белән таныштыра.

6 А сыйныфы укучысы Айгөл Мөдәррисова чыгышы.  

                       Абдулла Насыйбуллович Абязов овзак еллар пропаганда һәм сәяси эштә катнашуы өчен, Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия мәгарифе йортының Почет китабына, 1980 елда партия  мәгарифе кабинетындагы Почет тактасына кертелә.

                  Абдулла Абязов гомере буе туган халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып яши, бер үк хисләрне кичерә.  Ул  – сугыш һәм хезмәт ветераннарының иң беренче район советы рәисе.

                    Сүз ала: Чүпрәле муниипаль районы сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе Фиркать Сабирович Җәлалов.

  Фиркать Сабирович Җәлалов чыгышы

   Алып баручылар

                       Абдулла Насыйбулловичның тормыш иптәше Мөршидә Шәмсетдиновна да, аларның уллары Саяр Абдуллович һәм киленнәре Зоя Василевна да “укытучы” исеменә тугрылыклы булып, Иске Чүпрәле урта мәктәбендә намуслы хезмәт иттеләр.            Бүгенге тантанада Абдулла Насыйбуллович Абязовның балалары, оныклары катнаша.

            Абдулла Насыйбулловичның өлкән оныгы Айдар Эмиль улын тыңлыйбыз

А.Э.Абязов чыгышы

 Алып баручылар                   
                   И Туган җир! Синдә туганнарның үз бурычы сиңа, үз хакы! –

диюе белән якташыбыз Роберт Рәкыйпов бик хаклы.

А.Н.Абязов, бәрәкәтле гомер юлы узып, 1983нче елда вафат була.  Ләкин ул үзенең тырыш хезмәте, игелекле гамәлләре белән мәңгегә  халык хәтеренә кереп калды.

Бүген, укытучы елында, районыбызның 80 еллыгын бәйрәм иткәндә, 2010елның 18 сентябрендә, үзенең 36 ел гомерен укыту-тәрбия эшләренә багышлаган Иске Чүпрәле урта мәктәбе  укытучысы, шагыйрь, гармунчы, композитор, рәссам, оста лектор, район һәм республика хәбәрчесе, актив җәмәгать эшлеклесе Абдулла Насыйбуллович Абязовның исеме мәңгеләштерелде: Колхоз исемен йөрткән урамга Абязов исеме бирелде.

“Яшьлек” ансамбле башкаруында атар халык биюе. Җитәкчесе: мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Э.М.Яфизова.


       


 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий митинга, посвященного Дню Победы.

Сценарий митинга, посвященного Дню Победы....

Сценарий митинга, посвященного Дню Победы

Сценарий митинга, посвященного Дню Победы.Митинг проводился в 2009 году в деревне Исаково....

Сценарий митинга, посвященного шестьдесят седьмой годовщине победы в Великой Отечественной войне.

Навсегда в историю войн войдет знаменитое Прохоровское танковое сражение 1943 года, где, пересилив огромную вражескую силу, наши солдаты одержали Победу. 23 июля 1943 года было освобождено...

Сценарий митинга "Памяти Павшим" к 9 мая 2012 год

Сельский митинг посвящённый 9 мая, проводился учениками и учителями МБОУ Утянская СОШ для жителей Утянского сельского поселения. Были приглашены ветераны ВОВ....

Сценарии митингов Дня Победы

Сценарии составлялись на уже готовых стихах и сценариях и адаптировались под наш поселок. Тем не менее, они достаточно универсальны. Кроме того, среди предложенных публикаций есть сценарий открытия ме...

Сценарий митинга, посвященного воинам, погибшим при исполнении воинского долга

Данный материал носит название "Сценарий митинга, посвященного памяти воинам, погибшим при исполнении воинского долга. Этот сценарий был разработан в предверии дня победыи предназначался для пр...