"Родной край и судьбы людей"
творческая работа учащихся (10 класс) на тему

Амутбаева Гульзар Абдулловна.

Исследовательская работа о роли татарской деревни в судьбах людей.Также расскзывается о том, как эта деревня была связана с судьбой великого татарского композитора Салиха Сайдашева, артистки Розы Хайруллины.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon issledov.rabota.doc78.5 КБ

Предварительный просмотр:

  МБОУ «Макуловская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Югары Ослан  муниципаль районы “Макыл  урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе

Республиканская  детская открытая экологическая конференция «Природа родного края глазами детей» в рамках «Год экологии и общественных пространств» 

                                 Туган як  һәм  язмышлар

        

                                                              Эшне башкаручы: 

10нчы  сыйныф укучысы  Сибгатова

Ландыш Роберт кызы.

 Җитәкче: югары  категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Амутбаева Гөлзәр Абдулла кызы.

        

                                                 2017

Тезис:

Тема: “ Туган як һәм язмышлар”

Эшн башкаручы:  Сибгатова Ландыш Роберт   кызы

           Җитәкче: Амутбаева Гөлзәр Абдулла кызы

Теманың актуальлелеге:  .         Туган як! Туган туфрак! Бу сүзләр кемнәрне генә дулкынландырмый икән! Нигә син шулкадәр йөрәккә якын, күкрәкләргә кысып сөярлек газиз икән?! Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен, үзенең газиз туган ягын сагынып, иң олы хисләр белән искә ала. Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә сагыныр өчен; картайса, балалыгына кайтыр өчен; дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә. Туган ягымда хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Аларның һәрберсе аерым мактауга, ихтирамга  лаек. Быел районыбыз үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда яшәүче кешеләре дә  илебез тарихында үз эзен калдырды. Бүгенге көндә үткәннәрне барлаганда, татар әдәбиятында ,татар  сәнгатендә зур урын алып торган шәхесләрнең язмышында безнең як төбәгенең  дә  зур урын алып торганын  ил язмышы белән бәйләп, киләчәк буыннарга  сөйлисе килә.Алар төбәгебез белән бәйләнгән сәнгать кешеләренең  язмышын белергә, үткәннәрне онытмаска  тиеш. Халык күңелендә хәтер яшәргә тиеш. Бу- бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  

      Эшнең максаты:  Югары Ослан җирлегенең татар әдәбиятында һәм татар сәнгатендә  милләте татар булган күренекле шәхесләрнең яшәүләренең аерым бер өлешендә сыену урыны булуын  ачыклау, татар авылларының алар язмышында тоткан урынын билгеләү

Бурычлар:

1.       Югары Ослан  төбәге  табигатенең кеше язмышына тәэсирен күрсәтү ;

2.        Мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевнең Кызыл Байрак авылы  

           белән бәйләнгән язмышын ачыклау.  

3.        “Сәйдәш аланында”  ел саен сәнгать бәйрәмен тасвирлау.

4.        Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Асия  

          Хайруллинаның тормышында Кызыл Байрак авылының ролен билгеләү.

            .    Эш планы: хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә сүз туган якның кеше язмышына ничек тәэсир иткәне турында сүз бара. Кызыл Байрак авылының дәрәҗәле кешеләр язмышында тоткан урыны күрсәтелә.

Төп өлештә  сүз безнең төбәк белән бәйле күренекле сәнгать әһелләренең  тормышы, ил язмышында аларның язмышы да зур урын алып торуы чагылдырыла. Аларның олы шәхес булып формалашуга  йогынты ясаган аерым эпизодлар күрсәтелә.

Йомгаклау өлешендә күренекле шәхесләрнең туган як белән бәйләнештә торуы күрсәтелә.

Нәтиҗә: Югары Ослан җирлегенең күренекле татар сәнгате кешеләренең тормыш юлы турында  өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

1.        Югары Ослан җирлегенең күренекле шәхесләренең тормыш һәм иҗат юллары  халык күңеленә  бик якын;

2.        Сәлих Сәйдәшевнең исеме халык күңелендә мәңге яшәр!

        Без төбәгебезнең күренекле шәхесләр язмышы белән бәйләнүен күреп,   горурланабыз.

                                              Эчтәлеге:

I.      Кереш.

1. Туган як!  Туган туфрак!  Күңелгә син һәрчак якын.

2. Кызыл Байрак авылы тарихы шәхесләр язмышыннан аерылгысыз.

3. Сәлих Сәйдәшевнең  Кызыл Байрак авылы белән бәйләнеше.

II  Төп өлеш.

1.  Сәйдәш моңын саклый “Сәйдәш аланы”

2.  Артистка Асия Хәйруллинаның язмышында Кызыл Байрак авылы.

III Йомгаклау.

IV  Файдаланган  әдәбият.

                                                 Кереш

                                                                         Җырлый-җырлый күтәреләм

                                                                         Тормышның үрләренә

                                                                         Шатлыгым да, хәсрәтем дә

                                                                         Тик туган җирдә генә.

                                                                                Хәкимҗан Халиков.        

  1.       Туган як! Туган туфрак! Бу сүзләр кемнәрне генә дулкынландырмый икән! Нигә син шулкадәр йөрәккә якын, күкрәкләргә кысып сөярлек газиз икән?! Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен, үзенең газиз туган ягын сагынып, иң олы хисләр белән искә ала. Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә сагыныр өчен; картайса, балалыгына кайтыр өчен; дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә. Туган ягымда хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Аларның һәрберсе аерым мактауга, ихтирамга лаек. Быел районыбыз үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте.Монда яшәүче кешеләре дә илебез тарихында үз эзен калдырды. Бүгенге көндә ,үткәннәрне барлаганда, татар әдәбиятында, татар сәнгатендә  аерым урын алып торган шәхесләрнең язмышында безнең төбәкнең дә ниндидер урын алып торганын  ил язмышы белән бәйләп, киләчәк буыннарга  сөйлисе килә. Төбәгебезнең  бу бөек әһелләр  язмышының ниндидер аерым өлешендә сыену урыны булуын күрсәтәсе, бүген дә , үткәннәрне онытмыйча,  алар рухын саклаган урыннарны саклап тотарга чакырасы килә. Безнең  күңелләрдә  хәтер яшәргә тиеш. Бу- бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  

        Минем туган ягым –Югары Ослан районы.  Ул табигатьнең иң гүзәл урынына  - Идел елгасының уң  як ярына урнашкан. Бездә зур, калын урманнар да, киң аланнар да, салкын  сулы чишмәләр дә бихисап. Районыбызда күпчелек халык   рус милләтеннән.. Татар авыллары да бар, ләкин алар бик аз күләмдә, ләкин аларның тарихы бай.

      Мин бу эшемдә үземне кызыксындырган сорауга җавап эзләргә тырышып, безнең якның да татар әдәбияты һәм татар сәнгатендә ниндидер урын тоткан  шәхесләр язмышы белән бәйләнгәнме  икәнен ачыкларга керештем. Башта татар авылларының (алар бик аз санда) тарихы белән таныштым. Аларның район тарихында тоткан урыннарын билгеләдем. Берсе ( табигатьнең иң матур урынына утырганы белән)  сезне дә таныштырып китәсем килә.                                                                                                            

  2.  Кызыл  Байрак авылы...  Бу исем хәзер һәр татар кешесенең, алай гына да түгел,татар әдәбиятын, аның сәнгатен, Сәйдәш моңын яраткан һәркемнең тел очында. Мәгърур Идел елгасы ярына урнашкан шушы авыл илаһи моң иясе , татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшевне шатлыклы вакытларында да, тормышның четерекле вә кыен чакларында да, үзенең назлы һәм җылы кочагына сыендырган, хәтәр җилләрдән дә саклап калган, әлбәттә, аңа иҗат рухы биргән. Шуның өчен дә  Югары Ослан районындагы Кызыл Байрак авылы барыбыз өчен дә якын һәм кадерле.    

     Кызыл Байрак авылы Иделнең уң як ярына – бакыр кәүсәле биек наратлар үскән, яшел ерымтылар, хәтфәдәй үлән белән капланган үрләр җәйрәп яткан урынга, табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан. “Татар Швейцариясе” дип аталган Кызыл Байрак авылы турында ниләр беләбез соң? Авылга исемне татарның танылган әдибе Галимҗан Ибраһимов биргән, диләр. Ханнар яшәгән бу гүзәл җиргә язучы еш килә торган булган, ул биредә уйланырга, эшләргә, язарга яраткан.

    Авылга нигез 1924нче елда  салынган, нигез салучылар: Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм шул чордагы Тат ҮБК рәисе Гали Ганиев. Алар шул еллардагы күренекле шәхесләр – дәүләт җитәкчеләре белән киңәшеп, ерактагы, җиргә саран булган авыллардан татар гаиләләренең Иделнең уң як ярына күчеп килүләрен оештыралар. Нәкъ менә шул елларда безнең районда  Берек, Кызыл Байрак, Нариман, Бакчасарай дип аталган татар авыллары калкып чыга да инде. Кызыл Байрак авылын оештыруда Гали Ганиевнең иң якын ярдәмчесе – танылган мәгърифәтче, нәшир, композитор Салих Сәйдәшевнең  җизнәсе һәм тәрбиячесе Шиһаб Әхмәров бик актив эшли. Бу вакытта Шиһаб Әхмәров үзара кредит бирү җәмгыяте идарәсе әгъзасы була. Авылга күченеп килүче татар гаиләләренә  ул саллы гына матди ярдәм күрсәтә, мәктәп төзү өчен җәмгыять аркылы акча туплый.

  3.  Социаль үзгәрешләр белән беррәттән, авыл кешеләренең рухи дөньясы да байый бара. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар: Татарстанның күпчелек иҗат әһелләре, мәгариф өлкәсендә эшләүче  Шиһаб Әхмәров Кызыл Байракка Чүпрәле районында яшәгән туганы Хәйрулла Әхмәровны алып килә. Хәйрулла бик тә кешелекле, эшчән кеше була һәм авыл активистларының берсенә әверелә. Аның йорты гөжләп тора: кунакчыл гаиләгә, гадәттә, җәйге чорга татар халкының бөек язучысы  Галимҗан Ибраһимов кайта, аның янына бик күп башка язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт җитәкчеләре һ.б. килә. Соңыннан бу йортка терәп, тагын бер йорт салына.Анда Шиһаб Әхмәров гаиләсе  яши. Ел саен аларга  композитор Салих Сәйдәшев кайта. Шиһаб Әхмәров - аның җизнәсе, Салихның апасы Әминәнең ире. Бу йортка артистлар, музыкантлар, язучылар гаиләләре белән кунакка киләләр. Шулай итеп, җәйге айларда Кызыл Байрак Шәриф Камал (Гарәфи Хәсәнов йортында), Гадел Кутуй (Сафиннарда), Һади Такташ һәм башкалар озак-озак кунак булып, ял итеп китәләр.

        Ул чактагы тормышның кызыклыгы! Өй саен кунак, авыл тормышына алар актив катнаша, дус-тату булып, гөрләшеп яшиләр. Урманда берничә урында ашъяулык җәелгән, самоварлар кайнап тора. Кунаклар да, авыл кешеләре дә бергә утырып, көлешә-көлешә, күмәкләшеп чәй эчәләр.Шунда ук җанлы әңгәмә башлана, уен-көлке, музыка-җыр. Кичләрен урман аланына яше-карты уенга чыга. Үзәктә-Салих ага Сәйдәшев. Бөтенесе аңа тартыла, мәзәкләр сөйләү, ихлас көлешүләр... Ул Кызыл Байрактан Казанга ял итеп, илһамланып кайта.

        Кызганыч, 1930 -1940нчы елларда илдә барган фаҗигале хәлләр Кызыл Байрак өчен дә эзсез узмый. Авылга кайтып ял итеп йөргән кешеләрнең бөтенесе диярлек, милләтчелектә һәм башка уйдырма җинаятьләрдә гаепләнеп, Сталин репрессиясе корбаннары булалар. Гали Ганиев тә, Шиһаб Әхмәров та шул корбаннар арасында...

     Куркыныч давыл булып, ил өстенә сугыш килә. Авылның асыл ирләре сугышка алына, сугыш һәм тыл йөгенең бөтен авырлыгы, фаҗигасе картлар, хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Авыл бушап, сүнеп кала. Шулай да элекке традицияләрне югалтмаска тырышалар. Эштән арып  кайткан яшьләр әтиләре, абыйлары, татарның олы шәхесләре ял иткән урман аланына чыгып, еш кына күңел ачу оештыралар.

      Сугыштан бик аз кеше исән кайта. Алтмышынчы елларга кадәр –Кызыл Байрак тормышында яңа үзгәрешләр бара. Авыр еллар. Хәерчелек, илдә барган сәясәт кешеләрне бер-берсеннән аера, ераклаштыра.  Салих Сәйдәшев Кызыл Байракка соңгы тапкыр 1954нче елда – Мәскәүгә китәр алдыннан ялга кайткан була.  Шуннан соң Кызыл Байрак Сәйдәшсез кала.

                                                       Төп өлеш

        1.Сәйдәш моңын саклый Сәйдәш аланы

    2000нче елда Идел елгасы буена урнашкан Кызыл Байрак авыл җиренә Сәйдәш истәлеге итеп Хәтер ташы куела, чөнки биредә мәшһүр композитор эзләре калган ямьле яр буйлары, ул ял иткән яшел алан, яшәгән, иҗат иткән йорт...Бу эшне оештыруда Галиаскәр Камал исемендәге театр коллективы  җитәкчелеге район җитәкчелеге белән берлектә башлап йөриләр. Ел саен август аеның 3нче атнасында күренекле  сәнгать әһелләре, артистлар, төрле кунаклар Сәйдәш  аланына җыелалар. Алар 1920-1940нчы елларда җәй айларында монда яшәвен искәртеп, рухын саклап торган урында яңадан Салих ага Сәйдәшевнең үлемсезлеген искә төшерәләр. Театр коллективлары музыкаль әсәрләрен башкаралар, спектакльләрдән күренешләр күрсәтәләр, күренекле җырчыларыбыз, язучыларыбыз үзләренең чыгышларын Сәйдәш истәлегенә багышлыйлар.

   “Әйе, бөек композитор һәм музыкант Салих Сәйдәшев – ХХгасырның беренче яртысында татар халкының милли-мәдәни яңарышы  күгендә балкып янган якты йолдыз. Ул –татар профессиональ  музыкасына нигез салучы; дистә елларга алдан аның үсеш юнәлешләрен билгеләүче. Аның музыкаль даһилыгы гаҗәеп мелодизм, сулыш җиңеллеге, колачлы эчтәлеге, демократизмы һәм аңлаешлылыгы белән аерылып тора. Татар музыка мәдәниятендә Сәйдәшев кебек гадәттән тыш сәләтле шәхеснең булуы яңарыш үсеше юлына баскан татар милләтенең өлгергәнлеген раслый”- дип яза академик Мансур Хәсәнов.

      “Салих Сәйдәшев һәм татар әдәбияты. Аларны һич кенә дә аерып алып булмый. Безгә таныш булган , Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт кебек зур драматурглар белән Сәйдәшевнең  иҗаты тыгыз үрелеп барды, -ди Фоат Галимуллин. Кызыл Байрак Сәйдәш өчен генә түгел, бәлки татар  әдәбияты өчен дә бик кадерле урын, чөнки 30нчы елларда биредә татар әдәбиятының үзәге булган.  Татар язучылары да үзләренең җәйге ялларын, иҗат чорларын биредә уздырганнар...”

    Кызыл Байракта ел саен Сәйдәш рухын зурлау татар халкының милли йоласына әверелеп бара. Ул хәзер Кушлавыч, Кырлайлар кебек изге урынга әверелде. Кызыл Байракның үзеннән дә, Югары Ослан районы авылларыннан да халык агыла. Ә Казанны әйтәсе дә түгел, махсус теплоходка төялеп тә, автобусларга һәм исәпсез –хисапсыз  җиңел машиналарга утырып та, ХХI гасырның Моң Мәккәсе – Кызыл Байракка агылалар...  Нарат агачлары үскән күләгәгә утырып, бирелеп,  Сәйдәш моңнарын тыңлый халык. Алар арасында районыбызның җитәкчеләре,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар әдәбиятын, татар моңын сөюче балалар..Күпме еллар узса да, күпме сулар акса да аның йөргән сукмакларыннан кеше өзе  бетми, моңы онытылмый, ул безнең хәтерләрдә мәңге яшәр. Аны онытырга хакыбыз юк.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 

  2.   Шул ук Кызыл Байрак авылы белән татар сәнгатенең олы шәхесләренең   берсе - Асия Хәсән кызы Хәйруллинаның да язмышы  бәйле. УлТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар сәхнә теле укытучылары мәктәбен нигезләүче. Аның язмышы да Кызыл Байрак авылы белән бәйле. Үзенең “Ничек тиз узасың син, гомер” дигән китабында шул авыл белән бәйләнгән хәтирәләр - истәлекләр  турында яза.

    Асия Хайруллина 1921нче елда Апас районы Түбән Барыш авылында бүрекче Хәйрулла гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Бу елда бик каты ачлык булган. Яңа туган балалар ачлыктан үлә барганнар; авылда үлмичә Асия Хәйруллина, Карбай атлы эт һәм әтисе ягыннан  туган кешенең Шәйхулла исемле улы гына кала. Әти-әниләренең тормышлары вакытына карата   мул була. Аларның аты, сыеры, сарыклары, бозаулары, ишегалды тулы кош-кортлары булган. Шуның өстенә, янда гына таш кибет, тау башында – су тегермәне эшләгән. Ул елларда әтисенең ир туганнары Казанда яшәгән. Алар кулаклар турында начар хәбәр чыккач, абыйның да тормышы бик бай, сөргенгә җибәрүләре мөмкин дип, аңа авылдан тизрәк китәргә кушалар һәм шул вакытта исеме халык теленә кергән  Кызыл Байракка урнашырга тәкъдим итәләр.

   Шулай итеп, Асия Хәйруллина кеше кулы тимәгән, бозмаган, таптамаган, гаҗәеп матур, әкиятләрдә генә сөйләнә торган чиста, гүзәл авылга килеп урнаша. “ Кызыл Байракта бер кеше капка бикләмәде, тәрәзәләрне япмады, әйберләрен яшермәде.Бөтен әйбер урамда,кешеләр курыкмыйча, рәхәтләнеп яши бирделәр”,- дип яза истәлекләрендә.

      Тау башында Иделгә каршы урнашкан дүрт еллык мәктәптә белем ала. Аннары Кызыл Байрактан сигез чакрым ераклыкта урнашкан Берек авылында укый. Атна буе бу авылда торып укыганга күрә, буш вакытлары күп була. Аларны бушка уздырмый, мәктәптә оештырылган төрле түгәрәкләрдә катнаша. Аның өчен иң кызыгы, үзенә тартканы-драма түгәрәге була. Җиденче сыйныфта укыганда, укытучылар белән берлектә “Зәңгәр шәл” драмасын сәхнәгә куялар.  Шул вакытта ук артистка булырга хыяллана. Берек мктәбен тәмамлагач, Спас педагогия училищесына укырга керә.  Монда озак тормый, кечкенә Асияне чанага утыртып, толыпка төреп, Тәтеш педучилищесына  укырга илтәләр. Бетереп кайткач, Нариман авылында укытучы булып эшли.Сугыш вакытында мәктәптә эшләү җиңел булмый. Асия Хәйруллина –директор да, завхоз да, идән юучы да, мичкә ягучы да, хәтта утын табучы-кисүче дә.Ул гына да түгел, авылда ирләре, туганнары сугышка киткән хатын-кызларны юатучы да, аларны солдатлар өчен оекбашлар бәйләргә кушучы да-барысы да аның бурычы була.Кич белән мәктәпкә хатын-кызларны чакырып җырлата, мандолинада уйный. Шулай итеп, гомеренең авыр да , күңелле дә еллары шушы авылда үтә. Шәхес булып формалашуда бу авылның роле зур булгандыр дип уйлыйм.

   Нинди генә авыр еллар булса да, артистка булу теләге беренче урында тора. 1944нче елда бу авылдан китә. Аннары Казанда, Мәскәүдә укый, артистка булып озак еллар  Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында эшли, шул ук вакытта 1962-1970нче елларда Казан театр училищесында укыта. 1970-1976нчы елларда Казан мәдәният институтында укыта.

    Артистка Асия Хайруллина театрда эшләгән дәвердә бик күп рольләр башкара.  Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”сында Садри,  Мирсәй Әмирнең “Миннекамал”ында Миннәхмәт,  Хәй Вахитның “ Беренче мәхәббәт”ендә Нүрсәнә,  Кәрим Тинчуринның  “Җилкәнсезләр”ендә Рокыя, Хәй Вахитның Кайда соң син?” дә Бибиәсма, Фәтхи Борнашның “Яшь йөрәкләр”ендә Екатерина, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”нда Галимә һәм башкалар.

     Исән чагында үзенең балачагы, яшьлеге үзган  туган ягына еш кайта, кайчандыр үзенә сыену урыны булган, тормыш юлында якты эз калдырган  Кызыл Байрак урамнарыннан үткәннәрне искә төшереп атлый. Кызганычка каршы, юзакка сузылган каты авырудан соң 2004нче елның ноябрендә 84 яшендә безнең арабыздан китә.

      Әйе, табигатьнең гүзәл кочагында урнашкан авыл олы шәхесләрнең рухын бүген дә саклый, алар язмышында сыену урыны булып, аянычлы авыр елларда да яшәүгә өмет тудыручы бу туган ягыбыз белән бик нык горурланабыз!

III  Йомгаклау.

Әйе,татар халкы шәхесләргә бик бай. Халык язмышы ил язмышы белән бәйләнгән. Шул шәхесләр арасында татар әдәбиятында һәм сәнгатендә  тирән эз калдыручы кайберләренең язмышында безнең якның искә алынуы белән без горурланабыз. Рус милләтле районда шундый  татар авылларының булуы, анда яшәгән халыкның нинди генә тарихи вакыйгалар булуга карамастан нык булуы, кирәк чакта ярдәм кулы суза белүе  безне  сокландыра. Язмыш күпме генә сынаса да, алар югалып калмыйлар, милләтнең гореф-гадәтләрен, телен саклап, бүгенге көнгә кадәр җиткергәннәр. Күренекле шәхесләрнең язмышында төбәгебез авылларының ниндидер урын тотуы бездә горурлык хисе тудыра. Бигрәк тә Салих Сәйдәшев яшәгән йорт янында Хәтер ташы куелу, ел саен татар халкының монда җыелып аны искә төшерү-безнең төбәгебез өчен шатлык та , горурлык та.  Мондый шәхесләр булганда милләтебез яшәр, без моңа ышанабыз

    Нәтиҗә: Югары Ослан җирлегенең күренекле шәхесләр белән бәйләнүе, һәм Кызыл Байрак авылының алар язмышында тоткан урыны турында өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

  1. Югары Ослан төбәге дә авыр елларда күренекле  шәхесләр язмышында уңай роль уйнаган, сыену урыны булган.

         2.     Кызыл Байрак авылының тарихы ил тарихыннан аерылмый, ул

       үзендә мәшһүр композитор С.Сәйдәшев  һәм башка бөек  

       шәхесләрнең рухын саклый  

3.    Башка авыллар тарихын һәм аларның тарихта тоткан урынын

        өйрәнүне   дәвам итәргә кирәк;

                                             Файдаланган әдәбият:

1. Г.Ризванов, К.Әмиров  “Сәйдәш аланында”

2. С.Сәйдәшевкә багышланган сайтларга сылтамалар.

3.Татар энциклопедиясе  Казан 2008

4. «Татар иле» мәгълүмати –ресурслы татар социаль челтәре.

5. А.Х.Хайруллина «Ничек тиз узасың син гомер!» (Истәлек-хатирәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока " Поэты Ставрополья о родном крае и о природе родного края"

Урок знакомит учащихся 6-7 классов с творчеством поэтов Ставропольского края и раскрывает особенности лирических произведений о природе родного края. Урок сопровождается презентацией. К уроку прилагаа...

Презентация к уроку "Поэты Ставрополья о родном крае и о природе родного края"

Презентация содержит основные сведения о  жизни и творчестве писателей  Ставропольского края  И. В. Кашпурова,  Г. С.Фатеева, с. Рыбалко....

урок по истории родного края 10 класс. "По страницам истории родного края"

В уроке использован материал истории 18 века, время правления Петра Великого, его "Каспийский поход" и влияние, оказанное на развитие Астраханской области....

Конкурс знатоков географии родного края "Люблю тебя, мой край родной!"

Разработка внеклассного мероприятия по краеведению....

«С Илимом связаны судьбой…» (Родной край в стихотворениях поэтов XX века)

Для проведения урока была выбрана нестандартная форма – интегрированный, в форме педагогической мастерской, экскурсия. Данная форма способствует заинтересованности, положительной эмоциональной настрое...

Сценарий праздника «Мой край родной с удивительной судьбой», посвящённого 800-летию города Ржева (игровая программа)

Игровая программа посвящена празднованию 800-летию города Ржева. Материал отражает сведения об истории города Ржева, о природе края и знаменитых людях, прославивших Ржевскую землю....

Урок истории и культуры народов Марий Эл "Урок-проект "Славные люди родного края"

Конспект урока истории и культуры народов Марий Эл (5 класс)...