“Әниеңне тап!”
учебно-методическое пособие на тему

Арсланова Венера Мударисовна

 Балалар бакчаларында 1нче бәләкәчләр төркемендә үткәрелә торган  бәйрәм сценарийы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nienne_tap.docx16.45 КБ

Предварительный просмотр:

“Әниеңне тап!”

Балалар бакчаларында 1нче бәләкәчләр төркемендә үткәрелә торган

бәйрәм сценарийы

Авторы: Венера Арсланова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Залның бер почмагында өстенә яшел тукыма ябылган өстәл тора. Өстәл өстенә “Әниләр һәм балалар” уенчык-җыелмасы яки картоннан киселгән фигуралар (түгәрәккә тезелгән үрдәк, тавык, каз, песи, эт һәм таратып куелган аларның балалары) куелган. Иртәлек башланыр алдыннан балалар тәрбиячеләр белән бергә бу уен әсбапларын карый, аларның исемнәрен атап чыга.

Алып баручы:

Менә яз килде кабат,

Кояш тора ялтырап.

Алып чыкты урамга

Әниләр бәбиләрен.

Тавыккай – чебешләрен,

Ана каз да, үрдәк тә

Иярткән бәбкәләрен.

Эт иярткән көчеген,

Ә песи песикәен.

Әниләрнең түгәрәккә

Утыруын көткәннәр

Һәм балалар тирә-юньгә

Таралышып беткәннәр.

(Кошларның һәм хайваннарның тавышларын чыгарып, нәниләр зал буйлап төрле якка йөгерә.)

Алып баручы:

Чебешләр чыелдыйлар.

Балалар:

Чи-чи-чи...

Алып баручы:

Үрдәкләр бакылдыйлар.

Балалар:

Бак-бак-бак...

Алып баручы:

Казлар каңгылдыйлар.

Балалар:

Га-га-га...

Алып баручы:

Песиләр мияулыйлар.

Балалар:

Мияу-мияу...

Алып баручы:

Көчекләр өрәләр

Балалар:

Ау-ау-ау...

(Балалар урындыкларга утырышалар)

Алып баручы:

Нәниләрне табарга да

Бер урынга җыярга.

(Өстәлдән тавыкны ала)

Чебешләрен эзләгәндә

“Ко-ко-ко” дип чакыра.

“Ерак китми, таралышмый

Йөрегез”, - ди аптырап.

Тавык шулай кыткылдап.

(Балалар А.Филиппенко музыкасы, Т. Волгина сүзләренә “Вышла курочка гулять” биюен башкара).

Алып баручы (бер кызга эндәшә):

Йә ле, Гөлназ, чебешне табып тавык янына куй әле.

(Кыз бала тәрбияченең бу биремен үти. Артабан да һәр номер саен нәниләр балаларын әнисе янына эзләп куя).

“Бак-бак-бак” дип өтәләнеп

Үрдәк эзли баласын.

Кая китеп, ни тарафка

Син шулай югаласың?

(Балалар “Үрдәкләр” биюен башкара).

Бәбкәләрен каз ана да

“Га-га-га” дип чакыра.

Ерак китеп таралышмаң,

Килегез, ди, каршыма.

(Балалар “Два гуся” халык җырын башкара).

Песинең дә балалары

Чакырганга мыяулап.

Йөгерешеп киләләрдер

Без монда дип, уяулар.

(“Без песи балалары” дип аталган уен уйнала).

Ана этнең “Ау-ау” дигән

Ишетелә тавышы.

Көчекләре чакырганга

Чабып килә ярышып.

(Балалар бергәләшеп “Ала каргалар” җырын башкара. Җыр азагында тәрбияче өстәлдән уенчык эт алып “Ау-ау-ау! Эт безнең кошларны куркытты” дип әйтә. Нәниләр моны ишетү белән йөгерешеп китеп урындыкларына барып утыра).

Алып баручы:

Әтәч килгән, әтәч килгән

Балаларны санарга.

Ки-ке-ри-күк!

Ки-ке-ри-күк!

Ярамый югалырга!

Ярамый югалырга!

(Балалар “Әнә әтәч килә” дигән җырга уйныйлар).

Барысы бергә:

Балалар әни янында

Булсыннар, булсыннар!

Әниләрнең кочагында

Иркәләнеп, яратылып

Торсыннар, торсыннар!