7нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (7 класс) на тему

Эш программасы Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программаларына (5-11 нче сыйныфлар/ Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010) нигезләнеп  төзелде.      7нче сыйныфның укыту планында татар әдәбиятын  укытуга атнасына 2 сәгать вакыт каралган  (барлыгы 70 дәрес). Дәреслек-хрестоматия: Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин., - Казан: Мәгариф, 2006.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_b_dbiyat.doc206.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды                                                                                          Килешенде                                                                  Раслыйм

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының                          Уку-укыту эшләре буенча                                       Мәктәп директоры                        

          методик берләшмәсе җитәкчесе                                                 директор урынбасары                                              

__________ Рамазанова Р.Н.                                                                                                                                               ________ Г.Т.Сабирзянова

Беркетмә № 1                                                                                  __________  Г.Т.Исмагилова                                   Боерык № 110                     

27 нче  август   2016 нчы ел                                                         29  нчы  август 2016 нчы ел                                      31  нче август  2016 нчы ел            

                                             

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Сарман районының  муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 Кәримова Резедә Рәшит кызы

Татар әдәбияты, 7нче Б сыйныфы

                                                                                                                                                                                           

 

                                                                                                                                                                                                Педсовет утырышында каралды

                                                                                                                                                                  Беркетмә №1,   29 нчы август 2016нчы ел

                                                                                           

2016-2017нче уку  елы

АННОТАЦИЯ

       Эш программасы Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программаларына (5-11 нче сыйныфлар/ Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010) нигезләнеп  төзелде.      7нче сыйныфның укыту планында татар әдәбиятын  укытуга атнасына 2 сәгать вакыт каралган  (барлыгы 70 дәрес). Дәреслек-хрестоматия: Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин., - Казан: Мәгариф, 2006.

  Аңлатма язуы    

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

                  Эш программасының статусы

  1.  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандарты салынды (2010) ,

      2. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

      3. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек – хрестоматия  Казан: “Мәгариф”, 2006

      Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Татар урта мәктәпләре өчен  әдәбият  программалары”на   (Фәрит Хатипов, 5 - 11 сыйныф, 2010) үзгәртүләр кертеп  төзелде,  мәктәпнең уку-укыту планында татар әдәбиятына 35 атна бирелгәнгә, 2 сәгать бәйләнешле сөйләм үстерүгә  өстәлде.

       Искәрмә: “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү бюджет учреждениесенең “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”гы 29 нчы август, 2016 нчы елда педсоветта каралган (беркетмә №1) һәм мәктәп директоры тарафыннан  2016 нчы елның 31 нче августынды чыккан 110 нчы санлы приказы белән расланган нигезләмәсенең 5нче пунктына таянып, дәресләр бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, 10 нчы сыйныфта дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә программа үтәлә.

7нче сыйныфта татар әдәбиятын укытуның максатлары:

  1. Татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү
  2. Иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү
  3. Укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади    сәләтен үстерү

7 нче сыйныфта татар әдәбиятын укытуның бурычлары:

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр:

  1. сүз сәнгатенең образлы табигатен ачу;
  2. өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү, сөйләп бирү;
  3. төп әдәби-теоретик төшенчәләргә аңлатма;
  4. әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
  5. әдәби әсәрне чагыштырып бәяләү;
  6. автор позициясен ачыклау;
  7. әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
  8. өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү;
  9. укыган әсәргә һәм әдәби темаларга сочинениеләр язу;
  10. диалогта яисә бәхәстә катнашу;
  11. сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү;
  12. татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү.             

                   Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;
  • сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;
  • эпик әсәр буенча изложение язу;
  • әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;
  • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
  • әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;
  • әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
  • әдәби әсәр героена характеристика бирү;
  • эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
  • шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
  • әсәрнең сәнгатькүренеше икәнлеген аңлата алу;
  • бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
  • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;
  • әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел – сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;
  • автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;
  • әдәби әсәр буенча сочинение язу;
  • татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
  • ирекле темага сочинение язу.

Программаның төп эчтәлеге

         

Төп темалар

Сәгать саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Уку  һәм  анализлау.        Мәкальләр һәм әйтемнәр.  Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә.

2 сәгать

Мәкаль һәм әйтемнәрнең үзенчәлеге. Аларның җыйнаклыгы, фикер тыгызлыгы, шигърилеге, телбизәк чаралары. Сөйләмдә мәкаль-әйтемнәр куллана белү

2

Укып фикер алышу.«Сөембикә бәете». Бәет турында төшенчә

2 сәгать

Сөембикә образында гүзәллек белән легендарлык, бөеклек белән фаҗиганең бергә үрелүе. Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше.

3

Уку  һәм  анализлау. К. Насыйри. Язучының тәрҗемәи хәле.  «Әбугалисина» (өзекләр). Әбугалисина һәм Әбелхарис образлары

2сәгать

Әсәрдә акыл көче, гыйлем куәтен раслау, аларның тылсымлы нәтиҗәсен күрсәтү. Гыйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идеясен ачыклау

4

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш». Гипербола төшенчәсе.  Кисекбаш образы, аны сыйфатлауда кулланылган гиперболик алымнар.

3сәгать

Әсәрнең дини рухтагы борынгы «Кисекбаш» поэмасы формасында язылуы. Вакыйгаларның реаль җирлеккә күчерелүе, мифологик образларның шул заманның конкрет шәхес образлары белән аралашып килүе, үзенчәлекле әкияти сюжет ярдәмендә чын картиналар тасвирлану. Сатира.

5

Уку, фикер  алышу.  Г. Исхакыйның тәрҗемәи хәле. «Кәҗүл читек»

2 сәгать

Баланың рухи дөньясын тормышчан ситуациядә һәм төгәл детальләр ярдәмендә ачып бирү.

6

Уку  һәм  анализлау. Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. «Кораб», «Рәсем», «Урысча күп сүзең...», «Куанды ил...», «Җәй үтте...», «Видагъ». Шигырь-парчаларының сәнгатьчә камиллеге, нәфислеге

2 сәгать

XX гасыр башындагы иҗтимагый фикернең шагыйрь иҗатында чагылышы, авторның аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте. Милләт язмышын ил корабы, давыл, дулкын, упкын образларында сурәтләү. Шигырьләрдәге моңсулык, каршылыклы кичерешләр чагылышы. Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге, Туган илгә, туган телгә кайнар мәхәббәте.

7

Уку һәм  фикер алышу. К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. “Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте”

5 сәгать

Хикәяләрнең конфликт үзенчәлеген билгели,  сатирик типларга характеристика бирә белү

8

Уку һәм  фикер алышу.  М. Әмир. Язучы турында кыскача белешмә. «Агыйдел» (өзекләр). Повесть турында төшенчә.

5 сәгать

Студент яшьләрнең авылда аң-белемне күтәрү, күмәк хуҗалык төзү өчен көрәшләре, бу юлдагы каршылыкларны җиңеп үтүләре. Гаяз, Ильяс, Артыкбикә образлары. Әсәрнең лиризмын билгели белү

9

Уку һәм  фикер алышу. С. Хәким. Иҗаты турында белешмә. «Юксыну», «Әнкәй»,

 « Клиндерләр эзлим», «Тегермән стенасындагы язулар».«Һәйкәл урынында уйланулар».

3 сәгать

Кешедәге табигый халәтнең — интим-моңсу, гуманистик хисләрнең чагылышы. Анага эчкерсез мәхәббәт хисләре.

 Шагыйрьнең детальләрдә авыл язмышын, халыкның авыр язмышын күрсәтә белүе. Җәлилчеләрнең җыелма образын сынландыру омтылышы.

10

Уку һәм  фикер алышу Ф. Хөсни. «Йөзек кашы».

Типиклык төшенчәсе.

4 сәгать

Әсәрдә лирик якты хисләрнең тасвирлануы, мәхәббәтнең үкенечле соңы. Айдар холкының үзенчәлекләре. Повестьның истәлеккә корылган булуы.

11

Уку һәм анализлау.  Ф. Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. «Ант», «...Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Ватаным өчен»

2 сәгать

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас булган хисләр кайнарлыгын, шул ук вакытта аларның гади, самими яктыртылышын күңелгә үтемле, тәэсирле сурәтләр ярдәмендә бирү.

12

Уку һәм фикер алышу.Ф. Кәрим. «Кыңгыраулы яшел гармун». Поэма турында төшенчә.

1 сәгать

Фазыл образында гади солдатның кешелек сыйфатлары, ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Поэмада оптимистик рух.

13

Һ. Такташ. Шагыйрь турында белешмә. Иҗатының үзенчәлеге. ”Мокамай”

2

сәгать

Әсәрне сәнгатьле уку, анализ ясау. Образлар бирелешендәге үзенчәлекне билгели белү

14

Уку һәм анализлау. Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять». Проблема төшенчәсе.

4 сәгать

Халыкның рухи байлыгына, гореф-гадәтләре, теле, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт, өлкәннәре хөрмәт, киң күңеллелек мәсьәләләренең куелышы һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Акъәби образы. Аның уй-фикерләре. Пейзаж картинасы. Аның бөтен әсәр рухын, моңын, аһәңен билгеләве

15

Уку һәм фикер алышу. Н. Арсланов. «Атлантида», «Яз», «Тәлгәш-тәлгәш миләш», «Халкыма». 

2 сәгать

Шигырьләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе һәм фәлсәфи тирәнлеге, форма ягыннан камиллеге.

15

Уку һәм  фикер алышу.Г. Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. «Артышлы тау буенда».

4 сәгать

Авыл малаеның нефтьчеләр сафына килү юлы сурәтләнү. Хәсән холкына хас сыйфатлар. Ялгышу аша шәхес буларак формалаша башлавы. Повестьның һәр бүлегендә уздырылган фикер, аларның әсәрдәге төп идеяне үстерүләре.

16

Уку һәм фикер алышу.  X. Сарьян. «Бер ананың биш улы» (өзекләр). Хикәяләүче образы. Тема турында төшенчә.

4 сәгать

Кешенең тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык хисен тасвирлау үзенчәлекләре. Шәхси язмышның нинди булуында халык язмышының роле. Балаларның анага мөнәсәбәтен күрсәтүдә уңышлар.

17

Сыйныфтан тыш уку

4 сәгать

Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү, анализлый алу.

18

Бәйләнешле сөйләм үстерү

17 сәгать

Сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), синоним сүзләрдән тиешенчә файдалану, сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламау, төрле-төрле төзелештәге җөмләләр белән эш итү

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәреснең темасы

Эшчәнлек төре

Вакыты

План

Фактик

1

Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә. Тугандаш халыклар мәкальләре.

Укытучы сүзе,әңгәмә.

01.09

2

Мәкаль һәм әйтемнәрнең үзенчәлекләре.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сәнгатьле уку.

06.09

3

Бәет турында төшенчә. “Сөембикә бәете”.

Укытучы сүзе,әңгәмә.

08.09

4

“Сөембикә бәете”ндә Сөембикә образы. Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше.

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

13.09

5

Класстан тыш уку. Бәетләр.

Сәнгатьле уку.

15.09

6

К.Насыйриның тормышы һәм иҗаты. “Әбугалисина” әсәрен укый башлау.

Укытучы сүзе,әңгәмә.

20.09

7

К.Насыйри “Әбугалисина”. Әсәрне уку һәм анализлау.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

22.09

8

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әбугалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика.

Әңгәмә, план төзү.

27.09

9

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы белән таныша башлау.

Укытучы сүзе, портрет белән эш.

29.09

10

Г.Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

04.10

11

Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасында Кисекбаш образы.

Әдәбият теориясе. Гипербола.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

06.10

12-13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.

  1. Мин Кисекбашны нинди итеп күз алдына китерәм?
  2. “Печән базары...” әһелләре, Тукай сурәтләвенчә, кемнәр алар?
  3. Поэмадагы әкият алымнары.

Әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш.

11.10

13.10

14

Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе.

Укытучы сүзе, портрет белән эш.

18.10

15

Г.Исхакыйның“Кәҗүл читек” хикәясе. Фикер алышу: баланың рухи дөньясын ачу үзенчәлекләре.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

20.10

16

Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”, “Куанды ил” шигырьләрен уку һәм анализлау.

Укытучы сүзе,әңгәмә.

25.10

17

Дәрдемәнднең “Рәсем”, “Видагъ”, “Җәй үтте”, “Урысча күп сүзең...” шигырьләрен уку һәм анализлау. “Кораб”, “Ата-анам йорты өчен...” шигырьләрен яттан сөйләү.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

27.10

18-19

К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясен укып фикер алышу.

Укытучы сүзе,әңгәмә.

08.11

10.11

20

К.Тинчуринның “Бүре зәхмәте” хикәясен уку, фикер алышу.

Укытучы сүзе,әңгәмә, сүзлек белән эш.

15.11

21-22

К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр”җыентыгыннан хикәяләр уку, фикер алышу.

Укытучы сүзе,әңгәмә, сүзлек белән эш.

17.11

22.11

23-24

Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты. “Мокамай” шигырен уку, фикер алышу, сәнгатьле укырга өйрәнү.

Хронологик таблица төзү, сүзлек эше,әңгәмә.

24.11

29.11

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Һ.Такташның “Мокамай” шигырен яттан сөйләү. “Кеше үз язмышына үзе хуҗа” дигән темага дискуссия.

Әңгәмә, сорауларга җавап.

01.12

26-28

М.Әмир турында кыскача белешмә. “Агыйдел” повестеннан өзекләр белән танышу.

Хронологик таблица төзү, сүзлек эше,әңгәмә.

06.12

08.12

13.12

29

М.Әмирнең “Агыйдел” повесте. Гаяз, Ильяс, Артыкбикә образлары.

сүзлек эше,әңгәмә.

15.12

30

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Артыкбикә образына характеристика.

Әңгәмә, сорауларга җавап.

20.12

31

 М.Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзекне яттан сөйләү.

Әдәбият теориясе. Әсәрнең лиризмы.

Сәнгатьле сөйләү.

22.12

32

С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре.

Әдәбият теориясе. Индивидуальлек, гомумилек.

Укытучы сүзе,әңгәмә.

10.01

33

С.Хәким “Тегермән стенасындагы язулар” шигыре.

Әңгәмә, сорауларга җавап.

12.01

34

С.Хәким “Һәйкәл урынында уйланулар”

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

17.01

35-37

Ф.Хөсни. Язучы турында белешмә. “Йөзек кашы” повесте.

Хронологик таблица төзү, сүзлек эше,әңгәмә.

19.01

24.01

26.01

38

 Айдар холкының үзенчәлекләре (катлаулы план төзү, диалогик сөйләм күнегүләре).

Әдәбият теориясе. Типиклык төшенчәсе.

Әңгәмә, сорауларга җавап. Укытучы сүзе.

31.01

39- 40

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хөкем йөртү тибындагы сочинение.

  1. Вәсилә, мин дә синеңчә эшләр идем.
  2. Минем холкым – минем язмышым.
  3. Госман образына минем мөнәсәбәтем.

Фикер алышу,нәтиҗәләр ясау.

02.02

07.02

41

Класстан тыш уку. Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты” яки “Габдулла Тукайга” әсәрләре.

Әңгәмә, сорауларга җавап.

09.02

42

Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү.

Укытучы сүзе,әңгәмә, сүзлек белән эш.

14.02

43

Ф.Кәрим “Ант”, “...Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Ватаным өчен” шигырьләрен уку һәм анализлау.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

16.02

44

Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыуку, фикер алышу.

Әдәбият теориясе. Поэма турында төшенчә.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

21.02

45

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сәнгатьле уку конкурсы. Ф.Кәрим шигырьләре.

Фикер алышу,нәтиҗәләр ясау.

23.02

46

Класстан тыш уку. Р.Мөхәммәдиевнең “Муенсалы күгәрчен” хикәясе.

Укытучы сүзе,әңгәмә, сүзлек белән эш.

28.02

47

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Әйтелмәгән васыять” хикәясен укый башлау (1 нче бүлек).

Әдәбият теориясе. Пейзаж картинасы.

Укытучы сүзе,әңгәмә, сүзлек белән эш.

02.03

48-49

Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясен уку һәм анализлау.

Акъәби образы. Аның уй-фикерләре.

Әдәбият теориясе. Проблема төшенчәсе.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

07.03

09.03

50

 Сочинение өчен катлаулы план төзү, эпиграф турында мәгълүмат бирү, цитаталардан файдалану үзенчәлекләрен аңлату.

Әңгәмә, план төзү.

14.03

51

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясендә Акъәби образы”.

Төзелгән план буенча инша язу.

16.03

52-53

Н.Арсланов. Шагыйрь турында белешмә. “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш” “Халкыма” шигырьләрен уку;, сәнгатьлелек дәрәҗәсе, фәлсәфи тирәнлеге, форма ягыннан камиллеге турында фикер алышу.

Хронологик таблица төзү, сүзлек эше,әңгәмә.

30.03

04.04

54

 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган тел, туган як табигатенең гүзәллеге, яки гаиләдәге кешеләр турында шигырь язып карау.

Ритм, рифма, иҗек саны турында төшенчә.

Сорауларга җавап, фикер алышу,әдәбият теориясе белән эш.

06.04

55

Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. “Артышлы тау буенда” повестен укый башлау.

Укытучы сүзе,әңгәмә.

11.04

56-58

Г.Ахуновның “Артышлы тау буенда” повестен уку, фикер алышу. Һәр бүлектә уздырылган фикер, төп идея. БИК КҮП

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

13.04

18.04

20.04

59

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Артышлы тау буенда” повестендагы Хәсән холкына хас сыйфатлар.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

25.04

60-61

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.

  1. Хәсән – минем яшьтәшем.
  2. Кешенең холкы – аның язмышы.
  3. Нефть безнең Татарстаныбызга нәрсә бирде?

Әңгәмә, план төзү.

27.04

02.05

62

Х.Сарьян. Язучының иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Бер ананың биш улы” әсәрен укый башлау.

Укытучы сүзе,әңгәмә.

04.05

63-64

Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрен уку, фикер алышу.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

09.05

65

Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә хикәяләүче образы.

Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә.

Сәнгатьле уку, сорауларга җаваплар.

11.05

66-67

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.

  1. Ананың күркәм сыйфатлары: йомшак күңеллелек һәм рух ныклыгы.
  2. Маһисәрвәр апа – бөек ана!
  3. Мин әсәрдәге ананың нинди сыйфатларын үземдә булдырыр идем?
  4. Мирзаның үлеме – иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем.
  5. Сирин образындагы һәм минем холкымдагы аермалы яки уртак яклар.
  6. Исән булса, Хәвадискә яшәү җиңел булыр идеме?

Әңгәмә, план төзү. Инша язу.

16.05

18.05

68

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Язма эшләргә коллектив анализ.

Язма эшләргә нәтиҗәләр ясау.

23.05

69

Класстан тыш уку. Р.Гаташ шигырьләре.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

25.05

70

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Ел буена үткәннәрне кабатлау.

Кабатлау,сорауларга җаваплар,биремнәр эшләү.

30.05

Укыту-методик комплекты

                                                     Методик кулланмалар:

      1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

      2.Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
  2. Шакирҗанова Ә.Б. Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. - Казан: РИЦ “Школа”, 2004.
  3. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003.

                                                                        Электрон әсбаплар

Әсбап төре

Исеме

Сыйныф

Мультимедияле программа. Effecto studios, 2005.

Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты.

5-11

Комплект - 6 CD

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия -  “Аксу” студиясе, 2008.

5-11

Татарстан мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча “ВАМИН” Фонды. Дисклар коллекциясе. 2009.

Габдулла Тукай. Энциклопедия.

  1. DVD - Сайланма әсәрләр. Телеспектакль (татар телендә).
  2. DVD – Тукай. Фильм (татар, рус һәм инглиз телләрендә).
  3. DVD – Тормышы һәм иҗаты (татар һәм рус телләрендә).
  4. CD – Шигырьләр. Аудиокитап (татар телендә).

5-11


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

   Эш программасы “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га, “Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на (Казан,...