Билгеләү алмашлыклары
план-конспект урока (6 класс) на тему

Рахимуллина Залия Райнуровна

Билгеләү алмашлыклары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_almashlyk.docx20.62 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Тема: Билгеләү алмашлыклары 
Максат: 
1. Алмашлык турында алган белемнәрне кабатлау һәм системага салу; билгеләү алмашлыклары турында мәгълүмат бирү; билгеләү алмашлыкларының үзенчәлекләрен өйрәнү: сан, килеш, тартым белән төрләнеше, җөмләдәге роле; сөйләмдә,текстта табарга өйрәнү; 
2. Балаларның коммуникатив осталыкларын арттыру, анализларга(чагыштыру, гомумиләштерү, аерып күрсәтү), алган белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтү; 
3. Туган илгә, телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыру. 
         Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

  • Хәерле көн, укучылар! Бүген без татар теле дәресен төркемнәргә бүленеп үткәрербез. Сез миңа ярдәм итәрсез, матур җаваплар бирерсез, дип ышанып калам. Иң әүвәл исәнләшик әле. Бүген без Сезнең белән төрле милләтләрнең бер-берсен сәламләвен (испаннар, инглизләр, руслар, татарлар) кулланырбыз.

II. Актуальләштерү:

СЛАЙД

  • Укучылар, игътибар белән тактадагы эпиграфка карагыз әле. Сез аны ничек аңлыйсыз?

III. Төп өлеш:

СЛАЙД

1)Укучылар, тактага игътибар белән карыйк әле. Сез анда төшеп калган сүзләрне куярсыз? (Парларда фикер алышу)

  • Укучылар, нинди сүзләр төшеп калган? Алар нинди сүз төркеменә карый?
  • Чыннан да, шулаймы икән? Тактадагы ребусны чишик әле. Татар телендә кулланыла торган хәрефләрне сызып барыйк.

Һ а ә ң л м җ а ү ш л ы ө к

  • Алмашлык сүзе килеп чыкты.
  • Димәк, укучылар, алмашлыкларның төп вазыйфасы нидән гыйбарәт?

СЛАЙД

Алмашлык

алмаштырып килә

җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч

кабатлаулардан коткара

VI. Яңа теманы өйрәнү. 
1. Теманы ачыклау. 
- Укучылар, без бүген алмашлыкларның 7 төркемчәсе бар икәнен беләбез.Алдагы дәресләрдә без сезнең белән зат алмашлыкларын, сорау алмашлыкларын, күрсәтү алмашлыкларын өйрәндек. Алдагы төркемчәгә күчәр вакыт җитте. Төркемчәнең исемен белер өчен сүзләрнең хәрефләрен куеп чыгыгыз. 
СЛАЙД
Аптыра(п,б)рак Б 
Га(и,й)лә И 
Яшел(л,н)ек Л 
Көрә(г,к)е Г 
Төр(ө,е)нгән Е 
Ямь(л,н)ерәк Л 
Пәрәм(е,ә)ч Ә 
Чә(ү,у,в)кә Ү 

- Нинди сүз килеп чыкты? Дөрес, дәреснең темасы – Билгеләү алмашлыклары. Без бүген татар теле дәресендә нинди билгеләү алмашлыклары булуын, аларның үзенчәлекләрен һәм сөйләмдә кулланылышын өйрәнербез.

Димәк, укучылар бүгенге число һәм теманы дәфтәрләргә язып куябыз.

Билгеләү алмашлыкларын ачыклау өчен тактага язылган мисалларга күз салыйк (слайд)

Алма, чия, груша - һәммәсе дә безнең бакчада үсә.

Безнең сыйныфта барлыгы 30 укучы.

Һәркемгә үз Ватаны кадерле

Дусларымның һәрберсе минем өчен өчен якын.

-Укучылар менә бу төшеп калган алмашлыклар нинди функция башкара икән? Алар ни өчен кирәк?

Кагыйдә чыгарыла.Укыла. Дәреслекнең 184 битендәге кагыйдә укыла.

 Ныгыту

-279-күнегү башкарыла.

-281-күнегү язмача башкарыла.

Видео

-Балалар,бу шигырь нәрсә турында? Автор нәрсә әйтергә тели? Үзегезгә таныш алмашлыкларны табып астына сызыгыз, төркемчәләрен билгеләгез (Фикер алышу) 

Туган тел 
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе 
Җитсен иде һәрбер күңелгә, 
Илләр, сулар тавышы шикелле үк, 
Үзләренең асыл телендә. 
Бу дөньяның төсен, ямен, зәукын 
Кем аркылы, ничек белдем мин? 
Бишектә үк мине өйрәтүчем, 
Туган телем-бәгърем,син ул, син! 
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем 
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен 
Син аңлаттың миңа, туган телем, 
Син өйрәттең миңа һәммәсен. 

-Сте зе класс (Перемешай класс)Өстәлдәге ак кәгазьне бөкләп тараталар. Һәр тамыры кергән билгеләү алмашлыгы уйлап язалар.1 минут вакыт бирелә. Иң ахыргы җаваптан соң сызык куялар. Үзләренә парлар табып җаваплар өстиләр. 1-2 укучының җавабы тыңлана.

-Укучылар , хәзер түгәрәк ясап басабыз. Көйгә матур итеп биибез. Музыка туктагач, мин сезгә сорау бирәм.Сез сорауга җавапны укучылар саны буенча парлашып күрсәтәсез.Кычкырмыйсыз. Киттекме?

1.Алмашлыклар ясалышы ягыннан ничә төрле була? (5)

2.Алмашлык сүзендә ничә иҗек?

3. Һәрнәрсәнең ничәнче килеш соравы?

4. Һәрнәрсә алмашлыгы ничә тамырдан тора?

5. Татар теле кабинате ничәнче катта урнашкан?

Өй эше. Әдәбият дәреслегеннән билгеләү алмашлыгы кергән җөмләләр табып,язып килергә.

Рефлексия.

Укучылар, Сезнең дусларыгыз күп шулай бит?! Ә без дуслар белән бергә кайда яшибез? Ә җир шары нинди? Әйдәгез без дә түгәрәккә басыйк, бер адым алга атлыйк, бер-берегезнең җилкәләрен тоясызмы? Мин Сезгә киләчәктә дусларыгызның җилкәсен тоеп, кирәк чакта үзегез дә дусларыгызга җилкәгезне куярдай кешеләр булырсыз, дип ышанып калам.

  • Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алмашлыклар" 6нчы сыйныф

6нчы татар сыйныфы өчен "Алмашлыклар" темасын гомумиләштереп кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе....

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

Сабан туе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.

6нчы сыйныфта тартым алмашлыгы темасын үтү дәресе....

Презентация "Сорау алмашлыклары"

"Морфология" бүлегендә "Алмашлык төркемчәләре" темасын үткәндә куллану өчен...

"Алмашлыклар" темасын кабатлау

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 4 нче сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

«Алмашлыклар» темасына ачык дәрес

Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?Как скажете о том, что:-Абдулла Алиш - настоящий друг Мусы.-Муса родился в Оренбургской области.-Мама Мусы – Рахима сочинила очень много стихотворений.-Муса с детства л...