Шарт фигыль Валиева Альбина студент
план-конспект урока (5 класс) по теме

Ахметшина Лилия Магфуровна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shart_figyl.docx25.88 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАРИСТИКА ҺӘМ ТЮРКОЛОГИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ

Казан шәһәре Совет районы “121 нче лицей” Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

ТЕМА:

Шарт фигыльнең III затта барлык һәм юклык формасы.

 5 А сыйныф.

5 нче курсның 10.2-204 төркем                                                         А. З. Вәлиева

студенты

“ ___” ________ 2016 ел                                                                  

Укытучы:                                                                                      Л. М. Әхмәтшина

КАЗАН – 2016

Тема: Шарт фигыльнең III затта барлык һәм юклык формасы

Максатлар:

1) шарт фигыльләр турында белемнәрне ныгыту,  зат-сан белән төрләндерергә өйрәтү, III затта барлык һәм юклык формаларын өйрәтү;

2) укучыларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету;

3) халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы балаларның игътибарын тирә-як мохиткә, табигать күренешләренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү.

Принциплар:

  1. Дидактик принциплар:

а) фәннилек

б) эзлеклелек

в) теория белән практика берлеге

  1. Методик принциплар: коммуникатив
  2. Лингвистик принциплар: функциональ, бүлекара бәйләнеш (орфография + лексикология)

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү ысулы

Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, таблица белән эшләү, әңгәмә

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе

Җиһазлау: презентация, компьютер, мультимедия проекторы, дәреслек

Файдаланылган әдәбият:

  1. Татар теле/ Р. Р. Нигъматуллина. – Казан: 2014. – 159 б.

Дәрес этаплары:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне  оештыру.

Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү.

2. Әңгәмә.

Интерактив тактадагы сүзләр буенча әңгәмә.

  • Укучылар, әйдәгез интерактив тактадагы сүзләрне укыйк һәм тәрҗемә итик.
  • Икенче баганадагы сүзләр ничек аерыла?

3. Уку мәсьәләсе кую.

1. Таблица белән эшләү.

2. Дәреслектә кагыйдәне  уку.

3. Нәтиҗәләр.

Шарт фигыль турында нәтиҗәләр.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Дәреслек белән эш (219, 221 нче күнегүләр)
  2. Перфокарталар белән эшләү.

III. Рефлексив бәяләү

  1. Йомгак.
  2. Дәрескә үзбәя.
  3. Өй эше (кагыйдәне укып килергә, 223 нче күнегү)
  4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Дәрес конспекты:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне  оештыру.

– Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез, кәефләрегез ничек? Әйдәгез, барыбыз да тынычландык, бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез беләсезме, галимнәр чын күңелдән елмаюны гомерне озынайта диләр. Ә хәзер уң якка борылабыз һәм бер-беребезгә  уңышлы көннәр телибез һәм сул якка борылабыз, шулай ук бер-беребезгә  уңышлы көннәр телибез. Бүген дәрестә бик тырышып эшләрсез, дип өметләнәм. Утырыгыз, укучылар. (кояш рәсеме слайдта).

2. Актуальләштерү

1.Өй эшен тикшерү.

– Укучылар, әйдәгез искә төшерик. Үткән дәрестә нинди өй эше бирелгән иде? Зөләйха, искә төшереп китмәссең микән? Әйе, дөрес. Өйдә 76 нчы биттәге шигырьне ятлап килергә иде. Әйдәгез, тикшерик.

2.Әңгәмә.

Барам-барсам

Кайтам-кайтсам

Уйлыйм-уйласам

Укыйм-укысам

Йоклыйм-йокласам

– Укучылар, әйдәгез интерактив тактадагы сүзләрне укыйк һәм тәрҗемә итик.

– Икенче баганадагы сүзләр ничек аерыла?

– Алар нәрсә белдерә? (шарт-условие). Аларга нинди кушымчалар ялганган? (-са, -сә)

3. Уку мәсьәләсе кую.

1. Таблица белән эшләү.

Укучылар, игътибарыгызны интерактив тактага юнәлтегез.

кем?

кем?

кем?

 1

2

3

 мин

син

ул

Гүзәл

Марат

кемдер

яшим — яшәсәм

яшисең – яшәсәң

яши – яшәсә

торам — торсам

торасың – торсаң

тора – торса

живу — если буду жить

живешь – если будешь жить

живет – если будет жить

кем?

кем?

кем?

 1

2

3

 без

сез

алар

балалар

укучылар

кемнәрдер

яшибез — яшәсәк

яшисез – яшәсәгез

яшиләр – яшәсәләр

торабыз — торсак

торасыз – торсагыз

торалар – торсалар

живем — если будем жить

живете – если будете жить

живут – если будут жить

  • Хәзер шушы сүзләрне кертеп җөмләләр төзегез.

2.Дәреслектә кагыйдәне уку.        

Укучылар, дата һәм теманы язып куябыз.

  • Дәреслекләрегезне ачыгыз. 77 нче биттәге кагыйдәне табыгыз һәм игътибар белән укыгыз. Шуннан соң әңгәмәбезне дәвам итәрбез.
  • Укучылар, сез фигыльләрнең барлык һәм юклык формасын беләсез. Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формасы ничек ясала икән, әйдәгез, карап китик.

чыкса

тамса

үссә

янса

килсә

чыкмаса

таммаса

үсмәсә

янмаса

килмәсә

3.Нәтиҗәләр.

 Укучылар, ничек аңладыгыз, нәрсә ул шарт фигыль?

Укучылар, сез шарт фигыльләрне сөйләгәндә еш кулланасызмы? Без аларны бик еш сынамышларда очратабыз (приметы)

Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.

Елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

  • Сынамышлар нәрсә турында хәбәр итәләр? Алар ни өчен кирәк дип саныйсыз?

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Дәреслек белән эш.

219. (телдән) Китаптагы рәсемгә карагыз. Рәсемдә нәрсә күрәсез? Укытучы нишли? Балалар нишли?

221. (язмача) Тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

Урманнарны кис..ң, сулар һава калмас. Гөлләргә су сип....ң, шиңәрләр. Спорт ярат..ң, сәламәт булырсың.

 2. Иҗади эш (шарт  фигыльләрне кертеп, 5-6 җөмлә төзеп язарга)

3. Перфокарталар белән эшләү.

– Мин сезгә сынамышлар укыйм. Әгәр дә сез сынамышларда шарт фигыль ишетәсез икән, перфокартага билгеләп барыгыз.

III. Рефлексив бәяләү

  1. Йомгак.

– Укучылар, без бүген дәрестә нинди яңа теманы өйрәндек? Нәрсә ул шарт фигыль? 

  1. Билгеләр кую
  2. Өй эше (104 нче биттә кагыйдәне укырга, 223 нче күнегү, 106 нче бит).
  3. Алдагы дәрескә проблема кую.

–  Укучылар, алдагы дәрестә без сезнең белән бу теманы өйрәнүне дәвам итәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шарт фигыль"-дәрес эшкәртмәсе

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

"Шарт фигыль"-презентация

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Мастер-класс "Шарт фигыль" рус төркеме

Мастер-класс для русскоязычной аудитории...

Шарт фигыль

Дәрес планы, сингапур системасыннан укыту структуралары кулланып, традицион технологиянең төрле эш төрләренә нигезләнеп төзелде. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып барыла. Дәрестә кулланган эш төрләр...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...