Фаил Шафигуллинның “Акмөгез” хикәясенә анализ ясау
план-конспект урока (8 класс) на тему

Гарапшина Лилия Альбертовна

(  VII нче сыйныфта  сингапурча укыту методикасын кулланып үткәрелгән сыйныфтан тыш уку дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_f.shfigullin.docx19.54 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Фаил Шафигуллинның “Акмөгез” хикәясенә анализ ясау

(  VII нче сыйныфта  сингапурча укыту методикасын кулланып үткәрелгән сыйныфтан тыш уку дәресе)

Гарәпшина Лилия Альберт  кызы, Казандагы 171 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1.Матур әдәби әсәрләрне өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру; укучыларның фикерләү сәләтен һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү;үз фикерләрен дәлилләп исбатларга өйрәтү; ”Акмөгез”хикәясен укып анализлау аша укучыларда табигатькә сакчыл караш, миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Дәреснең тибы:әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, сайлап уку; Сингапур укыту структурасыннан: Corners, Frayer Model, Mix Pair Share,RAFT.

Җиһазлау: техник чаралар; “Татар балалар әдәбияты”. Әкиятләр һәм хикәяләр. ТР мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән -2003 ел.

Дәрес барышы.

Дәрес этабы

максат

Уку материалының эчтәлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру

Дәрескә психологик уңай халәт уяту, укучыларны уку эшчәнлегенә юнәлтү.

1.Укучылар, кышкы табигать турында сөйләшеп,сыйныф бүлмәсенә керәләр. Экранда кышкы урман рәсеме (Слайд №1)

Рәсем турында фикер алышу.

2.Кышкы урманда пошилар рәсеме(Слайд№2)Фикер алышу.

Исәнләшү.

Укучылар укытучы,кунаклар белән исәнләшәләр, ян күршеләр, каршы күршеләрне сәламлиләр. 2 минут

Актуаль-

ләштерү

Өйдә укып килгән хикәянең эчтәлеген искә төшерү нәтиҗәсендә дәрес темасын ачуга ирешү.

1.Ату тавышы. (Кабинетта саескан, эт, кан таплары  дигән таблица эленә.Укучылар үз теләкләре белән төркемгә җыелалар. Көтелгән җавап:

1.Мылтык тавышы тирә-юньдәге тынычлыкны бозды.Авыл ягына кайтырга чыккан Тәлгать сискәнеп китте,егыла язды һәм аның күңеленнән хәвефле уй узды.

2.Авыл ягында эт өреп куйды.

3.Урман ешлыгында ялгыз саескан тыпырдады.Табигатьтәге кош-кортлар уянды, шомландылар.

4. Тәлгать кан тапларын күрде, борчылды.

1.Ни өчен бу төркемне сайладың?

2.Мылтык тавышы ничек тәэсир итте?

Corners структурасы буенча эшлибез  - 4 минут

Укучылар үз теләкләре белән төркемгә җыелалар.Бирелгән сорау турында фикер алышалар, ни өчен бу төркемгә җыелуларын әйтәләр)

Хикәягә анализ ясау

Төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү.

Карточкаларда бирем язылган : Тәлгать турында фикерләрегез; поши халәте турында фикерләрегез; ак киемле кеше турында фикерләрегез.  

Укучылар, өстәлдәге  3 номерлы укучы №1 дип билгеләнгән конвертны ачсын.

Frayer Model структурасы буенча эшлибез - 6 минут  Командаларда эш. 1 нче номерлы  укучы кәгазьне бөкли, 2 нче номер укучы фикерләрне  язып бара һәм һәр өстәлдәге 3 номерлы укучы җавапны  укый.

Мөстәкыйль эзләнергә һәм әдәби әсәрдән кирәкле информацияне таба белергә өйрәтү.

Көтелгән җавап: .( 343 нче бит,4 нче кызыл юл)  

Укучылар, ә табигать бу вакыйгаларны ничек кабул итә? Табигатьтәге үзгәрешләрне хикәядән табып укыгыз.( 343 нче бит,4 нче кызыл юл)  

 Һәр укучы әдәби әсәр белән эшли, эзләнә, беренче кул күтәргән укучының җавабы тыңланыла. 2 минут

Укучыларның игътибарлылыгы, бер-берсен тыңлый белү сәләтен ачу,төрле структурадагы сораулар бирүгә юнәлтү.

Конверт эчендә яшел бризент бияләй . Тәлгать аны таный. Ул авылдашы, балта остасы Галимулла агайныкы иде . Тәлгать көзен Галимулла агайның мәктәп мастерскоена такта төшергәнен, шунда  үзенең бу бияләне  киеп караганын исенә төшерә.

Укучылар, 4 нче номерлы укучы партадагы  №2 дип билгеләнгән конвертны ачсын  әле.

 Бияләй белән бәйле нинди  сораулар туды?

Һәр укучы үз фикерен әйтә. 7 минут

Бер-берсеннән күбрәк информация җыю, сөйләм телен үстерү.

Салмак музыка,  экранда урман рәсеме           Рәхәт, җылы... Аз гына,бик аз гына утырып торырга кирәк....

дигән сүзләр чыга.

Тәлгатьнең эчке һәм тышкы халәте турында фикер йөртәбез.

Mix Pair Share структурасы буенча эшлибез  – 3 минут

  (укучылар музыка астында үзләренә пар эзләп табалар, озынрак чәчле укучы  сорау бирә,икенчесе тыңлый; аннары икенчесе җавап бирә,буй буенча тигез булган парлар сайлана,карарак чәчле укучы беренче булып җавап бирә) Көтелгән җавап:(Эчке халәте:аңа рәхәт, җылы; тышкы халәте: чаңгылар авырайды, авызы кибә,ятасы килә, хәле юк.)  

Уйлау эшчәнлеген арттыру,актуальләштерү нәтиҗәсендә дәреснең темасын ачуга ирешү.

Экранда  “Яхшылыкка –яхшылык” дигән татар халык  мәкале чыга.

Укучылар, бу мәкальнең әсәр белән бәйләнеше бармы?

Ә син бу батырлыкны эшли алыр идеңме?

Тәлгатьнең пошига, ә пошиның  Тәлгатькә  ярдәме турында сөйләшү. Тәлгатьнең зур батырлык эшләвен ачу. 3 минут

Йомгак-

лау

1)        Хикәягә туры килгән мәкальләрне  сайлап алып ватман битенә ябыштыру сорала.

2)        Тәлгать һәи Галимулла агай образларына  туры килгән сүзләрне аерып алып, төсләрне үзләре сайлап, чәчәк таҗына ябыштыралар ( уңай һәм тискәре образларны төс белән ачу).

3)        Хикәя белән танышканнан соң туган фикерләрем (телдән җавап).

Һәр өстәлнең 2 нче номер астындагы укучысына  №3 карточкаларын      алу сорала

   RAFT структурасы- 16 минут (проект эше)

Һәр өстәлдән 1нче номер укучы такта янына чыгып үз төркеменең проектын яклый.

Өйрәнелгән материалның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Укучылар без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Фаил Шафигуллинның “Акмөгез”хикәясенә анализ ясауны,табигать һәм кеше арасындагы проблемаларны яктыртуны әйтәләр. 2013 нче елның Экология елы булуын искәртәләр. 2минут

Өй эше

Тәлгатькә хат языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлауДәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә. Дәрес анализлау берничә тө...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау  Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...

Анализ ясау тәртибе

Анализ ясау тәртибе...