Музейларда тарихи хәтер саклана
статья по теме

Рахимуллина Залия Райнуровна

Мәктәптәге музейлар эшчәнлеге турында мәгълүмат тупланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Музейларда тарихи хәтер саклана29.71 КБ

Предварительный просмотр:

Музейларда тарихи хәтер саклана

Вәлиуллина Р.Һ, Рахимуллина З.Р.

«Тарихы барның киләчәге бар» ди халык. Туган як тарихын, төрле чорларда яшәгән кешеләр  тормышын өйрәнү юлы белән патриотик, рухи-әхлакый  тәрбия бирү  хәзерге заманда  зур әһәмияткә ия.

Музей педагогикасының төп максаты – 121нче лицейда урнашкан музейларның күпкырлы эшчәнлегенә тарту аша укучы шәхесенә үсү өчен шартлар тудыру.

Музей педагогикасының бурычлары:

-   танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

- үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

- үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

- милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;

- иҗат итү омтылышы уяту.

121нче лицейда урнашкан музейларның эшчәнлек юнәлешләре:

1. Эзләнү эше, материаллар туплау. Эшнең бу юнәлеше укучыларга тикшеренү эшендә үзләрен күрсәтергә, осталыкларын арттырырга ярдәм итә. Эзләнү өчен укучы кызыксынган теләсә нинди теманы тәкъдим итәргә мөмкин. Эш барышында укучылар кешеләр белән очрашалар, әдәбият өйрәнәләр, хәтта архив материалларыннан файдаланучы укучылар да бар. Мондый эшчәнлек нәтиҗәсендә төрле аудио, видео язмалар барлыкка килә, музей өчен бик кадерле экспонатлар туплана. Эзләнү барышында укучылар өйрәнелә торган вакыйганы тарихи процесслар белән бәйлиләр, аерым шәхесләрнең бу вакыйгалардагы ролен аңларга тырышалар. Тикшеренү эшләре вакытында яшь эзләнүче тормыш белән таныша, әлеге проблемага шәхси мөнәсәбәте аша гражданлык позициясе, рухи кыйммәтләре формалаша.

2. Сыйныфтан тыш чаралар үткәрү, экскурцияләр оештыру. Музейда үткәрелгән сыйныфтан тыш чаралар музей эшчәнлегенә бәя бирүдә төп критерийларның берсе.

3. Шәҗәрәләр төзү юнәлешендәге эшчәнлек. Ата-бабаларыбызның, милләтебезнең үзенчәлекле нәсел тарихы булган шәҗәрәләрне барлау безнең татар халкында киң таралган. Аның бүгенге көндә дә йөзләгән текстлары телдән әйтелеп һәм язма истәлекләр рәвешендә сакланып килә.

Милләтебез язмышында төрле авыр вакыйгалар, зур югалтулар, хәсрәтләр булып узган. Әмма татар халкы үзенең нәсел шәҗәрәләрен онытып юкка чыгармаган. Ул аны бүгенге көндә дә барлый, тулыландыра. Тарихи шартлар туу белән шәҗәрәләргә игътибар арта башлады. Моңа, әлбәттә, милли аң үсү, тарихи әдәбият, шәҗәрәләр турында матбугатта мәгълүматлар басылу да этәргеч булды.

121нче лицейда “Вакыт сынавы аша”, Чыңгыз Айтматовка багышланган “Елдан озын көн”, Л.Н.Толстойга, Габдулла Кариевка, Альберт Әсхәр улы Камалиевка, Советлар Союзы Герое Сабиров Әхтәм Әхтәм улына  багышланган музейлар эшләп килә.

Туган як тарихын, үткәнен мәдәниятен өйрәнү максатыннан “Вакыт сынавы аша...” дигән хәрби дан  музее 2014нче елның 21нче мартында ачылды.  Бу вакыт эчендә музейда 1000нән артык кеше кунак булды: мәктәп укучылары, әти-әниләр, тыл һәм сугыш ветераннары, илнең төрле почмакларыннан килгән кунаклар. Музей 4 экспозициядән тора: Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы, Чечен вакыйгалары, Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы – ветеран. Музей фондында 100 дән артык экспонат тупланган: көндәлек кирәк-яраклар, хатлар, документлар, фотосурәтләр, шәхси әйберләр, сугыш кирәк-яраклары һ.б. Музей эшчәнлеген алып баруда төрле яшьтәге мәктәп  укучылары да катнаша. Музейны тулыландыру эшендә дә мәктәп укучылары, әти-әниләр, мәгариф үзәге укытучылары эзләнү эшләре алып бара.

Мәктәп музее белем бирү учреждениеләре шартларында өстәмә белем бирүнең бер формасы буларак укучыларның эзләнү процессында фәнни танып белү һәм тәрбия кыйммәтләрен үз эченә алган тарих, җәмгыять белеме фәненнән материалны эшкәртү һәм таратуда активлык, иҗадилык, оештыру сәләтен формалаштыра. Мәктәп музее укучыларда гражданлык –патриотик сыйфатлар тәрбияләү, белем дәрәҗәсен киңәйтү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, эзләнү-тикшеренү эшенең иҗади осталыгына ирешүдә танып белүгә булган кысыксыну сәләтен тәрбияли һәм өстәмә белем бирү чаралар ярдәмендә укыту процессын камилләштерү максатына хезмәт итә. Милләт үзенең мәртәбәле шәхесләрен, үлемсез каһарманнарын олылый. Үлемсез шәхесләрне, каһарманнарны олылау ул үз чиратында милләтнең үз үткәненә хөрмәт, милли аңның лаеклы дәрәҗәдә саклануын дәлилли. Музей төрле юнәлештә эшчәнлек алып бара. Беренче юнәлеш музей педагогикасы программасы  булдыруга нигезләнгән.“Вакыт сынавы аша...” дигән проект кысаларында сугышта катнашкан солдатларның якыннарының язмышын өйрәнү программасы тормышка ашырыла. Бу үз чиратында буыннар бәйләнешен ныгыта.

Музей эшчәнлегенең икенче  юнәлеше – музей базасында төрле түгәрәкләр, төрле студияләр булдыру. Мәктәп музее инициативасы белән төрле тематик экскурцияләр, акцияләр үткәрелә: “Хәтер вахтасы”, “Ветеран янәшәдә яши” һ.б., сугышта катнашкан ветераннар белән түгәрәк өстәлләр, “Вакыт безне сайлады” дигән патриотик уен-эстафета һ.б. Мондый эш башкару укучыларда патриотлык хисе тәрбияли, туган як тарихы, халкы белән кызыксыну уята.

Күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга туган төбәкнең үткәнен өйрәнергә; халкыбызның гореф-гадәтләренә, матур традицияләренә ихтирам тәрбияләүдә, тарихның төрле чорларында шәһәребез үсешенә зур хезмәт куйган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында күбрәк белергә ярдәм итәләр. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейдагы сугыш һәм эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, бизәнү- ясану, көнкүреш һ.б. әйберләрне үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, бабаларыбызның, әбиләребезнең тырышлыгына, осталыгына сокланалар.

Музейда экскурция үткәргән вакытта аудио, видео, мультимедиа программалары кулланыла. Электрон ресурсларны куллану электрон каталоглар булдыруны  күзаллап эшләнә. Шул рәвешле күзәтү өчен виртуаль экскурция  эшләнелде. Хәзер музейга килмичә генә дә виртуаль рәвештә музейны күзәтергә мөмкин.

Музей экспонатларын укучылар, мәктәп укытучылары рефератлар, докладлар Бөек Ватан сугышын турында фәнни – эзләнү эше язган вакытта актив кулланалар.

Татар теле һәм әдәбияты, тарих, инглиз теле укытучылары музей материаллары ярдәмендә Бөек Ватан сугышына багышланган ачык дәресләр, лекцияләр үткәрә. Музейда  Бөек Ватан сугышына багышланган видеофильм карау, сугыш чоры җырларын тыңлау өчен мөмкинлекләр тудырылган. Шулай ук сугышта катнашкан тыл һәм сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрелә, истәлекләр барлана.

Илебез бәйсезлеге өчен яу кырында каһарманнарча сугышкан якташларыбыз турындагы фактлар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Укучыларга дәһшәтле сугыш елларында әби-бабайлары, туганнарының ни белән шөгыльләнүе, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре хакында материаллар җыярга кушыла. Нәкъ менә шундый гыйбрәтле ядкарьләр ярдәмендә бала күңелендә туган якны, аның гүзәл кешеләрен хөрмәт итү, ярату хисе тәрбияләнә.

2014-2015нче уку елында хәрби дан музее шәһәр күләмендә уздырылган бәйгедә җиңү яулады.

2013нче елның декабрендә халык язучысы Чыңгыз Айтматовка 85 ел тулды. Шул уңайдан 2013нче елның октябрендә мәгариф үзәгендә  “Гасырдан озын көн...” дип исемләнгән музей ачылды. Язучының әнисе ягыннан тамырлары  Татарстан Республикасы Кукмара районына барып тоташа. Музейга экспонатлар Чыңгыз Атматовның туган ягы – Кыргызстаннан кайтарыла.  

2013нче елның 23нче октябрендә Чыңгыз Айтматов исемендәге музей рәсми төстә ачылды. Музей ачылышына язучының туган ягы Кыргызстаннан кунаклар да килгән иде. Алар арасында язучының апасы Роза Айтматова, Кыргызстан посолы – Джунусов  Болот Тологонович, мәдәният,мәгълүмати һәм туризм министры – Раев султан Акимович һәм кинорежиссер Болотбек Шамшиев игътибарга лаек. Мәктәп укучылары музей буенча экскурция үткәрде, кунакларның сорауларына җавап бирде. Музей ачылышыннан соң биредә дәресләр үткәрү, Чыңгыз Айтматовның әсәрләрен анализлау, фикер алышу матур традициягә  әверелде.

Музейга мәгълүмат туплаучы балаларның Кыргызстанда укучы балалар белән аралашу теләге туды. Шул рәвешле 2013нче елның декабрь аенда Халыкара Татарстан  - Кыргызстан арасында видеоконференция уздырылды. Биредә язучының туганнары, фән эшлеклеләре катнашты.  Конференция барышында укучылар Ч.Айтматовның иҗаты белән якыннан таныша, кызыксындырган сорауларга җавап таба һәм җырлар тыңлый алдылар.

121нче лицей Габдулла Кариев һәм Альберт Камалиев урамы киселешендә урнашкан. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты кабинетының милли – мәдәни аспектта эш алып баруы үзен аклый. 2015нче елның гыйнвар аенда татар теле һәм әдәбияты кабинетында татар театрының атасы – Габдулла Кариев исемендәге кабинет музее ачылды. Кабинетка экспонатлар туплауда Габдулла Кариев исемендәге театр хезмәткәрләре дә зур өлеш керттеләр. Кабинет музеенда театр тарихы турында язмалар, фотосурәтләр, экспонатлар, стендлар урын алган. Биредә балаларга театр тарихын өйрәтү, эзләнү эшләре алып бару,  дәресләр үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Музейда сәнгать әһелләре, язучылар белән очрашулар үткәрелә.

Әдәбият елы алдыннан Л.Н.Толстойга багышланган музей ачылды. Биредә Толстой нәселенең Казан губернасының сәяси, мәдәни, җәягыяви тормышына керткән роле ачык чагыла. Стендларда Толстойның  Казанда яшәгән, Казан  университетында укыган чоры, иҗаты, әсәрләреннән алынган  канатлы сүзләр ярдәмендә  дөньяны ни рәвешле танып белүе сурәтләнә. Шулай ук Толстой калдырган васыятькә нигезләнеп  балалар белән эшләүнең яңа методлары һәм формалары эзләнелә.

Музейда төрле юнәлештә эш алып барыла. Беренче юнәлеш музей педагогик программасы булдыруга юнәлдерелгән. Программаның иң мөһим өлеше Толстойның иҗатына, аның эзләнүләренә багышланган. Музейда төрле ачык дәресләр, лекцияләр, экскурцияләр үткәрү матур традициягә әверелде. Бу рәвешле эш алып бару балаларда Толстой иҗатына, әдәбияткә, мәдәнияткә ихтирам хисләре тәрбияләүдә ярдәм итә, дәрес темасын истә калдыруда булыша. Музейның эшчәнлегенең икенче юнәлеше – югары сыйныф укучылары белән берлектә булдырылган студия. Бу үз чиратында балаларга иҗади сәләтен ачарга ярдәм итә. Студиягә йөрүче балалар белән берлектә Толстойның Казанга килүе турында бик кызыклы фильм төшерделәр. Фильм 2015нче елда КФУ үткәрелгән Халыкара Толстой фестивале кысаларында җиңүче дип табылды.

Җиңүгә 70 ел тулу уңае белән 2015нче елда 121нче лицейда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов музее ачылды. Музейда геройның шәхси әйберләре һәм фотографияләре, сугыш еллары документлары урнаштырылды. Легендар татарстанлының бүләкләреннән торган махсус муляж да әзерләнде. Экспонатларны җыюда укучылар һәм педагоглар, шулай ук герой белән шәхси таныш булган кешеләр катнашты.

2016нчы елның 24нче мартында лицейда Казан шәһәренең почетлы гражданины Альберт Әсхәр улы Камалеев исемендәге музей ачылды. Альберт Әсхәр улы җәмәгать эшлеклесе, Совет районы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Музейда ул Совет районы белән идарә иткән чордагы истәлекле фотосурәтләр, шәхси әйберләр, күпсанлы мактау кәгазьләре саклана. Шулай ук музейда Альберт Әсхәр улы җитәкчелек иткән чорда төзелгән объектларның макеты да булдырылды.

Музейларда тарихи хәтер саклана. Монда укучы белем алып кына калмый, еллар дәвамында тупланган тарихи тәҗрибәне өйрәнә. Мәктәп музейлары туган йортка, гаиләгә, Ватанга, өлкәннәргә ихтирам хисе, батырлыкка омтылыш тәрбияли, намуслы вөҗданлы булырга өйрәтә.

Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен күздә тотып, Р.Фәхреддин «Ватан һәм милләт» дигән үгет-нәсыйхәтендә: «…Ватан өчен көчегезне кызганмагыз. Ата-вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне «җаныгызга бәхет дип белегез!» – дигән. Ә милләткә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү нәкъ менә мәктәптән башлана. Бу эшнең үзәгендә музейлар торса, эшнең нәтиҗәле булуы бәхәссез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

Элективный курс "Экологическое состояние Саклов-Башского сельского поселения""

В содержании программы  предусмотрена реальная практическая деятельность обучающихся по экологической оценке окружающей среды, предоставляющая широкие возможности для саморазвития учащихся, выпол...

Изучение животных Сармановского района, занесенных в Красную книгу села Саклов-Баш, проектной технологией.

При изучении экологической тропы мы заметили, что по всей протяженности нам встречались животные. Нет слов, что животный мир очень скудный, тем более в нашей местности мало площадей лесов, в осн...

Урок" Табигатьне өйрән һәм сакла!"

Урок татарского языка 7 класс(русская группа)...

"Сакла" проекты

laquo;Сакла» проекты юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча уникаль интерактив балалар мохитен төзүгә юнәлдерелгән....