6нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (6 класс) по теме

       Эш программасы Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программага (5 – 9 нчы сыйныфлар, Төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова.-Казан 2013) нигезләнеп  төзелде.6 нчы сыйныфның укыту планында татар телен  укытуга атнасына4 сәгать вакыт каралган.  (барлыгы 140 дәрес).

Дәреслек:Татар теле 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ю. Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов.- Казан, Мәгариф, 2014.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_tatar_tele.docx77.92 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды                                                                                          Килешенде                                                                  Раслыйм

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының                          Уку-укыту эшләре буенча                                       Мәктәп директоры                        

          методик берләшмәсе җитәкчесе                                                 директор урынбасары                                              

__________ Рамазанова Р.Н.                                                                                                                                               ________ Г.Т.Сабирзянова

Беркетмә № 1                                                                                  __________  Г.Т.Исмагилова                                   Боерык № 71

25нче  август   2017нче ел                                                            28нче август  2017нче ел                                           28нче август  2017нче ел            

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Сарман районының  муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе” филиалы

“Каташ-Каран төп гомуми белем бирү” мәктәбе

 Кәримова Резедә Рәшит кызы

Татар теле, 6нчы сыйныф

                                                                                                                                                                                                Педсовет утырышында каралды

                            Беркетмә №1,   28нче август 2017нче ел

2017-2018нче уку  елы

АННОТАЦИЯ

       Эш программасы Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программага (5 – 9 нчы сыйныфлар, Төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова.-Казан 2013) нигезләнеп  төзелде. 6 нчы сыйныфның укыту планында татар телен  укытуга атнасына 4 сәгать вакыт каралган.  (барлыгы 140 дәрес).

Дәреслек: Татар теле 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ю. Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов.- Казан, Мәгариф, 2014.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Федераль законы (№273, 12.12.2012 ел).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (№68, 22.07.2013 ел):

           - 7нче маддә – Татарстан Республикасында уку-укытуның үсеш программалары,

           - 8нче маддә – уку-укыту теле.

3. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.

4. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар). Төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова.-Казан 2013.

5. Сарман  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “ Сарман урта  гомуми белем бирү  мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына укыту планы.

6.“Сарман урта гомумбелем бирү” мәктәбенең  “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”  турындагы нигезләмәсе.

Укыту планында 6 нче сыйныфта татар телен өйрәнүгә атнага 4 сәгать вакыт исәбеннән, 1 дәрес киңәйтеп өйрәнүгә бирелү сәбәпле, эш программасында уку елы дәвамында 140 дәрес үткәрү планлаштырыла.

     Искәрмә: “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү бюджет учреждениесенең “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”гы 29 нчы август, 2016 нчы елда педсоветта каралган (беркетмә №1) һәм мәктәп директоры тарафыннан  2016 нчы елның 31 нче августынды чыккан 110 нчы санлы приказы белән расланган нигезләмәсенең 5нче пунктына таянып, дәресләр бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, 6 нчы сыйныфта дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә программа үтәлә.

Гомуми төп белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында  ана теленнән белем бирүнең  максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә  өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви  максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда  гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнеңтөп грамматик чараларынсөйләмпроцессындакулланугаирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теленормаларынһәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларнытиешенчәкуллана белүгә өйрәтү;  

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлашабелү;

●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы кулану күнекмәләрен камилләштерү.

6 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

Гомуми төп һәм урта белем бирүмәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында  ана теле предметын өйрәтү тел берәмлекләрен таный, аңлый һәм анализлый белү күнекмәләре белән бергә, сөйләм культурасын үстерүне, төрле типтагы һәм жанрдагы мәгълүматны үзләштерүне, аларны, сөйләм ситуациясенә һәм төренә карап, дөрес, төгәл итеп башкаларга җиткерә алуны, татар теленең әдәби һәм сөйләм әдәбе нормаларын күз алдында тота.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи  һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;
  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;
  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;
  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;
  • иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү,  хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;
  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен  аңлау;
  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының,  ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен  аңлау;
  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;
  • телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес

кулланырга өйрәнү;

  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү;
  • телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

Предметара нәтиҗәләре:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәгетәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;
  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;
  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;
  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;
  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү; сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә  өйрәтү;
  • әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.

Темалар

Сәгать саны

Татар әдәби теле.

1

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. Җөмлә кисәкләре. Ясалышы ягыннан сүз төрләре. Морфология

5

Исем. Исемнәрнең мәгънә төркемчәләре

2

Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше

3

Б.С.Ү.Белдерү  язу

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

2

Исемнәрнең ясалышы

1

Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

2

Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы. Барлык-юклык төре.

1

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

2

Фигыльюнәлешләре

2

Фигыль төркемчәләре турында төшенчә.  Боерык фигыль,  аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше.

2

Боерык фигыль.

2

Теләк фигыль.

2

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше.

2

Үткән заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәләре , формалары һәм зат-сан белән төрләнеше

2

Киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше, дөрес язылышы

2

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм җөмләдә куллланылышы.

1

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, сыйфат һәм фигыль уртаклыгы.

1

Сыйфат фигыльнең заман формалары, аларның хикәя фигыль белән уртаклыгы

3

Хәл фигыль, аның мәгънәсе, төрләре, җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы.

2

Исем фигыль, аның мәгънәсе, исемгә әйләнүе.

2

Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы

2

Ярдәмче фигыльләр һәм аларның җөмләдә кулланылыш.

1

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе.

2

Фигыльләрнеңясалышягыннантөрләре.

2

Фигыльнеңҗөмләдәкулланылышы

2

Фигыльнегомумиләштерепкабатлау, аларга морфологик анализ ясау.

3

Сыйфат турында төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар

2

Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы

2

Сыйфатларның ясалышы һәм сыйфат ясагыч кушымчалар.

2

Сыйфатларныгомумиләштерепкабатлау, аларгаморфологик анализ ясау

2

Рәвеш турында гомуми төшенчә,.рәвеш төркемчәләре

2

Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы

2

Рәвеш дәрәҗәләре

1

Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы.

2

Рәвешне гомумиләштереп кабатлау,аларга морфологик анализ ясау

2

Сан турында гомуми төшенчә. Гарәп һәм рим цифрлары.

2

Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

1

Сан төркемчәләре, аларның мәгънәләре һәм кулланылышы.

2

Саннарныгомумиләштерепкабатлау, аларгаморфологик анализ ясау.

2

Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлык төркемчәләре.

2

Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше

1

Аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә. Аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләр. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ

2

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә. Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү.

2

Бәйлек турында төшенчә

1

Бәйлекләрнең төркемчәләре.

2

Бәйлек сүзләр, аларның кулланылу үзенчәлекләре.

2

Теркәгеч турында гомуми төшенчә.

1

Теркәгечләрнең төркемчәләре

2

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

2

Модаль сүз төркеме турында төшенчә.

1

Кисәкчә турында төшенчә.

1

Кисәкчәләрнең төркемчәләре

2

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

2

 Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә,  аларның мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылу үзенчәлекләре.

2

Ымлыклар турында гомуми төшенчә. Ымлыкларның дөрес язылышы, алар янында тыныш билгеләре

2

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4

Язма эшләр. Диктант.  Изложение. Сочинение. Эш кәгазе. Сочинение, изложениене тикшерү, анализлау.

30

Календарь - тематик план

Дәрес темасы

Уку эшчәнлегенең төрләре

Үткәрү вакыты

План

Факт.

1

Татар әдәби теле.

Кереш сүз, әңгәмә. Сораулар буенча төркемнәрдә эш.

4.09

2

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. Җөмлә кисәкләре

Күнегүләр эшләү.Сүз төркемнәрен кабатлау. Җөмлә кисәкләрен кабатлау

5.09

3-5

Ясалышы ягыннан сүз төрләре

Сүзләрне морфемик яктан тикшерү

7.09

8.09

11.09

6

Морфология

Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен искә төшерү.

12.09

7

Тикшерү диктанты №1 “Кичке учак”

тикшерү диктантын язу

14.09

8

Хаталарны төзәтү эше

Хаталарны төзәтү эшен эәләү

15.09

9-10

Җәйге хатирәләр (сочинение)

Язма сөйләм оештыру.

18.09

19.09

11-12

Исем. Исемнәрнең мәгънә төркемчәләре

Грамматик күнегүләр үтәп, сүз төркеме буларак исем, аның сорауларын, мәгънәсен, ике төркемчәсе булуын үзләштерү. Берлек һәм күплек санда исемнәрне кулллану үзенчәлекләрен билгеләү.

21.09

22.09

13-15

Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше

Исемнәрне килешләрдә төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен барлау.

25.09

26.09

28.09

16

Б.С.Ү.Белдерү  язу

Белдерү  язу

29.09

17

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Исемнәрне тартым белән төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен билгеләү.

2.10

18-19

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, тартымсыз исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге аерманы табу.

3.10

5.10

20

Исемнәрнең ясалышы

Тамыр, кушма, парлы, тезмә һәм кыскартылма исемнәрнең дөрес язылышын хәтердә ныгыту

6.10

21-22

Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

Исемнәрне җөмләдә кайсы җөмлә кисәге булу үзенчәлекләрен билгеләү. Исемнәргә морфологик анализ ясау. Тест эшләү

9.10

10.10

23-24

“Исем” темасын ныгыту буенча күрмә изложение (59 нчы күнегү)

Текстка таянып, эчтәлеген язмача бирү

12.10

13.10

25

Хаталарны төзәтү эше

Хаталар өстендә эш башкару. 

16.10

26

Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы. Барлык-юклык төре.

Әңгәмә элементлары белән укытучы сөйләвен үзләштерү.

17.10

27-28

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Зат-сан категориясен үзләштерү. Фигыльләрне схематик рәвештә затланышлы һәм затланышсыз төркемнәргә бүлү, зат алмашлыкларын искә төшерү.

19.10

20.10

29-30

Фигыль юнәлешләре

Фигыль юнәлешләренең грамматик күрсәткечләрен һәм мәгънәсен схематик рәвештә үзләштерү.

23.10

24.10

31-32

Фигыль төркемчәләре турында төшенчә.  Боерык фигыль,  аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше.

Грамматик биремнәр ярдәмендә боерык фигыль формасын ясалышын өйрәнү

26.10

27.10

33-34

Боерык фигыль.

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндереп, бу сүз төркеменең 1 нче затта кулланылмау үзенчәлеген табу, басымны дөрес итеп куярга өйрәнү.

6.11

7.11

35-36

Теләк фигыль.

Теләк фигыльнең ясалыш үзенчәлеген җөмләләр аша өйрәнү

9.11

10.11

37-38

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше.

Грамматик биремнәр ярдәмендә хәзерге заман хикәя фигыль формасын ясалышын өйрәнү.

13.11

14.11

39-40

Үткән заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәләре , формалары һәм зат-сан белән төрләнеше

Грамматик биремнәр ярдәмендә үткән заман хикәя фигыльнең билгеле һәм билгесез формалары ясалышын үзләштерү.

16.11

17.11

41-42

Киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше, дөрес язылышы

Грамматик биремнәр ярдәмендә киләчәк заманның хик.фигыльнең билгеле һәм билгесез формалары ясалышын үзләштерү.

20.11

21.11

43

Диктант №2  “Кырмыскалар”

Диктант язу.

23.11

44

Хаталарны төзәтү  эше

Хаталарны төзәтү  эшен башкару

24.11

45

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм җөмләдә куллланылышы.

Шарт фигыль ясалышын үзләштерү.

27.11

46

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, сыйфат һәм фигыль уртаклыгы.

Затланышлы фигыль буенча алган белемнәргә таянып, затланышсыз фигыльләрнең үзенчәлекләрен табу.Сыйфат фигыльне үзләштерү.

28.11

47-48

Инша

Тасвирлау характерындагы инша язу.

30.11

1.12

49-51

Сыйфат фигыльнең заман формалары, аларның хикәя фигыль белән уртаклыгы

Сыйфат фигыльнең заман формалары ясалышын үзләштерү, хикәя фигыль белән уртаклыгын табу

4.12

5.12

7.12

52-53

Хәл фигыль, аның мәгънәсе, төрләре, җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы.

Хәл фигыльнең ясалышын һәм үзенчәлекләрен грамматик биремнәр ярдәмендә үзләштерү.

8.12

11.12

54-55

Исем фигыль, аның мәгънәсе, исемгә әйләнүе.

Грамматик биремнәр ярдәмендә исем фигыль ясалышын һәм мәгънәсен үзләштерү.

12.12

14.12

56-57

Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы

Грамматик биремнәр үтәп, инфинитив ясалышын һәм кулланылышын үзләштерү.

15.12

18.12

58

Ярдәмче фигыльләр һәм аларның җөмләдә кулланылышы

Ярдәмче фигыльләр исемлеген булдыру, алар белән җөмләләр төзү.

19.12

59-60

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе.

Ярдәмче фигыль ролендә йөрүче мөстәкыйль фигыльләр исемлеген булды Фигыльләрне урынлы куллана ру, мисаллар өстендә эшләү.

21.12

22.12

61

Контроль диктант.

Контроль диктант язу

8.01

62

Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре.

Фигыльләрнең ясалышын тикшерү.

9.01

63

Фигыльнең җөмләдә кулланылышы

Фигыльләрнең җөмләдәге вазифаларын тикшерү.

11.01

64-68

Фигыльне гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау.

Фигыль буенча алган белемнәрне бер системага салып кабатлау.

12.01

15.01

16.01

18.01

19.01

69-70

Изложение.

Изложение язу

22.01

23.01

71

Хаталарны төзәтү эше

Хаталарны төзәтү эше эшләү

25.01

72-73

Сыйфат турында төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар

Грамматик күнегүләр үтәп, сүз төркеме буларак сыйфат сүз төркемен, аның сорауларын, асылын һәм ул ияргән исемне билгеләү.

26.01

29.01

74-75

Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы

Сыйфатларның исемләшү үзенчәлеген күзәтү һәм җөмләдә кулланылу үзлекләрен барлау

30.01

01.02

76-77

Сыйфатларның ясалышы һәм сыйфат ясагыч кушымчалар.

Сыйфат ясалышын тикшерү.

2.02

5.02

78-79

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау

Сыйфат сүз төркеменең ясалышын тикшерү, тулы морфологик анализ ясау.

6.02

8.02

80

Контроль диктант

Контроль диктант язу

9.02

81

Хаталарны төзәтү эше

Хаталарны төзәтү эшен эшләү

12.02

82-83

Рәвеш турында гомуми төшенчә, рәвеш төркемчәләре

Сыйфат сүз төркеме белән чагыштырып рәвешнең үзлекле якларын билгеләү.

13.02

15.02

84-85

Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы

Сүз ясалышына таянып, рәвешнең ясалышын тикшерү, дөрес язылышын үзләштерү.

16.02

19.02

86

Рәвеш дәрәҗәләре

Сорау куеп, рәвешнең мәгънәви төркемчәләрен барлау.

20.02

87-88

Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы.

Рәвешнең ясалышын тикшерү

22.02

23.02

89-90

Рәвешне гомумиләштереп кабатлау,аларга морфологик анализ ясау

Рәвешләргә тулы морфологик анализ ясау.

26.02

27.02

91-92

Контроль изложение.

Контроль изложение язу

1.03

2.03

93

Хаталарны төзәтү эше

Хаталарны төзәтү эшен эшләү

5.03

94-95

Сан турында гомуми төшенчә. Гарәп һәм рим цифрлары.

Грамматик күнегүләр ярдәмендә сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү.

6.03

8.03

96

Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Сан төркемчәләренең ясалышын һәм дөрес язылышын үзләштерү.

9.03

97-98

Сан төркемчәләре, аларның мәгънәләре һәм кулланылышы.

Хаталар өстендә эшләү. Сан төркемчәләренең асылын тикшерү.

12.03

13.03

99-100

Саннарны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау.

Санның ясалышын тикшерү, санга тулы морфологик анализ ясау.

15.03

16.03

101

Диктант.

Диктант язу

19.03

102

Хаталарны  төзәтү эше

Хаталарны  төзәтү эшен эшләү

20.03

103-104

Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлык төркемчәләре.

Грамматик биремнәр ярдәмендә алмашлык сүз төркеменең кайсы сүз төркемнәрен алмаштырып килә алу мөмкинлекләрен барлау. Зат алмашлыкларын барлау.

22.03

23.03

105

Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү.

5.04

106-107

Инша

Инша язу

6.04

9.04

108

Хаталарны төзәтү эше

Хаталарны төзәтү эшен эшләү

10.04

109-110

Аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә. Аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләр. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ

Аваз ияртемнәру турында әңгәмә элементлары белән укытучы сөйләвен үзләштерү.

12.04

13.04

111-112

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә. Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү.

Хәбәрлек сүзләрне барлау,  морфологик анализ ясау

16.04

17.04

113

Бәйлек турында төшенчә

Татар телендәге бәйлекләрне барлау, алар белән җөмләләр төзү.

19.04

114-115

Бәйлекләрнең төркемчәләре.

Бәйлек төркемчәләрен үзләштерү, аларны сөйләмдә куллану

20.04

23.04

116-117

Бәйлек сүзләр, аларның кулланылу үзенчәлекләре.

Бәйлекләргә тулы морфологик анализ ясау.

24.04

26.04

118

Теркәгеч турында гомуми төшенчә.

Теркәгечләрнең үзлекле якларын табу, бәйлекләрдән аермалылыгын билгеләү, төрләрен үзләштерү.

27.04

119-120

Теркәгечләрнең төркемчәләре

Теркәгеч төркемчәләрен барлау, аларны сөйләмгә кертү.

30.04

1.05

121-122

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

Теркәгечләрнең язылышы буенча кагыйдәләр үзләштерү.

3.05

4.05

123

Модаль сүз төркеме турында төшенчә.

Модаль сүз төркемнәрен җөмләдә куллану

7.05

124

Кисәкчә турында төшенчә.

Кисәкчәләрнең мәгънәләрен ачыклау өстендә эшләү.

8.05

125-126

Кисәкчәләрнең төркемчәләре

Кисәкчәләрнең төркемчәләрен үзләштерү.

10.05

11.05

127-128

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы буенча кагыйдәләр үзләштерү.

14.05

15.05

129-130

Изложение

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап, эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

17.05

18.05

131

Хаталарны төзәтү эше

Хаталар өстендә эш эшләү

21.05

132-133

 Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә,  аларның мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылу үзенчәлекләре.

Мод. сүзләр турында төшенчә бирү, аларны барлау, сөйләмгә кертү

22.05

24.05

134

Контроль диктант

Контроль диктант язу

25.05

135

Хаталарны төзәтү эше

Хаталарны төзәтү эшен эшләү

28.05

136-137

Ымлыклар турында гомуми төшенчә. Ымлыкларның дөрес язылышы, алар янында тыныш билгеләре

Ымлыклар турында төшенчә бирү, аларны барлау, сөйләмгә кертү

28.05

29.05

138-140

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Морфологя буенча күнегүләр эшләү

29.05

31.05

31.05

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Фонетика буенча:

-сузык һәм тартыкларны классификациясен, алардагы аерманы таный белү;

- татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү;

- аваз һәм хәрефләрне аера белү; Алфавитны истә калдыру;

- сүзләргә фонетик анализ ясау;

- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

Лексикология буенча:

- татар теленң сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

  • сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш үзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
  • Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология буенча:

  • өйрәнелгәнсүз төркемнәрен лексик-грамматикмәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.
  • өйрәнелгәнсүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Суз төркемнәренең төрле ысул белән ясалышын белү.

Синтаксис буенча:

  • сүзтемәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.
  • Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
  • Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен билгели белү.
  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү

Эш кәгазьләре буенча:

  • төрле эш кәгазьләрен ( хат, белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) яза белү

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

  1. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
  2. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
  3. Бирелгән план буенча сочинение (хикәя) язу.
  4. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктантының күләме –15-20 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант текстының күләме  - ел башында 100 сүз,  ел ахырында - 110 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме ел башында 150-170 сүз (110-120- язма күләме)

        Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5»ле куела. (Берорфографик, икепунктуацион яки ике грамматик хатасыбулырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.      

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5»ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3»ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.

Тестны бәяләү

1.Тестның 76-100% дөрес башкарылган эшкә “5”ле куела.  

2. Тестның 61-75% дөрес башкарылган эшкә “4”ле куела.

3.Тестның 51-60% дөрес башкарылган эшкә “3”ле куела.  

4.Тестның 0-50% дөрес башкарылган эшкә “2”ле куела.

Мөстәкыйль эшне бәяләү

1. Мөстәкыйль эшнең 75-100% дөрес башкарылган эшкә “5”ле куела.  

2. Мөстәкыйль эшнең60-74% дөрес башкарылган эшкә “4”ле куела.

  1. Мөстәкыйль эшнең 41-59% дөрес башкарылган эшкә “3”ле куела.  

4.Мөстәкыйль эшнең 0-40% дөрес башкарылган эшкә “2”ле куела.

Диктантлар

Уку елы башында үткәрелә торган тикшерү диктанты   №1

Кичке учак

      Сәяхәтчеләр учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урман эченә кереп торырга түгел, кырыйдагы чыршыларның корыган ботакларыннан бәләкәй генә учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр ут якмадылар алар. Мондый утлар урман тирәсендә куркыныч була. Бер кабынып китсә, меңнәрчә киломентрга сузылып янар. Шуның өчен, яр астына төшеп, чокыр казыдылар, учакны шунда кабыздылар. Коры чыбык тиз кабынып китте. Кызыл телле ялкыннар югары үрләделәр. Учактан читтәрәк бөтен җир дөм караңгы булды. Кичке салкын төште. Елга буенда тартар кычкыра, шарлавыктан челтерәп аккан чишмә суының көмеш тавышы ишетелә. Янган утка карап утыруы шундый рәхәт. Бөтен мәшәкатьләр онытыла, тынычланып каласың. (97 сүз)                                                                                                                                                          (Л.Ихсановадан)

Уку  елының 1 нче  чиреге өчен   контроль    диктанты    

Диктант №2

Кырмыскалар

Кырмыска оясын һәркемнең күргәне бар. Ләкин әле бу кырмыска оясының өске каты гына. Моны бөтен кеше дә белми. Аның төп өлеше тирән җир астында. Яңгыр алдыннан кырмыскалар керү-чыгу юлларын ябалар, ә матур көннәрдә кырмыска чыга торган ак курчакларны җылытырга алып чыгалар. Шушы курчаклардан эшче кырмыскалар, ата һәм ана кырмыскалар чыга. Эшче кырмыскалар оядагы бар эшне эшлиләр. Алар төзиләр, азык әзерлиләр һәм саклыйлар.

Кырмыскалар —кешенең дусты. Алар урманны коткаручылар. Кырмыскаларның 12 сәгать эчендә ояларына 33 мең корткыч ташыганнарың санап чыгарганнар. Алар миллионлаган агулы корткычларны юк итәләр. Шуңа күрә кырмыска оялары күтәрелеп торган урыннарда урман сәламәт, чиста. Кешеләр хәэер кырмыска ояларының бер өлешен «авыру» урманнарга күчерәләр. Сак эш иткәндә аларга бернинди дә зыян килми. Тик беркайчан да кырмыскаларның оясын туздырырга ярамый, балалар. (118 сүз.)

(«Кем ул? Нәрсә ул?» китабыннан.)

Уку  елының 2 нче  чиреге өчен   контроль    диктанты    

Диктант №3

Яз шатлыгы

Урманнар, кырлар буйлап яз атлый. Гөрләвекләре, сыерчыклары һәм тургайлары белән апрель килә.

Һәрчак көтеп алам ми аны. Яз җитү белән, җирдә тереклек җанлана. Тирә-якка игътибар белән карасаң, һәрнәрсәдә үзгәреш сизәсең. Кардан арчылган тау битләрендә чирәмнәр шытып чыга. Шуны гына көткән малайлар тау башына ашыга. Су буенда үскән талларда песиләр күренә. Елгада шаулап боз китә.

Берничә көн рәттән бакча башындагы тупылда ят тавыш ишеттем. Кем булыр бу? Күземне йома төшеп карагач кына шәйләп алдым. Бәләкәй тукран икән. Тупылда аңа әллә ни азык юк-югын, мөгаен, язны сәламлидер.  

Кошлар туган якларын бик сагынганнар, әнә ничек өздереп сайрыйлар. Озак та үтмәс, кырларда беренче буразналар сызылыр, игенчеләр чәчүгә төшәрләр. Шул хисләрне тоеп, күңел сөенә. Рәхим ит, ямьле яз!                                                                                   

                            (Г.Хәсәновтан)

Уку  елының 3 нче  чиреге өчен   контроль    диктанты    

Диктант №4

Авылым табигате

     Безнең авыл янында тәлинкә шикелле түм-түгәрәк күл ялтырап ята. Аннан ары чит-читләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоеклар белән каплаган зур күл сузылып киткән. Зур күлнең аргы башыннан текә ярлы, борылмалы тирән  Ык елгасы ага.

       Шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрүләре, балык каптырулары, су коенулары искиткеч күңелле. Ык болыннарында кузгалаклар, юалар, балтырганнар үсә. Аларны ашый-ашый телләребез яшелләнеп бетә.

       Авылның икенче ягында Чияле тау бар. Аның сөзәк итәгендә чия уңа. Чияле тау ягыннан зифа ак каеннар, төз наратлар үскән зур куе урман башлана. Без анда җир җиләге белән каен җиләге җыярга йөрибез. Монда кара бөрлегән һәм карлыган да күп була. Көзгә таба балан, шомырт, миләш өлгерә. Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә.

   

Уку  елының 4 нче  чиреге өчен   контроль    диктанты

Диктант №5

Дөньяда ничә тел бар?

Мондый сорау матбугат битләрендә әледән-әле күтәрелә. Ләкин җавапларда китерелә торган саннар бер-берсеннән бик нык аерыла. Соңгы елларда дөньяда 2500 — 3000 ләп тел бар дигән караш шактый ныгыды. Моның белән килешмәүчеләр дә бар. Француз галимнәре кешелек дөньясы 5651 телдә сөйләшә дигән нәтиҗәгә килделәр. Шулар-дан бары тик 500 ләп тел генә яхшылап өйрәнелгән, 1400 дән артыгы рәсми танылу тапмаган һәм үлеп юкка чыгу алдында. Барлык телләрнең 2/3 өлеше үз язуы белән ныгытылмаган.

Иң «чуар» телләр Африкада, һималайда һәм Яңа Гвинеядә күзәтелә. Африка халкы, француз, инглиз, португал телләреннән тыш, тагы 200 җирле афри-ка телендә һәм аларның 20 мең диалектында сөйләшә. (115 cүз.)

(X. Мәхмүтовтан.)

Бирем. Саннарны сүз белән язарга. Диалект сүзен тактага язарга, аңлатырга.

  Уку  елының 4нче  чиреге өчен   контроль    диктанты

Диктант №6

Имән

    Безнең авыл янындагы тугай уртасында пәһлеван бер имән үсә. Җил – давылга да бирешми. Җәй коры килсә дә, әллә ни исе китми. Дымны әллә кай тирәнлектән ала ул. Тугайны су баса, имән яртылаш суда утыра, кечерәеп калган кебек күренә. Ә инде су киткәч, бөтен горурлыгы белән яңадан калкып чыга...

      Ул имән ничә яшьтә дигәндә.... Мин аны әтидән сораган идем. Ул булып ул да җавап бирә алмады. Әтием дә кайчандыр әтисеннән сораган. Мин аннан нәрсә ишетсәм, ул да бабайдан шул ук сүзләрне ишеткән.

       Имән егерме – утыз яшеннән башлый да, өч йөз яшькә тикле чәчәк ата. Үзе ике мең яшькә кадәр җитә. Йөз кырык яшьләрдә буйга үсүдән туктый, шуннан инде юаная гына бара. (111 сүз)

(Гарәфи Хәсәновтан)

  1. Пәһлеван сүзенең язылышын һәм мәгънәсен аңлатырга.

Изложениеләр тексты

Изложение №2

                                                                                Канатлы дусларыбызны онытмыйк

Менә ак тунлы кыш та килеп җитте. Бер-ике көн эчендә әллә никадәр кар яварга да өлгерде. Бөтен тирә-як ап-ак юрган астында калган кебек.

Укытучыбыз Сания апа кошларга җимлекләр ясап куярга һәм анда нинди кошлар туенуын күзәтергә кушып җибәрде. 

Без моңа бик шатланып риза булдык. Мәктәптән кайткач, һәрберебез җимлек ясарга керештек. 

Мин дә тактадан бер кечкенә генә өстәл һәм җимлек ясадым. Аны урман буендагы карт чыршы төбенә куйдым. Чыршының куе ботаклары җимлектәге азыкны кар басудан сакларлык иде. Җимлек әйбәт булып чыкты. Ул тәрәзәбездән дә күренеп тора әле. Дөресе шулай. Минем әтием урман каравылчысы булып эшли. Шуңа күрә урман читендәге өйдә яшибез.

 Якшәмбе көн иде. Җимлегемә ипи валчыклары, ярма, кипкән миләшләр салдым. Бер читтән күзәтә башладым. Менә ике песнәк килеп кунды. Ярма белән икмәк валчыкларын туйганчы чүпләделәр дә агач ботагына кундылар. Шул арада кызылтүшләр очып килеп җитте. Алар миләш яраталар икән. Рәхәтләнделәр миләш ашап. Миләш чыпчыгы да авыз итте минем җимлектәге азыктан. Ә чыпчыклар? Алар җимлектән китәргә ашыкмыйлар әле. Кинәт җимлек өстендәге ботакка тиен сикереп менде. Чыпчыклар берьюлы як-якка сибелде. Тиен ачыккан булса кирәк. Ул да миләштән авыз итте.

Хәзер мин көн саен канатлы дусларыма җим бирәм. Тиеннәр дә рәхим итсеннәр.                                                    (189 сүз)

Изложение №3

Мәдинә.

      Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга  карап, Мәдинә тирән уйга калды. Нинди нәфис, назлы булып үсеп килә ул! Мәдинә табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмый. Тик бүген аның яшь йөрәген ниндидер татлы ләззәтле сагыш баскан. Ул үзенең авылдагы әнисен, бала чакта бергә үскән дусларын сагына. Аның күңеле авылга, алар янына ашкына.

    Кайчан гына имтиханнр бетәр икән? Бәлки, бер генә атнага булса да, әнием янына кайтып килер идем. Кочагыма алып, кысып-кысып сөяр идем үзен, иркәләр идем. Куаныр иде дә соң әнием!

    Нинди ягымлы, сөйкемле карчык ул минем әнием! Ә үзе нинди олы җанлы! Шул кечкенә генә гәүдәле әнием берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе чибәр дүрт егет, бер кыз үстергән. Миңа ул әле һаман, нәнием, ди. Мин аның төпчек кызы! Шуңамыдыр, мине һаман кечкенә итеп күрәсе килә. Ә үзе хәзер иягемнән генә булып калды.

     Әнием инде бик картайган. Сугышта үлгән әтием белән олы абыемның сагышы аның йөзендәге алсулыкны гомергә җуйган, чәчләренә чал кергән. Никадәр генә яхшы тәрбиядә яшәсә дә көннән-көн картайган төсле күренә. Аны сабый баладай иркәлисе, ягымлы сүзләр әйтеп юатасы килә.

    Мәдинә, шундыйтатлы хыялларга бирелеп, өстәл яныннан сикереп торды да, өстенә жакетын киеп, урамга чыкты. Аның әле башыннан кичергән бөтен сагышы, хыялы кулындагы зәңгәр конверт эченә бүленеп  салынган иде.                                                           (197 сүз)

Изложение №4

Балыкка бару

        Быел мин үзем белән бер класста укый торган  Гали исемле иптәшемне, җәйге каникулда ял итәр өчен, туганнарыма авылга чакырдым. Ул берсүзсез риза булды.

        Менә без авылда. Кая гына бармадык, ниләр генә күрмәдек!... Гали бик тынгысыз кунак булып чыкты. Балык та тотмагач, каникулны ул ялга да санамый икән.

        Мин шунда ук аны авылдан тугыз-ун километр ераклыктагы күлгә алып барырга вәгъдә иттем. Без әзерләнә башладык.

        Һәрбер эшнең үз вакыты була бит. Балыкның да иң шәп чиертә торган чагы таң алдыннан һәм кояш чыкканда була икән. Шуңа күрә Гали мине кичтән үк алып чыгып китте.

        Җәйге төннең матурлыгы, матурлыгыннан да бигрәк тын булуы, җылылыгы һәм кыскалыгы кемне генә сокландырмый?! Иң элек, алсу нурларын чәчеп, кояш батты. Шунда ук, янгын кебек,  тирә-якны кызгылт төскә керткән тулы ай калыкты. Ул көянтә буе да күтәрелергә өлгермәде, сызылып кына таң да беленә башлады.

        Шулвакыт, таң алдының тынлыгын бозып, кискен җил исеп куйды. Урман ягыннан бөтен күкне каплап, кызгылт-кара төстәге болытның, диңгез дулкыны кебек, ишелә-ишелә ургылып якынлашып килүен күрдек. Кинәт нәрсәдәндер курыккандай тынып калган урман өстен яшен камчылап алды. Һәм шунда ук бер-бер артлы күк күкрәде.

        Без, якын-тирәдә ышыкланырлык урын булмаганлыктан, юлдан бераз читтәрәк булган әрәмәлеккә таба йөгердек. Куаклар астына яшеренергә дә өлгермәдек, кинәт, агач башларын шаулатып, салкынча көчле җил исте. Һәм шунда ук, яфракларны шапылдатып, беренче тамчылар да төште. Яңгыр чиләкләп койган кебек ява да башлады.

        Бер минут эчендә безнең инә белән чәнчерлек тә коры җиребез калмады. (231 сүз)

М.Хәсәновтан  

Тест

1 нче вариант

Фамилия, исем_________________________________________ Дата ________________________

Укытучы ____________________________________________     Ассистент ________________________

А1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?

  1. Сүзләрнең ясалышын; 2) Сөйләм авазларын; 3) Сүзләрнең дөрес язылышын.

А2. 1. Татар алфавитынданичә хәреф бар?

        1) 33 ;2) 40 ;3) 39.

А3. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр язарга кирәк ?

        Ма.май , тә.мин , тә.сир

        1) өчесендә дә к хәрефе ;2) к , ә , э хәрефләре ;3) өчесендә дә э хәрефе.

А4.Саңгыраутартыкларгынаязылганрəтнебилгелəргə.

 1) (п), (р), (ж), (җ) 2) (л), (м), (т), (й) 3) (к), (з), (в), (гъ) 4) (һ), (х), (ч), (ф)

А5 Бу сүздə нинди хəреф (хəрефләр) төшеп калган?

Тəнк…ть

 1) и             2) ый          3) ы             4) й

А6. Урын рəвешлəре язылган рəтне билгелəргə.

 1) аюдай, татарча, сөйлəгəнчə 2) иртəгə, быел, тиздəн

 3) югарыда, түбәндә, якында 4) тиз, əкрен, соң

А7.Кайсыҗөмлəдə- да,  -дəкушылып языла?

 1) Ярдəм итəргə дип, ул (да) килде.2) Сөйлəшү (дə) ике егет тə катнашты.

3) Авылда инде аның беркеме (дə) юк. 4) Чакырсам (да),син бу йортка инде кайтмассың

А8. Түбәндәге мисалларда сүзләр үзара синоним булган вариантны күрсәтегез:

1) көн, төн; иртә, кич2) ба°л, бал; карт аю, картаю

3) ирекле, бәйсез, азат, хөр4) бара-бара, тора-бара, алыш-биреш.

А9 Сүзнеңсинонимынтабыгыз:атаклы –

   1) билгесез 2) мәшһүр     3) озын  4) җитмеш

А10 Калын  хәреф  белән  бирелгән  сүз  нинди  җөмлә  кисәге?

Бала  чакта  алынган  тәрбияне   соңыннан  бөтен  дөнья  халкы  да  үзгәртә  алмас.

1)  тәмамлык  2)  хәл   3)  аергыч   4) хәбәр.

Текстны укыгыз һәм В1 – В8 биремнәрен үтәгез.

         1) Менә яз килде. 2) Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. 3) Бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. 4) Җир өсте көннән-көн үсә, куера башлаган яшел үлән белән түшәлде һәм кояшка карап күзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәлде. 5) Ул чәчәкләргә, билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган чая бал кортлары килеп кундылар... 6) Ак, сары, кызыл-чуар купшы күбәләкләр чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар.7) Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр, туйга чакырылган җырчылар кебек, су буендагы куе тирәкләрдә туктаусыз сайрап торалар. 8) Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җилпенәләр.  

В1. 7 нчеҗөмләдән синоним сүзләрнеязыпалыгыз.

В2. 1 – 3 нче җөмләдән парлы сүзне табып, язып алыгыз. 

В3.  Җилпенәләр фигыленең заманын  күрсәтегез.

В4. 1 – 6 нчы җөмләләрдән сыйфатларны язып алыгыз

В5.  6 – 8 нче җөмләләрдән тезмә сүз булган җөмләне табып, санын күрсәтегез.

 В6.  1-5 нче җөмләләрдән теркәгеч кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

 В7.  1 – 4 нче җөмләләрдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүз булган җөмләне табып, җөмләнең  

        номерынязыгыз..

В8.  1 – 4 нче җөмләләрдән баш килештәге исемнәрне табып языгыз.

Уку-укыту өчен методик кулланмалар (белем бирү чыганаклары)

1. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11нче сыйныфлары өчен/ Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. – Казан: Мәгариф, 2003.

2. 5-11нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001.

3. Харисова Ч.М. Татар теле. Анализ үрнәкләре: Югары сыйныф укучылары, абитуриентлар, укытучылар өчен ярдәмлек/ Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.

4. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен/ Ф.С.Сафиуллина. - Казан, Мәгариф, 2002.

5. Сүзлекләр:

Татар теленнән аңлатмалы сүзлек (3 томда)

Татар теленнән орфографик сүзлеге, 2010.

6. Интернет ресурслар: mon.tatar.ru,   edu.tatar.ru (“Сообщества” бүлеге),    infourok.ru,   tatpoisk.net,   belem.ru,   nsportal.ru,  gzalilova.ru.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

6нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

   Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең  дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага нигезләнеп төзелде...