Татар әдәбияты һәм татар театры
элективный курс на тему

Габдуллазянова Айсылу Фаридовна

Кереш

 

 

      Профильле  укытуга  күчү – Россиядә  мәгариф  системасын  модернизацияләүнең  иң  мөһим юнәлеше.Бу  исә  бүген  гомуми  урта  белем  бирү  мәктәбендә  укучы  балага  үзе  теләгән  профиль буенча  белем  алу, шул  юнәлеш  буенча  укыту  программасының  нинди  булырга  тиешлеген  күзаллау  мөмкинлеген  тудыра, дигән  сүз.

     Мәктәптә  төрле – төрле  сәләтле, һәвәслеге  булган  балалар  укый. Аларның  һәрберсенең  сәләтен  исәпкә  алып, төпле  белем  бирергә  кирәк.  Укучылар  арасында   әдәбият – сәнгать  белән  мавыгучылар  да  шактый. Шуңа  күрә  укучыларның  кызыксынуларыннан  чыгып, “Татар  әдәбияты  һәм  татар  театры”дигән  темага  электив  курслар  оештыруны  кирәк  дип  уйлыйм.

  Театр – ул искиткеч  могҗиза. Сәхнәгә  чыгып  кечкенә  генә  булса  да  роль уйнарга  хыялланмаган  Кеше  юктыр. Тормышта  без  көн  саен  билгесез  режиссер  язган  пьесада  үзебезнең  рольләрне  уйныйбыз  бит.

       Профиль  алды   предметара  электив  курс  17 сәгатькә  исәпләнгән. Бу  курс  тугызынчы  сыйныф  укучылары  өчен  планлаштырылды.

       Дәрес  эшкәртмәләре  төрле  методик  алымнар, яңа  педагогик  технологияләр  кулланып  төзелде, милли  төбәк  компоненты  материаллары  һәм  фәнни  бәйләнеш  тә  игътибар  үзәгендә  тора.

 

       Программаның  максаты  һәм  бурычлары:

 

 1) татар  театры  һәм татар  әдәбиятының  программасына  кертелмәгән, тарихка  кереп  калган, атказанган  татар  артистлары  белән  таныштыру;

 2) эшлекле  аралашу  барышында  укучыларның  кызыксыну  даирәсен  киңәйтү, фикерләү  дәрәҗәсен  күтәрү;

 3)  укучыларның  эстетик  зәвыкларын  үстерү. Театрга  мәхәббәт  тәрбияләү;

 4) драма  әсәрләрен  укучы  күңеленә  сеңдерү, аларның  мәгънәсен  төшендерү, драма  әсәрләрен  күбрәк  укырга  теләк  уяту;

5) курсны  үзләштерү  дәвамында  интервью,  рецензия ,  аннотацияләр  язу, драма  әсәрләренә  күзәтү  ясау  һәм  аларга  бәя  бирү.

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                     Тематик  планлаштыру

 

№ п/п

Тема

Сәг. саны

Эш төрләре

1.

    Кереш  дәрес. Татар  театрының  башлану  көннәрендә.

1

Кереш ясау

2

Күңеле  ак  җилкәнле  кораб  аның...

“Әкият” курчак  театры  артистларының  берсе – Рәшидә  Үтәева. 

1

Лекция-әңгәмә

3-4

  Балаларга  бүләгебез - әкиятләр .

1-2

әңгәмә

5

    Мәхәббәт. Талант. Осталык.

Күк  баласы  белән  җир  кызы.

1

әңгәмә

6

Мин  Тукайдан  курыкмадым.  Илдус  Әхмәтҗанов  иҗаты. Тукайны  иҗат  иткән  артистлар  белән  танышу.

1

очрашу

7

Шәүкәт Биктимеров  иҗат  иткән  Әлмәндәр  һәр  авылда  да  бар

1

Лекция-әңгәмә

8.

Туфан  Миңнуллинның  “Әниләр  һәм  бәбиләр” спектаклен  карау  һәм  геройларның  сөйләм  үзенчәлекләре, мимика, хәрәкәтләрен  анализлау.

1

Лекция-әңгәмә

9

Реферат өстендә эш һәм яклау.

Рефератлар тематикасы:

1. Туфан  Миңнуллин  иҗатының үзенчәлеге

2. Туфан  Миңнуллинның  “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре мине...

1

Лекция-әңгәмә

10

“Әниләр  һәм  бәбиләр” әсәренә  рецензия  язу.

1

Лекция-әңгәмә

11

Режиссер. Режиссерга  билгеләмә. Фәрит  Бикчәнтәев  һәм  башка  талантлы режиссерлар

1

Лекция-әңгәмә

12

Бер  күрүдә  гашыйк  булу.

(Кичә)

1

Лекция-әңгәмә

13-14

Интервьюга  билгеләмә.  “Сәхнә” журналыннан  интервьюлар  белән  танышу. Рольле  уен.Төркемнәрдә  эш. Иң  оста  сорау  бирүчене  билгеләү.  

2

Интервью

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_dbiyaty_hm_tatar_teatry1.doc94.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш

      Профильле  укытуга  күчү – Россиядә  мәгариф  системасын  модернизацияләүнең  иң  мөһим юнәлеше.Бу  исә  бүген  гомуми  урта  белем  бирү  мәктәбендә  укучы  балага  үзе  теләгән  профиль буенча  белем  алу, шул  юнәлеш  буенча  укыту  программасының  нинди  булырга  тиешлеген  күзаллау  мөмкинлеген  тудыра, дигән  сүз.

     Мәктәптә  төрле – төрле  сәләтле, һәвәслеге  булган  балалар  укый. Аларның  һәрберсенең  сәләтен  исәпкә  алып, төпле  белем  бирергә  кирәк.  Укучылар  арасында   әдәбият – сәнгать  белән  мавыгучылар  да  шактый. Шуңа  күрә  укучыларның  кызыксынуларыннан  чыгып, “Татар  әдәбияты  һәм  татар  театры”дигән  темага  электив  курслар  оештыруны  кирәк  дип  уйлыйм.

  Театр – ул искиткеч  могҗиза. Сәхнәгә  чыгып  кечкенә  генә  булса  да  роль уйнарга  хыялланмаган  Кеше  юктыр. Тормышта  без  көн  саен  билгесез  режиссер  язган  пьесада  үзебезнең  рольләрне  уйныйбыз  бит.

       Профиль  алды   предметара  электив  курс  17 сәгатькә  исәпләнгән. Бу  курс  тугызынчы  сыйныф  укучылары  өчен  планлаштырылды.

       Дәрес  эшкәртмәләре  төрле  методик  алымнар, яңа  педагогик  технологияләр  кулланып  төзелде, милли  төбәк  компоненты  материаллары  һәм  фәнни  бәйләнеш  тә  игътибар  үзәгендә  тора.

       Программаның  максаты  һәм  бурычлары:

 1) татар  театры  һәм татар  әдәбиятының  программасына  кертелмәгән, тарихка  кереп  калган, атказанган  татар  артистлары  белән  таныштыру;

 2) эшлекле  аралашу  барышында  укучыларның  кызыксыну  даирәсен  киңәйтү, фикерләү  дәрәҗәсен  күтәрү;

 3)  укучыларның  эстетик  зәвыкларын  үстерү. Театрга  мәхәббәт  тәрбияләү;

 4) драма  әсәрләрен  укучы  күңеленә  сеңдерү, аларның  мәгънәсен  төшендерү, драма  әсәрләрен  күбрәк  укырга  теләк  уяту;

5) курсны  үзләштерү  дәвамында  интервью,  рецензия ,  аннотацияләр  язу, драма  әсәрләренә  күзәтү  ясау  һәм  аларга  бәя  бирү.

   

                                     Тематик  планлаштыру

№ п/п

Тема

Сәг. саны

Эш төрләре

1.

    Кереш  дәрес. Татар  театрының  башлану  көннәрендә.

1

Кереш ясау

2

Күңеле  ак  җилкәнле  кораб  аның...

“Әкият” курчак  театры  артистларының  берсе – Рәшидә  Үтәева.  

1

Лекция-әңгәмә

3-4

  Балаларга  бүләгебез - әкиятләр .

1-2

әңгәмә

5

    Мәхәббәт. Талант. Осталык.

Күк  баласы  белән  җир  кызы.

1

әңгәмә

6

Мин  Тукайдан  курыкмадым.  Илдус  Әхмәтҗанов  иҗаты. Тукайны  иҗат  иткән  артистлар  белән  танышу.

1

очрашу

7

Шәүкәт Биктимеров  иҗат  иткән  Әлмәндәр  һәр  авылда  да  бар

1

Лекция-әңгәмә

8.

Туфан  Миңнуллинның  “Әниләр  һәм  бәбиләр” спектаклен  карау  һәм  геройларның  сөйләм  үзенчәлекләре, мимика, хәрәкәтләрен  анализлау.

1

Лекция-әңгәмә

9

Реферат өстендә эш һәм яклау.

Рефератлар тематикасы:

1. Туфан  Миңнуллин  иҗатының үзенчәлеге

2. Туфан  Миңнуллинның  “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре мине...

1

Лекция-әңгәмә

10

“Әниләр  һәм  бәбиләр” әсәренә  рецензия  язу.

1

Лекция-әңгәмә

11

Режиссер. Режиссерга  билгеләмә. Фәрит  Бикчәнтәев  һәм  башка  талантлы режиссерлар

1

Лекция-әңгәмә

12

Бер  күрүдә  гашыйк  булу.

(Кичә)

1

Лекция-әңгәмә

13-14

Интервьюга  билгеләмә.  “Сәхнә” журналыннан  интервьюлар  белән  танышу. Рольле  уен.Төркемнәрдә  эш. Иң  оста  сорау  бирүчене  билгеләү.  

2

Интервью

15

Үзләре  сайлаган  бер  әсәрне  сәхнәләштерү.

1

Лекция-әңгәмә

16

Реклама. Реклама  төрләрен  күрсәтү.

1

Лекция-әңгәмә

17

Интернет  аша  иң  популяр  спектакльләр  белән  танышу. Йомгаклау.

1

Лекция-әңгәмә

Кулланылган  әдәбият

1.Татар  урта  мәктәпләре  өчен  әдәбият  программалары (5 -11 сыйныфлар) –Казан: “Мәгариф”нәшр.,2003

2.  Татар  әдәбияты. Урта мәктәпнең  9нчы сыйныфы  өчен  дәреслек.-Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.

3.”Мәгариф”  журналлары.

4.Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият  белеме  сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.

5.”Сәхнә”  журналлары.

6. Татар теле һәм әдәбиятыннан профильле укыту. РИЖ «Школа»,2008

                                Укучылар өчен әдәбият

1.Туфан  Миңнуллинның  “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре.

2.Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре

3. И.Юзеев “Сандугачлар килгән җиргә”

Кушымта.

Бер   күрүдә   гашыйк  булу

(Кичә)

Максат:  Укучыларның  күзәтүчәнлекләрен   арттыру  ;

              Дустына  карата  ихтирам  хисен  тәрбияләү, зирәклектә  көч  сынашу;

             “Оста  күзәтүче”  белгечлеген  тапшыру;

Җиһазлау:  Плакат, ату  стенды, номерлары, призлар  язылган  йөрәкләр, призлар;

Кичә  барышы:

Талгын  гына  көй  яңгырый. Залда  ут  сүнә. Сәхнәдә  Таһир    коралларын  төзекләндереп  утыра. Зөһрә саз  уйный. Таһир  аның  аяк  очында  яртылаш  яткан, яртылаш  таянган. Алдында  китап. Икесе дә  көйне  тыңлыйлар. Зөһрә  уйный, Таһир  уйлый.

        1нче  тавыш (Сәхнә  артыннан) Аллабирде  ханның бай  сарае. Матурлыгына  таң  калырдай , зифа  буйлы  хан  кызы  Зөһрә.

        2нче  тавыш: Яшьлек  көче  ташып  торган, батыр  сугышчы – Таһир.(Таһир  Зөһрә  янына  килә  һәм  сөю  тулы  карашын  аңа  юнәлтә.)

       1нче  тавыш: 2  яшь  йөрәкнең  иксез-чиксез  мәхәббәтенә  һәркем  сокланган. (Таһир  Зөһрәне  тотып  сәхнә  уртасына  алып  килә.)

          2нче  тавыш: Түземсезлек  белән  көтеп  алган  очрашу  минутларында  Зөһрә  Таһирның  ачык  күзләренә  карый  һәм  анда  бары  тик  мәхәббәт  күрә.(Алар  кулга –кул  тотынышып  әйләнәләр).

       1нче  тавыш: Тирә - юньдәгеләр  аларның  яшьлегенә, бәхетенә  кызыгып  һәм  көнләшеп  карыйлар.(Бер-берсенең  күзләренә  карыйлар).

        2нче  тавыш: Аларның  мәхәббәте  бөтен  каршылыклардан  да  көчле  булып  чыга. (Әкрен  генә  яктылык  нуры  өскә  күтәрелә  һәм  легенда  геройларында  туктала.)

         1нче  тавыш: Язмышлар  аяныч  төгәлләнүгә  карамастан, мәхәббәт  хисе  аларны  ташламый  һәм  күкләргә  иңә.

         2нче  тавыш: Шунлыктан  күк  йөзендәге  иң  якты  ике  йолдыз Таһир  һәм  Зөһрә  исемен  йөртә.(Яктылык  йөрәк  рәсемен  яктырта. Караңгылыкта  артистлар  сәхнәдән  китәләр. Кызу  темплы  көй  яңгырый. Сәхнәдә  ут  яна. Алда кыз  һәм  егет.

        1 нче алып баручы. Хәерле  көн, кадерле  дуслар!

        2нче алып баручы. Бүгенге кичәбезгә  килгән  гашыйкларга  без бик  шат.

        1 нче алып баручы Бүген  тагын  да якты, аңа  йолдызлар кабыныр  дип ышанабыз.

        2нче алып баручы 

         Шатлыклар да очрар, кайгылар да  

         Һич  куркытмый  юллар газабы.

         Бармы Җирдә  мәхәббәтнең  башы?

         Бармы  мәхәббәтнең  азагы?

        1 нче алып баручы

          Иң  беренче  җиргә  кемнәр  туган  ?

         Иң  беренче  кемнәр  яраткан?

         Таһир – Зөһрә , Ләйлә- Мәҗнүннәрнең

          Сөю җырын  кемнәр  тараткан.

        2нче алып баручы 

         Мәхәббәт  кайчан  башлана?

        Алсу  таң  аткандамы?

        Яки  бергә  җитәкләшеп

       Мәктәптән  кайткандамы?

       1 нче алып баручы 

       Мәхәббәт  кайчан  башлана?

       Кечкенә  чакларданмы?

       Мәктәптә  бергә  укыган  

       Күңелле  чакларданмы?

       Гашыйк  булу  уенында

       Катнашкан  чаклардамы?

(Музыка  уйный, уен  дәвамында да әкрен  генә уйнап  тора).

  -Мәхәббәт  кайчан  башланадыр, ә бәлки  кайберегез  өчен  бүгенге  кичәдән  соңдыр? Менә  сезгә  йөрәкләрнең  яртысы  таратылды. Хәзер  үзегезнең  парларыгызны  табыгыз.

- Әйдәгез, аларны  алкышлап  сәхнәгә  чакырыйк. Инде  сез  аңлый  башлагансыздыр, бүген  без  сезнең  белән  “Бер  күрүдә  гашыйк булу”  уенын  уйнарбыз.Уеныбызның 1 нче турында мин  сезгә бер-берегезнең  характерларыгыз  белән ныграк  танышырга  мөмкинлек  бирәм. Башта  әйдәгез, танышып  чыгыйк.

Исемнәрен  атап  чыгалар.

 Алып баручы. Һәрберсенә  кыскача  характеристика  биреп  бара:

- Исем,фамилиясе, әтисенең  исеме;

-Йолдызлыгы, белеме, яраткан  шөгыле; Уенның  2нче этабында  башта  егетләргә, аннан  кызларга   сораулар  бирелә.

Егетләр  өчен  сораулар:

-Сез дус  кызыгыз  белән  күпердән  барасыз, дус  кызыгызның  сумкасы  ялгыш  суга  төшеп  китә. Ә  сез йөзә  белмисез.Бу очракта  нишләр  идегез?

-Су  шәһәрдә  тар баскычтан  күтәреләсез. Лифт  эшләми, өске  баскычта  икәү  кочаклашып  торалар, ә аскы  баскычтан  пионино  күтәреп  менәләр.

-Көймәдә  йөзәсез, көймәгез  тишелә, су  тула  башлый, ә сез  йөзә  белмисез. Сез бу  очракта  нишләр  идегез?

-Дус  кызыгыз  белән  икәү  генә  калгач, сез  аның  белән  нәрсә  турында  сөйләшәсез:һава  торышы,спорт, һ.б.

-Сез  дус  кызыгыз  белән  циркта  утырасыз, сезнең  белән  клоун  шаяра.

  а) Директорга  шикаять  белән  керәсез.

  б) аның белән  бергә  шаяртасыз.

  в)  яки  берәр  башка нәрсә.

-Сез  икәү  театрга  ашыгасыз. Урам  буйлап  барасыз. Алдыгызда  зур гына  гүләвек, су  җыелып  тора, атлап  кына  чыгып  булмый. Сез нишләр  идегез?

-Сезнең дус  кызыгыз  хуш  исләр чыгарып  духи  сибелгән. Ә сезгә  бу ис ошамый. Сез нишләр  идегез?

            а) Башка  сибенмәскә  әйтер  идем.

            б)дәшми  каласыз.

            в)  яки  берәр  башка нәрсә  эшлисез.

   - Сезнең  дус  кызыгызга  туфли  ошамый.

       Сез нишләр  идегез?

   а)яңа  туфли  алыр  идегезме?

   б)яланаяк  барырга кушар  идегезме?

   в)яки  башка нәрсә  кушар  идегезме?

-Көнегез  күңелсез  үтте. Өйгә  кайткач:

     а) җылы  ванна  әзерлисез

     б) тәрәзә  янына  килеп  утырасыз, кояш батканын  күзәтәсез.

     в) кич буе  телевизор карыйсыз.

-Яраткан  кешегез  белән  иң  дулкынландыргыч  минутлар  нинди  булды?

    а) беренче  тапкыр үбешкәндә;

    б) аның  ягымлы, чакырулар  карашын  тойганда?

    в)  беренче  тапкыр  кочаклашканда.

                                      Гомуми  сораулар

  1. Сез  үзегезнең  булачак  хатыныгызны  ниндирәк  итеп  күз  алдына  китерәсез? Тышкы  кыяфәте  күз  алдында  тора.
  2. Сезгә  кыска  чәчле, бик нык  буялган  кыз  ошыймы, яки башка  төрле  кызлармы?
  3. Сәяхәткә  чыгарга  нинди  транспорт  сайлар  идегез?

  -машина,-самолет,-велосипед;

4.Сез  өйләнер  алдыннан дус  кызыгызга  ничек  тәкъдим  ясар  идегез?

5.Нинди  чәчәкләр  яратасыз?

-ромашка,-роза,-башка  чәчәк;

Кызлар  өчен  бирелә  торган  сораулар:

  1. Сез  бер  егет  белән  таныштыгыз? Ул  өйләнгән  булып  чыга, ләкин  ул сезгә  бик ошый.

             -очрашудан  туктыйсыз

             -очрашуны  дәвам  итәсез

             -яки  башкача  эшлисез

2.Сезнең  егетегезнең  диңгез  суына  аллергия, ә  сезгә  диңгез  буена  сәяхәткә  путевка  бирделәр.

-сез  үзегез  генә  барасыз

-сәяхәттән  баш  тартасыз

- яки башка  юл  сайлыйсыз

3. Сез  компания  белән  барасыз. Дус  кызларыгызның  егетләре бар, ә  сезнең  юк. Сез бу  очракта  нишләр  идегез?

        4. Сез урамнан барасыз. Артыгыздан  сезнең  үкчәгезгә  басып    диярлек  диярлек  1  кеше  килә.

   -адымнарыгзны  тизләтәсез.

  - сезгә  барыбер, шулай да борылып  карыйсыз; кем  ул?

 - яки  башка  төрле хәрәкәт  ясыйсыз, яки сүз  кушасыз.

5. Үзегезне  беренче  танышкан  кеше белән  ничек  тотасыз:

   - беренче үк ышанасыз.

  -ул сездән  берәр  нәрсә  сораганны  көтәсез

           -яки  башка нәрсә  эшлисез.

Гомуми  сораулар:

       1. Сез    үзегезнең  ирегезне  ничек итеп  күз  алдына  китерәсез?.

2. Нинди  төсләрне  аеруча  ошатасыз ?.

3.Егетләрнең  кайсы сыйфатлары  сезгә  аеруча  ошый ?

       4. Сез  бигрәк  тә

     -җылы  , йон  юрганга

     - ефәк  тукымага

    -кыйммәтле  мехка  кагылырга  яратасыз.

5.Кияүгә  яратып  чыгарсызмы яки исәп – хисап  белән  чыгарсызмы?

Һәрберсе  үзенә пар  сайлый

(Парлылар  билгенә)

1 пар “Акчарлак”  ресторанына  китәләр.

   Сез  анда  диңгез  байлыкларыннан  пешкән  ризыклар  ашаячаксыз.

   “Наратлык”  ресторанында  сез  дару  үләннәреннән    пешерелгән   хуш  исле, тәнгә  дәрт- дәрман  өсти  торган  кофе, чәй  эчәчәксез.

  “Татар  ашлары”  ресторанында  сезне  милли  ризыклар көтә.

Хәерле  юл  сезгә, дуслар!

  Алар  ресторанда  бер –берсе белән  танышкан  арада , без  кунаклар  белән  уен  уйнап  алыйк  әле.“Әйе –юк” уены.

1.Моның  нәрсә  икәнен  беләсеңме?(Кулын  күрсәтә)

2. Ул  нәрсәгә  кирәк? 3.Күрсәтимме?(күрешә)

2нче катта  кочаклый, 3нчесендә  үз  кулын  үбә.

-Әйдәгез ,без  дә  студентларның  имтиханнар  биргән  чакларына  ерактан  гына  күз  салыйк  әле.Ничегрәк  имтихан  бирәләр  икән?

Профессорга  кыз , балалы  хатын, спортсмен, бизнесмен һәм гипнозчы  имтихан  бирә.  Әлбәттә, бу шаяру.

1 нче парга  өстәмә  сораулар:

-Сезгә  бер-берегезне  кайсы  яклары  бик  ошады?

-Әгәр  мөмкинлек  булса  башка  кызны  сайлар  идеңме?

-Ә сез егетне  сайлар  идегезме?

2нче  парга :-Сез хәзерге  минутта  бәхетлеме?

  • Булмаса , нәрсә  җитешми?
  • Бу уенга  катнашканга  үкенмисеңме?

3 нче парга: -“Ватылган  йөрәк “ эләксә, нишләр  идегез?

 -үкенәсез  , -борчыласыз,-танышлыгыгызны  дәвам  итәсез.

  (Класска  керәләр)

 - Без  сезнең белән Идеал  пар    дип  аталган  этабына  килеп  җиттек. Калганнары  урыннарына  утыралар.

Кызга  сорау  бирелә,ул телдән  җавап  бирә, егет  яза.

  1. Нәрсә  эчәргә  ярата:-пепси –кола,-лимонад,-пиво

 2.Нәрсә  елында  туган?

3.Нәрсә ашарга  ярата?

4.Нинди  китап  укырга  ярата:

   -Романтик(хыялый), -детектив,- мәхәббәт  романнары

- Әфәрин!

Татар  әдәбияты  һәм  татар театры

(IX  сыйныфларда  профиль  алды  әзерлеге  өчен

электив  курс  программасы)

                       Язды:

                                                                   Казан  шәһәре Идел буе районы

 95нче  мәктәпнең 1 кв. rатегорияле

                                                                        татар теле һәм әдәбияты

                                                                         укытучысы А.Ф.Хөснетдинова

                                                                         Раслады:

                                                                                               Хәбибуллина З.Н.,  

                                                                         Доцент, педагогика фәннәре                                                                    

                                                                                     кандидаты

                                            Казан-2009