Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара" әсәренә анализ.
план-конспект урока по теме

Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара" әсәренә анализ. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres._4_klass.docx27.26 КБ
Файл prezentatsiya_un_sumlyk_mazhara.pptx863.57 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче класс. Татар төркеме.

Әдәби уку.

Тема: Л. Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” әсәренә анализ.

Максат: Укучыларның әдәби әсәрне анализлау күнекмәләрен камилләштерү.

            Л. Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” әсәрен  өйрәнүне дәвам итү.

            Фикерләү операцияләреннән чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү    

         күнекмәләрен үстерү.

              Белем алуга кызыксыну үстерү. Түзем, сабыр булырга өйрәтү. Дуслык, тугрылык  

         хисләре    тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, характер билгеләре язылган конвертлар, символик билгеләр, эчтәлек

              буенча җөмләләр.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу-мотивлашу этабы.
  1. Уңай психологик халәт тудыру.

-  Хәерле иртә, укучылар! Барыбыз өчен дә бу көн хәерле булсын! Бары тик шатлык, куанычлар гына алып килсен. Шундый теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз.

-  Бер балыкчы булган. Ул гел бер сукмактан елгага балык тотарга йөри икән. Аны көндә бер үк урында утырган хәерче үзенә җәлеп иткән. Ул, кулын сузып, хәер сорашып утыра икән. Аңа ара-тирә тиен акчалар, ризыклар биреп китәләр. Көннәрнең берендә бу хәерче янына балыкчы килә дә: “Әйдә, минем белән, мин сине балык тотарга өйрәтәм”, - ди.

    Мин сезгә сөйләп үткән бу хәлдәге вакыйгага янәшә торырлык әсәрне өйрәнә башладык. Без сезнең белән бу хәерчегә кул сузып утыру җиңелрәкме, әллә балык тотарга өйрәнү яхшыракмы икәненә дәрестә нәтиҗә ясарбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  • Балалар, без сезнең белән нинди әдәби әсәр жанрларын өйрәндек? (әкият, хикәя, шигырь)
  • Сезнең  һәр өстәлдә шушы жанрларга мисаллар  бар. Ә сез миңа кайсы

нинди жанрга керә һәм ни өчен икәнен әйтерсез. Башта уйлыйбыз, аннан янәшә утырган иптәшегез белән тикшерегез. Аннан соң бер укчы җавап бирер.  (Тайм пэ шэ. Балалар төркемнәрдә эшли. Өстәлләргә шигырь, әкият, хикәя жанрыннан мисаллар куям. Алар анализлыйлар.) (Көтелгән җавап: әкият – тылсымлы хәл, тормышта булмаган вакыйга; хикәя – чынбарлыкта була торган хәл турында языла, тылсым юк; шигырь – рифма белән языла, җырлап була.) Килешәсезме? Бар төркем дә тыңлый.

  1. Өй эшен тикшерү.
  • Мин сезгә өйгә әсәрне тагын укырга, геройларның исемнәренең мәгънәләрен сүзлектән белеп килергә, хикәядә язучы кулланган алымнарны дәфтәргә язып килергә куштым. Өй эшен эшләгән вакытта авырлыклар тудымы? Барыгыз да башкара алдымы? Хәзергә дәфтәрләрегез ачык торсын, без дәрес дәвамында аларга мөрәҗәгать итәчәкбез.

          4.  Балалар, монда карагыз. Менә бу мәкаль белән сез укыган хикәя арасында нинди охшашлык бар? ( Плакат күрсәтелә. Слайд ачыла. Көтелгән җавап: икесендә дә акча һәм белем турында сөйләнә) Әсәрдә кем турында сөйләнә (Надир турында) Сезгә  сорау бирәм. Надирның ялгыш фикере бармы әллә юкмы? Без моңа тикшермичә җавап бирә алабызмы? (Плакат ачыла. Слайд күрсәтелә.)Шулай итеп,  без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Әсәргә анализ бирербез) Безнең бүгенге дәрес темабыз шушы  инде. (Плакат ачыла. Слайд күрсәтелә.) Менә монда  хикәягә анализ ясау схемасы һәм безнең дәресебез дә шул тәртиптә барыр. (Схема күрсәтелә)

  • Әсәр нинди жанрга керә? Ни өчен? (хикәя – чынбарлыкта була торган хәл турында язылган)
  • Әсәрнең темасы нинди? Әсәр нәрсә турында? (Малай һәм аның әнисе турында.)
  • Хәзер төркемнәрдә эшлибез. 1 нче төркем символик рәсемнәрне, 2 нче төркем  җөмләләрне эчтәлек тәртибендә урнаштырырга тиеш. 3 нче төркем дәреслек белән эшли. Сез дәреслектәге рәсем туры килгән өлешне хикәядән табып укырсыз. Сезгә бер минут вакыт. 5 нче номерлар тактада күрсәтә. ( Нәтиҗә ясала. Аннан соң слайдтан дөрес җавап белән чагыштырыла.)

II.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

  1. Сюжет элементларын билгеләү. (Тайм пэ шэ)
  • Әсәрнең сюжет элементларын билгеләү өчен  төркемнәрдә эшлибез. 1 нче төркем – Әсәрнең ничек башлануын,  2 нче төркем  - иң биек ноктасын, ягъни кульминацион ноктасын, ә 3 нче төркем – әсәрнең чишелешен, ягъни  ничек бетүен әйтә. Башта уйлыйбыз, аннан янәшә утырган иптәшегез белән тикшерегез. Аннан соң бер укучы җавап бирер.   (Көтелгән җаваплар: малай хуҗага карбыз бушатырга бара; малай кош кебек очып кайтып керә; әнисе киңәш бирә.)
  1. Хикәядәге образлар.(Сте зе класс)
  • Хикәядә кемнәр катнаша? (Надир, Азат, Нәфисә апа, 2 малай. Слайд күрсәтелә.)
  • Тагын геройлар юкмы? Мин сезгә символик образлар да була дип аңлаткан идем. (Карбыз, акча) Әйе, без боларны символик образлар дибез. Алар безгә төп фикерне аңларга ярдәм итүче образлар. Геройларга характеристика бирә башлаганчы бер нәрсәгә карап үтик.  Язучы геройларга исемне матур булганга гына куймый. Һәр исем аерым бер мәгънә белдерә. Сез үзегезнең исемнәрегез мисалында күрдегез моны. Хәзер әйтегез әле, Надир исеме нинди мәгънә белдерә? (Балалар дәфтәрләрдән укыйлар. Слайд күрсәтәм.)  Хәзер мондый эш башкарабыз. Сезнең алдыгызда  кәгазьләр  бар. Сез Надирга хас характер билгеләрен язарсыз.  Аннан соң көй башлангач, язган билгеләрнең астына сызарсыз. Бу сезнең үзегез язган һәм иптәшләрегез ярдәмендә тапканны аерып торырга кирәк. Урыннарыгыздан торып, үзегезгә парлар эзлисез һәм башта озын буйлылар кечкенә буйлыларга үз фикерләрен әйтә, аннан соң алмашасыз. (Балалар эшне башкаралар. Көй туктый, укучылар урыннарга утыралар) Хәзер әйдәгез, һәр төркемнән укучы җавап бирсен. Ә калганнар тыңлыйлар һәм өстиләр. Ул нинди герой булды соң инде? Исеме җисеменә туры килдеме? (Фикерләр тыңлана. Балалар үз фикерләрен исбатлыйлар.)
  • Нинди ярамаган эш инде ул? (Укырга бармыйча, карбыз бушатырга киткән.)
  • Ни өчен? (Акча эшләр өчен)
  • Ә сез Надир урынында нәрсә эшләр идегез? Алдагы биремне үтәр өчен мин  3 төрле фикер белән плакатлар элдем. Ә сез Надир урынында нәрсә эшләр идегез? ( 1.-  Мин кыйнауга түзәр идем. 2. Мин акчаны биреп китәр идем. 3. Мин малайларга каршы торыр идем.)  Сез уйлагыз, кем кайсы фикер яклы, шул фикерне дәфтәргә язабыз, аннан шул плакат янына барабыз.  Озынрак буйлылар кечкенәрәк буйлыларга фикерләрен әйтә. Хәзер алмашабыз. (Берәр кешенең җавабы тыңлана.) Кем бу фикергә өстим ди?

Нәфисә исеме турындагы фикерне тыңлыйбыз.(Командир чыгышы. Йомгаклап слайд күрсәтәм.)

  • Безнең әсәр 2001 нче елда язылган. Бу чорда илдә төрле үзгәрешләр булды. Күп кешеләр эшсез калдылар, тормышта кыенлыклар туды. Безнең героебыз да нишли? Эшкә урнашыр өчен ул нинди адымга барырга мәҗбүр була?  Без аны гаепли дә алабыз, ләкин ул бит аны баласының киләчәге хакына эшли. Нәфисә исеме аның характерын ачамы?
  •  Өченче героебыз исеменең мәгънәсе хакында тыңлыйбыз. (Слайд күрсәтелә) Ул нинди? (Фикерләр тыңлана.)
  • Кемнәр Азат кебек булыр идем, ди. Ни өчен? Азат кебек  сезнең дусларыгыз бармы?
  • Шундый дустыгыз булуын теләр идегезме? (Фикерләр тыңлана.)
  • Алда нинди герой калды? Аларның исемнәре ничек? Юкмыни? Нишләп юк икән? Әйе, балалар. Исемнәр арасында андый ямьсез мәгънәле исем дә юк. Алар нинди соң?
  • Мондый малайлар  кебек малайлар безнең тормышта бармы? Сез бу малайларга нинди киңәшләр бирер идегез? (Фикерләр тыңлана)
  • Ә хәзер символик образларны карап үтик? Ни өчен язучы карбыз, ә кәбестә түгел? (Баллы, тәмле. Авыр. ) Карбыз бушату авырмы, әллә кәбестәме? (Карбыз, чөнки шома, тотып булмый, бик авыр)
  • Әйе, язучы тәмле ашыйсың килсә, тир түгеп эшләргә кирәклеген әйтә. Тир түгеп эшләсәң, арыш икмәге дә баллы була. Ә акча нәрсә?  (Хезмәткә бәя, эш нәтиҗәсе. Без дә билге алган шикелле инде)
  •  (Төркемнәрдә Тайм пэ шэ) Әйдәгез әле, хикәянең исеменә тагын бер кат карыйк. Ни өчен автор хикәяне “10 сумлык маҗара” дип атый. (Көтелгән җавап: 10 сум акча алыр өчен малай мәктәпкә бармый, карбыз бушата, кыйнала, әнисе ачулана)
  • Авторның идеясе нинди, ягъни бу хикәя белән сезгә нәрсә әйтергә тели? (Көтелгән җавап: вакытында укырга кирәк.)
  • (Төркемнәрдә) Димәк, нинди проблема күтәрә инде? (Эш проблемасы. Малайның төп эше – уку)
  • Бүгенге көндә мондый проблемалар бармы? (Балаларның фикерләре тыңлана.)
  • Балалар язучы бу хикәяне  тагын да үтемлерәк булсын өчен нинди алымнар кулланып язган? (Мәкальләр, чагыштырулар) Ә хәзер әйдәгез өйдә язып килгән фикерләрне укыйбыз.(Слайдтан күрсәтәм)
  • Балалар әсәр нинди җөмлә белән тәмамлана? Укыгыз әле миңа? (Тормышта ялчы булып түгел, хуҗа булып яшәргә кирәк.)
  • Кем ул хуҗа? Кем ул ялчы? (Балаларның фикерләре тыңлана.Слайдтан төшенчәләрне чагыштыру)
  • Тормышта хуҗа булып яшәү ни дигән сүз? (Көтелгән җавап: үз эшең, һөнәрең булу дигән сүз.)
  • Моңа ничек ирешеп була? (Көтелгән җавап:укып, белем алып. Ә белемле кеше теләсә кайда эшли ала.)
  • Надир көн дә укудан качып, эшкә йөрсә, хуҗа булырмы? (Юк.) Димәк, Надирны ялчы булмаудан нәрсә коткара ала? (Уку, белем алу.)

III. Рефлексия, бәяләү этабы.

  1. – Балалар, әйтегез әле мин сезгә дәрес башында сөйләгән мәсәл белән бу хикәя арасында берәр уртак фикер бармы? (Бар, икесендә дә эшләргә өйрән, ди.)
  • Сорауларга кире кайтыйк, Надирның ялгыш фикере нинди? (Бәхет акчада ди.)
  • Надир кайда, ничек ялгыша? (Мәктәпкә бармыйча, карбыз бушатырга барып ялгыша. Бәхет акчада дип уйлый)
  • Сез Надиргә нинди киңәшләр бирер идегез? (Укырга кирәк. Безнең төп эшебез – уку.)
  • Мәкалебез дә безгә нәрсә ди инде? (Акча  – бер көнлек, һөнәр, белем – гомерлек.)
  • Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтте? Аның әһәмияте нәрсәдә? (Укырга кирәк, дәрес калдырырга ярамый. Әнине хөрмәт итәргә кирәк. Дусларга, көчсезләргә ярдәм итәргә кирәк.)

IV. Йомгаклау.

  1. Билгеләр кую.
  2. Өй эше.
  1. Хикәяне дәвам итү.
  2. Эчтәлеген сөйләү.
  3. Уку белем турында 10 мәкаль язарга.

Притча

Жанр билгеләре (

Төркемнәрдә эш Һәр жанрга анализ. Язмалар буенча. (Өстәлләрдә)

Өй эшен тикшерү

Мәкаль белән хикәя арасында уртаклык табу.Слайд

Әсәр кем турында?

Надирның ялгыш фикере бармы әллә юкмы? Дәрестә тикшерербез Слайд

Дәрес темасы слайд плакат

Жанры плакат

Темасы плакат

Сюжетны билгеләү. слайд

Сюжет элементларын  билгеләү. Тайм пэ шэ

Образлар  Надир (дәфтәр, язу, парлар эзләү музыка слайд

Яхшы гадәтләрне үзенә сыйдырган герой

Плакатлар белән эш. Уйлыйлар, язалар .почмакка баралар

Нәфисә апа. Дәфтәрдән уку, әйтү

Азат. Уку. Кем Азат кебек булыр идем ди

2 малай. Исемнәре ничек

Ни өчен 10 сумлык маҗара дип атый

Идеясе – язучы фикере

Проблемасы эш

Алымнар слайд

Нинди җөмлә белән тәмамлана

Кем ул хуҗа? Кем ул ялчы? слайд

Моңа ирешеп буламы?

Сөйләгән мәсәл белән хикәядә уртаклык бармы?

Ялгыш фикере нәрсәдә инде7

Надирга нинди киңәшләр бирер идегез

Мәкалебез безгә нәрсә ди?

Әсәрнең әһәмияте.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Л ӘБИБӘ И ХСАНОВАНЫҢ “ 10 СУМЛЫК МАҖАРА” ХИКӘЯСЕ

Слайд 2

Акча – бер көнлек, белем, һөнәр – гомерлек. Татар халык мәкале.

Слайд 3

“Ун сумлык маҗара” хикәясендә Надирның ялгыш фикере?

Слайд 4

ЛӘБИБӘ ИХСАНОВАНЫҢ “10 СУМЛЫК МАҖАРА” ХИКӘЯСЕНӘ АНАЛИЗ.

Слайд 5

Әсәрнең сю жете . Надир һәм берничә малай, акча эшләү нияте белән, карбыз бушаталар. Әнисе алкаларын салып, кулъяулыкка төрде дә каядыр чыгып китте. Надир, җеп өзәрлек хәле калмаса да, кесәсенә акча кергәч елмаеп җибәрде.

Слайд 6

Сөенеп кайтып барганда, 2 малай, акчасын алу өчен, аны кыйныйлар. Малайның бәхетенә Азат очрый, аны коткара. Әнисе акчага шатланмый, аңа укырга кирәклеген әйтә

Слайд 8

Хикәядә бирелгән образлар Надир Нәфисә апа 2 малай Азат акча карбыз

Слайд 9

Надир – рухи яктан бай, күңеле матур, аңа тиңнәр юк, аллаһы тәгалә тарафыннан сайлап алынган. Нәфисә – нәфис, зәвыклы, күркәм, намуслы, затлы, бик матур. . Азат – намуслы, ирекле кеше .

Слайд 10

Чагыштырулар. Мәкал ь ләр . Футбол тубы кадәр карбыз. Җеп өзәрлек тә хәле юк. Күмәч кебек кабарган иреннәр. Бом ж кебек йөрмә. Кош баласыдай очып кайтты. Җиргә әнисенә сыенгандай сыенды. Тән газабы басылыр, җан газабы басылмас. Акча бүген бар, иртәгә юк. Тормышта ялчы булып түгел, хуҗа булып яшә. Акча була да бетә, ә белемең гомерлек.

Слайд 11

Тормышта ялчы булып түгел, хуҗа булып яшәргә кирәк. Ялчы Хуҗа Үз эше, һөнәре бар Тамак туйдыру өчен эшли

Слайд 12

Надирның ялгыш фикере Б ә хет акчада

Слайд 13

Акча – бер көнлек, белем, һөнәр – гомерлек. Татар халык мәкале.

Слайд 14

Өй эше: 1. Уку, белем алу турында 10 мәкал ь . 2. Хик әянең эчтәлеген сөйләргә. 3. Малайлар үсеп җиткәннәр… Хикәяне дәвам итәргә.

Слайд 15

Дәресемдә катнашкан барчагызга да бик зур рәхмәт ! Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик. Уңышлар һәм сәламәтлек Сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ 2-х эпизодов: 1. "Встреча Аксиньи с ландышем" по роману М. А. Шолохова "Тихий Дон" (Т.4, ч. 7, гл.1.) 2. Сочинение. Анализ эпизода "Изображение снежного заноса" по роману М.А. Шолохова "Тихий Дон" (Кн.3,ч.6,гл.50).

Раскрыть душевное состояние персонажа через описание картин природы ( по роману М.А.Шолохова "Тихий Дон"). 1. Урок анализа эпизода. 2. Сочинение - анализ эпизода....

Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара хикәясе"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе. Л.Ихсанованың "Ун сумлык маҗара " хикәясенә анализ ясау үрнәге....

Анализ стихотворения А.С. Пушкина "Зимняя дорога. Анализ стихотворения Есенина «Пороша».Сопоставительный анализ стихотворения С.А. Есенина «Пороша» с приведённым стихотворением А.С. Пушкина «Зимняя дорога».

Стихотворение А. С. Пушкина « Зимняя дорога» — одно из замечательных произведений русского поэта. Когда читаешь это стихотворение, невольно представляются унылые и в то же время таинственные рус...

"Ун сумлык маҗара" хикәясенә презентация

"Ун сумлык маҗара" хикәясенә презентация. 4 нче сыйныф. Татар төркеме. Әдәби уку....

Аннотация к рабочей программе по математике (алгебре и началам анализа), 11 класс , профильный уровень; рабочая программа по алгебре и началам анализа профильного уровня 11 класс и рабочая программа по алгебре и началам анализа базового уровня 11 класс

Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (алгебре и началам анализа) Класс: 11 .Уровень изучения учебного материала: профильный.Программа по алгебре и началам анализа для 11 класса составлена на ос...

уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау  Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...

Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хикәясе

Ихсан Әхмәтнең "Ана рәхмәте" хикәясенә нигезләнеп үткәрелгән дәрес планы....