Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара хикәясе"
методическая разработка по теме

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе. Л.Ихсанованың "Ун сумлык маҗара " хикәясенә анализ ясау үрнәге.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп

                 

        IV  сыйныфның  татар  төркемендә  әдәби укудан  ачык  дәрес  эшкәртмәсе.

Тема:  Л. Ихсанованың

“Ун сумлык маҗара” хикәясе.

                                                 

 

                                                 

                                                   Эшкәртмәне  әзерләде:                                      I  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                   Заһретдинова  Әлфия  Назиф  кызы.

2012, Әгерҗе

        Максат:1.Л.Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясен анализлау.  

                                                                                                                                                                                                       

                       2.Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру.

                       3.Белем алуга җаваплы караш, әниләргә хөрмәт, дуслыкка тугрылык  

                          тәрбияләү.

       Җиһазлау: дәреслек, Л. Ихсанованың портреты, китаплары, “Белем” , “Дуслык”,    

                          “Әни” сүзләре язылган карточкалар, компьютерлаштырылган техника.

 

       Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

        Кулланылган технологияләр: шәхескә юнәлтелгән технология,

                                                             проблемалы укыту технологиясе,

                                                             иҗади үсеш  технологиясе.

  1. Оештыру моменты.
  1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар, дәресне башлыйбыз. Бүгенге уку дәресендә Л.Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясе өстендә эшне дәвам итәрбез. Дәресебезнең эпиграфына игътибар итегез: Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә,- дигән борынгы әби-бабаларыбыз.

  1. Кереш сүз.

-Укучылар, әйдәгез әсәрнең авторына бераз тукталып китик әле. Ләбибә Ихсанова – балалар язучысы. Игътибар итегез: аның балалар өчен язган китаплары бик күп, һәм алар гаҗәеп кызыклы. Бу китаплар мәктәбебез һәм шәһәр китапханәләрендә бар.  (Слайдта: авторның портреты, яшәгән еллары (1923- 2010), китаплары күрсәтелә).

  1. Актуальләштерү.
  1. Дәреснең максатын әйтү.

Мин сезгә өй эшенә Л.Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясен укырга биргән идем. Бүгенге дәрестә шул хикәя турында фикер алышырбыз, ә дәрес ахырында сез шундый сорауга җавап бирерсез. (Слайдта: Надирның ялгыш фикере?) Надир кайда һәм ни өчен ялгыша?

  1. Сүзлек өстендә эш.

Укучылар, хикәядәге безгә таныш булмаган сүзләргә тагын бер кат игътибар итик әле.

(Слайдта:

маҗара – приключение

дәррәү - дружно

чәлеп – урлап

газап – страдание

хыянәт – измена

җәрәхәт – рана

ялчы – мескен, укымаган, һөнәре булмаган кеше

(Сүзләрне укытучы артыннан хор белән кабатлыйлар).

  1. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Ә хәзер тактадагы символик рәсемнәргә карап, хикәянең эчтәлеген искә төшерик. (Слайдта символик рәсемнәр):

-Хикәя ничек башлана? (Надир һәм берничә малай, акча эшләү нияте белән, карбыз бушаталар).

-Ни өчен Надир бу эшне эшләргә була? (Чөнки иртән әнисе, алкаларын салып, каядыр чыгып китә).

-Ун сум акча өчен Надир ничек эшли? (Авыр булса да түзеп, арыганчы эшли).

-Өенә кайтканда Надир белән нәрсә була? (2 малай, акчасын алу өчен кыйныйлар).

-Малайны кем коткара? (Дусты Азат коткара).

-Надир әнисенә акчаны кайтарып җиткерәме? (Әйе, Надир әнисенә акчаны алып кайтып бирә).

-Әнисе Надирны ничек көтә? (Тәмле аш пешереп).

  1. Төп өлеш.
  1. Образларга характеристика бирү.

Хикәядә кемнәр катнаша? (Надир, әнисе, Азат, 2 хулиган малай)

(Слайдта катнашучылар күрсәтелә).

-Төп герой кем? (Надир)

-Надирга характеристика бирик. (Портреты: ябык, кабыргалары беленеп тора, бу аларның авыр тормышта яшәвен күрсәтә. Характеры: тырыш, чөнки авыр карбызларны бушата, түземле, чөнки арыса да түзә, кыю, чөнки малайларга акчасын чыгарып бирми ).

-Надир акчасын бирсен иде, шулай итсә, ул хулиган малайлардан котылыр иде. Сез минем белән килешәсезме?  

Ни өчен ул шулай эшләми? Китаптан шул урынны табып укыгыз. (50 биттә).

-Надирның әнисенә мөнәсәбәте нинди? (Ул аны ярата, жәлли, ярдәм итәргә тырыша).

-Надир – яхшы малай. Ләкин аның бөтен эшләгән эшләре дөрес һәм уңаймы? Ул нинди ярамаган эш эшләгән? (Ул укырга бармаган). Ни өчен? (Чөнки акча эшләргә теләгән).

-Ә сез Надир урынында нишләр идегез? (укучыларның фикерләре тыңлана).

-2 хулиган малай турында ни әйтерсез? (Алар тәртипсез малайлар, ялкау, эшләмичә генә акчалы буласылары килгән, карбыз урлыйлар, акча талыйлар, кеше кыйныйлар, укырга йөрмиләр)

-Әйе, бу ике малай бик начар юлга кереп баралар, аларга яхшы киңәш бирегез әле. (Укучыларның киңәшләре тыңлана).

-Хикәядәге тагын бер герой - Азат. Аңа характеристика бирегез (Ул көчле, кыю, ике малайны берүзе җиңә, үзе белмәгән кешегә (ул башта Надирны танымый) ярдәмгә ташлана. Дустына үзенең күлмәген салып бирә. Азат – чын дус).

-Надирның әнисе? (Исеме – Нәфисә апа. Ул Надирны үзе генә үстерә. Эшсез кала. Кондуктор булып эшкә урнаша. Улы өчен борчылып яши. Аны әйбәт кеше итеп үстерәсе килә).

  1. Физминут.

Укучылар, хикәябез бераз моңсурак, әйдәгез әле, ял итеп, күңелләребезне күңелләребезне күтәреп алыйк.

  1. Рәсем буенча әңгәмә.

-Дәреслектәге рәсемгә карагыз. Анда хикәянең кайсы өлеше сурәтләнгән? (Надир әнисенә акча алып кайткан өлеше).

-Ул өйгә нинди кыяфәттә кайткан, шул өлешне хикәядән табып укыгыз. (51 бит).

-Әйе, Надир өйгә кыйналып кайтып керә, ләкин ул бәхетле. Ни өчен? (Ул әнисен куандырам дип уйлый).

-Әнисе шатланамы соң? (Юк, ул, киресенчә, борчыла).

-Ни өчен борчыла? (Улын тәртипсез юлга кергән дип куркып кала).

-Әйе, Нәфисә апа улын шундый кыяфәттә күргәч, башта шикләнеп, куркып кала. Ә инде дөресен белгәч, ул Надирга нәрсә ди? Китаптан шул сүзләрне табып укыгыз әле. (52-53 бит).  

-Нәфисә апа болай ди: Тормышта ялчы булып түгел, хуҗа булып яшәргә кирәк ди. Ә кем соң ул хуҗа? (Хуҗа һәм Ялчы (Слайдта) төшенчәләрен чагыштырабыз.) Тормышта хуҗа булып яшәү ни дигән сүз? (Үз эшең, һөнәрең булу дигән сүз).

-Моңа ничек ирешеп була? (Укып, белем алып. Ә белемле кеше теләсә кайда эшли ала).

-Надир, укуын ташлап, көн дә карбыз бушатырга йөрсә, ул үз тормышының хуҗасы булырмы соң?Аның киләчәге нинди булыр?  (Ул ялчы, мескен кеше булыр).

-Мәсәлән, кем кебек? (Н.Думави хикәясендәге Сарбай кебек).

-Димәк, ялчы кем инде ул? (Тамак ялына эшләп йөрүче).

-Ә Надирның ялчы буласы килә микән соң? (Юк).

-Дәрес башында куелган сорауга җавап бирәбез: Надирның ялгыш фикере нәрсәдә? Ул ничек уйлап ялгыша? Ул нәрсә турында уйлап бетерми? (Ул бүгенге көн турында гына уйлый, ә киләчәге турында оныта. Бүген акчасы бар, ул өйгә акча алып кайтты, ул бәхетле).

-Ә бәхет нәрсәдә? (Үз һөнәрең һәм эшең булуда).

  1. Анализ буенча нәтиҗә ясау.

-Укучылар, Л.Ихсанова бу хикәясе белән нәрсә әйтергә теләгән? (Вакытында укырга кирәк).

-Автор ни өчен шундый темага хикәя язган, дип уйлыйсыз? (Бүгенге көндә укуга җитди карамаган яисә бөтенләй укырга йөрмәгән балалар бар. Алар акча турында гына уйлыйлар, урлашалар, начар юлларга басалар).

-Бу хикәя сезне нәрсәгә өйрәтте? (Укырга кирәк, дәрес калдырырга ярамый, әнине хөрмәт итәргә кирәк, дусларга, көчсезләргә ярдәм итәргә кирәк).

- Резерв: Әйе, әгәр үзегезне шулай әдәпле итеп тотсагыз, сезгә дә рәхәт булыр, әниләрегез дә сезнең өчен сөенеп торыр. Ә сез әниләрегезне ничек шатландырасыз?

  1. Төркемнәрдә эш.

Өч төркемгә өч карточка бирелә. Аларга  “Белем” , “Дуслык”, “Әни” сүзләре язылган. Укучылар, төркемдә киңәшләшеп, шул төшенчәләргә аңлатма бирергә тиешләр.

  1. Йомгаклау.

Тормышта кыен хәлләр булып тора. Андый чакларда сез әти-әниләрегез белән киңәшергә, дусларга, якыннарыгызга таянырга тиеш. Шулай ук әниләрнең сүзләрен тыңларга, аларга кайгы-борчулар китермәскә тырышыгыз. Сезнең төп эшегез – уку, белем алу. Татар халык мәкале белән әйтсәк, бәхетне юлдан эзләмичә, белемнән эзләргә кирәк. Ә белемле кеше ул – бәхетле кеше.            

     VI.   Өй эше бирү:

    а) Уку, белем алу турында 10 мәкаль язарга.

    ә) Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

                 б) Малайлар үсеп җиткәннәр... Хикәяне дәвам итәргә.

               Билгеләр кую.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ләбибә Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясе Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә. Татар халык мәкале

Слайд 2

Ләбибә Ихсанова (1923-2010)

Слайд 3

“Ун сумлык маҗара” хикәясендә Надирның ялгыш фикере?

Слайд 4

маҗара - приключение дәррәү - дружно чәлеп - урлап газап - страдание хыянәт - измена җәрәхәт - рана ялчы - мескен, укымаган, һөнәрсез кеше

Слайд 6

Хикәядә бирелгән образлар Надир Азат Нәфисә апа х улиган малайлар

Слайд 8

Хуҗа Ялчы Үз эше, һөнәре бар Тамак туйдыру өчен эшли

Слайд 9

Надирның ялгыш фикере? Б ә хет акчада

Слайд 10

Дөрес фикер? Бәхет үз һөнәрең булуда

Слайд 11

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә!

Слайд 12

Өй эше: 1. Уку, белем алу турында 10 мәкал ь . 2. Хик әянең эчтәлеген сөйләргә. 3. Малайлар үсеп җиткәннәр… Хикәяне дәвам итәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара" әсәренә анализ.

Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара" әсәренә анализ....

"Ун сумлык маҗара" хикәясенә презентация

"Ун сумлык маҗара" хикәясенә презентация. 4 нче сыйныф. Татар төркеме. Әдәби уку....

уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау  Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...

Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хикәясе

Ихсан Әхмәтнең "Ана рәхмәте" хикәясенә нигезләнеп үткәрелгән дәрес планы....