8нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (8 класс) по теме

 

Сыйныф:     8

 

Укытучы:    Кәримова Резедә Рәшит кызы

 

Сәгатьләр саны:

Барлыгы:     70 сәг.;  атнага 2  сәг.

 

          Әсәрләрне өйрәнү – 44 сәгать

          Бәйләнешле сөйләм үстерү –      15 сәгать

          Дәрестән тыш уку11 сәгать

 

Планлаштыру   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”( 5-11 нче сыйныфлар/ Ф.Галимуллин, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010)  нигезендә төзелде.

 Дәреслек:   Әдәбият : Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 нче сыйныфлары өчен дәреслек-хрестоматия / А.Г.Әхмәдуллин, Ф.А.Ганиева; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. Дүртенче басма.– Казан: Мәгариф, 2006. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_dbiyat.doc195.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды                                                                                            Килешенде                                                       Раслыйм

          Методик берләшмә җитәкчесе                                                     Уку-укыту эшләре буенча                            Мәктәп директоры

______ Рамазанова Р.Н.                                                                  директор урынбасары                                    ________ Г.Т.Сабирзянова

Беркетмә № 1                                                                                    ______  Г.Т.Исмагилова                                Боерык № 71               

25нче  август   2017нч ел                                                               28нче  август 2017нче ел                                28нче август  2017нче ел            

                                             

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Сарман районының  муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар әдәбияты, 8нче Б сыйныфы

Һәм “Каташ-Каран төп гомуми белем бирү” филиалында

татар әдәбияты, 8нче сыйныф

Кәримова Резедә Рәшит кызы

                                                                                                                                     

                                         

         

 

                                                                                                                                                                               

                                                                                                                                                          Педсовет утырышында каралды

                                                                                                                                                                  Беркетмә №1,    28нче август 2017нче ел

2017-2018нче уку  елы

АННОТАЦИЯ

       Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең  дәүләт стандартының федераль компонентына, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары”на  (Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.А. -Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде. Программада атнага 2 сәгать вакыт каралган (барлыгы 70 дәрес). 

         Дәреслек:   Әдәбият : Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 нче сыйныфлары өчен дәреслек-хрестоматия / А.Г.Әхмәдуллин, Ф.А.Ганиева; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. Дүртенче басма.– Казан: Мәгариф, 2006.

Аңлатма язуы

          Эш программасы түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Федераль законы (№273, 12.12.2012 ел).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (№68, 22.07.2013 ел):

           - 7нче маддә – Татарстан Республикасында уку-укытуның үсеш программалары.

3. Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары (5-11нче сыйныфлар) – Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.А. -Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

4. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа (Төзүче-авторлары:  Д.Ф.  

5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

6. Сарман  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “ Сарман урта  гомуми белем бирү  мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына укыту планы.

7.“Сарман урта гомумбелем бирү” мәктәбенең  “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”  турындагы нигезләмәсе.

       Искәрмә: “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең ,,Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү тәртибе турында” гы 29 нчы август 2016 нчы елда педсоветта каралган (беркетмә № 1) һәм мәктәп директоры тарафыннан 2016 нчы елның 29 нчы августында чыккан 109 нчы санлы приказы белән расланган нигезнамәнең 5 нче пунктына таянып, дәресләр бөйрәм көнннәренә туры килү сәбәпле, 8нче сыйныфларда дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә үтәлә.

  Әдәбият укытуның максаты:

    Төрле жанрда эшләүче язучыларның иҗаты, халык җәүhәрләренең матур үрнәкләре мисалында матурлыкка соклана белү, иреклелек, туган илеңне ярату, кешелекнең уңай сыйфатларын тәрбияләү. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртә белергә, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белергә өйрәтү.

         

  Бурычлары:

1) әдәби әсәрне сәнгатьле уку, аерым өзек, шигырьләрне ятлау;

2) бәя бирү ысулларын уңышлы куллана белү;

3) әсәр эчтәлеген таба белү, вакыйгаларны барлау;

4) төрле жанр әсәрләрен таный, өлешчә анализ ясый белү;

5) үз фикереңне дәлилли белү (телдән һәм язма); 

 

 8 нче сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

 -дастан һәм аларның төрләрен аера белү;

-хикәя, фантастик хикәяне аера белү;

-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

-уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.

Укыту-тематик планы

Мәктәпнең укыту планында татар әдәбиятына 35 атна бирелгәнгә, 2 сәгать класстан тыш укуга өстәлде.

№ п/п

Бүлекләр

Барлык сәгатьләр

Ничә дәрес

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Барлыгы

1

Дастан турында төшенчә. “Идегәй” дастаны.

2

1

3

2

Ф.Кәриминең тормышы һәм иҗаты. “Салих бабайның өйләнүе” хикәясе.

2

1

3

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хикәя буенча катлаулы план төзү.

1

1

4

М.Фәйзи. Драматург турында белешмә. “Галиябану”драмасы

4

2

6

5

Ш.Камалның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Акчарлаклар” повесте.

3

2

5

6

Класстан тыш уку. Ш.Бабич “Халкым өчен” һ.б. шигырьләре.

1

1

7

Һ.Такташ иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. “Алсу”поэмасы. “Киләчәккә хатлар” поэмасы.  “Мәхәббәт тәүбәсе

4

1

5

8

Г.Бәширов. Язучы турында биографик белешмә  “Туган ягым – яшел бишек”

4

2

6

9

Класстан тыш уку. Р.Фәйзуллин  шигырьләре.

1

1

10

М.Җәлилнең биографиясе. “Тик булса иде ирек”,  “Соңгы җыр”, “Серле йомгак” шигырьләре,  “Сандугач һәм чишмә” балладасы.

3

1

4

11

Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романы. Тарихи роман турында төшенчә.

4

2

6

12

Класстан тыш уку. Рабит Батулла “Сөембикә” романы.

1

1

13

Т.Миңнуллинның биографиясе, иҗаты. Т.Миңнуллин “Бәхетле кияү

3

3

14

Аяз Гыйләҗев. Биографик белешмә. “Язгы кәрваннар”. Класстан тыш уку. Аяз Гыйләҗев “Яра” повесте

3

1

4

15

С.Сөләйманова шигырьләре.

4

4

16

Класстан тыш уку. Ш.Галиев шигырьләре.

1

1

17

М.Юныс. Язучы турында кыскача белешмә. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Образларга характеристика бирү.

4

2

6

18

Г.Афзал биографиясе, . шигырьләре

3

3

19

Класстан тыш уку. Р.Харис. “Ант суы”, “Борылышта”.

1

1

20

Харрас Әюп шигырьләре.

1

1

21

Р.Төхфәтуллин “Йолдызым

2

2

22

Ф.Садриев “Кыргый алма әчесе”.

2

2

23

Барлыгы

70

                                                               

   Эш программасының эчтәлеге

  1. Дастан турында төшенчә. “Идегәй” дастаны. Дастан героеның тарихи җирлеге. “Идегәй” дастаны. Ватан һәм милли азатлык мәсьәләләренең чишелеше, сәнгатьчә эшләнеше, тел байлыгы. “Идегәй” дастаныннан өзекне яттан сөйләү.-3с.
  2. Ф.Кәриминең тормышы һәм иҗаты. “Салих бабайның өйләнүе” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге белән таныша башлау. Ф.Кәрими “Салих бабайның өйләнүе”. Хикәядә шул чордагы гореф-гадәтләрнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең төгәл чагылдырылуы. Салих карт холкындагы уңай сыйфатлар, кайбер ярамаган шөгыльләре. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хикәя буенча катлаулы план төзү.-3с.
  3. М.Фәйзи. Драматург турында белешмә. “Галиябану”. Олы, саф мәхәббәтнең иҗтимагый тигезсезлек белән бәрелешүе Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Галиябану һәм Хәлил – иске гадәт-йола корбаннары”.-6с.
  4. Ш.Камалның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Акчарлаклар” повесте.. Сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы. Аларның өметләре акланмавы, канатсыз акчарлаклар хәлендә калулары Ш.Камал “Акчарлаклар” повесте. Гариф, Газизә, Шәрәфи карт образлары. Үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылык, эчкерсезлек, самимилек. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Конроль сочинение. “Егет кешене кыюлык бизи” яки “Гариф образы”.-4с.
  5. Класстан тыш уку. Ш.Бабич “Халкым өчен” һ.б. шигырьләре.-1с.
  6. Һ.Такташ иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. “Алсу”поэмасы. Әсәрдә яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләренең чагылышы.  “Киләчәккә хатлар” поэмасы. 30 нчы еллар башындагы иҗтимагый тормышның, социаль-психологик каршылыкларның киң күренешен сурәтләү, киләчәккә ышаныч белдерү.  “Мәхәббәт тәүбәсе”. Бәйләнешле сөйләм үстерү. ”Алсу” һәм “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмаларыннан өзекләрне яттан сөйләү.5с
  7. Г.Бәширов. Язучы турында биографик белешмә. Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрне чагылдыру. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Халкымның күңел байлыгы”, “Туган ягым – яшел бишек”.-6с
  8. Класстан тыш уку. Р.Фәйзуллин “Якты моң”, “Үлем белән үлемсезлек”, “И кардәшем, бер хаҗәтсез кайчак...”, “Бишбармак”, “Гәмбәзләре – кояшмыни...”, “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга” шигырьләре.-1с.
  9. М.Җәлилнең биографиясе. “Тик булса иде ирек” шигыре. Шагыйрьнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында белешмә бирү. Шигырьләрнең язылу шартлары.  “Соңгы җыр”, “Серле йомгак” шигырьләре. Лирик геройның көрәшкә, иреккә омтылышы, интернационалист булуы, немец халкының бөек улларына хөрмәте. Яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсу хисләр.  “Сандугач һәм чишмә” балладасы. Поэтик предмет һәм җан ияләрен кешечә хис итәргә сәләтле итеп сурәтләү. Кош һәм Чишмә образлары ярдәмендә Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеген раслау. Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү. -4с.
  10. Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романы. Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романы. Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау. Сюжетка киеренкелек, җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле. Тарихи роман турында төшенчә. Сочинение язуга әзерлек. “Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың”. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение. “Тарихлардан килгән хакыйкать”.-6с
  11. Класстан тыш уку. Рабит Батулла “Сөембикә” романы-2с..

  1. Т.Миңнуллинның биографиясе, иҗаты. “Бәхетле кияү”. Авыл кешеләре арасындагы эчкерсез, саф мөнәсәбәт һәм мөгамәләләрнең кызыклы ситуациядә ачылуы һәм сурәтләнүе.-3с.
  2. Аяз Гыйләҗев. Биографик белешмә. “Язгы кәрваннар”. Авылда сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлыкларының чагылышы. Күңел төшенкелегенә бирелмәү, яшьлек хисләренең юл яруы.  Класстан тыш уку. Аяз Гыйләҗев “Яра” повесте.-4с
  3. С.Сөләйманова “Туган җирем, эчкән суым...”, “Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”, “Кеше”, “Этюд”, “Сулар ага, күлләр күккә бага...”, “Тагын узды кыңгыраулы язлар” шигырьләре. Аларда хисләр байлыгы, күңел тирбәнешләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллык. Сүз белән сурәт ясау осталыгы.-4с
  4. Класстан тыш уку. Ш.Галиев шигырьләре. “Камырша”, “Утсыз төтен булмый”, “Үзең нинди”, Тимерче Гомәр һәм гомер”.-1с.
  5.  М.Юныс. Язучы турында кыскача белешмә..  “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Әсәрнең, тормыш материалыннан чыгып, икегә бүленүе. Бу өлешләрдә хикәяләү үзенчәлекләре. Образлар системасы. Повестьта уздырылган фәлсәфи фикерләр, хикәяләүдә табигыйлек. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Образларга характеристика бирү. Бергәләп тикшерү, тулыландыру, редакцияләү-6с.
  6. Г.Афзал иҗатына гомуми бәяләмә. Биографиясе. “Дөнья матур, дөнья киң” һ.б. шигырьләрендә Туган ил, туган җир, халкыбыз турындагы шигьри сурәтләр. Г.Афзал “Мыштыбый”. Юмор аша кеше батырлыгының чагылышы. Г.Афзал “Тәнкыйть сүзе”, “Ялкау кызлар”, “Өф-өф итеп”. Көлү объектлары һәм предметлары. Аларның халыкчан җирлекләре һәм халыкчан чаралар куллану.-3с
  7.  Класстан тыш уку. Р.Харис. “Ант суы”, “Борылышта”.-1с.
  8. Харрас Әюп шигырьләре.-1с.
  9.  Р.Төхфәтуллин “Йолдызым”-2с.        21. Ф.Садриев “Кыргый алма әчесе”.-2с.

Календарь-тематик план

Дәреснең темасы, эчтәлеге

Укучыларның эшчәнлек  төре

Үткәрү вакыты

Сарман              Каташ-Каран

план

факт

план

факт

1

Дастан турында төшенчә. “Идегәй” дастаны. Дастан героеның тарихи җирлеге.

Әңгәмә, сорауларга җавап. Сүзлек белән эш.

2.09

4.09

2

“Идегәй” дастаны. Ватан һәм милли азатлык мәсьәләләренең чишелеше, сәнгатьчә эшләнеше, тел байлыгы.

Әңгәмә, сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап бирү

06.09

07.09

3

“Идегәй” дастаныннан өзекне яттан сөйләү.

Сәнгатьле сөйләү.

“Идегәй яшәгән чордагы вакыйгалар, гореф-гадәтләр белән бүгенге көн арасында бәйләнеш, охшашлык, уртаклыклар бармы?” - әңгәмә.

09.09

11.09

4

Ф.Кәриминең тормышы һәм иҗаты. “Салих бабайның өйләнүе” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге белән таныша башлау.

Ф.Кәриминең тормышы, иҗаты, мәгърифәтче     эшчәнлеге белән танышу. Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

Әсәрне уку, тыңлау.

13.09

14.09

5

Ф.Кәрими “Салих бабайның өйләнүе”. Хикәядә шул чордагы гореф-гадәтләрнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең төгәл чагылдырылуы. Салих карт холкындагы уңай сыйфатлар, кайбер ярамаган шөгыльләре.

Аңлатмалы уку, эчтәлек сөйләү, сораулар, биремнәргә җавап бирү, анализлау. Нәтиҗәләр ясау.

16.09

18.09

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хикәя буенча катлаулы план төзү.

Фикер алышу, әңгәмәдә катнашу, катлаулы план төзү

20.09

21.09

7-10

М.Фәйзи. Драматург турында белешмә. “Галиябану”. Олы, саф мәхәббәтнең иҗтимагый тигезсезлек белән бәрелешүе.

Хронологик таблица төзү, әңгәмә. Әдәбият теориясе беләш эшләү.

Рольләргә бүлеп уку, эчтәлек сөйләү. Өлешчә анализ ясау

23.09

27.09

30.09

04.10

25.09

28.09

2.10

05.10

11-12

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Галиябану һәм Хәлил – иске гадәт-йола корбаннары”.

Фикер алышу, нәтиҗәләр ясау, сорауларга җавап бирү. План төзү. Инша язу

07.10

11.10

9.10

12.10

13

Ш.Камалның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Акчарлаклар” повесте.

Ш.Камалның тормышы һәм иҗаты турында хронологик таблица төзү, әңгәмә. “Акчарлаклар” повестен укый башлау.

14.10

16.10

14

Ш.Камал “Акчарлаклар” повесте. Сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы. Аларның өметләре акланмавы, канатсыз акчарлаклар хәлендә калулары.

Шәрехләп уку, эчтәлек сөйләү,  сорауларга җавап бирү

18.10

19.10

15

Ш.Камал “Акчарлаклар” повесте. Гариф, Газизә, Шәрәфи карт образлары. Үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылык, эчкерсезлек, самимилек.

Сораулар буенча   җаваплар әзерләү.

21.10

23.10

16-17

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Конроль сочинение. “Егет кешене кыюлык бизи” яки “Гариф образы”.

Фикер алышу,нәтиҗәләр ясау, сорауларга җавап бирү. План төзү. Инша язу

25.10

28.10

26.10

6.11

18

Класстан тыш уку. Ш.Бабич “Халкым өчен” һ.б. шигырьләре.

Сәнгатьле уку. Фикер алышу,нәтиҗәләр ясау

08.11

09.11

19

Һ.Такташ иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. “Алсу”поэмасы. Әсәрдә яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләренең чагылышы.

Хронологик таблица төзү, әңгәмә. Сүзлек белән эш. Сәнгатьле уку

11.11

13.11

20-21

Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасы. 30 нчы еллар башындагы иҗтимагый тормышның, социаль-психологик каршылыкларның киң күренешен сурәтләү, киләчәккә ышаныч белдерү.

Поэма жанры турында искә төшерү. Поэмадагы хатлар формасы хакында фикер алышу .

15.11

18.11

16.11

20.11

22

Һ.Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”.

Поэма турындагы белемнәрне искәртү. Сәнгатьле уку, сөйләү

22.11

23.11

23

Бәйләнешле сөйләм үстерү. ”Алсу” һәм “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмаларыннан өзекләрне яттан сөйләү.

Яттан сәнгатьле сөйләү

25.11

27.11

24

Г.Бәширов. Язучы турында биографик белешмә.

Хронологик таблица төзү. Әңгәмә

29.11

30.11

25-27

Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрне чагылдыру.

Автобиографик әсәрләрне искә төшерү. Эчтәлек сөйләү.

Викторинада катнашу

02.12

06.12

09.12

04.12

07.12

11.12

28-29

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Халкымның күңел байлыгы”, “Туган ягым – яшел бишек”.

Фикер алышу,нәтиҗәләр ясау, сорауларга җавап бирү. План төзү. Инша язу

13.12

16.12

14.12

18.12

30

Класстан тыш уку. Р.Фәйзуллин “Якты моң”, “Үлем белән үлемсезлек”, “И кардәшем, бер хаҗәтсез кайчак...”, “Бишбармак”, “Гәмбәзләре – кояшмыни...”, “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга”, “Вакыт” шигырьләре.

Сәнгатьле уку. Фикер алышу,нәтиҗәләр ясау

20.12

21.12

31

М.Җәлилнең биографиясе. “Тик булса иде ирек” шигыре. Шагыйрьнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында белешмә бирү. Шигырьләрнең язылу шартлары.

 Хронологик таблица төзү. Әңгәмә. Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү

23.12

8.01

32

М.Җәлилнең “Соңгы җыр”, “Серле йомгак” шигырьләре. Лирик геройның көрәшкә, иреккә омтылышы, интернационалист булуы, немец халкының бөек улларына хөрмәте. Яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсу хисләр.

Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге хакында фикер алышу.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү

10.01

11.01

33

М.Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасы. Поэтик предмет һәм җан ияләрен кешечә хис итәргә сәләтле итеп сурәтләү. Кош һәм Чишмә образлары ярдәмендә Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеген раслау.

Баллада турындагы белемнәрне кабатлау. Сүзлек белән эшләү.

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

13.01

15.01

34

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү.

Яттан сәнгатьле сөйләү.

17.01

18.01

35

Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романы.

Аңлап тыңлау, әңгәмә. Хронологик таблица төзү. . Сүзлек белән эшләү.

20.01

22.01

36-38

Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романы. Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау. Сюжетка киеренкелек, җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле.

 Шәрехләп уку, эчтәлек сөйләү.

Тарихи чорга бәя бирү.

 Сорауларга җавап бирү.

     

24.01

27.01

31.01

25.01

29.01

1.02

39

Тарихи роман турында төшенчә. Сочинение язуга әзерлек. “Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың”.

Сүзлек белән эшләү: тарихи роман турында мәгълүмат бирү. Әңгәмәдә катнашу. План төзү

03.02

05.02

40-41

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение. “Тарихлардан килгән хакыйкать”.

Иҗади фикер йөртү, нәтиҗәләр ясау, сорауларга җавап бирү. План төзү. Инша язу

07.02

10.02

08.02

12.02

42-43

Класстан тыш уку. Рабит Батулла “Сөембикә” романы.

Сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү. Фикер алышу, нәтиҗәләр ясау.

14.02

17.02

15.02

19.02

44

Т.Миңнуллинның биографиясе, иҗаты.

Т.Миңнуллиның биографиясе, иҗаты буенча фикер алышу. Хронологик таблица төзү

21.02

22.02

45

Т.Миңнуллин “Бәхетле кияү”. Авыл кешеләре арасындагы эчкерсез, саф мөнәсәбәт һәм мөгамәләләрнең кызыклы ситуациядә ачылуы һәм сурәтләнүе.

Рольләргә бүлеп уку.

Театр атналыгында күрсәтергә әзерләү.

24.02

26.02

46

Т.Миңнуллин “Бәхетле кияү”. Әсәр үзенчәлекләре. Мөлаем, яратып көлү өчен кулланылган чаралар.

Сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү, сораулар, биремнәргә җавап бирү

Әдәбият теориясе белән эш

28.02

1.03

47-49

Аяз Гыйләҗев. Биографик белешмә. “Язгы кәрваннар”. Авылда сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлыкларының чагылышы. Күңел төшенкелегенә бирелмәү, яшьлек хисләренең юл яруы.

Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

Сораулар, биремнәргә җавап бирү

03.03

07.03

10.03

05.03

08.03

12.03

50

Класстан тыш уку. Аяз Гыйләҗев “Яра” повесте

Эчтәлек сөйләү, сораулар, биремнәргә җавап бирү. Әңгәмәдә катнашу

14.03

15.03

51-54

С.Сөләйманова “Туган җирем, эчкән суым...”, “Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”, “Кеше”, “Этюд”, “Сулар ага, күлләр күккә бага...”, “Тагын узды кыңгыраулы язлар” шигырьләре. Аларда хисләр байлыгы, күңел тирбәнешләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллык. Сүз белән сурәт ясау осталыгы.

Сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү, сораулар, биремнәргә җавап бирү

Әдәбият теориясе белән эш. Сурәтләү чараларын кабатлау.

17.03

30.03

05.04

06.04

19.03

22.03

05.04

09.04

55

Класстан тыш уку. Ш.Галиев шигырьләре. “Камырша”, “Утсыз төтен булмый”, “Үзең нинди”, Тимерче Гомәр һәм гомер”.

Сәнгатьле уку. Фикер алышу, нәтиҗәләр ясау.

11.04

12.04

56-59

М.Юныс. Язучы турында кыскача белешмә. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Әсәрнең, тормыш материалыннан чыгып, икегә бүленүе. Бу өлешләрдә хикәяләү үзенчәлекләре. Образлар системасы.

Хронологик таблица төзү, әңгәмәдә катнашу.

Сораулар, биремнәргә җавап бирү

13.04

18.04

20.04

25.04

16.04

19.04

23.04

26.04

60-61

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Образларга характеристика бирү. Бергәләп тикшерү, тулыландыру, редакцияләү.  

Укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Образларга характеристика бирү. Бергәләп тикшерү, тулыландыру, редакцияләү.  

27.04

02.05

30.04

03.05

62

Г.Афзал иҗатына гомуми бәяләмә. Биографиясе. “Дөнья матур, дөнья киң” һ.б. шигырьләрендә Туган ил, туган җир, халкыбыз турындагы шигьри сурәтләр.

Сәнгатьле уку. Әдәбият теориясе белән эш Сурәтләү чараларын билгеләү.

Шигырьләрнең үлчәмен билгеләү

04.05

07.05

63

Г.Афзал “Мыштыбый”. Юмор аша кеше батырлыгының чагылышы.

Батырлык турында әңгәмәдә катнашу, сорауларга җавап бирү

09.05

10.05

64

Г.Афзал “Тәнкыйть сүзе”, “Ялкау кызлар”, “Өф-өф итеп”. Көлү объектлары һәм предметлары.

  1. Сурәтләү чараларына анализ.
  2. Сатира турында төшенчә.

11.05

14.05

65

Класстан тыш уку. Р.Харис. “Ант суы”, “Борылышта”.

Сәнгатьле уку. Фикер алышу, нәтиҗәләр ясау

16.05

17.05

66

Харрас Әюп шигырьләре.

Яраткан шигырьләрен яттан сөйләү.

18.05

21.05

67-69

Р.Төхфәтуллин “Йолдызым”

Сәнгатьле уку. Фикер алышу, нәтиҗәләр ясау

23.05

25.05

30.05

24.05

28.05

31.05

70

Ф.Садриев “Кыргый алма әчесе”.

Сәнгатьле уку. Фикер алышу, нәтиҗәләр ясау

31.05

31.05

Уку-укыту өчен методик кулланмалар (белем бирү чыганаклары)

  1. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.
  2. Балалар фольклоры.- Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер” нәшрияте, 2009.
  3. Бакиров М.Х. Татар фольклоры/ М.Х.Бакиров. Казан: Мәгариф, 2008.
  4. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы/ Д.Ф.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2004.
  5. Сүзлекләр:

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2001.

  1. Интернет ресурслар: mon.tatar.ru,   edu.tatar.ru (“Сообщества” бүлеге),    infourok.ru,   tatpoisk.net,   belem.ru,   nsportal.ru,  gzalilova.ru.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

8нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Сыйныф:     8Укытучы:    Кәримова Резедә Рәшит кызыСәгатьләр саны:Барлыгы:     105 сәг.;  атнага 3 сәг.Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре...