уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.
план-конспект урока на тему

Муликова Раушания Мирсагитовна

Уку дәресе

(4нче сыйныф)

 

Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау  УкытучыМөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 10_sumlyk_mazhara.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

7нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Уку дәресе

(4нче сыйныф)

Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Укытучы:

 Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы

Яр Чаллы

2014

Тема:  Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Максат: 1) Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясен анализлау.

   2) Логик фикерләү һәм сөйләм телен үстерү.

   3) Белем алуга кызыксыну уяту, түзем, сабыр булырга өйрәтү.

Җиһазлау: Л.Ихсанова портреты, символлик рәсемнәр, характер сыйфатлары язылган  язулар, музыкаль бизәлеш – диск.

                             Дәрес барышы:

1. Оештыру: 1) Исәнләшү, уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү:

 2) – Сез әдәби әсәрнең нинди жанрларын беләсез?

(хикәя – булган яки булырга мөмкин хәл, вакыйга;

әкият – чынбарлыкта булмаган, тылсымлы хәл;

шигырь – рифма белән языла, җырлап була).

3) Өй эше: “Ун сумлык маҗара”ны укырга, эчтәлекне белергә иде. Бүген без шушы әсәрне анализларбыз.

- Бу әсәр нинди жанрга керә? (хикәя)

- Ни өчен? ( Чөнки чынбарлыкта булган яки мөмкин вакыйга турында язылган. Чөнки тылсым юк.)

- Бу хикәядә сүз нәрсә турында? ( малай һәм аның әнисе турында. Карбыз бушатып, акча эшләргә теләгән малай турында.)

- Ә хәзер тактадагы символик рәсемнәргә карап хикәянең эчтәлеген искә төшерик:

- Хикәя ничек башлана? (Надир һәм берничә малай, акча эшләү нияте белән карбыз бушаталар).

- Ни өчен ул бу эшне эшләргә була? (Чөнки иртән әнисе алкаларын салып, каядыр чыгып китә...)

- Ун сум акча өчен Надир ничек эшли?  (Авыр булса да түзеп, хәлсезләнгәнче эшли).

- Ләкин ул нәрсәгә очрый? ( Сөенеп кайтып барганда, 2 малай акчасын алу өчен аны кыйныйлар).

- Малайның бәхетенә дусты Азат очрый һәм аны коткара.

- Надир кош тоткандай сөенеп кайтып керә.

- Ләкин әнисе шатланмый. Ул улына укырга кирәклеге турында аңлата.

5) – Хикәянең иң биек ноктасы, ягъни кульминация кайда? (Малай кош кебек очып кайта).

- Чишелеш, ягъни нәтиҗәсе, ничек бетә? (Әнисе улына киңәш бирә).

3. Төп өлеш:

6) – Хикәядәге образларны карыйк әле. (Надир, әнисе, Азат, 2 хулиган малай). Төп герой – Надирга характеристика бирү (укучылар җавапларын дәлилли баралар). Надир – тырыш (чөнки авыр карбызларны бушата), түземле (авыр булса да түзә) һ.б.

- Портретына карасак: ул ябык, чөнки кабыргалары күренеп тора. Бу гаилә авыр тормышта яшәгәнне күрсәтә.

- Надир гел уңай гынамы? Ул нинди ярамаган эш эшләгән? (Укырга бармаган.) Ни өчен? (Чөнки ул акча эшләргә теләгән.)

Башка геройларга да шулай  характеристика бирелә.

- Ә тагын нинди образлар бар? (карбыз, акча).

- Әйе, укучылар, болар символик образлар.

- Ни өчен карбыз бушаталар, ә башка әйбер түгел? ( чөнки ул авыр, ә үзе тәмле.)

- Димәк, тәмле ашыйсың килсә, тир түгеп эшләргә кирәк.

7) – Хикәя кем исеменнән сөйләнә? (автор).

- Авторы кем? (Ләбибә Ихсанова) – портреты эленә.

- Л.Ихсанова – балалар язучысы, 1923 елда туган. Ул балалар тормышыннан үзе күргән, яки үзе дә катнашкан вакыйгалар турында яза. Шуңа күрә укырга кызыклы.

- Автор нинди алымнар, сүзләр кулланып язган? (чагыштырулар: кош кебек очып кайта, күмәч кебек кабарган иреннәр; мәкальләр)

- Хикәянең исеме ни өчен “Ун сумлык маҗара” дип аталган? ( чөнки ун сум аркасында малайны кыйныйлар, әнисе ачулана)

8) - Автор нәрсә әйтергә теләгән? (вакытында укырга кирәк).

9) – Нинда проблема күтәрелә? (Эш проблемасы. Уку – балаларның төп эше).

- Бүгенге көндә бу проблема бармы? Мисаллар китерегез. (Кайбер укучылар укырга йөрмиләр. Төрле юллар белән акча эшлиләр, начар юлларга басалар һ.б.)

10) – Бу хикәя сезне нәрсәгә өйрәтте? (фикерләр тыңлана).

4. Ныгыту.

Укытучы нәтиҗә ясый: Димәк, баланың төп эше – уку. Ул укырга тиеш. башта белем алырга кирәк. Белемле кеше теләсә кайда эшли ала.

- Әнисе малайга укуның әһәмияте турында нинди сүзләр әйтә? (табып укыйлар)

- Димәк, әниләр һәрвакыт баласы яхшы кеше булсын өчен тырышалар.

11) Музыкаль пауза.

- Укучылар, ә хәзер З.Фәрхетдинова башкаруында “Йөрәк парәм” җырын тыңлыйк һәм бу җыр белән без укыган хикәя арасында нинди уртаклык бар? (әнисе баласына киңәшләр бирә).

5. Йомгаклау.

12) Димәк, без әниләрнең сүзләрен тыңларга, аларга кайгы- борчулар китермәскә тиеш. Һәм сезнең төп эшегез – уку, белем алу.

13) Өй эше бирү: Белем алу турында макәльләр һәм тормыштан мисаллар китерү.

14) Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара хикәясе"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе. Л.Ихсанованың "Ун сумлык маҗара " хикәясенә анализ ясау үрнәге....

ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлауДәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә. Дәрес анализлау берничә тө...

Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара" әсәренә анализ.

Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара" әсәренә анализ....

"Ун сумлык маҗара" хикәясенә презентация

"Ун сумлык маҗара" хикәясенә презентация. 4 нче сыйныф. Татар төркеме. Әдәби уку....

Фаил Шафигуллинның “Акмөгез” хикәясенә анализ ясау

(  VII нче сыйныфта  сингапурча укыту методикасын кулланып үткәрелгән сыйныфтан тыш уку дәресе...